НАСЫЙБЫМНЫ ЭЗЛИМ

Хөрмәтле укучыларыбыз. Бу сәхифәгә игъланнар «Безнең гәҗит» газетасында бушлай басыла. Тик бер шарт белән: алар конвертка салып юлланган булырга тиеш. Телефоннан телдән игълан кабул итмибез! Белдерүегезне редакциябезнең 89270390353 телефонына СМС итеп тә язып җибәрергә мөмкин. Белдерүләрегезне газетабызның интернеттагы сәхифәсенә үзегез дә урнаштыра аласыз. Алар аннан алынып, газетага да куела. Адресы: http://beznen.ru/yawci-pocmagi/.

Белдерүләр бары тик телефон номерлары белән генә басыла. Редакциянең игълан хуҗасы өчен шалтыратулар кабул итү мөмкинлеге юк. Сезне эзләүче турыдан-туры үзегезгә шалтырата ала торган очракта гына белдерү газетада урын ала. Телефоныгыз урынына, электрон, яки үз адресыгызны күрсәтү дә мөмкин. Тик без игъланыгызны газетага урнаштырыр алдыннан шалтыратып, белдерүнең чынлыгын тикшерәбез. Әгәр телефон кат-кат шалтыратып та җавап бирмәсә, яисә белдерү хуҗасы табылмаса, игълан куелмый.

Үзегезгә насыйп ярларны табып, бу хакта газетабызга да язып җибәрсәгез, бик шат булыр идек.

***

Миңа 62 яшь. Үз тормышымнан канәгать дисәм дә була. Вакытында укыдым, эшләдем, балалар үстереп, башлы-күзле иттем. Торырга урыным, ял итәргә бакчам, яшемә күрә матурлыгым, сәламәтлегем дә бар. Ләкин күңелем китек, чөнки ялгыз мин. Үземә тиң, бергә уйлар уйлап, планнар корып, дөнья матурлыгына шатланып яшәрдәй 58 яшеннән дә яшьрәк булмаган ир-ат белән танышыр идем.

Булдыксыз, дөньяның ямен-тәмен белмәгән (эчеп-тартып йөргән, төрмәдә утырган) ирләр, зинһар, шалтыратмагыз.

Күчеп китәргә риза түгелмен.

Телефоным: 89196462105 (кичке алтыдан соң шалтыратыгыз).

***

Танышырга буламы? 45 – 49 яшькә кадәрле хатын-кыз белән танышыр идем. Күчеп китәргә дә риза. Тел.89656154364

***

Мин 47 яшьлек ялгыз ир. Начар гадәтләрем юк. Ялгызлыктан туеп тормыш корырга теләге булган 47–50 яшьлек татар хатыны белән танышыр идем. Күчеп китәргә дә риза. 89373647993

***

Минем исемем Ләйлә! Миңа 67 яшь. Бергәләшеп тормыш көтәргә үз парымны эзлим! Эчмәүче, тәмәке тартмаучы булсын. Мин йөзгә кызлар кебек матурмын әле!!! 55-67 яшьлекләр тирәсе булса ярый! Үзем Башкортстаннан. Телефоным: 89279273239. Шалтыратыгыз! Көтәм!

***

Җитди мөнәсәбәтләр өчен, начар гадәтләре булмаган татар кызы белән танышам. Миңа 36 яшь. Начар гадәтләрем юк. Телефон: 89083305986

***

Айга-кояш, чиләккә-капкач, көнгә-төн пар булган шикелле мин дә үземә үз насыйп ярымны, үз бәхетемне, җанга якын кешемне телим. Минем дә әти-әни шикелле парлы тормышта яшисем килә. Ялгызлык ул бик яман, диләр. Бу төшенчә чыннан да дөрес икән шул.

Мин Татарстан республикасының Кукмара-Саба-Теләче-Балтач якларыннан булган егет белән танышырга телим. Башкортстан як егетләренә катгый тыела. Үзем әле һаман әти-әни канаты астыннан чыкмаган кыз. Димәк бу, мин бер тапкыр да олы тормышка чыкмаган һәм минем балаларым юк, дигәнне аңлата. 30-37 яшькә кадәрле яхшы, эш сөючән, начар гадәтләре булмаган, кызларны хөрмәт итүче, игътибарлы татар егете белән танышам. Альфонс, аферистлар һәм начар пычрак ниятле кешеләр мине борчымасыннар иде. Мин андый кешеләрне кара исемлеккә куям.

Үзем Балтач районының бер авылында яшим. Элемтә өчен 89179155061 номерым. Ватсап номер 89179155061.

***

Җитди мөнәсәбәтләр өчен, начар гадәтләре булмаган татар кызы белән танышам. Миңа 36 яшь. Начар гадәтләрем юк. Телефон: 89178572832

***

Мин Башкортстан якларында яшәүче татар кызы Земфира булам, миңа 28 яшь! Әти-әнием шикелле матур гаилә кору хыялым. Адәм баласы бу җиргә парлы булып яратылган бит. Мин дә үз парымны табарга теләр идем. Начар гадәтләре булмаган, тәрбияле, киң күңелле, яхшы сыйфатлары гына булган Башкортстаннан 30-35 яшькә кадәрле татар егете белән танышам. Альфонслар, бер төнгә кулланучылар һәм начар ниятле егетләр борчымасыннар иде. Элемтә өчен номерым: 89177739453.

Комментарии