- 04.12.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №48 (5 декабрь)
- Рубрика: Архив
2013 елга Татарстанга чит илләрдән эшче мигрантлар чакыру өчен 3 мең 500 урын бирелә. Идел буе федераль бүлгесендә бу иң югары күрсәткеч. Татарстан 23 меңнән артык кешегә квота сораган булган. 2020 елга Русиянең үз эшче халкы 5,5 миллионга кимиячәк. Белгечләр, Татарстанда эшләргә атлыгып торучы юк, дип белдерә.
Казан шәһәренең мәшгульлек үзәге сайтын ачуга ук Универсиадага һәм дөнья футбол чемпионатына дип салынучы 45 мең кеше сыйдырышлы стадион төзелешенә эшчеләр чакырган белдерү килеп чыга. Бүген стадионга 50 төрле эшләрдә эшләүче, 50 бетончы, 20 балта остасы җитешми. Хезмәт хаклары да начар түгел, 25 меңнән алып 35 мең сумга кадәр.
Әлеге стадионны коручы «Главстрой» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең баш инженеры урынбасары Салих әфәнде «Азатлык» радиосына (ул фамилиясен әйтергә теләмәде) болай диде:
– Хәзер халыкның эш сөймәве шулкадәр аптырашта калдыра. Кешеләр килә дә китә, килә дә китә. Эшләргә исәпләре юк. Әгәр төзелешкә күз салсагыз, анда кореялы, үзбәк, төрекмән, әрмәннәр генә. Олырак яшьтәгеләр килсә, монда шәп акча дип, шатлана-шатлана кала. Ә яшьрәкләр килә дә, бер көн караштырып йөри дә, китеп бара.
Ике ай эчендә стадион төзелешенә урнашырга дип 120 кеше килгән булган, шуның 45е генә калган, калганнар китеп барган. Татарстанда октябрь ае ахырына 22900 эшсез кеше теркәлгән. Бу хакта «Татарстанстат» белдерә. Сентябрь ае белән чагыштырганда, эшсезләр саны өч проценттан күбрәккә арткан.
Казан мәшгульлек үзәге сүзчесе Энҗе Закирова «Азатлык» радиосына башкалада 19 меңгә якын урынга кеше эзләнүен белдерде. 5 мең 721 кеше үзәктә теркәлеп «эшсез» статусы алган.
– Беркемгә дә сер түгел, хезмәт хаклары түбән. Электр, газ белән эретеп ябыштыручыларга 15-18 мең сум акча тәкъдим итәләр, табиб-хирургка 9 мең 800 сум түләнәчәге күрсәтелә, – ди Закирова.
Татарстанга ике яклап мигрантлар агыла. Бер яктан республика Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы аша эшче мигрантлар өчен Мәскәүдән квота сорый, икенче яктан үз теләкләре белән Татарстанга килеп урнашучылар да елдан-ел арта.
Русия миграция хезмәтенең Татарстан бүлеге 2012 елның 11 аенда 15 меңнән артык кешегә эшләү рөхсәте биргән. Бу хакта «Азатлык»ка әлеге хезмәт сүзчесе Эльмира Фәизова белдерде. Татарстанда эшләүче мигрантларның саны узган ел белән чагыштырганда 20%ка арткан. Татарстанда миграция хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары Вадим Воронин 1 июльгә теркәлеп эшләүчеләрнең саны 115 меңгә якынлашып килүен әйткән иде. Аларның 65%ы Казанда эшли.
Теркәлеп рәсми эшләүчеләрнең иң күбе Үзбәкстаннан, алар 35%ка якын, Таҗикстаннан килүчеләр 10%, аннан соң азәрбайҗаннар килә. Мигрантларның күпчелеге – 66%ы – төзелештә эш таба. Шулай ук торак-коммуналь хуҗалыкларга да урнашалар.
Казанның Совет районында торак-коммуналь хуҗалык эшләре белән шөгыльләнүче «Бриор» ширкәте җитәкчесе Кәүсәрия Матросова да Казанда эшләргә кеше табу бик кыен дип белдерә.
– Халык бик нык эчкечелеккә бирелде. Авылда да, шәһәрдә дә юньле кеше калмады, ялкаулар. Эшсез йөргән кешеләргә эшсезлек акчасы түләнә, шуңа өметләнеп күпләр эшләргә теләми, шул пособиене көтеп утыралар. Алар үзләре рәсми рәвештә эшкә урнашмыйлар, кайда да булса сак хезмәтенә барып эшләп йөриләр. Халык бик нык ялкауланды. Һөнәр мәктәпләрен бетергәннәрнең физик эштә эшләргә теләмәүләренә шаклар катам, – ди Матросова. Үзе ул кем генә очрамасын үзләренә эшчеләр кирәк булуы турында белдергән язу калдыра.
Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы, «Азатлык»ка биргән мәгълүматларга караганда, 2013 елга мигрант эшчеләргә 23 меңнән артык квота сораган булган. Аның яртысыннан күбе төзелештә эшләү өчен кирәк дип күрсәтелгән. Әмма Мәскәүнең Татарстанга бары тик 3,5 мең урынга гына квота бирүе билгеле булды.
Русия җитәкчелеге, соңгы бер-ике ел эчендә илдәге демографик хәл әкренләп җайга салына башлады дип белдерергә тырыша. Кайбер төбәкләрдә үлүчеләр саны кимү, туучылар арту турында да әйтелә. Татарстан да, халык саны артуга таба бара башлады, дип белдерә. Саннарга күз салсаң, бу чыннан да шулай кебек. Узган елгы һәм быелгы алты ай эчендә туганнарны чагыштырсак, туучылар саны 198 кешегә арткан. Үлүчеләр саны 73кә кимегән.
«Татарстанстат» хезмәткәре Нурия Әбделганиева «Азатлык»ка халык саны арта башлауга әлегеләр өстенә тагын ике фактор тәэсир итә дип белдерде. Татарстанда туып-үсеп зур акча артыннан нефть-газ табыла торган якларга китүчеләр, туган илләренә кайта башлаган һәм шулай ук эшкә дип килгән мигрантлар да монда төпләнү ягын карый. «Хәзер монда, теркәлеп эшләүчеләр генә түгел, ә калып, фатирлар алып, гаиләләре белән торучылар да күп», – ди Әбделганиева.
Кәүсәрия Матросова сүзләренчә, эшче мигрантлар Казанда әле хәзергә үзләрен артык сиздерми, әмма торып калып, аякка баскан очракта, хәлләр катлауланырга да мөмкин.
– Мигрантларның Европа илләрендәге усаллыклары безнең якларга да килеп җитәргә мөмкин дип борчылам. Ул халык башта килә, урнаша. Башта алар синең хезмәтчең булырга да риза. Яхшы гына эшләп аякка баскан очракта, аларның саны арта бара. Шуннан соң инде, нигә мин боларга кол шикелле эшләп йөрим әле, дип, ниндидер ризасызлык, усаллык, көнләшү дә барлыкка килергә мөмкин, – ди Матросова.
«Левада-үзәге» директоры урынбасары Алексей Гражданкин сүзләренчә, иммигрантларның тормыш рәвешләре һәм телләре башка булганга илдәге түбән катлау һәм белем дәрәҗәләре түбән булганнар арасында ризасызлык тудыра. «Левада-үзәге» мәгълүматларына караганда, 3/4 русияле мигрантларның саны бүгенгегә караганда ким булырга тиеш, дип белдергән. 71% халык, мигрантлар күбәя барган саен, җинаятьләр дә артачак дип саный.
Әмма шул ук вакытта илнең үз ватандашлары арасында эшче кулларга кытлык елдан-ел ныграк сизелә. Дөньяда эре консалтинг компаниясе «Mercer»нең хисабы чыкты. Анда 2020 елга Русиянең үз халкы арасында эшче куллар 5,5 миллионга кимиячәк дип белдерелә. 15 яшьтән 64 яшькә кадәр булган кешеләр бүгенге белән чагыштырганда 4%ка ким булачак.
«Миграция XXI век» фонды президенты Вячеслав Поставнин исә, Русия ел саен 1 миллион эшче кешесен югалта, дип белдерә. Бу саннарга хезмәт итү яшенә җитеп эшләргә теләмәүчеләр кермәгән.
Сайлау хокукын бетермәкчеләр
–+Русия Дәүләт Думасында күпчелекне тәшкил итүче «Бердәм Русия» фиркасе төбәк башлыклары сайлауларын кире кайтарганда милли республикалар халыкларын сайлаудан мәхрүм итү юллары турында фикер алыша. Сүз Социаль-икътисади һәм сәяси тикшеренүләр институтының төбәк башлыкларын сайлауны «һәр төбәкнең үзенә туры килә торган башка модельләргә алыштыру» тәкъдиме турында бара.
Институт белгечләре фикеренчә, төбәк башлыкларының турыдан-туры халык тарафыннан сайлануы беренче чиратта милли республикалар өчен ярамый торган нәрсә. «Коммерсант» газетасы «Бердәм Русия»нең бу үзгәрешләрне ябык тәртиптә белгечләр төркемнәрендә әзерләвен белдерә. Сайлаулар моделен үзгәртү беренче чиратта Татарстан, Башкортстан, Дагыстан, Карачай-Черкес, Кабарда Балкар һәм Калмыкстан республикалары өчен зарур диелә.
Бер ел элек Дума сайлавы чорында халык ризасызлыгы дулкыны күтәрелгәч, ул чактагы президент Дмитрий Медведев төбәк башлыкларының халык тарафыннан сайлануын кире кайтарырга вәгъдә иткән иде. Бу елның башында сайлау канунына шундый үзгәрешләр кертелде дә.
Социаль-икътисади һәм сәяси тикшеренүләр институты исә хәзер төбәк башлыкларын хакимияткә китерүнең дүрт яңа моделен тәкъдим итә. Алар арасында төбәк башлыгының Русия Президенты тәкъдиме нигезендә билгеләнү тәртибе дә бар.
Бердәм Русиянең бу тәкъдимнәрне ябык тәртиптә әзерләве аларның төрле ризасызлыкларга китерә алуы, ныклап уйланылган тәкъдимнәрнең генә киң җәмәгатьчелеккә чыгарылырга тиешлеге белән аңлатыла.
Җирле сайлауларны нәкъ менә милли республикаларда рөхсәт итәргә ярамауны институт белгечләре 2004 елга кадәр Кавказ төбәгендәге милли республикаларда сайлауларның киеренкелек һәм бәрелешләр белән үткәнлегенә нигезли.
Миңнеханов – иң тәэсирле мөселман
Һәр елны төзелә торган «Дөньяның иң тәэсирле 500 мөселманы» (The world’s top 500 most influential muslims) исемлегенең 2012 елгы версиясе чыкты.
Рейтингка дәүләт лидерлары, сәясәтчеләр, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре керә. Исемлекне Үрдүн патшалыгының стратегик тикшеренүләр ислам мәркәзе һәм АКШтагы Әл-Вәлид шахзадәсе исемендәге мөселман-христиан татулыгы үзәге төзи.
Белгечләр рейтингны булдырганда шәхесләрне мөселман дөньясы үсешенә керткән өлешенә һәм халыкара сәхнәдәге эшчәнлегенә карап бәяли. Иң зур өлеш керткән илле шәхес номерлап беренче иллелеккә кертелгән, калган 450се гомуми тәртиптә урнаштырылган.
Исемлеккә Русиядән дүрт шәхес кергән. Алар башкарган вазифаларына карап 450 кешелек гомуми исемлеккә кертелгән.
Дәүләт лидерлары һәм сәясәтчеләр төркемендә – Татарстан һәм Чечня Президентлары Рөстәм Миңнеханов һәм Рамзан Кадыйров. Исемлекне төзүчеләр Миңнехановны болай бәяли: «Миңнеханов җитәкләгән Татарстан Республикасы – Русиянең иң зур стратегик әһәмияткә ия булган төбәк. Биредәге дин моделе ислам һәм Европа мәдәнияте комбинациясе үрнәге буларак таныла».
Чечня Президенты Рамзан Кадыйров исемлектә республиканың элекке җитәкчесе, бәйсезлек өчен көрәш башлыгы, мөфти Әхмәт Кадыйровның улы буларак билгеләнә. «Рамзан Кадыйров Чечняне «тимер йодрык» белән тота», диелә аның турында.
Русия дин эшлеклеләре арасында Равил Гайнетдин һәм Ягъфәр Пончаев та бар.
«Шәех Равил Гайнетдин – Мәскәүдәге мөселман галиме. Академик эшчәнлегеннән тыш, Русия мөфтиләр шурасы рәисе вазифасын башкара. Русия исламы концепциясен төзүдә төп фигура. Русия Кремле һәм илнең мөселман өммәте арасында төп арадашчы», дип бәяли Гайнетдинне рейтинг төзүчеләр.
Ягъфәр Пончаев якынча 700 мең мөселман яшәгән Петербург Җәмигь мәчете имам-хатыйбы буларак билгеләнә. Аның мәхәлләсенә татар, урыс, казах, үзбәк, таҗик, гарәп милләтеннән мөселманнар килә. Хөтбәләр гарәп, татар, урыс телендә башкарыла диелә.
АКШның абруйлы «Foreign Policy» журналы бу исемлек чыкмас борын аны тәнкыйтькә тотты. Басма Әл-Вәлид шахзадәсе үзәгенең бу рейтингны төзегән оешмага хәйрия итеп 20 млн доллар акча бирүен яза. Ә исемлектә беренче урында торган Согуд патшасы Абдалла аның якын туганы диелә.
«Абдалланың казанышлары итеп ришвәтчелеккә каршы көрәшү, дәүләт бюджетын тәртипләү, хатын-кыз хокукларын яклау саналган. Гәрчә бу илдә хатын-кызларга машина йөртү дә тыелган», дип яза «Foreign Policy».
Хакимият татар теле яклы
1 декабрьдә Казанның Бауман урамында Татарстанда татар телен мәҗбүри укытуны бетерү ниятенә каршы пикет үтте. Татар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» татар яшьләре берлеге оештырган чарада утызлап кеше катнашты.
11 декабрь көнне Русия Думасында мәгариф кануны өлгесе икенче укылышта каралачак. Бу өлгенең беренче вариантында республикалардагы дәүләт телләрен укытуны ата-аналар теләгенә калдыру турында язылган иде.
Татарстан Дәүләт Шурасы Русиянең мәгариф кануны өлгесенә барлыгы 23 төзәтмә җибәргән. Өч өлештән торган тәкъдимнәр арасында мәктәпләрдә туган телне өйрәнүгә багышланганы да бар. Анда милли телләрне өйрәнү мөмкинлеге булсын өчен Русия төбәкләренең хокукый вәкаләтләрен арттыру турында сүз бара.
«Азатлык» берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллин сүзләренчә, Татарстан хөкүмәте һәм Дәүләт Шурасы депутатлары да татар телен саклау яклы. «Бу пикетны уздыру өчен рөхсәт алуда проблема булмады, чөнки әлеге мәсьәләдә хакимият безнең яклы», – диде ул.
Татар иҗтимагый үзәге һәм «Азатлык» оешмасы киләсе шимбә, 8 декабрь көнне, Думада икенче укылыш алдыннан, тагын бер каршылык чарасы үткәрергә җыена.
Шушы уңайдан интернет сәхифәләрдә «Азатлык» яшьләр оешмасының чакыруы да киң таралды.
«Татарлар! Туганнар!
Бу канунга каршы без үз сүзебезне әйтергә тиеш!
8 декабрьдә, 12 сәгатьтә, Бауман урамындагы сәгать янында
«Азатлык» татар яшьләре берлеге, татар телен, аны мәҗбүри укытуны яклап, пикет оештырачак! Бу әлегә пикет кына. Канун кабул ителсә, митинглар да оештырырбыз!
ТАТАРЛАР! МИЛЛӘТТӘШЛӘР! Әйдәгез, милләтебезне, туган телебезне якларга урамга чыгыйк! Әлеге антидемократик, антиконституцион канунга каршы булуыбызны күрсәтик!
Килегез! Битараф булмагыз!» диелә ул чакыруда.

Комментарии