«Без татар теле өчен көрәшергә әзер!»

«Без татар теле өчен көрәшергә әзер!»

Бүген кем иренми – шул артистларны сүгә. Җырчы булырга теләп, сәхнәгә ашкынган яшьләрне сүгәбез. Киенү рәвешләре дә ошамый, җырлаулары да ташка үлчим генә, татарча да белмиләр… Ә менә шул «татар телен белми торган» җырчылар татар телен яклап урамга чыга. Язучылар да, татар теле укытучылары да түгел, менә шул без сүгә торган җырчылар! Беренче булып!

Мәктәпләрдә татар теле дәресләрен киметү турында сүз чыккач, җырчыларның социаль челтәрләрендә бер-бер артлы «Мин – ТАТАР һәм моның белән горурланам» дигән эчтәлектәге фото һәм язулар күренә башлаган иде. Ә узган атнада әлеге җырчылар тоттылар да урамга чыктылар. Флешмоб оештырдылар, бергәләшеп «Туган тел» җырын башкардылар. Дөресен генә әйткәндә, күпләр өчен бик гаҗәп хәл булды бу. Ник дигәндә, татар телен яклап, беренче булып урамга нәкъ менә яшь башкаручылар чыгар дип уйламаган да идек. Беренче адымны башкалардан көттек. Ә җырчылар чыкты. Алар арасында Филүс Каһиров, Ләйсән Мәхмүтова, Дилә һәм Булат Нигъмәтуллиннар, Зөлфәт Зиннуров, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинова, «Фәридә-Алсу», Гөлшат Имамиева, Булат Бәйрәмов, «Болгар» һәм «Татар радиосы» ди-джейлары, композитор Марат Мухин бар иде, аларга үтеп баручылар, шулай ук шагыйрьләр Илсөяр Иксанова, Рүзәл Мөхәммәтшин, Халисә Ширмән кушылды.

Изображение удалено.«Кем чыгарга кушты сезгә монда, кем мәҗбүр итте?» – дип юри генә әйтелгән сорауга, Фирдүс ТЯМАЕВ кызып ук китте: «Нишләп мәҗбүр итсеннәр, үзебез чыктык без! Үз теләгебез белән! Без татарлар һәм без татар теле өчен көрәшергә әзер! Дөресен генә әйткәндә, сүз таба алмыйм, йөрәккә авыр. Бүген иртәдән бирле өч студиягә бардым, берсендә бер җыр яздыра алмадым. Башта һаман шушы тема. Минем улым бар, киләчәктә тагын балаларыбыз булыр дип уйлыйм. Татар телен тыймасаң да тел аксый әле монда. Татарстан өчен тел мәсьәләсе, гомумән дә, проблема булырга тиеш түгел бит. Нәрсәгә телгә бәйләнгәннәрен аңламыйм», – дип кызып сөйләде ул.

Изображение удалено.«Татар радиосы» ди-джее Айсылу ЛЕРОН беренчеләрдән булып, татар теленең мәктәпләрдә мәҗбүри укытылуын яклап, интернетта язмалар урнаштырды. Флешмобка да килгән иде. «Өч бала анасы буларак, мине бу тема бик борчый. Әлегә балаларым мәктәптә укымый. Татар бакчасына йөриләр, кызыбызны татар гимназиясенә өйрәнчек класска яздырдык менә. Мин үзебезнең, 90нчы ел балаларының, ни дәрәҗәдә бәхетле булганын хәзер генә аңладым. 90нчы елларда 2нче татар гимназиясендә бөтен фәннәрне дә татарча укыдык – химияне дә, биологияне дә, тарихны да, башкасын да. Ә без хәзер татар теле дәресе өчен көрәшәбез. Башка фәннәрне татарча укыту турында сүз дә бармый булып чыга бит инде! Икенчедән, без БДИны үз туган телебездә бирү мөмкинлеген сорарга тиеш. Без күп бит, нишләп безне шул хокукыбыздан мәхрүм иттеләр? БДИ – милләт телләрен бетерүнең иң зур коралы ул. Бу коралдан куркып, күп татарлар балаларын урысча укытуга күчерә. Үз татарыңның «татар теле бетерелә» дигән хәбәрне шатланып, кул чабып каршы алуын күреп, күңел әрни», – дип сөйләде Айсылу.

Изображение удалено.Флешмобта катнашкан башка җырчыларның да фикерен белештек. «Мин бу проблема хакында әниемнән белдем. Ул татар теле укытучысы. Элек атнасына 24 сәгать укыткан булса, хәзер 5 сәгать укытуга калдырдылар. Шуннан уйлагыз инде: укытучының хезмәт хакы күпме кала? Ярар, хәзер дәресләрне шушылай кыскарттылар, ди, биш елдан соң тагын кыскартырлар, ә ун елдан соң татар теле каламы әле, юкмы. Бөтен кеше урыслашып беткәч, безнең концертларга да йөрүче бетәчәк, нишләп алар татарча җырлап йөри әле, дип әйтергә, концертларны куйдырмаска да мөмкиннәр», – дип сөйләде Гүзәлем МИҢНЕХАНОВА. Аның сүзләренә ире Салават МИҢНЕХАНОВ кушылды: «Бүген больницага баргач, татар апалары белән сөйләштек. Алар тел проблемасы барлыгын бөтенләй белми икән. Татар теле укытучылары да сукыр песи балалары кебек, аларга беркем бернәрсә әйтми, прокуратурага чакыртып тикшертәләр генә. Без, артистлар, туган телне саклау темасына «ватсап»та төркем ачтык. Интернетта язылучыларыбыз күп, шуңа күрә бу темадан мәгълүмати «шартлау» ясарга, халыкка аңлатырга телибез».

Изображение удалено.Илсөя БӘДРЕТДИНОВАның улы 2нче татар гимназиясендә укый, шуңа күрә бу проблема әлегә безгә кагылмады, диде ул. «Шулай да читтә кала алмадым. Аллаһка шөкер, әлегә минем балам татарча сөйләшә, тик шушылай дәвам итсә, оныкларым татар телен белмәячәк, дигән сүз бит бу. Горурланып әйтә алам: минем концерт төркемемдә башкорт та, урыс та, хәтта афроамерикалы Оливер исемле егет тә бар. Барысы да татарча белә, татарча җырлый. Мин дә аларга телне өйрәтәм, татарча китаплар алып, бу сүзнең тәрҗемәсен әйтегез әле, дип сорыйм. Африканың Конгосыннан килгән ике метрлы кап-кара Оливер: «Татар халкын хөрмәт итәм, сезнең телегез, җырларыгыз, гадәтләрегез ошый», – дип, тырышып татарча өйрәнеп утырган заманда, үзебезнең татарлар «минем балама татар теле кирәкми» дип гаризалар язалар икән, бу үзәк өзгеч хәл бит!» – дип сөйләде Илсөя.

Изображение удалено.Филүс КАҺИРОВның балалары әлегә мәктәптә укымый, шулай да ул да бу флешмобтан читтә калмаган. «Мин татар мәктәбендә укыдым. Татар теленең кайчан барлыкка килгәнен дә белмим, ләкин минем бабам да, аның бабалары да татарча сөйләшкән. Һәм мин дә балаларымның, оныкларымның татарча сөйләшүен телим. Телебезне югалту, минемчә, бик зур гөнаһ ул», – дип сөйләде җырчы.

Изображение удалено.Актер Эдуард ҮТӘГӘНОВ флешмобка култык таягына таянып килде. Шундый хәлдә дә өендә утыра алмаган. «Бу минем гражданлык позициям бит, ничек читтә калыйм?!» – ди ул. Аның әйтүенчә, телне яклап урамга чыгарга вакыт күптән җиткән инде. «Хәтерлим әле, 90нчы елларда бөтен халык, бөтен Казан урамда иде. Һәм шул урамга чыгуның нәтиҗәләре менә безнең заманга эләкте. Ул вакытта чыкмаган булсак, без хәзер шушындый Казанда яшәмәс идек. Хәзер икенче дулкын китте. Артык баса башладылар. Колның да чыдамлыгы бер бетә, диләр. Ә без монда кол түгел. Безнең түземлекнең дә чиге бар», – дип сөйләде Эдуард.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии