Үзе бар, үзе юк автобус

Үзе бар, үзе юк автобус

2013нче елның февралендә Чаллыда яшәүче 8 яшьлек Василиса Голицынаны вәхшиләрчә үтергәч, Татарстан мәктәпләрендә куркынычсызлык чараларын икеләтә-өчләтә көчәйткәннәр иде. Әйтик, башлангыч класс укучыларын әти-әниләреннән башка өйләренә җибәрми башладылар. Мәктәпкә терәлеп торган өйдә яшәүче баланың үзен генә кайтармау очраклары да ишетелде. Вакыт узу белән, куркынычсызлык чаралары да йомшарды. Күптән түгел ишетелгән мисалны гына әйтеп китәм: районы башлыгы Фаил Мисбахович Камаев үзенең кабул итү көнендә автобус сорап килгән аналарны: «4 км араны гына җәяү кайтсалар да була, без йөреп укыдык әле», – дип чыгарган.

Күпчелек ата-аналар авылда башлангыч мәктәпне саклап калу өчен җан тартышса, Актаныш районы, Кадермәт авылында яшәүчеләр белем йортының ябылуына аяк терәп каршы тора алмаган – 3 ел элек аларның башлангыч мәктәбенә йозак эленгән. Шуннан соң балалар 4 км ераклыктагы Сәфәргә йөреп укый башлаган. Бүген Кадермәт әти-әниләренең теләге башкача яңгырый: «Ичмасам даими рәвештә автобусы йөреп торсын иде аның»…

«ФАҖИГА БУЛМЫЙ ТОРЫП, АВТОБУС БИРМӘСЛӘР»

Мәктәпне япканда, ата-аналарны: «Автобус бирәбез, бер проблема да булмас», – дип ышандырганнар. Автобусны биргәннәр дә. Проблемалар булмас, дигән сүзләр генә чынга ашмаган: Кадермәт балалары өчен билгеләнгән автобус еш кына килми кала, нәтиҗәдә укучылар йә җәяү кайтырга, йә «попутка»га чыгарга мәҗбүр икән.

Ата-аналар белән клуб бинасында очраштык. Килеп тә керделәр, дәррәү кубып, проблемаларын аңлата да башладылар. Галия Шәйсолтанованың әйтүенчә, әле уку башланып ике ай гына үтүгә карамастан, автобусның килми калган көннәре шактый булган инде. Аның улы Шәфкать быел беренче класска укырга барган. Автобус килмәгәндә, баласын мәктәпкә җибәрми дә калгалаган инде, калган көннәрдә йә күршеләренең, йә танышларының машинасына утыртып җибәргәләгән (Шәйсолтановларның үзләрендә машина юк. – Авт.). Ә кайбер көннәрдә дәрес беткәч алып кайтырга автобус булмаган. Машиналы әтиләр, эштә булмасалар, билгеле, балаларын барып алып кайткан, ә кечкенә Шәфкать сәгать 4ләргә хәтле мәктәптә утырган. Аны да утыртырлар иде, йә урын җитмәгән, йә машиналарда балалар өчен махсус кресло булмаган.

«Беркөнне безнеке трактор белән кайтты. Соңгы балалар 3тә кайтып бетте көч-хәлгә. Ә икенче көнне, башыбызга бәла алып булса да, машинага биш бала утыртып кайттык. Сәфәр белән Кадермәт арасындагы олы юлда еш кына ЮХИДИ хезмәткәрләре тора. Артык кеше утыртканыңны күрделәрме, хәзер штраф чәпиләр. Ә баланы утыртмый китсәң, кызганыч», – дип, сүзгә кушылды Гөлнәзирә Исламова. Аның улы Илмир да быел беренче класска кергән.

Элиза Фатыйхованың балалары 6 һәм 9нчы классларда укый. «Безнекеләр 6да өйдән чыгып китә. Автобусны ничә минут көтеп торганнарын үзләре генә белә. 7нче яртыда килергә тиеш, тик гел вакытында килми», – дип уфтана ул.

«Балаларны олы юлга менгерәбез. Анда чаж-чож машина йөреп тора. Беренче класс баласы юл аша чыкканда машина бәреп китсә… Берәр фаҗига булмый торып, автобус бирмәсләр инде безгә» – гаҗизлектән әйтелгән сүзләр инде бу. Чыннан да, автобус балаларны алып китә торган юл кырыенда бернинди юл билгесе дә, тукталыш-фәлән дә юк.

Ата-аналар мәктәп директорына да, район башлыгына да барганнар икән инде. «Камаевка төшеп сорадык, 4 км араны җәяү кайтсалар да була, без йөрдек әле, ди. Туры ат юлы булса җәяү дә кайтырлар иде, монда бит олы юл. Әле төлкеләр дә күренә башлаган», – ди Гөлнәзирә Исламова. Аның сүзен Галия Шәйсолтанова эләктереп алды: «Беркөнне 15 бала һәм 2-3 әни кеше юл кырыенда басып калдык, директор яныбыздан машина белән чыжылдап үтеп китте. Ул бит инде әзрәк кызыксынырга, ичмасам, туктап, автобусыгыз килми, дип әйтергә тиештер».

Кадермәттә бала саны аз түгел. Беренче класска гына да Сәфәргә 6 бала укырга кергән, күрше Терпеледән дә бер бала барлыгын исәпкә алсаң, 7 укучы була. Ә ике авылда бергә мәктәп яшендәге 18 бала бар икән. Киләсе елга укырга керәсе 3 бала бар. Бу урында Кадермәт халкы райондашлары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның сүзләрен китерә: «Ике бала булса да башлангыч мәктәпне эшләтергә, ди. Ә безнекен ябып куйдылар»… Хәер, авыл халкы белем бирү йортының кабат ачылуына өметләнми дә инде, хет автобусы йөреп торсын иде, диләр.

ЯҢА ДИРЕКТОР, ИСКЕ ПРОБЛЕМА

Сәфәр мәктәбенә быелның сентябрендә яңа директор билгеләнгән. Шулай да Рузил Флоридович Бакиров автобус проблемасы белән таныш икән инде.

«Автобус шоферы чирләү сәбәпле, бер көн автобус булмады. Шул ук көнне АТПга хәбәр иттек. Автобусның биш-ун минутка соңга калуы булды, анысын да көйләдек. Безнең дежурлык билгеләнгән, һәр көнне балаларны автобуста берәр укытучы озата бара. Бер баланы да җәяү кайтарып җибәргән юк, укытучыларның үз машиналарында кайтарып куйганы да булды», – дип башлады ул сүзен.

Әлеге мәктәптә шунысы ачыкланды: бер автобус ике база мәктәбенә – Сәфәргә һәм Кировка хезмәт күрсәтә. Шуңа күрә соңга калулар булгалый икән. Кадермәт халкы әйтүенчә, олимпиада вакытында автобус Киров балаларын районга йөртә, Кадермәтнекеләр җәяү йөрергә мәҗбүр икән. Директордан олимпиада вакытында нәрсә эшләргә җыенуын сораштым.

– Анысын әйтә алмыйм, әле олимпиадага эләкмәдем бит. Андый проблема бар икән, хәл итәсе була инде.

– Беркөнне җыелышып торган балалар яныннан туктамыйча узып киткәнсез, автобус булмый, дип тә кисәтмәгәнсез…

– Алар әйткәнчә үк булмады инде, арттырганнар. Ул көнне туктамыйча узып киттем, чөнки тизрәк АТП җитәкчесе Нәсих абыйга шалтыратып, автобус җибәрсен дип әйтергә кирәк иде. Туктап торсам, вакыт кына үтәр иде. Туктап аңлатып торганчы тизрәк шалтыратып әйтү яхшырактыр инде.

Мәктәпнең үз автобусы булса, директор аны бик теләп Кадермәткә бирер иде, мөгаен. Тик белем бирү йортының андый байлыгы юк, директор да бу мәсьәләдә арадашчы ролен генә башкара. Аның вазыйфасы – ата-аналарның зарын мәгариф бүлеге җитәкчесенә җиткерү.

1нчеләрнең класс җитәкчесе Диләрә Әгъзәмова белән дә сөйләштек. «Аеруча кайту проблема. Киенеп чыгабыз, көтеп торабыз, автобус юк та юк. Кире кертеп утыртыр идең балаларны, автобус килеп җитәргә мөмкин. 1нче классларның быел җәяү йөргәне булмады әле. Автобус килмәгән көнне әти-әниләргә хәбәр итәм, килеп алырга тырышалар. Ә югары класслар җәяү кайта. Тик юлда бик куркыныч, төлке үземә дә очрады әле», – ди Диләрә ханым. Олимпиада вакытында ничек йөрүләре белән дә кызыксындым. «Автобус олимпиадага китә инде», – дип җавап бирде укытучы.

«БАШЛАНГЫЧ МӘКТӘПНЕ АЧА АЛАБЫЗ»

Кадермәт халкы Сәфәр мәктәбе директорының бусагасын да шактый таптаган, район җитәкчесе Фаил Камаевка да барып җиткән, тик ни сәбәпледер мәгариф бүлегенә керүне кирәк санамаганнар. Гөнаһ шомлыгы, быелның августында Актанышның мәгариф бүлеге җитәкчесе дә алышынган булып чыкты. Элеккеге җитәкче проблемадан хәбәрдар да булгандыр, тик аның белән элемтәгә кереп булмады.

Яңа җитәкче Ләйсән Фоатовна Нурлыева янына минем белән бергә аналар – Галия Шәйсолтанова белән Наилә Вәлиева да барды. «Кайсыгыз корреспондент соң сезнең?» – дип каршы алды безне җитәкче. Сәфәр мәктәбе директоры Рузил Бакиров шалтыратып, Казаннан журналист килеп китте, сезгә дә сугылыр, дип кисәтеп куйган икән, рәхмәт яугыры. Аналар борчуларын бер-ике сүз белән аңлатып биргәч, Ләйсән Фоатовна: «Нишләп сез ул проблема белән миңа килмәдегез? Мин сезне беренче тапкыр күрәм», – дип гаҗәпләнде. Кызык килеп чыга: Рузил әфәнде, яңа урында ике генә ай эшләсә дә, автобус проблемасы белән таныш булган, тик ни сәбәпледер мәгариф бүлеге җитәкчесенә бу хакта әйтмәгән (әллә аның әйткәнен Ләйсән Фоатовна гына «онытып җибәргәнме»? Һәрхәлдә Рузил Флоридович, районда бу мәсьәләне беләләр, дигән иде бит). Ә мин Актанышка килеп барлы-юклы бер сәгать үтүгә, мәгариф бүлеге җитәкчесенә «корреспондент килүе» турында хәбәр ителгән. Сүзнең кирәклесе шул тизлектә йөрсен иде ул. Алдан хәбәр итүгә карап, мәгариф бүлеге җитәкчесе мине каршы алырга махсус әзерләнгәндер дип уйламыйм.

Район башлыгы проблемадан хәбәрдар була торып, Ләйсән Фоатовнага әйтмәдеме икәнни? Төрле идарә җитәкчеләре катнашында җыелышлар булмый тормый, аларда төрле мәсьәләләр карала. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Кадермәт проблемасы белән ничек танышмый калды икән? Шулай дип аптыраган идем башта, тик Ләйсән Фоатовна хәлне белми түгел икән. Әллә ата-аналар үзенә кермәгәнгә генә, мин бу проблема белән таныш түгел, дип үпкә белдерүе булган инде – аңламассың.

«Автобус сорап, язмача мөрәҗәгать калдырырга кирәк. Аны мәктәп директоры яза һәм ата-аналардан кул куйдыра. Мәгариф һәм фән министрлыгыннан Актанышка 3 автобус соралган. Менә сезнең гаризагыз керә икән, ул автобусларның берсе Кадермәткә билгеләнергә дә мөмкин», – дип матур итеп аңлатты Ләйсән Фоатовна. Мәктәп директоры язарга тиешле гаризаның аналар аша җиткерелүе генә янә аңлашылып бетмәде.

Район башлыгы Фаил Мисбахович Камаев: «Кадермәткә автобус куелган. Балалар килеп алына, дәрестән соң кайтарып куела, мәктәпкә җәяү йөрмиләр. Кадермәтне генә аерым автобус белән тәэмин итәргә бүген районның да, республиканың да мөмкинлеге юк. Ә Киров мәктәбе директоры кисәтелде, балаларны олимпиадага алып бару өчен мәктәп автобусын тотмаячаклар», – дип белдерде. Киров мәктәбе директоры белән бу хакта сөйләшү өчен Казаннан журналист килеп китүе кирәк булган икән ләбаса!

«Хәзер балалар ул хәтле физик эш белән шөгыльләнми, күбрәк компьютер артында утыра. Авыл баласы да шундыйга әйләнеп бара. Анда-санда җәяү кайтканнар икән, анда бернинди дә куркыныч юк. Элек җәяү йөреп укыдылар бит әле. Автобус килә алмаганда, ата-аналар үзләре дә алып кайта ала», – ди Фаил әфәнде.

– Ләйсән Фоатовна, министрлыктан автобуслар соралды, диде…

– Министрлыкта Актанышка 3 автобус кирәклеген беләләр. Ул гариза рәсми рәвештә дә бирелде, Энгель Нәвапович белән телдән дә сөйләштем. Тик автобус кайту белән Кадермәткә бирелә дигән сүз түгел әле. Ләйсән Фоатовна дөрес әйтмәгән. Шактый озак хезмәт иткән, яраклылык вакыты чыгып бара торган автобуслар да бар. Беренче чиратта шуларны алыштырырга кирәк.

Башлангыч мәктәпне ачу турында сүз кузгатмаган да идем, Фаил Мисбахович үзе бу хакта сөйли башлады: «Әгәр Кадермәт халкы: «Балаларны авылда укытыйк әле», – дигән фикер әйтә икән, без авылда башлангыч мәктәп ачарга каршы түгел. Былтыр шулай эшләргә тырышып та карадык. Кадермәт халкы үзе теләмәде. Сәфәргә йөри башлаган балаларны кире борасылары килмәде. Ата-аналар теләк белдерсә, киләсе елга башлангыч мәктәпне ачарбыз», – ди җитәкче. Ата-аналар моңа бөтенләй дә өметләнми иде бит инде. Ә җитәкче «пажалысты» дип тора…

Киров мәктәбе директоры кисәтелде: мәктәп автобусын балаларны олимпиадага йөртергә дип алмаячак. АТПга хәбәр ителде: мәктәп автобусы шоферы рейска чыга алмаганда, аны башка кеше белән алыштырачаклар. Фаил Мисбахович Камаев шартлатып әйтте: кирәк дисәләр, башлангыч мәктәпне ачарга була. Биргән вәгъдәләрнең кайсы үтәлер дә кайсы сүздә генә калыр – монысын күзәтеп барачакбыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Казан – Актаныш – Казан.

Комментарии