- 04.11.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Архив
АУРОПА ИЛЛӘРЕ ТАНКЛАР АЛА
«Новый регион» (НР) мәгълүмат агентлыгы Ауропа илләрендә танклар сатып алу килешүләре арткан дип хәбәр итте. Әйтик, Германиянең алдынгы хәрби концерны Krauss-Maffei Wegmann (KMW): «Скандинав һәм Көнчыгыш Ауропа илләре ягыннан танкларга карата кызыксыну арткан», – дип белдерде. Концернның җитәкчесе Франк Гаун «НР» агентлыгына: «Ауропа илләренең танклар сатып алырга теләүләре, турыдан-туры Украинадагы низаг белән бәйле», – дип әйткән. Хәтта банкротлыкка якын булган Греция дә танклар алу ягын карый икән. Күптән түгел Испаниянең «la Razon» газетасы Грециянең АКШтан 1,28 миллиард еврога 400ләп М1 Аbrams танклары алырга ниятләве турында хәбәр иткән иде.
Аңлашыла, Ауропа илләре Украинадагы низагтан үзләренә олы бер дәрес алды. Будапешт меморандумын үтәргә һәм Украинаның бербөтенлеген гарантияләргә тиешле Русия аны таптап атты һәм шул адым белән дөнья илләре алдында үзен халык һәм дәүләтара килешүләрне үтәмәскә мөмкин ил буларак күрсәтте. Шуңа күрә Ауропа илләре бүген Русиягә ышанмый булса кирәк һәм үзләренең хәрби көчләрен үстерергә, аларның осталыгын арттырырга, гомуми хәрби әзерлекләрен ныгытырга ашыга. Һәркем куркыныч янаган вакытта үзен һәм якыннарын якларга омтыла. Дәүләтләр белән дә шулай ук, демократия чәчәк аткан Ауропа илләре кемнәрнеңдер аңлашылмый торган амбицияләре аркасында үз җирләрен һәм кирәкмәгән конфликтларда үз гражданнарын югалтырга теләми, билгеле. «Si vis pacem, para bellum»(Тыныч яшәргә теләсәң, сугышка әзерлән) дип өйрәтә безне латин әйтеме. Ул халык мәкале, Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң, Ауропа илләре өчен кабат актуальләште һәм аларны төп сәяси «корал» итеп кулланырга этәрде бугай… Дипломатия телен аңламаган илләр белән бары тик үзеңнең хәрби мускулларыңны күрсәтеп һәм кирәк булса, аны кулланачагыңа ышандырып кына бертигез сөйләшеп була.
ХАЛЫК БЕРДӘМЛЕГЕ – 300 СУМ?!
4нче ноябрьдә Русия Халык бердәмлеге көнен билгели. Дәүләт дәрәҗәсендә төрле чаралар оештырылачагы турында алдан ук матбугат аша игълан ителгән иде. Тик халык кына бик бердәм булырга теләми бугай. Ник дигәндә, социаль челтәрләрдә 4нче ноябрьдә Халык бердәмлеге көнендә оештырылачак йөрешкә кешеләр җыю турында бер игъланның күчермәсе таралды. «Авито» сайтына урнаштырылган игъланны бирүчеләр 4нче ноябрьгә 50 кеше кирәк булуын белдергән һәм, чарада катнашканы өчен, 300 сум вәгъдә иткән. Гадәттәгечә, хакимият эшләгәнчә, укытучыларны, мәктәп балаларын, студентларны, заводларда эшләүчеләрне генә урамга чыгарып, халык бердәмлеген күрсәтергә ярамыймы? Әллә бердәмлекне күрсәтү өчен, аларны да хәзер урамга чыгару кыенлаштымы? Бу сорауларга җавап алып булмастыр инде, ә менә нефть бәяләре һәм аның белән бергә рубль аска тәгәрәгән вакытларда, митингларга халыкны сатып алып чыгару өчен акча сарыф итү эшләре бер дә адекват күренми…
ПОРЕЧЕНКОВ КИНО БЕЛӘН ЧЫНБАРЛЫКНЫ БУТАГАН…
«9 рота», «Грозовые ворота», «Поддубный» киноларында төшкән танылган актер Михаил Пореченков Донбасска барып кайткан. Үзе баш рольне уйнаган «Поддубный» фильмын ул Донецк шәһәрендә тәкъдим итте. Тик фильмны тәкъдим итү белән генә бәйле булмаган актерның сәяхәте. Октябрьдә социаль челтәрләрдә youtube сайтындагы, «Новороссия TV» видеоканалына, «Пореченков в Донецком аэропорту» исемле видеоязмага сылтамалар таралган иде. Видеоның башында «Михаил Пореченков на боевых позициях ополченцев в донецком аэропорту» дип хәбәр ителә. Анда Михаил Пореченков пулеметка охшаган коралны тотып, хәрби киемнәрдәге кешеләр белән аралаша һәм аларга: «Я за Вас. Приехали поддержать, чтобы знали, что там много людей с Вами», – дип әйтә һәм шуннан соң билгесез якка коралдан ата башлый. Актер Михаил Пореченковка карата Украинаның Җинаять Кодексының 260нчы маддәсе, 4нче өлеше буенча Эчке эшләр министрлыгының (ЭЭМ) тикшерү идарәсе тарафыннан җинаять эше ачылды, дип белдерде Facebookта Украинаның ЭЭМ башлыгы Арсен Аваков. Социаль челтәрләрдә исә Пореченковның әлеге гамәлләрен тәнкыйть яудырып кабул иттеләр. «Новороссия ТВ» аккаунтында әлеге видео чыкканнан соң, Twitter да #ПореченковУбийца и #ПореченковТеррорист хэштеглары бик популяр булып китте. Михаил Пореченков Twitterда: «Мин кешеләргә атмадым», – дип белдерде һәм ИТАР-ТАСС агентлыгына интервьюсында видеодагы кадрларны ясалма, ә патроннарны холостой булган дип белдерде.
Михаил Пореченковның әлеге адымы Русиядәге мәдәни «элитаның» хәлен күрсәтә. Украинадагы низаг Русия җәмгыятен, шул исәптән мәдәният вә сәнгать кешеләрен дә сугышка каршы һәм сугыш яклыларга бүлде. Кайберәүләр сугышны яклап чыкса, икенчеләре аңа каршы фикерләр белдерде. Бу чорда ул элитаның бер өлешенең бу конфликтны үз файдасына кулланырга теләүләре дә күзгә ташланды, әйтик, гади пиар өчен. Михаил Пореченковның да Донбасска баруын, камерага «Без сезнең белән» дип белдерүе, соңыннан коралдан каядыр атуы шәхси пиар түгел дип кем әйтә ала? Юкка гына бит ул Донбасска үзе төп рольне уйнаган «Поддубный» фильмы премьерасын тәкъдим итәргә бармаган. Рус дөньясы өчен көрәшүче «батыр» егет буларак күренәсе киләдер, бәлки?! Русиянең мәдәни-интеллектуаль «элитасы»ның күп кенә вәкилләре конкрет очракларда кемне яклыйсын белмәгән вакытта иң җиңел юл сайлыйлар. Ул – хөкүмәтнең позициясен яклау. Аңлыйлармы-юкмы, дөресме-дөрес түгелме – алар өчен мөһим түгел. Иң мөһиме, тиешле вакытта үз лояльлегеңне күрсәтү һәм бәлкем патша өстәленнән нинди булса да сөяк төшмәсме дип өметләнү.
«ПУТИН СӘЛАМӘТЛЕКНЕ САКЛАУГА ГАСКӘР КЕРТ»
2нче ноябрьдә Мәскәүнең Суворов мәйданында табибларның соңгы еллардагы иң зур һәм күп санлы митингы узды. «Дождь» телеканалы, анда кимендә дүрт мең, «Ведомости» гәҗите биш меңләп кеше булган дип белдерә. Чара «Мәскәү медицинасын таркатуны туктатырга» шигаре астында үткән. Митингта кызыклы лозунглар да күренгән, шулардан: «Хәерче булу үлемгә китерергә мөмкин», «Путин сәламәтлекне саклауга гаскәрләрне керт!» ише шигарьләрне әйтеп була. Табиблар, шәфкать туташлары, профсоюз, хәрәкәт һәм сәяси фиркаләр активистлары табибларны эшләреннән кыскартмауны, хезмәт хакларын азайтмауны, шулай ук Мәскәүдә медицина оешмалары «оптимизациясен» туктатуны таләп иттеләр. 2013нче елның ахырыннан Мәскәүдә медицина оешмаларын кыскарту бара. Интернеттагы ачык мәгълүматларга ышансаң, әлеге «реформа» нигезендә Мәскәүдә 28 медицина оешмасы ябылачак, шулардан 15 больница, 9 бала тудыру йорты, ә аларда эшләүче 30% табиб һәм шәфкать туташы «кыскартылачак», ягъни эшләреннән куылачак. Русия медицинасында хәлләр яхшылардан түгел икәнен һәркем үз күзләре белән күрә ала. Моның өчен якында урнашкан больницага барып кайту җитә. Ә менә РФнең Санау палатасы мәгълүматларына карасаң, 2013нче елда Русиядәге больницаларга 19 миллиард сумга акча белән тәэмин итү җитмәгән, шуңа станционарларда 35 мең яту урыннары «кыскартылган», 76 поликлиника һәм 306 больница ябылган булган.
Ә күптән түгел «Роснефть» җитәкчесе Игорь Сечин Русиянең Иминлек фондыннан (Фонд национального благосостояния) башта 1,5 триллион сум сораган дип хәбәр ителгән иде матбугат битләрендә, соңрак РБК сайтында 1,5 триллион түгел, ә 2,4 триллион сум сораганы билгеле булды. Озак та үтми, «Роснефть» астындагы ширкатьләрнең берсе интернеттагы сәхифәләрендә iPhone6 алу өчен 1,5 миллион сумга дәүләт заказын урнаштырган иде. Әйе шул, нәрсәгә безгә медицинаны кайгыртырга, «Роснефть» җитәкчеләре һәм менеджерларына ашыгыч төстә яңа iPhone6 алу дәүләтебезгә һәм илебезгә күбрәк файда китерәчәк бит. Ә гади халык әнә түләүле больницаларда һәм табибларда дәвалансын, чөнки бушлай медицина бары тик Русия Конституциясендә генә язылган. Ә Конституциядә язылган кануннар белән бу илдә инде күптән санлашмыйлар.
АВТОБУСКА БӘЯЛӘР АРТАЧАГЫНА ДОЛЛАР ГАЕПЛЕ
«Безнең гәҗит»нең 43нче санында рубльнең очсызлануы һәркемгә кагылачак дип фаразлаган идем. Фаразларым инде чынга аша башлады бугай. Узган атнада Казан шәһәр Думасының чираттагы сессиясе вакытында Казан мэры Илсур Метшинга ПАТП – 4 директоры Наил Садриев Казанда җәмәгать транспортында йөрү хакын күтәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте. Ул моны доллар белән бәйләп, ягулыкка һәм запас частьларга бәя арту белән аңлатты. Соңгы тапкыр җәмәгать транспортына йөрү хакы быел 15нче февральдә күтәрелгән иде һәм менә тагын. Төрле мәгълүматларга караганда, җәмәгать транспортында йөрү хакы 22-23 һәм хәтта 25 сумга кадәр күтәрелергә мөмкин. Әлбәттә, беренче чиратта ул акчаны түләү гади гражданнарга йөкләнәчәк. Ә миңа калса, ПАТП директоры бераз ялганлый сыман, ник дигәндә Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2013нче ел белән чагыштырганда, солярка быел 2,4%ка очсызрак, ә сентябрь аенда ул гомумән 3,4% булган икән.
ДИПЛОМАТ ТАТАР ТЕЛЕНӘ ҮЗЕНЕҢ МӨНӘСӘБӘТЕН КҮРСӘТТЕ
29нчы октябрь көнне Төркия Җөмһүрияте үзенең 91 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан, Төркиянең үзендә һәм күп кенә төрки илләрдә тантаналы, бәйрәм итү чаралары узды. 2014нче елда төрки дөньяның мәдәни башкаласы булып сайланган Казан да әлеге зур вакыйгадан читтә кала алмады, билгеле. Төркиянең җөмһүрият бәйрәме Казанда быел 29нчы октябрь көнне «Корстон мәдәни-күңел ачу үзәгендә оештырылды. Беренчеләрдән Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилмач сүз алды һәм чыгышы белән бик күпләрне шаккатырды. Турхан Дилмач үз чыгышын татар һәм төрек телләрендә ясады. Әлеге хәл табигый булырга тиеш тә, тик татар теленең «формаль» дәрәҗәдә кулланылуына, дәүләт тарафыннан «кирәксез» бер өстәмә «уңайсызлык» булуына инде күнегеп беткән татар җәмәгатьчелеге өчен Төркиянең Казандагы баш консулының тулы бер нотыкны татар телендә сөйләве, аңа хөрмәтен күрсәтүе фантастик очрак буларак кабул ителә. Татарстанда яшәп һәм эшләп күпчелек чиновник бүген татар телен йә белми, йә кулланырга теләми, чыгыш ясарга кирәк булса, аны татар телендә башкармый диярлек. Иң сәере: шул татарлар өчен үзләрен «эшләүче» дип уйлаучы, дөньяга үзен шулай танытучы депутатларыбыз да, төрле җыеннарда катнашып, әллә кем булып чыгышларын татарча ясарга ашыкмыйлар. Канга сеңдерелгән коллык һәм мескенлек күрсәткечеме бу?! Төркиянең баш консулы, нотыкны татар телендә сөйләп, телебезгә карата үзенең тирән хөрмәтен белдерде. Алай гына да түгел, Турхан әфәнде Татарстандагы төрле дәрәҗәдәге чиновникларга, дәүләт системасында эшләүчеләргә, җәмәгать эшлеклеләренә олы бер дәрес һәм үрнәк күрсәтте. Ул үрнәкне колагына элсен иде безнең Татарстан түрәләре, дәүләт системасында эшләүче барлык чиновниклар. Сүз уңаеннан, Турхан Дилмач Төркиянең Казандагы баш консуллыгына быелның 11нче сентябрендә килде. Моңа кадәр Төркиянең Афин, Бишкәк, Мәскәү илчелекләрендә эшләгән. 2010-2014нче елларда Мәскәүдә эшләгән вакытта татарча өйрәнә башлаган һәм хәзер дә атнасына ике көн татарча өйрәнүен дәвам итә.
Төркиянең Казандагы баш консулы Турхан Дилханга татар телен хөрмәт итеп, нотыгын татар телендә сөйләгәне өчен рәхмәт әйтәсем килә. Әле ярый Сез килеп Татарстанда югары бер җыелышта татарча сөйләдегез. Безнекеләрдән чыкмас, ахрысы, бу эш…
Наил НӘБИУЛЛИН.

Комментарии