Алабугада Тукай һәйкәле әле дә бөркәү астында

Алабугада Тукай һәйкәле әле дә бөркәү астында

Быелның апрелендә Алабуга каласына Габдулла Тукай һәйкәле кайтарылды. Ләкин һәйкәл әлегәчә ачылмаган. Хакимият һәйкәлнең җил туздырган бөркәвен алыштыру белән генә мәшгуль. Рәсми ачылуга нәрсәнең комачау итүе хакында шәһәр милли хәрәкәт вәкилләре дә җавап ала алмаган.

Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдов әйтүенчә, Тукай һәйкәлен ачу буенча алар күп тапкырлар шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән, Татарстан Дәүләт Шурасына, тагын комитет рәисе Разил Вәлиевкә дә хат язганнар. Татарның бөек улына кагылышлы һәйкәл эше салкыннар, баткаклыклар башлангач кына игътибарга алына башлаган.

– Борынгы Алабуга шәһәрендә сан ягыннан урыслар күбрәк, ләкин татарлар алар белән тигезләшеп килә дип әйтергә була. Шуңа да карамастан биредә урыс мәдәниятенә игътибар зуррак. Шәһәрдә уннан артык урыс кешесенә һәйкәл бар, ә татар шәхесенә бер генә һәйкәл дә куелмады. Безнең Алабуга ТИҮе озак еллар буена татар зыялыларына, безнең асыл шәхесләребезгә дә һәйкәлләр кирәк иде, без дә халык бит дип мөрәҗәгатьләр яздык, таләп иттек. Озак көттек. Менә ниһаять, Алабугадагы Тукай һәйкәле янында басып торабыз. Әле ул рәсми ачылмаган. Сынны быелның апрель азагында китереп утыртканнар иде. Баштарак аны ачу өчен бу урынны Тукай мәйданы итәбез дигән сүзләр чыкты да, эш тукталып калды, суздылар, – ди Алабуга ТИҮе рәисе Рәфыйк Мәхмүдов. – Әйтем бар: соң булса да уң булсын, диләр. Татар халкы сабыр, көттек. Менә хәзер һәйкәл ачылышын 18нче ноябрьгә билгеләгәннәр дигән сүзләр чыкты. Салкыннар, пычрак, баткаклык башлангач, шушы көннәрдә һәйкәл тирәсен матурлау башланды. Иншаллаһ, шушы көнгә һәйкәл ачылыр дигән өметтә калабыз. Һәйкәлне яхшырак урынга кую мөмкинлеге дә бар иде. Ләкин бездә күбрәк сәүдәгәрләргә хөрмәт күрсәтәләр. Менә шушы һәйкәл куелган урын янында гына бик зур сәүдә үзәге төзи башладылар. Ул киләчәктә бар Тукай мәйданын, Тукай һәйкәлен халык күзеннән каплап торачак. Югыйсә, ул сәүдә үзәген теләсә кайда төзеп булыр иде, – ди ул.

18нче ноябрьдә шәһәргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның килүе фаразлана. Тукай мәйданын булдыру, шунда ук һәйкәлне ачу буенча ашыгыч чаралар күрелү, бәлкем, шуның белән бәйледер.

Шунысын да искәртик, әле ачылмаган килеш тә инде Тукай һәйкәлен буяу белән пычратучылар табылган. Рәфыйк Мәхмүдов фикеренчә, һәйкәл рәсми рәвештә ачылгач та, аны мәсхәрәләүчеләр булачак, чөнки Алабуганың татар зиратында да каберлекләрне мыскыллаулар булды.

Гафиулла ГАЗИЗ.

Мәскәү медицина университетында хиҗапны тыялар

Мәскәүдәге Пирогов исемендәге Русия дәүләт тикшеренү медицина университеты ректоры быелның 1нче ноябреннән уку йортында дини һәм милли билгеләрне күрсәткән киемнәрдән йөрүне тыйган. Хокук яклаучы Али Чаринский әйтүенчә, шул сәбәпле, мөселманнар ялгыз пикетлар оештырырга карар кылган. «Дәүләт уку йорты ректоры оялмыйча Русия Конституциясен боза. Бу – шәхси уку йорты булса әле бер хәл. Шуңа да карамастан моңа күз йомалар. Уку йортында белем алучы мөслимәләр үзләре нәрсәдер эшләргә бик курка, чөнки ректор бик ачулы. Милли һәм дини билгеләмәләрне тыю наданлык, чөнки ул җавап буларак милләтара нәфрәт тудыра ала. Шуңа 1нче ноябрьгә кадәр ректор кире уйлар дип өметләнәбез. Әгәр инде юк икән без зуррак күләмгә күчәбез. Инде телефоннар «шартлар» дәрәҗәгә җитте. Бөтенесе митинглар, каршылык чаралары уздырыйк, ди, чөнки мөселманнар инде арыды. Ләкин мин моны теләмәс идем, чөнки нәтиҗәдә ул кызларны укуларыннан куарлар дип куркам», – ди ул.

Университетта хиҗаптан йөрүче Русиядән 20ләп студент белем алса, тагын әле Малайзиядән килеп белем алучы кызлар да бар. Бу бит әле аларның дини генә түгел, милли билгеләре дә булып тора һәм алар аны салмаячак. Инде Малайзиядән ничек тәэсир итә алабыз дип шалтыраталар. Алар Русия илчелеге каршында ялгыз пикетлар оештырырга риза, ди Чаринский. Аның сүзләренчә, уку йортында яулыктан йөрүче бер укытучыны да яулыгын салырга мәҗбүр иткәннәр. Ул, ислам кабул иткәннән соң, хиҗаптан йөргән булган.

«Русиядә бит хәзер мөселманнар белән куркыту сәясәте бик көчле бара, күрәсең, бу ректорга да тәэсир иткәндер, чөнки мондый фәрман чыгаруга башка сәбәп юк», – ди Чаринский.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Донбасстагы «халыкара күзәтүчеләр»нең шовинист һәм антисемит булуы ачыклана

Мәскәү Украинадан аерылырга теләүче Донецк һәм Луганск өлкәләрендә 2нче ноябрьдә узган «сайлауларны» тануын белдерде. Украина, Европа берлеге, АКШ аны танырга җыенмый һәм Украинадагы кризисны чишү максатындагы Минск килешүләрен бозу, илдә тынычлык урнаштыруга комачаулаучы гамәл дип бәяли.

Русия телевидениесе бу «сайлауларның» тиешле дәрәҗәдә оештырылуын, аңа Европа күзәтүчеләренең дә югары бәя бирүен хәбәр итә.

Русиянең кайбер киңкүләм хәбәр агентлыклары ул күзәтүчеләрне Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре дип атый. Әмма чынлыкта ул күзәтүчеләрнең бу оешмага бер катнашы да юк, алар Европадагы үтә милләтче, Путинны яклаучы оешмалар вәкилләре генә. Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы сепаратистлар оештырган бу чараны кискен хөкем итә.

Язын Кырым «референдум»ын мактаган, сентябрьдә Петербур сайлавын хуплаган шул бер үк кешеләр хәзер инде Украинаның көнчыгышындагы «сайлауларны» да танырга чакыра.

Бу «Европа күзәтүчеләре»нең сепаратистлар оештырган «сайлауга» нинди бәя бирүен яхшырак аңлау өчен аларның кайсы төркемнәрне вәкиллек итүенә, нинди карашларда торуына күз салып үтү кирәктер.

Магдалена Ташева, Болгарстандагы милләтче, антиамерикан һәм антиглобалист «Атака» фиркасе вәкиле. Язын оештырылган Кырым референдумын да таныган бу фирка Европа берлеген АКШ курчагы дип атый, Болгарстанда «милли сатлыкҗан» төшенчәсенә кануни билгеләмә булдырырга һәм шул канун нигезендә «милли сатлыкҗан»нарны хөкем итәргә чакыра. Болгарстанда сепаратизмга кискен каршы чыгучы «Атака» Украинадагы сепаратистларга каршы бер сүз дә әйтми.

Владимир Кршлянин заманында сербларның милләтче җитәкчесе Слободан Милошевичны яклау комитетында булды һәм Сербиянең Европа берлегенә, НАТОга кушылуына, «Һаага фашизмы»на каршы көрәшеп килде. Болгарстанда ул үзенең Путинны яклау, Көнбатышны кире кагу, милләтчелек чыгышлары белән танылган.

Эвальд Штадлер 2013нче елга кадәр Австриянең «Яхшы киләчәк өчен» дип аталган үтә милләтчеләр фиркасендә булган. Бу партиягә кергәнче, ул Автсриянең элекке уң радикал җитәкчесе Йорг Һайдерның «Ирек фиркасе»ндә була һәм бер җирле шурада әлеге фирка фракциясен җитәкли. Штадлер «Европа берлегендә һәм АКШта русофобиянең көчәюе» турында чыгышлары белән мәгълүм. Аның фикеренчә, журналист Анна Политковская үзен үтерүне үзе оештырган.

Франк Крейельман – Бельгиядәге «Фламанд мәнфәгате» исемле үтә уң фирка вәкиле. Бу фирка мөһаҗирләргә каршы чыга, ксенофобияне алга сөрә, Икенче дөнья сугышында Гитлер Германиясе белән хезмәттәшлек иткәннәрне ярлыкарга чакыра. Крейельман март аенда Кырымда оештырылган «референдум»га соклануын белдергән иде.

Фабрицио Бертот – Путин белән дус Сильвио Берлускониның «Алга, Италия!» фиркасе әгъзасы. Элегрәк Турин шәһәренең бер бистәсен җитәкләгән Бертот мафия белән бәйле булуын тикшерү барышында 2012нче елда вазифаларыннан читләштерелә.

Шулай ук Кырым «референдумын» бик югары бәяләгән Бертот «милли азчылыкларга карата мөнәсәбәте өчен Кырым җитәкчелегенә хөрмәт» белдергән иде. Әмма Кырым җитәкчеләренең кырымтатарларны эзәрлекләү сәясәте турында ул бер сүз дә әйтмәде. Бертот 14нче сентябрьдә киңкүләм хәрәмләшүләр белән тарихка кереп калган Петербур сайлауларында да күзәтүче булды һәм Русиянең сайлау системасын мактау сүзләренә күмде.

Мартон Дьендьеши Маҗарстанның үтә милләтче Йоббик фиркасенә вәкиллек итә. Дьендьеши хакимияттәге илнең иминлегенә куркыныч тудыручы яһүдләрнең исемлеген булдырырга чакырган иде.

Наиф АКМАЛ.

Мәскәү Кирмәне һәм яңа урыс милләтчелеге

Русиядә Халыклар бердәмлеге көнендә «Урыс маршлары»нда Сталинны сагынучылардан алып үтә милләтчел төркемнәргә кадәр төрле хәрәкәтләр һәм оешмалар катнаша.

Президент Владимир Путин һәм аның хөкүмәте быел милләтчелек һәм патриотизм шигарен халыкның аңына яхшы сеңдерсә дә, хакимиятләр «Урыс маршына» салкын карашта тора. Мәскәүдә йөрешне оештыручылар шәһәр үзәге буйлап узарга рөхсәт сораган булган, аларга башкала читендә җыелырга кушканнар. Чарага җыелганнарның күбесен Мәскәү Кирмәне радикаль дип саный, кайберләре хакимиятләрнең өметен акламаган. 24нче октябрь Сочида Валдай клубы очрашуында Путин «күпмилләтле һәм күпдинле итеп корылган бу илне шовинизм җимерәчәк», диде.

«Мин Русиянең иң зур милләтчесе. Шулай да халыкка файда китерәчәк милләтчелек кенә иң кулае һәм иң яхшысы була ала. Милләтчелек башка милләтләрне күрә алмауга, шовинизмга әйләнсә, ул бу илне, күпмилләтле һәм күпдинле итеп корылган бу дәүләтне җимерәчәк», – диде Путин.

Үзенең бу чыгышында Путин милләтчелекнең «чикләрен» билгеләргә тырышты сыман.

«Путин этникара көч куллану, расачыл һәм социаль киеренкелекне «милләтчелек» белән бутый. «Милләтчелек» дигәндә «патриотизмны» истә тота. Аның өчен ул «дәүләткә лояль» булуга тиң», ди «Мәскәү күләгәсендә» исемле китап авторы, Нью-Йорк университеты профессоры Марк Галеотти.

Рус милләтчеләре Украинаның көньяк-көнчыгышында сугышкан сепаратистларга акчалата ярдәм итә, сугышка үз вәкилләрен җибәрә. Алар хакимиятләрне радикаль чараларга өнди.

«Урыс маршлары» Русиядә 2005нче елдан бирле үтә. 4нче ноябрь рус гаскәрләренең 1612нче елда поляк көчләрен җимерүе истәлегенә «Халыклар бердәмлеге көне» буларак билгеләнә. Элек бәйрәм ителгән 1917нче елгы Октябрь инкыйлабы көне урынына 2005нче елдан бирле «Бердәмлек көне» билгеләнә. Мәскәү Кирмәне бу көнгә ватанпәрвәрлек төсмере бирергә тырыша.

«Путин милләтче түгел, ул тамашачы», диде соңгы интервьюларының берсендә урыс милләтчеләренең популяр «Спутник & Погром» исемле интернет сәхифәсен алып баручы Егор Просвирнин.

«Хакимияттәге корпорация аны ул урынга сәяси процессны күзәтү өчен утыртты. Ул арада махсус хезмәтләрнең югарырак дәрәҗәдәге вәкилләре француз ривьерасында виллалар һәм йортлар сатып ала», дигән Егор Просвирнин.

Быел «ата» милләтчеләр саналган Александр Дугин белән Александр Прохановка дәүләт телевидение каналларында сүз аз бирелү сәбәпле халык арасында «Урыс маршларын» яклаучылар да кимегән. «Левада» үзәге оештырган фикер белешү нәтиҗәләренә караганда, халыкның 70% рус милләтчеләренең бу йөрешләре турында белми. 23% чаралар турында хәбәрдар. 24% аларны яклый. Узган ел яклаучылар саны 29% булган.

Украинада барган низаг аркасында да урыс милләтчеләре икегә бүленде.

«Хәзер урысларны милләт буларак сакларга теләгән «этник милләтчеләр» һәм дәүләтнең һәр адымын яклаган «дәүләт милләтчеләре» барлыкка килде, бик кызык күренеш бу. Озак еллар бу сизелмәгән иде», диде «Азатлык»ка Берн университетында үтә уң хәрәкәтен өйрәнүче өлкән белгеч Алина Полякова.

Хакимиятнең Русиядә һәм Кырымда узган сайлауларны күзәтер өчен Европадан үтә уң милләтчел сәясәт алып баручы партияләр вәкилләрен чакыруы «этник милләтчеләрнең» ачуын чыгара ала, ди белгеч.

Американ белгече Русиядә милләтчел хәрәкәтне дүрткә бүлде. Путин алар арасында булган ике төркемгә – империализм һәм Русия православ чиркәвен яклаучы, гомосексуализмга каршы чыгучы социаль консерватизмга таяна, ди Галеотти. Калган икесеннән – этник шовинизм һәм финансларны милләткә карап бүлүне алга сөрүче икътисади радикализмнан Мәскәү Кирмәне читләшергә тели, ди ул.

Алсу КОРМАШ.

Комментарии