Күңелле яшибез

Быел безнең авылда Сабантуй бәйрәме булмады, сәбәбе – акча юк!

Яшьләрнең һәрберсендә машина инде, алар районга да бара ала. Әле без дә бар бит, безнең дә бәйрәм күрәсе килә. Аптырап тормадык: бәйрәм үз урамыбызга килде. Матур август кичендә авылыбызның китапханә, мәдәният йорты хезмәткәрләре Хөсәенова Гөлсемнәр капка төбендә урам бәйрәме оештырдылар. Ник алдан бу урамда үткәрәсез, дип, башка урам халкы ризасызлык белдереп алды. Безнең урам бит беренче космонавт Юрий Гагарин исемен йөртә, шулай булгач, бәйрәм дә бездән башланырга тиеш. Үткән ел Яңа Суыксу ягында гөрләде ул бәйрәм.

Яшәгән урамым –

Гагарин урамы.

Авылда иң матур урам ул.

Әйтерсең йолдызлар,

Төн буе йокламый,

Тик шушы урамга сибә нур.

Бу шигыремне Гагарин галәмгә очканнан соң язган идем, 50 елдан соң да кирәк булды, шөкер, онытылмаган! Гагарин онытыламы соң инде!

Урамнарга исем кушкан елларда үзебезнең данлыклы кешеләрнең исемнәре бик аталмады шул, шулай тиеш булгандыр инде. Безнең урам Гагарин исемен йөртсә дә халык телендә Мулла урамы ул. Элек мәчетебез дә булган, урамда 4 мулла яшәгән, әле мин килен булып килгәндә дә алар исән иде. Коръән укырга чакыра идек аларны.

Бәйрәмебез Сабан туеннан ким булмады, халык күп җыелды. Нинди генә уеннар уйналмады. Җырчылар да, биючеләр дә күп иде. Бигрәк тә Фәнис Кәлимуллин белән, күршебез Равия Төхфәтуллинның гармуннарда уйнап җырлаулары күңелгә, әбиләр әйтмешли, сары май булып ятты. Гармун моңы авылга таралды ул кичне. Гармун – гармун шул инде! Күңелләргә үтеп керә аның моңы.

Сулы чиләк-көянтәләп тә, йомыркалы кашыкны авызга кабып та, тачкаларга кеше утыртып та, чүлмәк ватып та ярыштык. Шул көнне Урам көнен киләсе елга тагын да зуррак итеп оештырырга сөйләштек.

Озын өстәл сый-хөрмәт белән дә тулы иде. Һәркем үз хәзинәсеннән өлеш алып килгән, ике самовар кайнап торды. Күрше Зәйнәп катнашучыларга бүләкләр дә алып чыккан. Урамыбыз бик матур шул безнең, балалар тәгәрәп уйнадылар. Алма исе аңкып торган бакчалар, чәчәккә күмелгән капка төпләре, тип-тигез юлның ике ягында яшел каз үләне. Яшьтәшләр – төрле урамнан килен булып килеп картайган әбиләр инде без. Әле ярый авылдан китмәгәнбез, дип шатланып утырдык.

Күбебез инде яшьтән ялгыз калып балалар үстердек. Хәер, ирләребез ерак түгел, бакча башында гына ята. Безгә акыллы, булдыклы балалар калдырып киттеләр, үзләре генә рәхәт күрә алмады, оныкларны да сөяргә өлгермәделәр. Шундый матур бәйрәм вакытында алар да искә төшеп куя шул.

Безнең урам авылда иң матуры санала, бездә буш йортлар да, ялгыз картлар да юк. Һәр йортта варислар калган, хәтта читкә киткәннәр дә, ата-анасы үлгәч, үз нигезләрен кайтып яңартты. Бүген алар да, әле ярый кайттык, мондый матурлык кайда да юк, дип утырдылар.

Бәйрәмгә җыелган һәркем үзенең һөнәрен күрсәтте бу кичтә. Үткән яшьлек еллары, үзәкләргә үткән чөгендер, фермалар иңнәргә үз авырлыгын салган шул. Тик бу кичтә авыртулар да онытылды, яшәрдек бугай.

Җәй көне бит авылда яшьләр дә күп вакыт. Инде сентябрь җитеп килә, быел да 10нчы сыйныфка калучы юк. Алар киткәч, урамнар бушап кала.

Колхозыбызның гөрләп торган чакларын кайтарасы иде. Күпме кешене кан елатып, төрмәләргә ябып, ничә еллар буена төзегән колхозларны бик кыска вакыт эчендә туздырып, бар милкен бүлештеләр. Гомерен шул колхоз эшенә багышлап картайган карт-карчыкларны хәзер белүче дә юк. Хәер, картлар көнендә 10 кило шикәр комы бирәләр инде. Тик башка авыллардагы кебек, әбиләрне җыеп ифтар, корбан ашлары үткәрүләр юк, кемнең кайда ничек эшләгәнен белмиләр шул. Бу инде болай гына язу, кунакка йөрисе килеп түгел, гомер буе эшләп, исәпсезгә калганга гына эч поша. Ярый, дөньялар гына тыныч булсын, исән-сау яшик.

Әле авыл барыбер гөрләп тора, 6 мәчеттән азан тавышлары ишетелә. Яңарак кына «Исламгали» мәчете ачылды. Мин яшәгән урамда күршебез Илдар Гыймадиев үз хисабына, әтисе исеменә төзетте аны.

Исламгали абый белән Равия апа бик әйбәт кешеләр иде, биш бала тәрбияләп үстерделәр. Үзләре бик яшь килеш үлеп киттеләр. Илдар туган нигезендә кечкенә сеңелләрен калдырып, аларга да бик булышты. Әлегә кадәр авыл мәчетләренә гел булышып торды. Хәзер үз мәчете булды.

Кеше гомере бит мәңгелек түгел, ә мәчет зур истәлек, иман йорты булып, ничә буынга кадәр хезмәт итәчәк. Инде шул манараларны кисәрлек җәлладлардан Аллаһ үзе сакласын, тарих кабатланмасын иде.

Хак Тәгалә исәпләп биргән гомерләрне гамәл-гыйбадәттә тынычлыкта үткәрергә насыйп итсен. Бары шатлыклы бәйрәмнәр генә үткәреп яшик.

Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

Комментарии