САБАЛАРДАН ҮРНӘК АЛЫРЛЫК

Матур аяз көн. Чиләгемне асып чишмә суына киттем. Исән булса, Расимә апам бүген туган көнен уздырыр иде. Җизнәм гармунда уйнар, ә апам матур итеп җырлар, балалары аңа изге теләкләрен җиткерер иде. Нихәл итмәк кирәк, минем якыннарым бик яшьли бу дөньядан киттеләр. Урыннары җәннәтттә булсын!
Шулай моңсу уйларга чумып барганда берәү эндәште.
Борылып карасам Мансур Мөбәрәков эндәшә икән:
«Гөлфирә апа, сиңа атап радиосы бик матур җыр тапшырды». Эх, кызганычка каршы, ишетә алмадым, шулай да күңел күтәрелеп китте. Мансур үзенең әнисенең дә, хатыны Розалиянең дә ул радионы яратып тыңлауларын әйтте. Һәркемнең күңеленә якын үз радиосы була шул.
Саба телерадиокомпаниясе җитәкчесе Әлфия Мөбәрәкова һәм аның хезмәткәрләре әзерләгән тапшырулар үзгә, үзенчәлекле. Алар укучы балаларны да эфирга чыгара, танылган артистлар, язучылар белән әңгәмәләр кора, сәнгать юлына яңа гына аяк баскан яшьләрне дә халык белән очраштыра, өлкәннәрне дә хөрмәтли. Турыдан туры элемтә аша җитәкчеләр белән очрашып, үзләрен борчыган хәлләрне әйтеп, өметле җавап та алалар.
Бу үзенең тыңлаучыларының гозерләренә һәрчак колак сала.
Исемен хәтерләмим, радиода бер яшь егет белән «очрашу» булды. Ул «Чын күңелдән» дип аталучы шушы тапшыруда бик тә моңлы бер жыр җырлады. Инде тапшыру тәмамланды гына дигәндә бер ир-ат: «Шул җырны кабат җырласын әле, үлгәндә дә онытмам», – димәсенме. Йөрәкләрне өзәрдәй моң кабат яңгырады.
Хәзер радиостанцияләр бик күп. Әмма гел җыр, туган көн котлауларын гына тыңлау тиз туйдыра. Гыйбрәт алырлык, рәхәтләнеп онытылып тыңларлык матур тапшырулар Саба радиосында гел яңгырап тора. Алар яшәргә көч бирә, күңелләрне иркәли. Рәхмәт аларга!
Гөлфирә МӨНИПОВА.
Мамадыш районы, Олыяз авылы.

Комментарии