Равил Шәрәфиев: «Тизлек яратканга җәяү йөрим»

Равил Шәрәфиев: «Тизлек яратканга җәяү йөрим»

Равил абый Шәрәфиевны ике атна буе «куып» йөрдем. Өенә кайчан гына шалтыратсам да гел бер җавап яңгырады: «Ул бакчада әле». Инде бакчасына да кат-кат шалтыратып аның үзен дә алҗытып бетердем. Казанга килеп китсә дә ул, яки бер көнгә, яки нибары берничә сәгатькә килеп китә иде.
1 октябрьдәге бәйрәм уңаеннан, Камал театрында өлкән яшьтәге хезмәткәрләрне җыюларын белеп алып, Равил абыйны шул бәйрәм алдыннан тотарга өметләнеп, театрга чаптым.
Менә аның грим бүлмәсе кырыенда торам. Ишектә өч фамилия язылган: Шәүкәт Биктимеров, , Ринат Таҗетдинов. «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакленнән картиналар бер-бер артлы күз алдыннан үтә башлады. Озак та үтмәде, коридорның икенче башында Равил абый күренде:
– Менә бит ул мин, – диде ул ерактан ук кул изәп. Инде грим бүлмәсенә кереп утыргач та, аның кәефе яхшы булуын күреп, шаяртып алырга булдым.
– Равил абый, ничек инде сез мине танымыйсыз? Моннан 10 ел чамасы элек, Камал театры каршында узган Тукай бәйрәмендә без сезнең белән бергә фотога төшкән идек, – дидем беренче сүз итеп.
– Их, юк шул, хәтерләмим, – диде Равил абый да уен-көлке белән көрсенеп. – Син әле ярар, менә кайчакта минем янга килеп: «Мин сезнең белән таныш, сез уйнаган фәлән спектакльдә беренче рәттә утырган идем, мине таныйсызмы?» – дип әйтүчеләр дә бар. Гел халык арасында булгач, шулкадәр күп йөзләр күрәсең, хәтта үз-үзеңне көзгедән танымый башласаң да гаҗәпләнәсе юк.
– Сез үзегез сәхнәдә чакта залда утыручыларны, шул ук беренче рәттәгеләрне күрәсезме соң?
– Хәзер күренә. Элек күренми иде. Ул күренергә тиеш түгел.
– Равил абый, бакчагыз Югары Ослан районында урнашкан икән. Үзегез Балык Бистәсе районыннан, Олы Солтан авылыннан дип беләм. Туган авылыгызга еш кайтасызмы?
– Юк, бик сирәк. Анда кайтып керерлек, төн кунарлык кешем юк. Үз нигезем таркалды инде. Абыем авылда торганда, җәйләрне шунда үткәрә идем. Печән чабарга, утын ярырга, табигатьтә булырга бик яратам.
– Әле бүген генә бакчадан килдегез дип аңладым… Ничек өлгерәсез, үз машинагызда йөрисезме?
– Әйе, әле генә кайттым. Юк, минем машина йөртү таныклыгым да юк. Гәрчә, шул таныклыкны алу өчен ике тапкыр укысам да. Беренче укуым студент чакта булды. Таныклык алу өчен 50 тиен түләргә кирәк иде, ә ул заманда 50 тиенгә бик яхшы гына ашап була иде. Соң кем шунда таныклыкны сайласын ди инде?! Икенчесендә ОКАның бәясе 8 мең сумга төшкән иде, шуңа кызыгып кына укыдым. Мин укып бетергәнче, ОКАлар бик тиз генә кыйммәтләнеп куйды. Шуннан соң тагын таныклыкны алмас булдым. Ходай мине саклагандыр, шуңа шулай гел ниятем кире килгәндер, дим. Ни өчен дигәндә, мин тизлек яратам. Әкрен йөрүчеләрне яратмыйм, үзем дә әкрен кыймылдый алмыйм. Әкрен йөргән транспортта барсам – мин картаям! Транспорт никадәр тизрәк йөрсә, мин дә тиз генә яшәргән кебек булам.
– Ә шәһәр бөкеләре?
– У-у, аларын җенем сөйми. Зур бөкегә очрасам, машинадан төшәм дә җәяү китәм. Бер урында озак утыра алмыйм.
– Равил абый, сезнең хакта басылган язмаларда гаиләгез турында мәгълүмат юк диярлек. Бу нигә шулай? Гаиләгезне чит-ят күзләрдән шулай саклыйсызмы, әллә башка серләре бармы?
– Үзем дә, хатыным да, гаилә һәм аның нечкәлекләре турында сөйләргә ярамый дип саныйбыз. «Адәм белән Һава» тапшыруын беләсездер, анда безнең турында да тапшыру ясадылар. Ләйлә шул тапшыруны төшерү өчен артымнан 6-7 ел йөргәндер. Венера Ганиева үз гаиләсенең 25 еллыгына дип, безне кунакка чакырды да, шунда тегеләрне дә чакырган булган. Менә шулай Венераның хәйләсе белән генә Ләйләнең капкынына килеп эләктек.
Аннары мин сары матбугатны бер дә яратмыйм. Кайчакта кешенең эчке күлмәкне нинди төстә киюенә кадәр язалар. Миннән сәясәт, хәзерге заманга, тормышка мөнәсәбәтем турында сорасалар, тирән, фәлсәфи сораулар бирсәләр күңелем була инде. 50 яшьлек юбилейда миңа: «Сөяркәгез бармы?» дигән сорау бирделәр. Минем хатын – ул хатын да, сөяркә дә дидем. Хатын белән ничек йоклыйсың, рухындагы «сары» сораулар – ул шәхси әйбер. Соң ул хатын белән һәркем үзе белгәнчә йоклый инде.
– Шулай да гаиләгез турында сорыйсым килә. Хатыныгызны үзегездән яшьрәк дип ишеткән идем. Сезнең сәхнә кешесе булуыгызга аның, балаларыгызның мөнәсәбәте нинди булды?
– Әйе, хәләл җефетем миннән 12 ел ярымга яшьрәк. Ул минем сәхнә кешесе булуымны һәрдаим аңлап, миңа ярдәм итеп яшәде. Көнләшү булмады, чөнки ул үзенең кемгә кияүгә чыкканын белеп барды. Мин аңа өйләнгәндә, 11 еллык сәхнә стажым бар иде инде. Кызым да, улым да минем һөнәрне танып-белеп, хөрмәт итеп үстеләр.
– Сәхнәгә чыгып кына өр-яңа, бөтенләй башка кешегә әйләнеп булмыйдыр, сез тормышта да сәхнәдәге кебек бик шаян кешедер, әйеме, Равил абый?
– Чынлыкта, тормышта мин бик җитди кеше. Хәтта артыгы белән дә! Ул минем имиджга туры килми – шунысы бар. Театрга килгәндә дә көлке өчен килдем, ләкин хәзер яшь барган саен, миңа җитди рольләр кирәк. Җитди сүзләр сөйлисем, җитди рольләрдә уйныйсы килә. Мин үзем юморның да тешлесен яратам. Ул сатира дип атала.
– Яшьләр арасында талантлы юмористларны аерып әйтә аласызмы?
– Бар талантлы яшьләр. Кызганыч, исемләп аерып әйтә генә алмыйм. Мәсәлән, мин бер бик яхшы пародист егетне беләм. Ул жанрны үзем дә бик яратам. Элегрәк үзем дә артистларга пародияләр ясый идем. Хәзер хатын-кызлар арасында да бик әйбәт пародистлар бар. Әле менә Салават концертында бик яхшы пародия ясаучы кызны күрдем. Талантлы яшьләр ул беркайчан да бетми, ләкин хәзер рухи сайлык аркасында аның тирәнлеге генә бетеп китәргә мөмкин. Татар бит ул бик талантлы халык. Ике татарның берсе була ала дигән фикердә мин үзем.
– Үзегез тәрбияләгән берәр юморист юкмы соң? Бәлки, сез дә кайбер артистлар кебек университетка дәресләр укытырга йөрисездер?
– Юк. Укытырга тәкъдим иткәннәре бар, ләкин каршы килдем. Аңа минем нервы да җитми. Килде-китте генә шөгыльләнсәләр, мин бик дорфа да була беләм. Шуңа кәефемне бозып йөрмим дидем. Ә хәзер бераз ялкаулык та бардыр инде.
– Равил абый, УНИКСта, 7 октябрьдә булачак «Көлке терапия»гә нинди номер әзерлисез?
– Фәнис Яруллин хикәясен укырга җыенам. Ул хәзерге замандагы кешеләрнең мөнәсәбәтләренә кагылган әйбер – бик матур юмор. Юморның да бит аның төрлесе була. Һәрбер концертта да кычкырып, иләмсез көлеп утыручы тамашачылар бар. Гадәттә, ул хатын-кызлар. Алар ниндидер мәзәктән кычкырып көлми икән, ул әле мәзәк юньле булмады дигән сүз түгел. Юмор гел кычкыртып көлдерергә түгел, ә бераз елмайтып куярга, уйландыра да алырга тиеш. Нечкә юмордан хахылдап көлеп булмый. Фәнис Яруллинның хикәясе дә кызык һәм тирән мәгънәле. Шунысы гаҗәп: 55 ел буе урында яткан Фәнис Яруллин гомеренең азагынача үз оптимизмын югалтмаган һәм тормыш законнарын, дөньяны ул безгә, аягүрә йөргән кешеләргә караганда да яхшырак аңлый иде. Мин гел бу кешегә табындым, аны яраттым, сокландым. Аның шикелле, герой булып булмый.
– Соңгы ике елда бик күп шәхесләрне югалттык шул. Ишегегездә Шәүкәт Биктимиров исеме әле дә эленеп тора икән…
– Шәүкәт абыйны җирләгәндә, мин матәм җыелышында да әйттем, ул сирәк туа торган һәм чын татар артисты иде. Хәзер бит татарлык та бетеп бара. Ул хәтта спектакльдә уйнаганда да үз авылы сөйләмен куллана иде. Яшьләр артык тыңлап тормый хәзер, теләсә ничек сөйли. Ә без өлкән кешеләрнең ничек сөйләгәнен тыңлап торып, хәтта тел әйләнешләренә кадәр алардан өйрәнергә, нәрсә дә булса отып калырга тырыша идек. Хәзер авылда да телгә бик игътибар итмиләр. Шәһәр турында әйтмим дә. Авазларны руслаштыру, телгә акцент кертү, телне пычрату китте. Татар фамилияләрен руслаштырып әйтү дә очраштыра. Әле театр ачылышында яшьләрнең Наилә «Гараева» дип әйткәннәрен ишетеп алып кисәтү ясадым. Мине «Шарафиев» дип әйтсәләр, мин ул кеше белән сөйләшеп тә тормас идем.
– Хәзер шушы грим бүлмәсенә Шәүкәт абый урынына кем килде соң, Равил абый?
– Беркем дә. Без монда Ринат Таҗетдин белән икәү генә калдык.
– Әгәр сезнең яшьлеккә кайтып яңадан сайлау мөмкинлеге булса, театрны сайлар идегезме?
– Сайлар идем! Әйе, вакытны күп ала, ләкин безнең буш вакыт та күп. Безнең эш бит сәгатьле түгел. Килеп утырдың да сәгатең тулгач кайтып китмисең. Премьералар алдыннан без көн-төн бер ялсыз да эшләргә мөмкинбез, шул ук вакытта атналар буе эшләми торырга да мөмкин. Гел иректә без, театрга бәйләнеп гел монда гына ятмыйбыз. Әле мин, ирек яратучы кеше буларак, кайвакытта үзем сорап та бакчага киткәлим.
Шул арада театрда Өлкәннәр көненә багышланган чара башлануын әйтеп, Равил абыйны чакырырга килделәр. Бу инде безнең әңгәмәнең башланмас борын тәмамлануын аңлата иде.
Равил абый үзен бик җитди кеше дип әйтсә дә, мин аннан әйтеп бетергесез зур кәеф күтәренкелеге белән чыктым. Эх, дөрес әйтәләр шул, кеше никадәр талантлы, бөек булса, ул шулкадәр гади дә…
Эльвира ФАТЫЙХОВА.Равил Шәрәфиев: «Тизлек яратканга җәяү йөрим» , 5.0 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии