Яшьли өзелгән гомер

Көзен яфраклары алтынсу төскә кергән агачларга карап сокланып туя алмыйм. Әмма бу юлы Буаның Яңа Тинчәле авылына кергәндә алар да моңсурак тоелды миңа, сагыштан саргайганнар, диярсең. Сәлиха апа белән Фәрит абый Гыймадиевлар өенә якынлашканда, үземне шундый күңелсез уйлар биләп алды.

Бирегә килгәндә, көн караңгылана иде инде. Аяк астындагы яфраклар кыштырдавы гына ишетелә, урамда тынлык, эт тә өрми. Югыйсә Гыймадиевлар капка төбе көзге кичтә генә түгел, буранлы кышкы көннәрдә яшьләр тавышы белән гөр килеп торган, техника бер дә өзелмәгән. Ә менә төпчек уллары Ранил үлгәннән бирле биредә тынлык хөкем сөрә, машиналар да сирәк үтә, яшьләрнең матур тавышлары да ишетелми. 21 яшьлек егетнең арадан шулай кинәт китеп баруыннан әле дә хәлгә килә алмый аның якыннары, дуслары. Исән булса, 15 октябрьдә Ранилга 22 яшь тулыр иде. Эх, яшьлекнең иң матур вакыты! Ә син инде караңгы җир куенында.

“МИҢА АВЫЛ ЯКЫНРАК”

Сер түгел, күпчелек яшьләрнең авылда каласы килми. Ә менә Гыймадиевларның төпчек уллары Ранил, киресенчә, авылга тартылган. Казанда радиотехник белгечлеген үзләштереп, шул тармакта үзен бераз сынаган да, әти-әни янына кайтып, авылда эшкә урнашкан.

– Шәһәрдә ни калган?! Фатир өчен түләүләр дә кыйбат. Авыл күңелемә күпкә якынрак. Зур өй, мунча гына да ни тора! Якыннарым биредә. Аннары, мин төпчек бит, әти-әнине карарга тиешмен, дип авылга кайтты, – ди Сәлиха апа.

Язмыш кайчакта рәхимсез кылана. Яшисе килеп яшәгән, эшлисе килеп эшләгән яшьләрне әллә нинди бәхетсез очрак сагалап кына тора. Шул сәбәпле аларның бөтен якыннарын кара кайгыга сала.

Ранил балачактан ата-ананың игелекле тәрбиясен алып, тәүфыйклы булып үскән. Мәктәптә дә алар йөзенә кызыллык китермәгән, яхшы билгеләргә генә укыган. Бөтен бәйрәмнәрдә актив катнашкан, кирәксә җырлап та биргән, биегән дә, сәхнәдә көлдергән дә.

Яңа Тинчәледә, үзләре әйтмешли, ике фазенда бар. Яки биредәге барлык җирне ике фермер бүлеп арендага алган. Авыл халкы, нигездә, шушы ике крестьян-фермер хуҗалыгында (алга таба КФК – авт.) хезмәт итә. Ранил да фермерларның берсендә – Фәргать Сибгатуллов кул астында эшли башлый. Нинди эшкә йөкләсәләр, баш тартмыйча шунда йөгерә, тиз арада башкарып та чыга. Тик матур гына эшләп ятканда 24 август иртәсе барысына да нокта куя.

Техникаларга заправка ясаганда эшләп торган тракторның саламны түкли торган җайланмасы янәшәдә генә булган Ранилны секунд эчендә үзенә бөтереп ала. Шул арада аннан ерак булмаган тракторчыларның берсе тизрәк тракторны сүндерә, икенчесе Ранилны тартып ала. Тик уң ягы белән әлеге җайланмага килеп эләккән егетнең кабыргалары сына, бавыры изелә. Бу вакытта аның сулышы өзелмәгән була әле. Ранилны классташы Фаил Сибгатуллов машинасына салып, шәфкать туташлары Фәния Вәлиева һәм Гөлсинә Җамалетдинова белән бергә тизрәк район больницасына алып китәләр. Буаның Карлы авылында “Ашыгыч ярдәм” каршы ала үзләрен. Әмма бавыры изелеп, бик күп кан югалткан Ранил операция өстәлендә күзләрен мәңгелеккә йома.

Изображение удалено.

“КАЙТЫП КЕРЕР ТӨСЛЕ”

– Ранил соңгы берничә көндә гел өйдә булды, кичләрен чыкмады. Ә менә үләр алдыннан, күңеле сизгәндәй, яшьләр белән капка алдында бик озак утырдылар. Классташлары, дуслары белән яхшы мөнәсәбәттә торды. Фаил Сибгатуллов белән бөтенләй игезәкләр кебек иделәр инде. Бездән яшьләр өзелмәде. Үзен дус күрделәр, хөрмәт иттеләр. Үлгәч, каберенә туктаусыз чәчәкләр дә куйдылар, – ди Сәлиха апа. Ранилны күмү мәшәкатьләрен, чардуган, таш куйдыру һәм башка бөтен чыгымнарны җитәкчесе Фәргать абый Сибгатуллов үз өстенә алган. Авылдашлары да бик булышкан.

Шәфика әбигә Ранил шул көнне иртән “Сметанник” бәлеше алып кайтырга куша. Әмма ашарга насыйп булмый.

– Алай сораганы юк иде балакаемның. Шул көнне иртән эшкә чыгып китәр алдыннан: “Әби, “Сметанник” алып кайта алмассың микән? Шуны бик тә ашыйсым килә”, – диде матур күзләре белән тутырып карап. Менә хәзер дә: “Әбием, алып кайттыңмы? Әйдә, чәй эчик әле бергәләшеп”, – дип әйтер төсле, – ди Шәфика әби. Оныгын бик нык юксынган әбисе аны догадан калдырмый.

Изображение удалено.

“КУЛЫМ ЭШКӘ БАРМАДЫ”

Йорт тирәсендәге бөтен эшне улы белән бергә башкарган, киңәшчесе булган Ранилны югалтуга әти кеше – Фәрит абый да һаман ышана алмый. Ир-ат булгач, гаиләдәгеләргә күз яшен дә күрсәтеп утырасы килми, әмма алар сорап тормый бит: тама гына. Эч пошудан гаҗиз булгач, Фәрит абый дәфтәргә шигырьләр дә төшерә башлаган.

Кендек каны тамган нигезеңне

Әй, авырдыр ул ташлап китүе.

Ләкин ниләр генә эшләп була

Башыңа төшкән ачы язмышны?! – дип язган ул бер биттә.

– Ранил үләргә берничә көн кала бик каты эчем пошты. Үземә урын таба алмадым, бер эшкә дә кулым бармады. Шундый килер дип кем белсен?! Һава торышы да шулай тәэсир итәдер инде, дип юаттым үземне. Ә ул улымны югалтуга булган икән, – ди Фәрит абый.

– Ранил бик тырыш булгангамы, Ходай арабыздан бик тиз алып китте үзен. Бакый дөньяга да изге җаннар, тырышлар кирәктер шул. Нинди генә эш кушсаң да: “Миннән булмый”, – дип әйтми иде. Ә белмәсә, сорый. Ансыз бик уңайсыз, эштәгеләр һәммәсе Ранилны юксына. Олыны – олы, кечене кече итә белде ул. Улым Фаил белән көне-төне бергә булдылар, аерылмас дуслар иделәр. Шул көннән бирле Фаил беркем белән дә аралашмый диярлек, бик боекты. Әмма нишләп тә булмый. Ранил тыныч ятсын, авыр туфрагы җиңел булсын! – ди җитәкчесе Фәргать абый.

Быел җәй буе яңгыр яумый интектерде. Яңа Тинчәледә дә шул ук хәл инде. Ә менә 24 августта Ранилны күмгәндә кыска вакытлы яңгыр явып үткән. Җәй буена беренче тапкыр! Изге кеше каберенә яңгыр тама, диләр бит. Әти-әнисе, җитәкчесе, авылдашлары гына түгел, Ранилның әйбәт, киң күңелле егет икәнен табигать тә хуплап, шуны аңлатуы булгандыр, күрәсең.

Самолет шартлап та, автобус авып та, коточкыч янгыннан да исән калган кешеләр бар. Ранилга исә шулай иртә китәргә язгандыр инде. Иртәгә ни буласын беребез дә белми шул. Юлыбызга калын итеп салам гына җәеп куяр идек тә бит. Эх! Үлемнән алай гына качып котылып булмый. Якыннарына Ходай сабырлыклар бирә күрсен.

Лилия ЙОСЫПОВА.

– Буа – .

Комментарии