Татарстанны да Президентсыз калдырмакчылар

Төньяк Кавказ республика депутатлары һәм сенаторлары Дәүләт Думасына төбәк җитәкчеләрен “Президент” дип атауны тыйган канун өлгесе кертте. Әлеге канун кабул ителсә, һәм Башкортстан Президентлары да төбәк җитәкчеләре генә булып калачак. Белгечләр исә канун өлгесе шул максаттан кертелгән дип саный.

Төньяк Кавказдагы республика җитәкчеләренең зур өлеше болай да «Президент» исеменнән баш тартуын, йә баш тартырга әзер булуын белдереп куйган иде. Әмма аларга бу гына җитми икән – Татарстанның Президентлыктан арынырга теләмәвен күргәч, алар Мәскәүгә Казанны авызлыклау эшендә үз ярдәмен тәкъдим итә.

Сәяси технологияләр үзәге башлыгы урынбасары Алексей Макаркин, әлеге мәсьәлә федераль дәрәҗәгә бары Татарстан аркасында гына чыгарылган дип саный. Аның фикеренчә, Кавказда бернинди әһәмияткә ия түгел, чөнки андагы җитәкчелек ул танылган берәр төркемгә карый. “Ә Татарстанда тәртип башка. Аларның Мәскәү белән үзенчәлекле мөнәсәбәт, шулай ук алар үз дәүләтчелеге белән горурлана һәм моннан тыш, республика да күпмилләтле. Башкортстанда да шундый ук хәл. Шулай итеп, әлеге идея белән чыгучылар проблема тудырды. Аны чыгару кирәкмәс иде”, – ди Макаркин.

Ландыш ХАРРАСОВА

Мөселманнар кимсетелә

Төмән өлкәсе мөфтие Фатыйх хәзрәт Гарифуллин Русиядә мөселманнар кимсетелә дип саный. Ул мөселманнарга православие чиркәвендә намаз укуга рөхсәт бирүне сорап, рус православие чиркәве патриархы Кириллга мөрәҗәгать итте.

Фатыйх хәзрәт Гарифуллин мөселманнарның Русия үсешенә зур өлеш кертүен әйтә. Аерым алганда, ул беренче һәм икенче Бөтендөнья сугышында аларның аеруча да каһарманлык күрсәтүен искә ала. Мисал өчен, Рейхстаг түбәсенә беренче әләмне дә нәкъ мөселман кешесе кадавын әйтә. Киләчәктә дә Ватанны саклаганда нәкъ аларның кирәк булуы ихтималлыгын искәртә ул. Әмма бүген ул Русиядә мөселманнар кимсетелә дигән фикердә. Беренче чиратта, бу гыйбадәт кылу урыннары җитмәү белән бәйле, ди. “Мәскәүдә 800 чиркәү бар, ә патриарх Кирилл тагын 200не төзибез дип әйтте. Димәк, бер мең чиркәү булачак. Ә мәчетләр саны бары биш кенә”, – ди ул.

Фатыйх хәзрәт Мәскәүдә җомга һәм бәйрәмнәр вакытында меңнәрчә мөселманның намазны урамда укуын искә ала. Һәм нәкъ шул күренеш аны патриарх Кириллга хат язарга этәргән. “Әлбәттә, мин каршылыкка очрыйсын белдем. Ләкин мөселманнарга бары каберстанда, бәдрәфтә һәм мунчада гына намаз укырга ярамый. Яһүдиләрнең синагогасында да намаз укыганым бар. Анда төрле очрашулар була, намаз вакыты җиткәч, барып укып киләм. Моны барысы да белә. Әле бит чиркәүләрнең күбесе буш торуы да мәгълүм”, – ди ул.

Фатыйх хәзрәт үзе яшәгән Төмәндә дә чиркәүләрнең күп булуын әйтә. Ул аларның затлылыгын искә алып, аңа шактый акча тотылуын искәртә. “Төмәннән 240 чакрымда урнашкан Тубыл шәһәрендә дә инкыйлабка кадәрге 30 чиркәү бар иде. Аларның һәммәсе дә яңадан төзекләндерелде һәм алтын белән капланды. Анда миллион гына түгел, миллиардларча сум тотылгандыр. Ә Тубыл шәһәре астындагы бердәнбер мәчеткә ничә еллар ярдәм сорыйбыз, бары быел гына ремонт эшләре башланды. Мәчетләр төзү яки урын бирүгә исләре китми”, – ди ул.

Чечня мөфтие Солтан Мирзоев православие чиркәвендә намаз укуны сорау белән килешми. Аның фикеренчә, бу күпчелектәге православларга янау һәм Мәскәү хакимиятен куркыту булып тора. “Ул ислам һәм шәригать тарафыннан да тәнкыйть ителә”, – ди ул.

Ләкин Гарифуллин бу фикернең чарасызлыктан тууын әйтә. “Алайса дөрес юлны ул күрсәтсен. Чечняда, әлбәттә, җиңел, чөнки Мәскәүдән күп акча килә. “Шөкер”, дип кенә әйтәсе. Ә Мәскәү, Себер якларында мәчет төзү проблемасы кискен тора. Менә хәзер 15 ноябрьдә Корбан бәйрәме башлана. Ул вакытта кар явачак. Халык ничек урамда намаз укырга тиеш? Бу куркыту түгел. Чиркәүләрне бирмәсәләр, мәчет өчен бина бирсеннәр”, – ди ул.

Фатыйх хәзрәт мәчет төзү өчен урын бирмәүдән тыш, Русиядә мөселманнарны кимсетүнең башка юллары да кулланыла дип саный. Аерым алганда, ул мәктәпләрдә православие дине нигезләре укытылуын, армиядә, төрмәләрдә “изге су сибү”не атый. Мисал өчен, бу көннәрдә патриарх Кирилл Камчаткада, Сахалинда һәм башка төбәкләрдә чиркәүләргә нигез салып, дини уку йортларын ачып кайтты. “Ул православие динен тарату өлкәсендә зур эшләр эшләп йөрде. Әгәр дә без, мөселманнар, йоклап ятсак, безне таптап бетерәчәкләр”, – ди Төмән мөфтие Фатыйх хәзрәт.

Ландыш ХАРРАСОВА

Русиядә кеше гомере бәясе

Европа һәм Үзәк Азия илләре арасында үлүче иң күп яшьләр Русиядә. Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы 10-29 яшьлекләр арасындагы үлемнәрне беренче тапкыр тикшерде.

Русиядә 100 мең яшь кешенең 15,85% үтерелә. Тикшерүләрдән соң мондый нәтиҗәгә килгән Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бүлеге: “Русия яшьләргә һөҗүмнәр күп булган илләр исемлегендә беренче тора”, – дип игълан итте. Белгечләр бу мәгълүматка үз фикерләрен өстәп, Русиядә дәүләт телевидениесендә көч куллану турында фильмнар һәм тапшыруларның күп булуы да моңа китерүче сәбәпләрнең берсе була ала, дип белдерде.

Тикшерү уздырылган 53 илдә көн саен 40 яшь кеше үтерелә. Бу – Европа елына15 мең чамасы яшь кешене югалта, дигән сүз.

Русиядән соң икенче урында – Албания. Анда 100 мең яшь кешенең 11,2% һәлак була.

Өченче урында Казахстан – 100 мең кешегә 10,66% үлем.

Ничек үтерелү дигәннән, Русиядә үлемнәрнең 40% пычак яки башка очлы әйбер чәнчеп үтерү нәтиҗәсендә була. 20% чамасы – башка бәреп, шулай ук 20% – буып һәм 10% атып үтерелә.

Үз үзләренә кул салган балаларны Русиядә санап баручы рәсми идарә юк. Аларны бу адымга җиткермәс өчен, рухи ярдәм күрсәтүчеләр дә бик аз. Үз-үзләренә кул салган балалар саны белән дә Русия беренчеләр исемлегендә.

БМОның балалар фонды (UNICEF) тикшерүе нәтиҗәләренә караганда, Русиядә яшь кызларның – 45%ы, егетләрнең 27%ы кайчан да булса үз-үзләрен үтерү турында уйланганын белдергән.

Яшьләр арасында көч куллануның артуы Русия милициясен дә борчый. 6 октябрьдә Мәскәүдә Тәртипсезлекләрне булдырмау комиссиясе утырышы үтәчәк. Әмма эчке эшләр хезмәткәрләрен күбрәк үзләренә мөнәсәбәтнең начараюы борчый кебек күренә.

Алсу КОРМАШ

Укучылар тикшереләчәк

Быел Татарстанда югары сыйныф укучылары арасында наркотик куллануга бәйле тикшерүләрне кырысрак уздырачаклар. Әгәр элек тикшерү узачагын алдан хәбәр итсәләр, хәзер табиблар теләсә кайсы сыйныфка кереп, укучыны тест узарга мәҗбүр итә алачак. Моннан тыш, алар яшьләр белән наркотикның зыяны турында сөйләшүләр дә уздырачак.

Татарстанның элекке Президенты Минтимер Шәймиевнең Русиядәге барлык югары уку йортлары һәм мәктәптәге өлкән сыйныф укучылары наркотикка тикшеренү узарга тиеш дигәннән соң, тестлар инде берничә ел уздырыла.

Наркотик тикшеренүләренә каршы булучылар, бу алымның уңай нәтиҗәсенә шикләнә.

– Чынлыкта наркотик кулланучылар саны аз ачыклана. Ә тикшерү уздыру өчен тотыла торган акча бик зур. Шуңа, беренче чиратта, бу чараларны уздыру, чыннан да, мөһимме икән? – дигән иде хокук яклау үзәге җитәкчесе Игорь Шолохов.

Ландыш ХАРРАСОВА

Татарстан башкаласы елгасыз калырга мөмкин

Сулыкларны өйрәнүче белгечләр шаккатыргыч белдерү ясады – быел Татарстанда 7 елга корыган, 20гә якыны саеккан. Казанның үзендә дә халык Казансуга карап шакката. Кайчандыр башкаланы күлдәй җәелеп икегә аерган зур елганың кайбер җиреннән хәзер җәяү дә чыгып була.

30 ел балыкчы тәҗрибәсе булган Наил балык тотарга Казансуның Казан Кремле астындагы ярына йөри. Аның сүзләренчә, су көн дә хәзергечә кими барса, Казансуның исеме генә калырга мөмкин.

“Мондый хәлне беренче күрәм”, – дип борчыла Наил абый.

Аның күршесендә утыручы Сергей, Казансуда балыкны 1960нчы еллардан бирле тота икән. Аның сүзләренчә, элек елга тирән, ә балыгы күп булган.

– Су кимүне корылыкка гына бәйләү – дөрес түгел. Корылык күптән бетте, ә су һаман китә. Ике көн элек кенә нәкъ шушы урында балык тоткан идем. Бүген килүемә су тагын бер метрга төшкән. Минемчә, бу су электростанцияле буаларга бәйле. Барысына кеше сәбәпче. Суны тели икән күтәрә, тели икән төшерә, – дип зарлана ул.

Су байлыклары федераль агентлыгының Татарстан бүлегендә республика елгаларыннан су китүгә чаң кага башладылар. Биредәге белгечләр сүзләренчә, Татарстанның 12 районында 7 елга бөтенләй корыган, 20гә якыны тирән елгадан сайга әверелгән. Елгаларның болай коруы – соңгы 15 елда күзәтелмәгән хәл. 1996, 2002, 2003 елларда корылык сәбәпле республика елгалары саеккан булган булуын, әмма бу хәтле үк түгел.

Гидробиология җәмгыятенең Казан бүлеге рәисе Нәфисә Минһаҗева Казансу елгасы коруының берничә сәбәбен атады.

– Елгаларның коруы, беренче чиратта, җәйнең чамадан тыш эссе килүенә бәйле. Айлар дәвамында яңгыр булмады, суның температурасы нык югары иде. Урыны-урыны белән елгаларда су «чәчәк ата» башлады.

Саегуның тагын бер сәбәбе – көз. Казансу Куйбышев сусаклагычын тутыручы елгаларның берсе. Көзен исә анда су кими һәм бу елгада да чагыла.

Елганың коруына төзелеш эшләре дә гаепле. Билгеле булганча, соңгы ике-өч ел эчендә Казансу төбендәге комны бер урыннан икенче урынга күчерделәр. Шул сәбәпле елганың агымы үзгәрде. Бу исә елгага тискәре йогынты ясый. Язгы ташу вакытында Казансу кире үз хәленә кайтыр дип уйлыйм. Әгәр киләсе җәй дә быелгысы кебек коры була икән, Казансу елгасының киләчәге өметсез, – дип кисәтә ул.

Казансуда гына түгел, Иделдә дә су кимү сәбәпле, Казан елга порты да үз эшенә үзгәрешләр кертергә мәҗбүр. 15 сентябрьдән башлап, ул кайбер рейсларын япты.

Елгаларның коруы Универсиада корылмалары төзелешен дә тоткарлый. Чөнки Казан елга порты янында ярда тупланган юл төзелеше материаллары, Казансуда хәзер йөк көймәләре йөри алмау сәбәпле, төзелеш урыннарына вакытында барып җитә алмый.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Башкортстандагы “бабайлык” фаҗигагә китерде

Уфа янындагы Бекет авылы тирәсендә урнашкан 6795 хәрби бүлектә булган фаҗига бар республика халкын тетрәндерде. Биредә ике солдат һәлак булды һәм берсе каты имгәнде. 15 сентябрьгә каршы төндә үк булган коточкыч хәлне хәрби җитәкчеләр читкә чыгармаска тырышкан. Әлегә кадәр бу вакыйганы тәфсилле аңлатучы юк.

6795 хәрби бүлек Эчке эшләр министрлыгына карый. Анда эчке гаскәрләрнең махсус максатларда кулланылган көчләре хезмәт итә. 15 сентябрьгә каршы төндә биредә сержантлар яшь солдатларга бронежилет кидереп, күнекмәләргә алып чыга. Ни өчендер, хәрби егетләрне машиналар йөри торган юлдан йөгертәләр. Шул чакта юлдан Mitsubishi маркалы җиңел килеп чыга һәм солдатлар төркемен бәрдерә. Иң гаҗәбе шул: белән шушы солдатлар хезмәт иткән хәрби бүлек офицеры Александр Богушевич идарә итә.

Машина астында калган ике солдат – 19 яшьлек Радик Ишдәүләтов белән 20 яшьлек Павел Горин шунда ук һәлак була. Өченче солдат – 20 яшьлек Дмитрий Козлов, каты яраланып, хастаханәгә китерелә.

Хәрби җитәкчеләр юлда булган шушы фаҗига турында гади бер очраклык дип расларга тырышса, нәкъ менә Дмитрий Козлов дөреслекне сөйли. Хастаханәдә яткан башка авырулар әйтүенчә, хәрби бүлектән килгән офицерлар Козловка фаҗига турында “кирәгенчә генә” сөйләргә кушып, каты кисәтеп киткән.

Һәлак булган солдатларның ата-аналары бүген бу хәлләрне ныклап тикшерү һәм гаделлеккә ирешү өчен, адвокатлар яллаган. Адвокатлар фикеренчә, 15 сентябрь фаҗигасендә егетләрне төн уртасында алып чыгып киткән сержантлар гаепле. Алар исерек булган һәм яшь солдатларны Русия армиясендә киң таралган “бабайлык” алымы белән”тәрбияләргә” уйлаган.

Һәлак булган егетләрнең берсе Радик Ишдәүләтовның әнисе Зөлфия ханым да улының үлемендә хәрбиләр гаепле, дип исәпли.

– Без бу хәлләрне ныклап тикшертәчәкбез һәм хәрбиләргә җәза бирелүенә ирешәчәкбез. Башкаларга сабак булсын өчен дә эшлибез моны, – ди Зөлфия Ишдәүләтова.

Аның әйтүенчә, алар ире Наил әфәнде белән өч бала тәрбияләп үстергән. “Радик безнең бердәнбер улыбыз иде. Ике апасының да, безнең дә аның үлеменә әле булса ышанасыбыз килми”, – ди Зөлфия ханым.

Фәнис ФӘТХИ

Комментарии