- 04.10.2010
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2010, №38 (29 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Беркөнне дуслар белән җыелышып, интернетта “Мырлыйк әле” тапшыруын карадык. Эчләр катты көлә-көлә. Яңа тапшыру түгел, “Җырлыйк әле”гә пародия бу. Алып баручы Айдар Фәйзрахманов урынына Раяз Фасыйховны куйганнар. Аның кыландыруын күрсәгез, менә талант кешедә! Берничә ел А.Фәйзрахманов төркемендә эшләве әрәмгә китмәгән. Остазының һәр хәрәкәтенә кадәр отып алган. Тавышын да туры китерә, чуктан-чук, күптән-күп кайнар сәламне кайсы юллаганын тиз генә аңламассың да. “Мырлыйк әле”не интернеттан эзләп табарга мөмкин, теләгән кеше карый ала.
Әйе, чыннан да, пародияне фәкать популяр башкаручыларга яки программаларга гына эшләп була. Ничек кенә тәнкыйтьләсәләр дә, көлсәләр дә “Җырлыйк әле” – “Яңа Гасыр” телеканалының иң югары рейтинглы тапшыруы. Иҗат төркеме аерым шәхесләрнең иҗатын зурлый, халык талантларын таныта.
Җәй башында мамадышлылар белән булган тапшыру һаман да истә. Җырчыларның күбесе бүгенге “йолдызлар”дан күпкә өстен, шул ук вакытта райондагы мәдәни тормыш белән дә таныштырдылар. Кунаклар арасында шушы төбәктән чыккан шагыйрьләр, язучылар, җырчыларны күргәч: “Ә, бу да шул яктан икән”, – дип уйлап куясың. Мәгълүматны тамашачылардан ишетү тапшыруга җанлылык, табигыйлек өсти. Шуңа да ул җиңел карала. 45 минутның үткәнен сизми дә каласын. Ләкин бу элек иде. Игътибар иткән булсагыз “Җырлыйк әле” соңгы вакытта зур үзгәрешләр кичергән. Ләкин уңай яккамы соң?
Элек, хәтерләсәгез, анда бер төбәк кенә катнаша иде. Ә бүген? Ике шәһәрдән килгән ике команданы ярыштыралар. Беркөнне Ижау һәм Мәскәү янындагы Щелковоның “көч сынашкан”ына туры килдем. Күренеп тора: җырчылары әзерлексез, репертуарлары да ташка үлчим. Элек биредә катнашучыларны тыңлап: “Кара әле, халык арасында нинди талантлар бар!” – дип утырсам, бу чыгарылышны азагына кадәр карарга фәкать үзгәрешләрен белү теләге генә тотып торды. Әлеге вариант конкурс рәвешендә уйланылган булса кирәк, тик бернинди дә ярыш дәрте сизелми. Уенчыларның репертуары, башкару осталыгы да югары дип әйтеп булмый. Ярты тапшыру сүз боткасыннан торса да, тамашачылар арасыннан бер авыз сүз әйтүче юк. “Яңа Гасыр”ның күп тапшыруларында танылган Замирә Гәрәеваның алып баручы булып кушылуы тапшыру сыйфатын күтәрмәде. Ул телеканалның эфир вакытын тутыру өчен әзерләнгән башка тапшырулары рәтенә төште. “Җырлыйк әле” икән – җырласыннар! Кемгә ничектер, әмма миңа андагы алып баручыларның сүз боткасы кызык түгел.
Щелково-Щелково, бик матур шәһәр.
Бу шәһәрдә һәрвакытта татарлар яшәр, –
дип үзем дә атна буе такмаклап йөрдем. Үзләре язган җыр булды, күрәсең. Тапшыру ярыш формасында үтсә дә, жюри әгъзалары: “Ике командага да афәрин. Дуслык җиңде”, – диюдән ерак китмәде. Һәм “Җырлыйк әле”не калдырмыйча карап баручы әбием әйтүенчә, атна саен бер үк нәтиҗә, бер үк сүз икән.
Мәртәбәле жюриның бер якка да өстенлек бирмәве аңлашыла, чөнки җиңүчене билгеләгән очракта, бу гамәл оттырган төркем өчен вакыт әрәм итү, чыгымнар тоту гына түгел, ә мәркәзебез Казанга чакыртып мыскыл итү дип кабул ителер иде. Алайса, нигә ярыш дип зурдан кубарга?!
– Элек республикадагы төбәкләргә барып, җырчыларны үзем сайлый идем. Кастинг үткәреп, катнашачак кешеләргә репертуар сайлап, шактый эш башкарыла иде. Тавышка туры китереп җыр сайлау – мөһим мәсьәлә, моңа җитди карарга кирәк, – диде “Җырлыйк әле” редакторы, проекты авторы Нәҗип Бәдретдинов. – Хәзер катнашучылар ерак төбәкләрдән килгәч, болай эшләп булмый. Казанга кадәр килергә мөмкинлеге һәм теләге булучылар катнаша. Гадәттә, бу пенсия яшендәгеләр. Чөнки буш вакытлары бар, эштән сорыйсы юк. Алар Казанда үз хисапларына көн күрергә мәҗбүр. Казанга кадәр килгән икән, тапшыруда катнаштырмау да аларны кыерсыту булыр иде. Хәзер җыр саны да 11дән 6га гына калды.
Дөрестән дә, без Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребезне хөрмәт итәргә, зурларга тиеш. Тик аларны ярыштыру нигә кирәк икән?! Киресенчә, чит төбәкләрдән килгән һәр төркемгә мамадышлылар үрнәгендә аерым тапшыру багышлау бик дөрес булыр иде. Ул очракта без аларның тормышы, иҗатлары, танылган шәхесләре һәм үзләре белән дә тулырак таныша алыр идек.
“Җырлыйк әле”нең бу форматы халык саның исәпкә алу кампаниясе уңаеннан әзерләнгән, диделәр. Димәк, аның төп максаты – милли горурлык хисе уяту булырга тиеш. Тик, кызганыч, әлеге чыгарылышларны карагач, горурлык хисе түгел, жәлләү, оялу хисләре өстенлек ала.
Быел “Җырлыйк әле”гә 10 ел тула икән. Тапшыруның иҗат төркемен юбилей белән котлыйбыз, алга таба уңай үзгәрешләр кызыклы очрашулар көтеп калабыз.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Җырның ертыгы бар
Коммунистлар тыйган «Туган тел”, Туган ил”, “Жомга”лар арасында”Уракчы кыз» ның да булуына сәерсендем (“Шәһри Казан» газетасында язылган “Гөнаhлы» җырлар исемлегендә күрдем). Ә бүген исә рөхсәт дип, теләсә нәрсә «җырулыйлар». Җырлыйлар дияргә телем әйләнми. Чөнки моның белән телебезне бозып кына калмыйлар, аны мәсхәрәлиләр! Миндә ертык җырга мисаллар җитәрлек.
“Синең исмең” дип, хәрефләр экономиялибез. Юк хәлне бар итеп: “Гомерләр сулардай сыман ага икән» дип моңаябыз. Һәм “кәккүк оя корган” дип, могҗиза чыгарабыз. Югыйсә кеше ышанмаслыкны чын булса да сөйләмә дибез үзебез…
“Атнакичкә ни булган, атнакичтә ай тулган…” дип җырулый З.Шәрифуллина. Югыйсә халкыбыз: “Атнакичкә ни булган, җомга көнне ай туган…» дип җырлый. Ә җырчыбыз җомга туган атнакичнең ни җитешсезлеге бар кебегрәк фикер сала, икенчедән, бер җөмләдә ике бер үк сүз – тавтология!…
Телебезне мәсхәрәләү «пәрәвез”гә дә күчеп бара… Җырлар, җырчылар исемнәрен төрлечә бозып язуны кем төзәтер?
Мәсәлән “vkontakte”да Резидә Шәрәфиеваны 17гә төрләндергәннәр: Резида, Ризеда, Резеда… Шунда ук аның “Бер тоттырып карадың” җыры “балкый”… Җырның безнеңчә “бер тутырып карадың” дигән исемен кемдер аңламаганмы, әллә юри мыскыл иткәнме.
Компьютерда утыручылар интернеттагы җырларыбызны барлап, исемнәрен дөресләп куя алса, бу “җан авазым”а җавап, милләтебезгә изге хезмәт булыр иде.
Мин җырларыбызга мөкиббән кеше. Шактыен беләм. Сүзләрен бозуга бик борчылам. Телебезгә терәк җыр гына калды. Ул бозу-ялгышлар аерым табын-мәҗлестә түгел, эфирга чыга бит. Телебезне хәтта Татарстан радиосы да боза: көн саен яңгырый торган “урны белән”, “Татарстан буенча”, “юеш кар” кебек сүз кәлҗемәләре бихисап.
Әле бер көн эфирда бер тел профессорыбызны тоткан идем: “Без русча уйлыйбыз бит…” дип шаккатырды…
Анурбик бабай.
Яр Чаллы шәһәре.
Җыр сәнгате – халыкныкы ул
“Халкыбыз җырларын башкаруда проблема юк, ә төп мәсьәлә аны пропагандалауда. Татар халык җырларын пропагандалауда очкын да юк, көл генә бар. Очкынын су сибеп сүндерделәр”.
Бу җөмләләр көндәлек татар матбугатыннан алынды. Алар уйландырырлык. Әйе, җыр сәнгате турында 12-15 еллар бәхәс бара, зарланулы язмалар, тәнкыйть басылып килә. Бәхәс яшьләр белән өлкәннәр арасында.
Әйе, без, өлкәннәр, милли җыр сәнгатен бер гасыр буенча берәмтекләп җыйдык, иҗат иттек. Кайгы килсә дә, шатлык булса да аларны җырладык. Авыр елларны да җырлап кичтек. Бер гасыр буена җыр сәнгатен җимерүче дә, ватучы да булмады. Аларны күренекле композиторлар иҗат итте, атаклы җырчылар җырлап, халыкка җиткерде. Бер гасыр буена җыр мирасыбызга моңлы җырлар гына тупланды. Безнең буын классик музыканы да, романсларны да тыңларга ярата. Татар моңы ул бер халыкта да юк.
Җыр сәнгате ул – халыкның рухи байлыгы. Аны Африкага, Европага карап, ватарга-җимерергә берәүнең дә хокукы юк. Безгә нигә башка халыкка иярергә?
Менә шушы елларда эстрадага килеп кергән 500ләп яшь җырчы җыр сәнгатен уңга-сулга ботарлый башлады. Алар белән бергә “моңсыз” композиторлар да туды. 700-800ләп кеше җыр сәнгатенә “яңалык” кертә. Ул бары акчалы кәсепкә әйләнде.
Эстрадага килгән яшь җырчылар: “Тамашачы бүген халык җырларын тыңламый”, – дип кенә җибәрә. Соңгы 10-12 елда кайсы концерт коллективы татар халык көйләреннән генә төзелгән программа белән тамашачыга концерт күрсәткәне бар? Юк. Безгә көйсез, моңсыз, мәгънәсез программадан төзелгән концертлар кирәкми. Әйе, аларның үз тамашачысы бар, тик җыр сәнгатеннән ерак торучылар. Алар барысын да кабул итә.
Үткән кыш татар ветераннарының “Мәңге яшисе килә” клубының үзешчән җырчылар төркеме казанлылар өчен ике зур хәйрия концерты биргән иде. Тамашачылар җырчыларны озакка сузылган кул чабулар белән алкышларга күмде. Кайбер чыгышларны кат-кат сорадылар.
Быелгы Өлкәннәр көненә клубның җырчылар һәм биючеләр төркеме Казанның татар ветераннары өчен зур концерт программасы әзерли. Концерт бригадасын зур ансамбльгә тиңләргә була. Клуб эшли башлаганнан бирле, казанлылар өчен 30дан артык хәйрия концерты бирдек. Мондый ветеран коллективлары булуга шатланырга кирәк, чөнки алар җыр сәнгате мирасын саклаучылар. Алар дәү әниләр буларак гаиләдә дә оныкларына милләтебезнең моңлы җырларын сеңдерергә үз өлешен кертә.
Җыр турында Георгий Ибушев болай дигән иде: “Җыр – халыкларны халык иткән, аларны берләштергән һәрберсенең үзенә генә хас төсмере ул. Җыр – берни белән чагыштырып булмаслык, Ходай кешеләргә бәһасез җан авазы итеп иңдергән моң ул”. Хак сүзләр. Уйланып әйтелгән сүзләр.
Георгийны татарның сандугачы дип тә атасак, дөрес булыр. Әле шушы елларда аны яшь җырчылар кимсетергә маташты. Янәсе, “син заманча җырламыйсың”. Егылып үләрсең. Аны бөек җырчыбыз Фәхри Насретдинов белән тиңләргә була.
Аннан хәзер байтак җырчылар сәхнәгә экран куеп, үз тормышы белән мактана. Фатирындагы җиһазлары, нинди машинада җилдерүләре, һава шарына утырып очканнарын – барысын да күрсәтергә тырыша. Кирәкме соң бу? Син бит тамашачы алдында җырларга килгәнсең. Бөек җырчылар шулай кыланганмы? Мактануның чамасын белергә кирәк.
Иртә белән “Хәерле иртә” тапшыруын карый башлыйсың, ниндидер клип куялар да кәеф төшеп китә һәм ул “Хәерсез иртә”гә әйләнә. Алар шулхәтле мәгънәсез, эчтәлексез, әхлаксыз, зәвыксыз. Җырчылар ул клипларны үз белдеге белән төшергән. Кайсы йоклый торган урынында, кайсы диңгез буенда, кайсы дөягә, кайсы ишәккә атланган да җырлый. Анда нинди генә сюжет юк, чәч үрә торырлык. Яшь буынны, урта буынны сәнгатьтән ераклаштыралар. Ник шунда бер дәрәҗәле җырчы җырласын!
Телевидениедә милли җанлы җырчылар юк диярлек. Яшьләр белән тутырдылар. Янәсе, алар халык исен китәрерлек тапшырулар эшләячәк. Ә бит, бер караганда, анда тәҗрибәле белгечләрнең эшләве мөһим.
Кайда соң безнең музыка белгечләребез? Хәзерге җыр сәнгате беркемгә дә кирәк түгел микәнни?!
Соңгы елларда Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль олы юлга чыкты, Илһам Шакиров исемендәге бәйге дә үткәрелә. Бу уңай күренеш. “Җырлыйк әле” тапшыруында җыр сөючеләр бик ошый. Әмма алар гына бер көнлек җырлар дулкынына каршы тора алыр микән?
Ун еллап бу турыда язабыз. Файдасы юк. Бу хәлләр өчен җаваплы кешеләр бар бит! Нигә алар дәшми? Татарның җыр сәнгатен җимереп бетерербез микәнни?
Рафаэль САЛЬМУШЕВ
Комментарии