Казанмы, бәдрәфме?

Казанмы, бәдрәфме?

Башкаланың Казан-су елгасы ярына салынган ЗАГСын бездә бик оригиналь бина буларак беләләр. Төбенә учак ягылган казан рәвешенә охшатып салганнар иде аны. Әмма кайберәүләргә бу бина бөтенләй башка нәрсәне хәтерләтә икән. «Instagram»да шактый популяр бер блогер, мәсәлән, аны йомыш үти торган чүлмәккәме, унитазгамы охшаткан. Рәвешен китереп фотога төшкәндә, ярый чалбарын салмаган әле.

Бу уңайдан халык фикере ике төрле – берәүләр егетне прокуратура тикшерергә тиеш дисә, икенчеләре бу рәсемне көлкеле дип тапкан. Бу фото белән ни әйтәсе килгәндер? «Утырып … мин бу Казанга!» диюе булды микән?

Комментарии