«Кругом» иҗат кешесе

«Кругом» иҗат кешесе

Даими авторыбыз Нурислам ага Галиевне телефоннан «тотам» димә. Өендә утырмый ул, бүген фермаларга чыгып киткән булса, иртәгә басу-кырларга юл тота. Шуңа күрә аның редакциябезгә килүе – үзе бер бәйрәм. Кукмара яңалыклары белән уртаклаша, үзе төшергән фотоларын күрсәтә, шигырьләрен укый, истәлекләрен яңарта – чып-чын иҗат кичәсе инде менә.

Нурислам ага, үзе әйтмешли, «кругом» иҗат кешесе. 1938нче елда Казанның Киров районында туган ул. Озакламый әтисенең туган ягы Кукмара районына күчеп кайтканнар. Мәктәптә укыганда ук рәсем дәресен үз иткән Нурислам ага. Ә 1961нче елда читтән торып Мәскәүдәге сәнгать-графика университетына укырга кергән. Аны тәмамлаганнан бирле төрле җирләрдә рәссам-бизәүче, декоратор булып эшләгән. Табигать күренешләре сурәтләнгән картиналары күпләрнең өй диварларын бизәп тора.

Газетабызны чыга башлаганнан бирле алдыра инде Нурислам ага, үзе дә даими рәвештә язып тора. «Яшьлек хатирәләрен, үткән тормышны искә алып утырам да үзеннән үзе бәреп чыга, язасы килә башлый», – ди авторыбыз. Тормыштан алып, үткән заман белән хәзергене чагыштырып яза шул ул.

Нурислам ага әйтүенчә, матурлыкны күрә белү, язу сәләте әнисеннән күчкән. Бик матур итеп бәетләр яза, үз фантазиясен кушып, кешедә булмаганча чигү чигә торган иде әни, дип искә ала ул. Әле Нурислам ага фотога төшерү белән дә мавыга. Үзе барып күргән кәҗә фермасын, ашлык басуларын төшереп алып килгән иде. Рәссам күзе вак кына детальләргә дә игътибар итә, матурлыкны шундук тотып ала шул инде – Нурислам ага төшергән сурәтләргә карагач башка шундый уй килә.

Җәмәгате Рәшидә апа белән ике ул, ике кыз үстергән алар. Рәсем ясау сәләте ике улларына да күчкән – хәзер икесе дә дизайнер. «Дүрт балам, тугыз оныгым бар – миннән дә бай кеше юк. Теләгән эшем белән шөгыльләндем, иҗат иттем, Ходай барысын да биргән», – ди авторыбыз һәм: «Бер-беребезне ташламыйк, гел шулай элемтәдә торыйк», – дип өстәп куя. Сезнең сүзләргә без дә кушылабыз, Нурислам ага! Бергә булыйк, без бергә булганда гына көчле!

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии