- 04.07.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №27 (5 июль)
- Рубрика: Архив
Татарстан түрәләре «Дәүләт телләре турында»гы канунга үзгәрешләр кертүдә соңга калды. Эшмәкәрләрне штрафлар белән буар алдыннан дәүләт оешмалары, беренче чиратта, үзләре татар теленә мөнәсәбәтне яхшыртып, уңай үрнәк күрсәтергә тиеш.
Татарстан Дәүләт шурасында телләр турындагы канунга үзгәрешләр кертергә җыеналар. Аның нигезендә эшмәкәрләр, оешмалар үз элмә такталарындагы язмаларны ике дәүләт телендә дә язарга тиеш була. Юк икән, штраф салыначак. Аның күләме: 500-1000 сум.
Бер уйлаганда, бу инде күптән гадәти күренеш булырга тиеш, һәм ул «Дәүләт телләре турында»гы канунга мантыйк ягыннан туры килә. Штраф күләме дә артык өркетми кебек. Мәсәлән, Башкортстанда мондый принцип белән инде күптән эш итәләр. Уфадагы икетеллелеккә берсе дә аптырамый да, бу беркемнең ачуын да китерми.
Чуашларның Пĕртанлăх (Тигез хокук) оешмасы мәгълүматларына караганда, Чуашстан башкаласы Чабаксарда элмә такталарның 14 проценты ике дәүләт телендә язылган. Татарстан бу очракта артта сөйрәлүчеләр рәтендә булып чыга. Республиканың этносоцилоглары уздырган тикшерү нәтиҗәләренә караганда, Татарстандагы элмә такталарның бары тик 5 проценты гына ике дәүләт телендә язылган.
Хикмәт нәрсәдә соң? Татарстанда штраф нормаларын кертү вакыты инде күптән җиткән. «Дәүләт телләре турында»гы канун 1992нче елда кабул ителде, ә аның өчен җаваплылык турында сүз бары чирек гасырдан соң гына кузгатылды. Түрәләр хәзер бу мәсьәләнең нәкъ вакыты дип уйлый, күрәсең. Ә аның тискәре якларын уйлаучы бармы икән?
Русиядә икътисади кризис, ваклап сату күләме кими, ә эшмәкәрләргә салынган штрафлар арта бара. Төрле тикшерүләр, салым инспекцияләре эшмәкәрләр белән һәр тиен өчен көрәшә, салымны сыгып бетерергә тырыша. 1нче июльдән Русиядә тагын бер яңалык – эшмәкәрсең икән, онлайн кассалар белән эш ит. Моның өчен бизнес алып баручы кеше кимендә 20 мең сумын чыгарып салырга тиеш. Ә моның чыгымнары чынында 40 меңләп сумга төшә. Моңа әле икетелле элмә такталар эшләтү чыгымнары да өстәләчәк. Канунга үзгәрешләр кертү, нәкъ менә сату-сәүдә объектларына кагыла, ә бу тармакта, гадәттә, кече бизнес эшли. Элмә такталардагы мәгълүматны татар телендә дә язу – өстәмә чыгым. «Хөрмәтле эшмәкәр, тагын 20 мең сум түлә!» дигәнне аңлата. Бу – зур булмаган элмә тактаны эшләтүнең минималь бәясе. Моннан тыш элмә тактаны шәһәрнең архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә килештерергә кирәк. Эшмәкәрләр озын-озак эш итәргә өйрәнгән, бюрократия сазлыгына баткан түрәләргә туры мөрәҗәгать итмичә, арадашчы ширкәтләрнең хезмәтеннән куллана. Бу очракта да өстәмә хезмәтләр өчен кимендә 8-10 мең сум түләргә туры киләчәк.
Канунга үзгәрешләр кертү кече һәм эре бизнесны тигез булмаган шартларга китереп куя. Ритейлерлар өчен бу канун бар ни, юк ни. Аларга ул кагылмаячак, чөнки аларның атамалары, бренд буларак, тәрҗемә ителми. Банк, универсам, кафе сүзләре дә ничек бар, шулай ук калачак. Ә менә «Продукты 24», «Цветы», «Парикмахерская», «Обувь. Ремонт» дигәннәр барысы да татарчага тәрҗемә ителергә, яки штраф түләнергә тиеш булачак. Зур сәүдә оешмаларын алганда да, элмә такталарын тәрҗемә итү кирәк булса, алар аның белән вакланып тормаячак. Берничә метрлы элмә тактаны яңадан ярты миллион сумга эшләткәнче, алар 1000 сумлык штраф түләп котылачак. Арзангарак төшәчәк.
Нәтиҗәдә, бу канун эшләп киткән очракта да, кече бизнес даирәсендә тискәре хисләр уятачак. Яңа кибетләр ачыла икән, алар тәрҗемә ителми торган, ниндидер универсаль атамаларга тукталачак. Эшмәкәрләр өчен штраф җәзалары нәтиҗәсендә республикадагы икетеллелек принциплары шик астында калачак, кешеләрдә ачу кабарачак, тагын татар телен көчләп тагалар дигән тәнкыйтьне көт тә тор.
Нишләргә? Бу очракта бәрдем-суктым эш итү дөрес түгел. Башта уңай мисалларны күрсәтеп, икетеллелекне кулланып уңышлы эшләүчеләрне аерып мактарга, аларның эшчәнлеген хупларга, кирәк икән, бүләкләргә, башкаларга уңай стимул дип аңлатып, халыкта иҗтимагый фикер тудырырга кирәк. Эшне элмә такталардан түгел, ә фасадтагы язмалардан, мәгълүмат такталарыннан башларга кирәк. Аларны эшләтү чыгымнары азрак һәм аларны ясату бюрократик килештерүләр таләп итми. Моннан тыш, нәкъ менә фасад такталары тел ландшафтының күпчелеген тәшкил итә дә. Канун кертелә икән, аның механизмын шушы тармакта сынап карарга кирәк. Аннары гына элмә такталарга күчү дөресрәк булыр иде.
Чикләүләр кертү эше дә Казанның тарихи үзәгеннән башлансын иде, акрынлап канунны куллану географиясен башка районнарга да киңәйтергә кирәк булачак. Ел дәвамында икетелле элмә такталарны эшләтү өчен максатчан субсидияләр куллану мөмкинлеген тудырырга кирәк. Сүз уңаеннан, икетеллелек принцибы шәһәрдәге тышкы реклама такталарына да кагыла. Аларга штраф салып канунны сынау дөрес булыр иде. Алар бит адым саен очрый.
Әмма иң мөһим фикерем – хөрмәтле түрәләр, үзегездән башлагыз, үрнәк күрсәтегез! Дәүләт, муниципаль, бюджет оешмалары, сәламәтлек саклау һәм спорт биналарын карагыз, аларның күпчелегендә фасад язулары бер телдә генә язылган. Җәмәгатьчелекнең «Татарчасы кайда?» дигән мөрәҗәгатьләре уңай нәтиҗәгә китермәде. Бу очракта бары тик Татарстан Дәүләт Шурасы гына «Дәүләт телләре турында»гы канунны тулысынча үти булып чыга.
Республика, шәһәр күләмендә оештырылган рәсми чараларда татар теленең никадәр читкә этәрелү күренеше дә гаҗәпләндерә. Бюджет акчасына уздырылган чараларда ник бер татарча язу булсын! Логотип, баннер, плакатлар, реклама такталары, рәсми мәгълүмат – барысы да русча. Чыгышлар ясала икән, татарча сәламнән башка ары кителми, анысы да кайчак истән чыга. Татар теле булырга мөмкин, әмма ул кечкенә кушымта ролен уйный. Татарстанда, аеруча Казанда инглиз теле татар теленнән өстен булып күренә, ул безнең татар телен кысрыклап чыгара дигән хис туа.
Татарстанның тел сәясәтендә гади бер принцип өстенлек итәргә тиеш: республикада бюджет акчасына эшләнгән, уздырылган нинди генә чара яки продукция булмасын, ул ике дәүләт телендә дә башкарылсын. Икетеллелек вазгыятен эшмәкәрләргә штрафлар салып түгел, ә дәүләт оешмаларының телләргә бертигез карашы үрнәгендә генә уңай якка үзгәртеп була.
Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ,
Казан, «Ауропалы Татарстан» блогы
Думада Русия ватандашлыгы алу өчен ант тексты сайланды
Русия Дәүләт Думасы депутатлары чит ил кешеләре Русия ватандашлыгы алганда әйтелергә тиеш антның текстын сайлап алды.
Русия ватандашлыгы алырга теләүчеләр түбәндәге сүзләрне кабатларга тиеш: «Мин, (исеме, фамилиясе, атасының исеме), үз ихтыярым белән һәм аңлы рәвештә, Русия Федерациясе ватандашлыгы кабул иткәндә тантаналы ант бирәм:
– Русия Федерациясе Конституциясен һәм кануннарын үтәргә, аның ватандашларының хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә;
– Русия Федерациясе ватандашы бурычларын дәүләт һәм җәмгыять бәхете өчен намус белән үтәргә;
– Русия Федерациясенең күп милләтле халкының тарихын, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга».
Текстның авторы – дәүләт төзелеше комитеты башлыгы Павел Крашенников. Ант текстының үз вариантларын депутатлар Владимир Жириновский һәм Ирина Яровая да тәкъдим иткән булган.
Ватандашлык алырга җыенучылардан ант бирдерү тәртибе кертергә Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим итте. Ул шулай ук антны бозучылар өчен «юридик чаралар» кертү турында да әйтте.
Трамп Европага газ җибәрүне арттырып, Русия йогынтысын киметергә җыена
АКШ президенты Дональд Трамп Америкадагы сыекландырган табигый газ тупланмаларын сәяси корал буларак кулланырга җыена. Моның белән Трамп Европа илләренең Русиягә бәйлелеген киметергә тели.
АКШ Европага сыекландырылган газ сатуны гадиләштерергә җыена. Reuters хәбәренчә, Трамп бу хакта Варшавада 6нчы июльдә «Өч диңгез» саммитында Зур егермелек очрашуы алдыннан белдерергә ниятли.
«Өч диңгез» төркеме Әдрән диңгез, Балтыйк һәм Кара диңгезләр арасында урнашкан 12 европа иленнән тора. Алар арасында Польша, Австрия, Маҗарстан, Латвия һәм Эстония дә бар. Саммитның төп темасы – Европада Русия проектларына «энергетик альтернатива» булдыру.
НАТО вәкиле Джеймс Джонс Американың сыекландырылган газны Европага җибәрүне арттыруы төбәктә Русиянең йогынтысын киметер, дип саный. Аның сүзләренчә, Русия энергияне «корал яки басым чарасы» буларак куллана. Трампның әлеге башлангычын Республикан фиркасе вәкилләре дә хуплый.
Европа берлеге табигый газның өчтән бер өлешен Русиядән ала. Кайбер илләрдә Русия газы гомум күләмнең 75 процентына кадәр җитә.
«Болгар ислам академиясе – татар проекты түгел»
Бу көздә ачылачак Болгар академиясендә Русия мөселман мәгарифе шурасы утырышы үтте. Болгар ислам академиясе тирәсендә вазгыять ара-тирә шактый куерып ала. Ректор кем булачак, анда кемнәр укыячак, кемнәр укытачак кебек сораулар җәмәгатьчелектә күтәрелеп килә. Купшылык һәм технологияләр белән шыплап тутырылган бу бинада нинди академия булачак соң? «Азатлык»ка Русия ислам университеты ректоры, Русия ислам мәгарифе шурасы рәисе Рәфыйк Мөхәммәтшин кыскача аңлатма бирде.
– Болгар академиясе бөтенләй яңа типтагы уку йорты булачак. Без биредә магистр һәм докторларны әзерләргә җыенабыз. Уфада, Казанда яки башка шәһәрләрдәге ислам университетларында бакалавр тәмамлаганнар бирегә килеп, магистр һәм доктор була алалар. Аны ислам югары белем бирү системасының тагын да югары дәрәҗәсе дип әйтер идем.
– Академиянең концепциясе һаман да киң җәмәгатьчелеккә күрсәтелми бит. Шуңа күрә күп төрле сүзләр йөри.
– Болгар академиясе турында сүз барганда, ул – федераль проект. Аны Русия Президенты хуплады, шуңа күрә дә инде ул татар проекты түгел. Моны да белергә кирәк. Ул Татарстанда булса да, без Русиянең төрле төбәкләреннән яшьләрне укытырга тиешбез. Безнең Русиядә традицион ислам дине хәнәфи һәм шәфигый мәзһәбләрендә булган. Шуңа күрә дә, Болгар академиясендә татарларны гына укытыйк, башкалар килмәгез, дип, без әйтә алмыйбыз. Федераль проект буларак, без аны тормышка ашырырга тиешбез. Аны татарларны саклап калучы бер проект дип карау дөрес булмас иде. Әмма, һичшиксез, Хәнәфи мәзһәбе – дин өлкәсендә генә түгел, гореф-гадәтләребезне гасырлар буе саклап килгән мәзһәб. Безнең Хәнәфи мәзһәбе традицияләре дию ул – татар телен, гадәтләребезне саклау дигән сүз. Болгар академиясе моңа да хезмәт итәчәк.
– Татар халкының илаһият галимнәре өйрәнеләчәкме?
– Барысы да өйрәнеләчәк. Диссертацияләрнең темалары татарларда, Русия мөселманнарында менә шушы илаһият гыйлемен өйрәнүгә багышланган булачак. Мәрҗани дә, Курсави, Утыз-Имәни һәм башкаларның мираслары бөтенесе дә өйрәнеләчәк. Моңа шикләнергә кирәкми. Биредә инде ни өчен татар теле кафедрасы юк, дигән сүз дә яңгырый. Мин тагын бер кабатлап әйтәм, сүз магистр һәм докторлык диссертацияләре турында бара. Һәм шуңа күрә Болгар академиясенә укырга килгән яшьләрнең татар теле инде булырга тиеш.
Монда мин доктор булам дигән кешене, әлиф, дип, би, дип, таяк сузып, тактага язып өйрәтү дөрес түгел. Шуңа күрә татар теле ул мәдрәсәләрдә, Русия ислам институтында (мәсәлән без РИУда татар теле кафедрасы ачтык) өйрәнелергә тиеш. Биредә татарча, борынгы чыганакларны укый ала торган яшьләрне җыярга тиешбез. Шуңа күрә, әйдәгез, менә Болгар академиясендә татар теле кафедрасы ачыйк, дигән сүзләр академиянең концептуаль нигезләрен бераз боза. Татар телен юкка чыгару түгел, ә киресенчә, аны магистр, докторлык дәрәҗәсендә куллану турында сүз бара.
Рәфис ҖӘМДИХАН

Комментарии