УНИВЕРСИАДА – ҖӘЯҮЛЕЛӘР «БӘЙРӘМЕ»!

УНИВЕРСИАДА – ҖӘЯҮЛЕЛӘР «БӘЙРӘМЕ»!

якынлашкан саен, Аллага ышанычым да көннән-көн арта. Көн саен иртән, машинаны кабызганда, «бисмилламны» берничә кат әйтмичә кузгалып китәргә дә куркам. Өйдән эшкә кадәр барып җитәргә Алла ярдәме бик кирәк, шунсыз булмый. Тәк, машинаның номерлары пычрак түгел, шулай да киткәнче тагын бер кат сөртеп куярга кирәк. Көзгеләр урынында, аптечкам артта ук күренеп тора, «ближний» утларны яндырдым, куркынычсызлык каешын эләктердем, тыштан машинаның кырылган, ватылган, янчелгән урыннары юк бугай, документлар сумкада… Аллага тапшырдык!
КИМЕТӘЛӘР БЕРӘМ-БЕРӘМ…
Поворотникларны яндырып кына, бөтен җәяүлеләргә юл биреп, ишегалдымнан чыгам. Шулай итми ярамый, чөнки безнең йорт кырыенда гына Универсиада объекты булганга, бу тирәдә сырлы таяклар галәмәт күп. Таяклары гына түгел, металл эзләүче җайланмалары да, көн саен берничә кат, йортыбыз тирәсен әйләнеп чыгалар. Өйрәтелгән этләр дә гел иснәнеп кенә йөри. Зонада яшиммени!
Төп юлга чыгып җиткәнче, 3 инспектор мине бик җентекләп күздән кичереп, артымнан озатып кала. Боларын уздым дип җиңел суларга да өлгермим, алдымдагы машинаның артык әкрен баруына игътибар итәм. 200 метр саен ЮХИДИ инспекторлары өере белән торганда, тиз барып булмый ич инде. Сәгатенә 20 чакрым тизлек белән, метер-метер, тегенең артыннан иярәм, узып булмый. Ак сызыкны кисеп узсаң, Себер китәрсең! Соң нишләп 20 белән барырга инде, 40 дигән билге тора бит, дип каһәрлим алдымдагы «ташбака»ны. Артымнан акрынлап машиналар җыела бара. Алдымдагы машинаны шул арада туктаталар. Әкрен йөреп, юлда фаҗигагә сәбәп тудырма диләр ахры.
Юлым дәвам итә. Алдымда бөке! «Татар радиосы»ннан тыңлап барам: бу бөкенең озынлыгы 4 чакрым икән. Шул арада алдымдагы «14ле», автобус юлына чыгып, 15 метр китәргә, ә мин аңа «вәт аңгыра» дип әйтеп бетерергә дә өлгермим, әллә каян гына килеп чыккан таяк, тегене юл читенә чыгара. Эләкте бу! 1500 сумга эләкте!
Алдымнан барган кызыл «10лы»ның арткы бамперы салдырылган… Ярый әле арты алдан күренми, мин әйтәм, туктатмый калмаслар иде. Югыйсә, аз гына янчелгән машиналарны да Казанга кертмиләр бит хәзер. Узган чаттагы инспекторлар «10лы»ның шушы гаебен күреп хәбәр иткәнме, аны да чираттагы постта юл читенә чакырып алдылар. Интернеттагы бер язмадан күргән идем, андый машиналарны, техник төзеклегендә шик бар дигән булып, туп-туры штраф-стоянкага озаталар икән. «Спорт чаралары узгач та штраф-стоянкадан килеп алырсың», – дигән туктаткан инспектор бер танышыма. Әйтәм аны безнең ишегалдында, юлга чыгарга куркып, менә инде атнадан артык берничә кузгалмый да басып тора. Ишегалдында торса, күпме акча янга кала дигән сүз!
Шушы көннәрдә генә, иптәш кызны туктатып, машинасын юарга киңәш иткәннәр икән. Әгәр юмаса, бер-бер сәбәбе барыбер табылып, ахыр чиктә штраф-стоянкага китәчәген дә аңлатырга онытмаганнар.
КЕМГӘ ЯХШЫ, КЕМГӘ НАЧАР!
Юл буендагы заправкага кереп чыгарга ниятләп, кисәк кенә уңга борылам һәм алдымда… әллә каян гына килеп чыгып, сырлы таяк болгана. Фамилиясен дә, хәрби дәрәҗәсен дә тыңлап тормый гына документларны барлыйм. Автобус юлына чыкканмын икән.
– Соң мин аны очып үтә алмыйм бит инде, заправкага кереп барам, – дим тегенең күзләренә тутырып карап.
– Алайса нишләп алдан ук поворотникларны яндырмадыгыз? – ди бу.
– Әйе, гаеплемен, онытканмын.
Инспектор миңа юл йөрү кагыйдәләрен аңлата башлый. Документларымны кулында әйләндереп, исемем һәм әтиемнең исеме белән генә мөрәҗәгать итә. Озак аңлата.
– Сез безнең як кешесенә охшамаган, матур сөйләшәсез, кайдан соң үзегез? – дим, букадәр итагатьлелеккә шаккатып.
– Владимир шәһәреннән. Моннан анда кадәр 700 чакрымнан артык. Сезнең шәһәр бигрәк матур, монда гына яшисе килә башлый… Аннары сезнең шәһәрдә руль артында кызлар бик күп йөри икән, бу мине генә түгел, күпләрне гаҗәпләндерде.
– Егетләргә генә таянып утыра торган заман түгел, шуңа шулайдыр. Безнең шәһәр матур гына түгел, кешеләре дә әйбәт, калыгыз, безгә сезнең кебек яхшы инспекторлар кирәк.
– Бөтен кешегә дә яхшы булып бетеп булмый инде, начар да булырга туры килә.
– Күпмегә командировать иттеләр соң?
– Универсиада беткәч тә… 22нче июльдә китәбез.
– Кайда тукталдыгыз?
– Ниндидер медицина уку йортының кызлар тулай торагына. Яшәвебез зарланырлык түгел.
Сөйләшә торгач штраф та онытылды. Ул, хәерле юллар теләп, мине озатып калды. Бу инспектор яныннан киткәч, озак вакыт үземне сүгеп йөрдем. Ник шунда машинама бер сувенир да алып куймаганмын, ник ичмасам, исем-фамилиясен истә калдырмаганмын. Эзләп табып бер сувенир бирер идем!
Хәер, социаль челтәрдәге мәгълүматларга караганда, әнә шул читтән килгән инспекторлар, бездәге йөртүчеләргә бик рәхимсез кыланып, штрафларны артыгы белән яза икән. «Бернинди шәфкать юк аларда», дип язган «вконтакте»дагы берәү.
Икенче берәүләр читтән килгән инспекторлардан котылу өчен, гул татарча сөйләшергә тәкъдим итә. «Русча аңламаган» йөртүчеләр белән баш катырып тормый ди алар.
«Русский и татарский равны, русский я не знать », дип сөйли башладым, башымны җүләргә салдым да, мине җибәрделәр», дип язып куйган берәү.
КУНАККА ДА ЗАКОН ШУЛ
Эшкә юлымны дәвам итәм. Болак буйлап барганда, автобус полосасыннан барган ике ЮХИДИ машинасы күзгә ташлана. Әһә, мин әйтәм, халыкка ярамый, боларга ярый. Алар белән тигезләшкәч, тәрәзәмне ачып:
– Сез 63нче регионнан килгәч белмисездер дә, ләкин бездә автобус полосасыннан йөргән өчен 1500 сум штраф каралган. Мин яхшы кеше, шуңа күрә сезне бу як полосага, үз алдыма кертәм, рәхим итегез, – дим.
– Кисәтүегез өчен рәхмәт, кунакларга ярый, без бит кунак, – ди рульдә утырганы.
– Кунаклар да безнең законнарны хөрмәт итәргә тиеш. Хәзер, алайса мин сезне фотога төшереп алам да, шундый хөрмәтсез кунаклар турында Эчке эшләр министрлыгына хат җибәрәм, – дим, телефонны тартып чыгарып.
– Сездә хатын-кызлар бигрәк явыз, – ди теге ир. – Менә очрамассыз микән әле!
– Очрасам, хәзер сезнең фотолар миндә бар, танырмын!
Ул көнне яхшы гына эшкә барып җиттем.
«НИЧЕК КУШТЫЛАР – ШУЛАЙ ИТӘМ»
Беркөнне, бөкедә, телефоннан СМС язып утырганда, минем белән тигезләшкән ЮХИДИ машинасын күрми дә калганмын. «Фиу-фиу» дип уйнаклап алган тавыштан куркып, чүт… машинамны сүндермәдем. Рульдә утырган инспектор миңа бармак янады. Телефонны алып куярга мәҗбүр булдым.
Бөке дигәннән… Рәхәтләнеп, иркенләп утырып, телефоннан СМС язарлык, китаплар укырлык түгел, хәтта ирен буярлык та бөкеләр Казанда калмады. Машиналар сизелерлек кимеде. Күпләр җәмәгать транспортына күчеп утырды. Чаллы шәһәрендә «права»га имтихан бирү өчен чират барлыкка килгән, имеш, чөнки бар инспекторлар да Казанда булу сәбәпле, имтихан алырга кешеләре дә калмаган икән. Һәрхәлдә, имтихан бирергә йөрүче бер танышым шулай дип сөйләде.
Әле Универсиада көннәрендә шәһәребездә 2 меңнән артык патруль йөриячәк, бүгенге белән чагыштырганда 4,5 тапкырга күбрәк инспекторлар юл чатында торачак дип сөйләде «Эхо Москвы» радиосы. Күрәселәр бар икән!!!
Инде хәзер дә, ЮХИДИ инспекторлары күп булгач, маҗаралар көн дә кабатланып тора. Әле шушы көннәрдә генә машинамны эвакуатор күтәреп китә язды. Йөгереп чыктым да:
– Нишләп 777 номерлы ак мерседесны алып китмисез, аның машинасы миңа кадәр үк тора бит? Нишләп эвакуацияне тезелеп торган машиналарның башыннан түгел, ә уртадан башлыйсыз? – дим шаккатып.
– Мин үзем Липецкидан, сездәге законнарны белмим, кайсын алырга куштылар шуны алам, – ди бу.
– Сез машинаны ала торыгыз, мин шушы күренешне фотога төшерәм, – дидем дә, читтән үк чырт-чырт барысын фотога төшерә башладым. Аллага шөкер, машинам урынында калды.
ШТРАФНЫ СУД АРКЫЛЫ
Бер юрист дустым белән сөйләшеп торырга туры килде. Аның бик кызык гадәте бар: 100 сум штраф белән конверт килсә дә, шул арада судка барып гариза яза.
– 5 ел укуым бушка китмәсен, дәүләткә файда калмасын. Эш бит штрафның күләмендә түгел, ә минем принципларда. Әле бүген генә судта булдым менә. Судья минем ул утырышка килүемә үк аптырады:
– Ә без сезне килмәссез дип уйлаган идек. Менә монда бүген мин килдем, секретарь утыра, күпме кәгазь әрәм була, электр сарыф ителә… Ул штрафны барып түләү генә җиңелрәк булмас иде микән? – ди.
– Алайса Югары судта булса да экономия ясыйк, анда да энергия сарыф итмик, ул штрафны бетерегез, – дидем. Бетермәде. Менә хәзер Югары судка барачакмын, – дип сөйләде ул кызык итеп. 100 сумлык штраф буенча судларга йөри-йөри җыелган бер зур томын да чыгарып күрсәтте: «Ә менә бу эш минем горурлыгым, аны Югары судта «отменять» иттеләр!»
Бу арада аңа да эш арткан икән әле. «Судка гариза илтеп өлгерә алмыйм, юктан да бәйләнеп торалар», – ди ул.
200 метр саен торган инспекторлардан зур стресс кичерсәк тә, юлларга чыгуның мәшәкате күп булса да, юлларда тәртип урнашты бугай. Кистереп узучы, хатын-кызны мыскыллап, ыжгырып узып китеп, койрык болгаучы, светофорда кызылга кистереп фаҗигагә сәбәп тудыручы, трамвай юлына кереп басып тоткарлыклар барлыкка китерүче, җәяүлеләрне хөрмәт итмәүче адәмнәр күзгә күренеп кимеде. Үзләрен Алланың кашка тәкәләре дип хис итүчеләр дә тәртип бозмый йөргәндә барыбер рәхәт – коммунизмда яшәгән кебек. Тик бу тәртипнең тискәре, аңлаешсыз, мәгънәсез яклары күбрәк.
Буш торган автобус юлы янындагы тоткарлыклар, әйтик, шул ук Дәрвишләр бистәсе ягына барганда чокырлы юлны да әйләнеп узу мөмкинлеге булмау – мәгънәсезлек. Бондоренко урамындагы 200 метрдан да кыскарак автобус юлы сызып куюлары –ахмаклыкның чиге, чөнки ул урамга җәмәгать транспорты бөтенләй йөрми. Бу хәлдән акланып, ул урамда Универсиада автобуслары йөриячәк дип ышандыралар үзе…
Кирәксә-кирәкмәсә автобус полосасы сызып, сулга борылышларны бетереп халык башын бутауның уңай ягын күрмим әлегә. Хәер, уңай ягы бар икән – бюджетка акча тама бит. Дөресен генә әйткәндә, тизрәк үтсен иде инде бу Универсиада. Авырткан башка тимер тарак булды тәмам! Аннан ямап, моннан ялап эшләгән биналарның берсе дә спорт чаралары вакытында ишелми генә узсын иде дә, бу инспекторлар тизрәк өйләренә кайтып китсен иде! Амин!
Илдинә ЯДКӘРОВА.

Комментарии