- 04.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Архив
Спорт чараларына барсаң, җанатарларның кепкалар киеп, төрле шарфлар болгап, битләренә рәсемнәр ясап, үз командалары өчен җан атып утыруын күрергә була. Кемнең нинди команда өчен булуын ачыклау да әллә ни кыен түгел. Һәркайсының берәр киемендә үз командасының эмблемасы чагылышы бар. Эмблема каян килеп чыккан һәм ни өчен уйлап табылган соң? Менә шул хакта кемнең дә булса уйлап караганы бар микән?!
Үзем өчен якын булган «Рубин»футбол командасы һәм аның эмблемасы турында кызыксына башлагач, аларның рәсми сайтларына килеп эләктем. Баксаң, эмблема әле быел да зур үзгәрешләр кичереп ята икән. Бу яңалык белән уртаклашканчы, аның тарихын да бераз искә алыйк.
«Рубин» әле оешкан гына елларында бернинди эмблемага да ия булмаган. Ул чакта команда әгъзалары чиста, ак майкалардан гына уен кырына чыккан. Бары тик соңрак, 60нчы елларда, Польшада булган турне вакытында эмблемалы киемнәрдә уйнаганнар. Ул эмблема команда исеменә яки шәһәр исеменә бәйле булмаган, билгеле. Мөгаен, команданың СССРга каравын гына ачыклагандыр. «Рубин» исеме футболчыларның майкасында бары тик 1965 елда гына пәйда була.
Ә эмблема исә 1970 елда үз «йөзен» күрсәтә. Түгәрәк эченә төшерелгән ракета рәсеме һәм «Спортклуб Рубин» исеменнән гыйбарәт була ул. Шушы эмблема төрле күренештә СССР таркалганчы гамәлдә булган.
«Тан» компаниясе футбол командасын иганәчелек итә башлагач, 1992 елда команда «Рубин-Тан»га үзгәрә.
1996 елда Казан рәссамы В.Петров бу командага яңа логотип уйлап таба. РУБИН дип язылган калканның як-ягы Татарстан байрагы төсләре белән йөгертелгән, шунда «Футбольный клуб. Казань. 1958» дип язылган, уртасына Зилант рәсеме төшерелгән рәсемнән тора. Бу логотип 2005 елга кадәр яши.
2006 елда РА «Грани» компаниясе «Рубин» футбол клубы заказы белән тулы канлы брендбук ясый.
Менә быел бу команда эмблемасы тагын үзгәреш кичерә. 2012 елның 3 июленнән «Рубин» рәсми рәвештә яңа эмблеманы куллана башлаячак. Аның төп элементы – Зилант, кайбер стилистик үзгәрешләр генә кичереп, хәзер дә эмблема үзәгендә калачак. Бу эмблеманың 6 ай дәвамында Казанның танылган студиясе Lorien Image тарафыннан эшләнүен дә онытырга ярамый.
Яңа эмблема, Татарстан байрагы төсләренә төрелгән кыйммәтле Рубин ташын хәтерләтәчәк. Эмблема клубның барлык инстанцияләрендә дә кабул ителгән, Корбан Бердыев та аны хуплаган икән.
Андагы һәр элемент аерым бер символдан гыйбарәт:
- Байракның яшел һәм кызыл төсләре тоташу Казанның Көнбатыш һәм Көнчыгыш очрашкан ноктада урнашуын күрсәтә.
- Ак өлеше халыкларның дус-тату яшәвенә ишарә булып тора.
- 1958 елдан яңа эпоха башлануын искәртә.
- Рубинның меңьеллык тарихы булган Казан рухын, энергиясен үзенә сыйдырган команда булуын аңлата.
- Яңа үрләр яуларга, Зилант канатларында биекләргә күтәрелергә омтылучы команда булуын күрсәтүче Зилант сурәте.
- Безнең йөрәкләрдә Зилант аҗдахасыныкы кебек кайнар ялкын дөрли һәм куелган максатларга юл яктырта.
- Без үз мөмкинлекләребезне дә уздырабыз, мөмкин булмаганны да тормышка ашырабыз.
- Җиңүгә ышанычыбыз таштан да нык!
- Без – Рубин Футбол командасы!
Ышан һәм җиңүләр яула!
2012-2013 елдагы турнирларда «Рубин» командасы инде яңа эмблема белән чыгыш ясаячак. Инде 3 июльдән рәсми сайт та шушы эмблема белән үзгәртелгән.
Раил ИЛЬЯСОВ.
«Рубин» тарихында зур яңалык ,

Комментарии