«Татар мәктәбен ябу — Казан карары»

Әлки районы, Иске Салман авылының татар мәктәбе оптимальләштерү программасына эләккән. Уку йортын тоту кыйммәткә төшә. Мәктәпләрне кыскарту барлык районнарга да кагылачак, әмма әлегә Иске Салман авылы гына мәктәпне саклап калу юлларын эзли.

Тугыз еллык мәктәп урынына башлангычны гына калдырырга телиләр. Ремонт ясалган бинада шулай ук балалар бакчасы калачак. Бу хакта халыкка авыл җыенында игълан ителгән.

Балалар күрше Яңа Салман яки Алпар мәктәпләренә автобус белән йөртеләчәк, дип игълан ителә. Түрәләр, балаларга урысча белем бирә торган мәктәптә уку хәерлерәк, чөнки ахыр чиктә ТДИ, БДИларны барыбер урысча бирәсе, дип киңәш бирә.

Җыенга килгән халык моның белән риза түгел. Халык, мәктәп бетсә, татар авылы да юкка чыгачак, дип хафалана. «Азатлык»ка килеп ирешкән хатта болай дип язылган:

«Безнең балалар саф татар авылында татар мәктәбендә укыды, инде хәзер алар урыс мәктәбенә урыс телендә укырга тиеш буламы?! Патша Русиясе вакытында да мәгарифне үстерү максатында эшләгәннәр, сугыш елларында да мәктәпләрне саклап калганнар. Хәзер исә гөрләп торган татар мәктәбен ябалар. Ә кайда соң монда балаларның үз туган телендә белем алуга хокукының үтәлеше? Нишләп әле авылыбызда барлык шартлары да булган ике катлы бер дигән мәктәп булганда, без балаларыбызны автобуска утыртып, күрше авылга укырга җибәрергә тиеш?! Ә бит районда ремонтланмаган иске биналы төп мәктәпләр дә шактый әле!

Нишләп соң мәктәпкә 15 млн сумга капиталь ремонт ясалгач, 350 мең сумлык җиһаз алынгач, безнең балаларыбыз ул мәктәпнең рәхәтен күрмичә, көзге яңгырда, кышкы суыкта, бозлавыкта күрше авыл мәктәбендә каңгырып йөрергә тиеш?! Мәктәпне башлангычка калдырып кына, бернинди дә «экономия» булмый, чөнки беренче катта балалар бакчасы, икенче катта башлангыч сыйныфлар укыячак, мәктәп барыбер җылытылачак».

Халык ризасызлык белдерсә дә, мәктәп директоры Гөлсинә Шәриповага түрәләр Иске Салманның 9 еллык мәктәбе башлангыч белем йортына әвереләчәге хакында карар кәгазен тапшырган инде. «Без барыбыз да шок кичерәбез. Авылны тотып торган мәктәпсез калабыз икән, авылга ясин укылачак. Узган елны да ябабыз диделәр, әмма фикерләреннән кире кайттылар. Киресенчә, узган елны 350 мең сумлык мебель кайтты, балалар уку елын яңа парталарга утырып башлады. Ә 2016нчы елда мәктәпкә гомумән 15 млн сумлык ремонт ясалды. Әйе, балалар саны аз. Бездә бүген 24 бала белем ала, укытучылар саны – 10. Халык җыенында, белем бирү аксый, урысча белем биргән мәктәпкә укытырга йөртегез, дип киңәш иттеләр. Бер дә килешмим, балаларның барлык фәннәрне туган телдә үзләштерүләре югары уку йортларына керергә дә комачауламады», – дип сөйләде Гөлсинә ханым.

Дүрт бала әнисе, татар теле укытучысы Гөлфия Насыйбуллина татар телле мәктәпне саклап калу мөһим дигән фикердә. «Түрәләр мәктәпне асрау кыйммәткә төшә, без мондый йөкне тарта алмыйбыз, дип белдерделәр. Тик ни өчен татар мәктәбен яшәтер өчен акча таба алмаганнарына аптырыйм» – дип сөйләде ул.

«Азатлык» Әлки районының мәгариф бүлеге башлыгы Артем Савинов белән элемтәгә керде. Аның аңлатуына караганда, мәктәпне оптимальләштерү – Казан фәрманы һәм бу эш Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә башкарыла.

«Без болай да бер мәктәпне дә кыскартмадык, япмадык. Ә быел вазгыять үзгәрде. Муниципаль берәмлекләрдәге белем бирү оешмаларының нәтиҗәле эшләрен арттыру максаты куелган. Моның өчен Татарстанның финанс һәм мәгариф министрлыклары катнашында эшче төркем төзелгән. Әлеге эшче төркем, безнең районда акча тоту нәтиҗәле булмаган, дип белдерде. Татарстанда бер ел дәвамында бер укучыны укыту уртача 92 мең сумга төшә, ә Иске Салман авылы мәктәбендә бу бәя 280 меңгә җитә. 2019нчы елда мәктәпнең еллык чыгымы 7 миллион 746 мең сум чыга. Моңа хезмәт хаклары да, коммуналь түләүләр дә керә. Бу – зур акча. Финанс министрлыгы безгә әлеге чыгымнарны оптимизацияләргә кушты. Киләсе елны тагын ике башлангыч мәктәп тулысынча ябылачак. Бу процесс авыл халкы кимүенә бәйле», – дип сөйләде ул.

«Иске Салман мәктәбендә сыйфат та аксый. 9 еллык мәктәптә укуның нәтиҗәсе дә юк, кадрлар булмаганга күрә, сыйфат та кими бара. Нигә оптимальләштерүне уздырмаска? Мәктәпнең педагогик коллективы көчле түгел. Аларда үсешкә, квалификация арттыруга теләк тә юк. Иске Салман мәктәбендә барлык укытучылар беренче категорияле, югары категорияле бер укытучы да юк. Күрше мәктәптә исә югары категорияле укытучылар – 80 процент. Анда урыс телендә белем бирү булса да, күпчелек укучылар – татарлар. Монда милли мәсьәлә нигезендә кемнедер кимсетү юк, беренче чиратта сыйфатлы белем бирү тора», – диде Савинов. Пенсия яшенә җиткән ике укытучыдан кала, барлык мөгаллимнәр да эш белән тәэмин ителәчәк, дип ышандырды.

«Азатлык» моңа кадәр хәбәр иткәнчә, Савинов авыл халкы белән җыенда балаларны урыс телендә белем биргән мәктәпкә илтергә киңәш иткән. Ул, урысча имтиханнар бирергә туры килгәч, татарча укуның мәгънәсе юк, дигән фикердә.

Авыл халкы җыенда Татарстан Дәүләт Шурасының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиевка, Шура рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга, Татарстан Мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһановка, Дөнья татар конгрессына хат язарга дигән карарга килгән.

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Сайлауга әзерлек: «Оппозиция фиркаләре Татарстан мөстәкыйльлеге тирәсендә берләшергә тиеш»

Татарстанда сәяси фиркаләр кабат активлаша башлады. Алар 8нче сентябрьдә Дәүләт Шурасы сайлавына әзерләнә. Тавыш бирүдә барлыгы 53 фирка һәм бәйсез намзәтләр катнаша алачак.

Әйтергә кирәк, соңгы чакырылышта Татарстан Дәүләт Шурасы тулысынча «Бердәм Русия»ләште дияргә була. Бүген парламентта нибары өч КПРФ вәкиле һәм бер ЛДПР әгъзасы бар.

Оппозициядәге көчләр сайлауга ничек әзерләнә? «Азатлык» «Яблоко», Русия демократик фиркасе, ЛДПР һәм КПРФ вәкилләре фикерләрен белеште.

«ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ ХАЛЫК ФИКЕРЕНӘ ТАЯНМЫЙЧА ЯЛГЫШ ЭШЛИ»

«Яблоко» фиркасенең Татарстан бүлеге депутатлыкка 75ләп кандидат чыгармакчы. «Экологик проблемаларны – Гаврилов урамындагы табигать зонасын юк итү, чүп яндыру заводын төзү, районнарда чүплекләр темаларын күтәрәчәкбез. Кайдадыр социаль проблемалар өскә чыгачак», – дип сөйләде «Яблоко»ның Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин.

Башка еллардан аермалы буларак, быел Дәүләт Шурасына сайлау ачыграк узар, дип өметләнә Зиннәтуллин. «Дәүләт Шурасы шактый үзгәрер дип уйлыйм. Халык үз вәкилләре итеп эре бизнес вәкилләрен күрергә теләми. «Бердәм Русия» җәмәгать эшлеклеләрен үткәрергә җыена. Аларның рейтингы шактый төште, шуңа аларга азрак мандат эләгәчәк», – ди Зиннәтуллин.

Экология мәсьәләләреннән тыш, «Яблоко» Татарстан мәнфәгатьләрен, аерым алганда, салымнарны республикада күбрәк калдыруны, татар телен яклап чыккан иде.

«Татарстан президенты халык фикеренә таянмыйча хата эшли. Карагыз, милләтчеләргә татар телен яклап урамга чыгуны тыялар. Президент күбрәк суверенитет, мөстәкыйльлек кирәк ди, шул ук вакытта халыкка әлеге мәсьәләне яклап урамга чыгарга рөхсәт итмиләр», – дип сөйләде Руслан Зиннәтуллин.

«ОППОЗИЦИЯДӘН 30 ДЕПУТАТ УЗАЧАК»

Татарстанда тар даирәгә генә таныш Русия демократик партиясе дә парламент яңарачак, дип уйлый. Әлеге фирканең Татарстан бүлеген «Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов җитәкли.

«Оппозиция фиркаләреннән 30 депутат уза ала. Ләкин бу нинди оппозиция булачак? ЛДПР кебек ясалма көчләрме, яисә чынмы? Илдәге вазгыятьне фаразлау җиңел түгел. Ерак Көнчыгышта теләсә кемгә тавыш бирергә әзерләр, бары тик «Бердәм Русия» генә булмасын диләр», – дип сөйләде Рәшит Әхмәтов.

Русия демократик фиркасе депутатлыкка исемлектән 5 намзәт чыгармакчы. Ә бер мандатлы округта катнашырга җыенмыйлар.

«Оппозиция үзе генә сайлауда үтә алмый. Әгәр дә бердәм демократик коалиция булдырсак, бөтен оппозиция фиркаләре килешүгә барса, 30лап депутатны үткәреп булачак. Без шуны тәкъдим итәбез», – ди Әхмәтов.

Әлеге демократик платформа Татарстанның мөстәкыйльлеген яклый. Ул салымнарның 50 процентын гына Мәскәүгә җибәрүне һәм 1994нче елдагы шартнамәне кайтаруны күзаллый.

«Парламентның яңаруы Татарстан хакимияте өчен дә отышлы. Чөнки соңгы елларда төбәкләрне берләштерү турында күбрәк сөйли башладылар. Төбәк җитәкчелеге моны аңлый, алар федераль түрәләрнең тоткыны булырга теләми», – дип сөйләде Рәшит Әхмәтов.

Русия демократик партиясе әгъзасы, бу сайлауларда административ ресурслар куллану кыенлашачак, дип саный. «Халыкның 90 проценты каршы тавыш бирергә җыенганда бу мөмкин эш түгел. «Бердәм Русия»нең таянычы пенсия яшендәгеләр иде, ләкин пенсия реформасы гаделсез булды», – диде Әхмәтов.

«БУ САЙЛАУНЫ ТАМАША ДИП ТӘ АТЫЙСЫМ КИЛМИ»

ЛДПР исә, Татарстанда административ ысуллар җиңеп чыгачак, дип саный. Шуңа да зур үзгәрешләр булачагына ышанмый.

«Дәүләт Шурасыннан күп кешене алып атачаклар. Ә алар урынына алыштырырга кирәк булган район башлыкларын кертеп тутырачаклар. Чөнки урта яки югары дәрәҗәдәге теләсә-кайсы түрә күп мәгълүмат белә. Ул дәшмәсен өчен, «алтын парашют»ка утырталар. Шулай ук бер-ике яшьләр вәкилен алыштырачаклар. Калганнары үзләрен үзе тәкъдим итүче фиркасезләр булачак. Чөнки хәзер «Бердәм Русия»нең рейтингы бик түбән. Сайлауга олигархлар бармаячак. Аларны халык күрә алмый. Сайлауны тамаша дип тә атыйсым килми. Монда халыкның бер катнашы юк. Мин бөтен серләрне дә әйтә алмыйм. Камера куй, башка әйберләр куй – ләкин бөтен сайлау урыннарында да район хакимиятенә бәйле кешеләр утыра. Әгәр дә алар берәр хата эшләсә, берникадәр вакыттан эшләрен югалтачак. Монда нинди сайлау турында сөйләргә була?» – диде ЛДПРның Татарстан бүлеге әгъзасы Марсель Габдрахманов.

90нчы еллар башында ЛДПР башлыгы Владимир Жириновский татарларны Монголиягә куарга чакырганнан соң, фирка Татарстанда абруй казана алмады. Ләкин моның белән килешмиләр. «Безне ничек кенә мыскыл итмәсеннәр, Татарстанда безне 10-13 процент халык яклый. Өч-дүрт ел элек районнар буенча йөргәндә, ЛДПРга тагылган ярлык турында сорадылар. Ул ярлыкның кайдан килеп чыкканын беркем табып күрсәтмәде. Бернинди архивта да, сакланып калган язмаларда да ул юк. Янәсе, Минтимер Шәймиев кайдадыр ишеткән. Бу бит пропаганда гына», – дип сөйләде Габдрахманов .

КПРФ: 9-12 ДЕПУТАТ ҮТКӘРҮ МАКСАТЫ ТОРА

Бүген Татарстан Дәүләт Шурасында өч депутаттан торган КПРФ фракциясе исә үткән еллардагы сайлау нәтиҗәләрен кайтарырга тели. Заманында парламентта дистәдән артык коммунист депутат булып утыра иде.

«Без барлык округларда намзәтләрне тәкъдим итәчәкбез. Үзәк комитет пленумында, халыкның фикеренә таянып, парламентка 9-12 кеше үтәргә тиеш диелде», – дип сөйләде КПРФның Татарстан бүлеге сәркатибе Александр Комиссаров.

Бу сайлауга коммунистлар ныклап әзерләнмәкче. «Без максималь тырышачакбыз. Ульян, Чуашстан, Мари Иле дә ярдәм итәчәк», – диде Комиссаров.

КПРФның Татарстан рескомы беренче сәркатибе Хафиз Миргалимов сүзләренчә, илдәге вазгыять үзгәрә, коммунистлар өчен тавыш бирүчеләр артачак.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии