Кеше факторы

Кеше факторы

Минем йорт Кама тамагында, янәшәдән кушылдыгы Карамалы елгасы ага. Былтырлары мин анда кармак салып утырырга ярата идем. Ләкин быел кармак күтәреп килгәч, имәнеп киттем: Карамалы чыпчык тезеннән калган! Идел култыкларында да су йә нык кимегән, йә бөтенләй кипкән икән. Балыкларның уылдык чәчә торган вакытында! Башта мин бу гайре табигый хәлгә аптырадым. Быел кар күп булды, димәк, елгаларда, ерганакларда, киресенчә, су артырга тиеш бит.

Хәзер гаммәви мәгълүмат чараларында «кеше факторы» дигән тәгъбирне яратып кулланалар. Баксаң, без табигый һәлакәт дип уйлаган вакыйгаларның төбендә дә еш кына шул «кеше факторы» дигән нәмәрсә ята икән. Иделнең суы кимүендә дә әлеге фактор сәбәпче булган. Гидрометүзәк хезмәткәрләре «кар күп булганга язгы ташу көчәеп, күп җирләрне су басарга мөмкин» дип нәтиҗә ясагач, Куйбышев ГЭСында шлюзларны ачып, Идел суын махсус киметкәннәр. Кышның җылы килүе аркасында җирнең артык туңмавын, язгы суларның сеңеп бетәсен берәү дә исәпкә алмаган.

Әлеге җәһәттән туган ягымда телдә йөргән бер күптәнге мәзәк искә төште. Колхоз җитәкчеләре язгы басуны карап йөри икән. Янәсе, кайчан чәчүгә төшәргә? «Иртәрәк әле, – дигән партоешма секретаре, – бер атнадан чәчә башларбыз». «Соңармабыз микән? – дип шиген белдергән колхоз рәисе. – Агроном ничек уйлый?» Агрономның да төгәл генә җавабы булмаган, шунда ул басу каравылчысы булып торган бер чуашны күреп алган. «Әйдә аңардан сорыйбыз», – дип каравылчыны чакырганнар. Чуашлар гадәттә элек табигать матавыкларын алдан белеп торалар иде. Җитәкчеләрнең нинди сорау белән интеккәннәрен белгәч, каравылчы ыштанын салган да җиргә утырган. Аннары торып ыштанын күтәргән дә: «Иртәгә тухмалла!» – дип китеп тә барган. Шактый гына эндәшми басып торгач, колхоз рәисе телгә килгән, ди: «Кара инде, вуз бетергән өч татарның башы бер чуаш күтенә тормый…»

Су басу белән куркыткан метеорология белгечләре дә, аларга ышанып Идел суын киметүчеләр дә, әлбәттә, югары белемле кешеләр, араларында фән кандидатлары, фән докторлары да бардыр. (Туксанынчы елларда бездә дә һәр район башлыгы фән докторы иде, урыннан төшкәч, нигәдер берсе дә фәнни эшчәнлеген дәвам итмәде). Ләкин алар үз урыннарында утырамы соң? Наданлык аркасында булган әлеге экологик каза табигатькә күпме зыян китергән? Ил икътисады ничә миллиард сумнар югалткан? Беркем дә җавап бирмәячәк. Чөнки наданнарны наданнар яклап кала. Гаепле кирәк булса, берәр «басу каравылчысын» эзләп табачаклар. Юкса бит аңардан киңәш тә сораучы булмады, чөнки бүгенге җитәкчеләр элеккеләреннән аермалы буларак тышка – табигатькә чыгып та тормый, алар барысын да кабинетта компьютер каршында хәл итә. Ә компьютер еш кына төрле уеннарга көйләп куелган була.

Күптән түгел «Мостай Кәрим» очкычы һәлакәткә очрап, кырык бер кеше янып үлде. Сәбәпләрен тикшерә башлагач, тагын шул каһәр төшкән «кеше факторы» өскә калыккан. Автоматика эштән чыккач, очкычны кулдан идарә итеп җиргә утыртырга кирәк булган да, очучылар бу эшне хаталар ясап, бик авырлык белән башкарган. Баксаң, аларны кул белән идарә итәргә түгел, ә автоматика төймәләренә генә басарга өйрәтәләр, имеш.

Ярар, һавага күтәрелмичә дә яшәп була, халыкның күбесе шулай яши дә. Ә менә хастаханәгә иртәме-соңмы барырга туры килә. Анда исә «кеше факторы» безне һәр адымда сагалап тора. Алла сакласын!

Мәктәп тәмамлаучыларның күбесе хәзер югары уку йортларына укырга керә. Базарда сатып торучылар, кибетчеләр, барменнар, официантлар арасында югары белемлеләрне еш очратасың. Араларында чыннан да белемле кешеләр дә бардыр. Ләкин андыйлар гадәттә үзләренә лаек эш таба алмый. Керемле урыннарга төрле түрә-караның улы-кызы, тумачасы, сөяркәсе кереп утырган. Социаль лифт эшләми. Мәскәү телевидениесен карамый торсаң, бөтенләй төшенкелеккә бирелеп, бу дәүләтнең киләчәгенә ышанмый башларга да мөмкин. Әле ярый мәскәүлеләр бөтен каналларда йә сәяси программалары белән, йә юмористик тапшыруларда, йә җыр бәйгеләре үткәреп безнең күңелне гел күтәреп тора… Идел саекканны анда белүче дә юк. Хәер, ниһаять, июнь ахырына су үз кимәленә кайтачак, дигән хәбәр сүз арасында колакка чалынды.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА
шагыйрь, публицист

azatliq.org

Комментарии