Дөнья буйлап Сабантуйлар гөрли

Дөнья буйлап Сабантуйлар гөрли

2015 елның Русиякүләм авыл Сабантуе Оренбур өлкәсенең Татар Каргалысы авылында узачак. 29 май көнне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2900гә якын татар яшәгән бу авылда булып, татар җәмәгатьчелегенең үзләрендә Сабантуй үткәрү тәкъдимен хуплады.

Быел Русиякүләм авыл Сабан туе 29 июньдә Пермь өлкәсенең Барда авылында үтәчәк. 2014 елда әлеге милли бәйрәмнең кайда булачагы тәгаенләнмәгән. Шулай ук киләсе елга федераль Сабантуйның да кайсы шәһәрдә буласы да төгәл билгеле түгел. Федераль Сабантуй быел 3 августта Төмән шәһәрендә узарга тиеш. Бу бәйрәмгә ике айдан әз генә артык вакыт калса да, аның урыны турында каршылыклар чыккан иде. Бүгенгә кадәр Төмән өлкәсе хакимияте үз сүзен өздереп әйтмәгән.

2013 елның Сабантуйлары Төмән өлкәсендәге Индрәй авылында башланып китте. Индрәйләр милли бәйрәмне ел да 1 май көнне үткәрә. Моңа үз сәбәпләре дә бар. Индрәй халкы элек-электән яннарындагы шул ук исемдәге күлдән табан балыгы тотып көн күрә. Сабантуй язгы кыр эшләре төгәлләнгәч, башка җәйге зур эшләргә керешкәнче үтә торган бәйрәм булса, индрәйләр күлнең бозы эреп бетеп күпләп балык тотуга керешкәнче бу бәйрәмне үткәреп калырга ашыга.

Җир шарының төньяк өлешендә инде кыш уртасы хакимлек итеп, җәйге Сабантуй тәэсирләре күңелдә генә калганда, көньяк ярымшардагы яшел кыйтгада – Австралиядә җәй уртасы була. Аделаида шәһәрендә бәйрәм 15 декабрьдә узачак.

Австралиядән кала, быел барлыгы 23 илнең 72 шәһәр һәм авылында Сабантуйлар үтәчәк. Кушма Штатларның Вашингтон шәһәрендә яшәүче татар-башкортлар 25 май көнне милли бәйрәмне үткәрде инде. Киев, Волгоград, Свердлау өлкәсенең Кировград, Казахстанның Шымкент, Кызылорда, Актау, Үзбәкстанның Ферганә шәһәрләрендә Сабантуйлар шулай ук май аенда булды.

Быел Русиянең 55 төбәгендә 154 урында Сабантуйлар үтә. Татарстан хөкүмәте раслаган исемлеккә Татарстан һәм Башкортстан кермәгән. Әлеге ике республикада Сабантуй үткәрмәгән авыл һәм кала сирәк.

Татарстан башкаласында Сабантуй Универсиадага туры китереп 13 июльгә билгеләнде. Авыл, район һәм шәһәр Сабантуйлары 8-9 июньдә үтәчәк. Чаллы белән Түбән Камада бәйрәм 15 июнь көнне булачак.

Наил АЛАН.

Немцов: «Русия түрәләре – урлашу чемпионы»

Русиядәге оппозиция җитәкчеләренең берсе, элекке вице-премьер Борис Немцов Путинның якыннарын Олимпиаданы әзерләү эшләрендә 15,5 миллиард сум урлауда гаепли һәм бәйсез тикшерү уздырырга чакыра.

Ул пәнҗешәмбе көнне журналистларны бу турыда Леонид Мартынюк белән берлектә әзерләгән хисабы белән таныштырды һәм ул акчаларны Русия рәсмиләре һәм эшмәкәрләр урлаган, дип белдерде.

Немцов әйтүенчә, Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкинга Сочидагы бу урлаулар гаепләвен тикшерү турындагы барлык документларны җәмәгатьчелеккә ачуны сораган мөрәҗәгать җибәрелгән. Немцов шулай ук Русия хисап пулаты башлыгы Сергей Степашиннан урланган акча күләме турында тәфсилле мәгълүмат бирүне сорый.

– Олимпиаданы әзерләү эшләрен Путинның дуслары алып барганлыгы билгеле. Әлбәттә ул үзенең дусларын төрмәгә утыртырга теләми. Әмма без моңа тыныч кына карап тора алмыйбыз. Чөнки болай барса, аларның акча урлаулары киләчәктә тагын да артачак кына. Аларның урлашуы балалар шаяруы гына түгел, ә Русиянең дәүләт иминлеген куркыныч астына кую, – диде Немцов матбугат очрашуыннан соң «Азатлык»ка.

Немцов Олимпия уеннарына әзерләнү өчен бирелгән акчаның ничек тотылганлыгын бәйсез тикшерү уздырып ачыкларга чакырды.

– Без Олимпия җинаятьләрен тикшерү өчен ватандашлар комитеты төзергә чакырабыз. Олимпиададагы урлашулар турында иң мәгълүм эшләрне мәхкәмәгә җиткерүне үз бурычыбыз итеп күрәбез. Бу эштә без җәмәгатьчелекнең ярдәменә бик нык өметләнәбез, – дип белдерде Немцов.

51 миллиард долларга төшүче Сочи Олимпия уеннары тарихка дөньядагы иң кыйбатлы Олимпия уеннары булып керәчәк. Узган җәйдә Лондонда үткән Олимпия уеннары 14,3 миллиард долларга төшкән иде.

-+Наиф АКМАЛ.

Татарстанның мәгариф канунын шикаять итмәкчеләр

30нчы майда Татарстанның «Мәгариф турында» канун өлгесе беренче укылышта кабул ителде. Мәскәү вәкиле аның федераль канунга каршы килүен һәм бу хакта Русия президенты идарәсенә җиткерәчәген әйтте.

Дәүләт шурасының мәдәният, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев яңа проектта республиканың дәүләт телләрен тигез күләмдә укыту һәм өйрәнү саклануын әйтте.

Шунлыктан Татарстандагы кайбер урыс милләтчеләре тынычлыгын югалтты. Канун өлгесе каралыр алдыннан республиканың Урыс мәдәнияте җәмгыяте «Татарстан мәктәпләрендә урыс телен укытуда «Мәгариф турында»гы федераль канунның үтәлеше: авырлыклар һәм аларны бетерү юллары» дигән җәмәгать тыңлаулары уздырды. Анда төп эксперт буларак Мәскәү вәкиле, Татарстанда татар теленә каршы булган бер төркем ата-аналарга һәрдаим теләктәшлек күрсәтеп килгән Русиянең мәгариф үсеше федераль институтының милли белем бирү проблемалары үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко катнашты.

Ул «Мәгариф турында»гы канун өлгесе белән танышуын һәм анда исәпкә алынмаган кайбер нечкәлекләр булуын әйтте. Аның сүзләренчә, урыс һәм татар телләрендәге тигез хокуклар дигәндә телне өйрәнүгә сайлау хокукы истә тотылырга тиеш.

«Русиянең дәүләт теле белән Русия субъектының дәүләт теле тигез хокуклы була алмый. Мондый юридик билгеләмә беркайда да юк», – ди ул. Аныңча, нинди телдә укытуны яңа федераль канун нигезендә ата-аналар үзләре хәл итәргә тиеш.

«Минем Татарстанда күп кенә укытучылар белән очрашканым бар һәм алар барысы да урыс теленең көндәшлеккә сәләтле тел булуын әйтә. Шуңа Русиянең барлык ватандашлары да урыс телен сыйфатлы белергә тиеш», – диде ул.

Мәскәү вәкиле әйтүенчә, дәүләт телләрен өйрәнү федераль дәүләт стандартлары нигезендә алып барылырга тиешле.

«Әлбәттә дәүләт телләрендә белем бирүне субъект тормышка ашыра. Әмма, минемчә, телгә карата нәфрәт тудырмас өчен тел вазгыятен истә тотарга һәм шуннан чыгып дәүләт телен күпме һәм нинди алымнар белән укытуны хәл итәргә кирәк», – ди Артеменко.

Тыңлаулар азагында ул үзенең телләр турындагы федераль канунны камилләштерүче берничә абруйлы комиссиягә керүен әйтте һәм Татарстан булдырган «Мәгариф турында»гы канун өлгесендә федераль кануннарга каршы килүче билгеләмәләрне алдырту өлкәсендә эш алып барачагын ассызыклады.

Ландыш ХАРРАСОВА, Марсель ӘСКӘРОВ.

Чаллыда милләтпәрвәрләрне искә алдылар

30 майда Чаллыда татар милли хәрәкәте вәкилләре бакыйлыкка күчкән көрәштәшләрен искә алды. Рәфис Кашапов рәислегендәге ТИҮ оештырган чарада төрле шәһәрләрдән килгән милли активистлар катнашты.

Кайчандыр татар милли хәрәкәтен оештыручылар, бу хәрәкәткә иярүчеләрнең байтагы инде вафат, кайберләренең исемнәре дә онытыла башлады. Шушы күренешкә юл куймау максатыннан оештырылды бу чара. Анда әйтелгәнчә, милли азатлык көрәшендә катнашкан, бу эшкә үзләреннән өлеш кертеп теге дөньяга күчкәннәрне барлау, хәтергә алу беренче тапкыр оештырылды.

Чаллының хәләл «Шифа» ашханәсендә узган чарада чаллылардан тыш Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендәге милли хәрәкәт оешмалары вәкилләре катнашты. Хәтер чарасын Казаннан Гомәр хәзрәт башлап җибәрде, аның фикерләрен Чаллыдан Каюм хәзрәт дәвам итте.

– Татарстан җитәкчеләре бәйсезлек юлында йөргән ватанпәрвәрләрне күптән онытты. Ләкин татар халкы аларны беркайчан да онытмаячак. Без милли аңны үстерүгә өлеш кертүчеләрне һәрвакыт хөрмәт белән искә алырга тиеш. Аларның исемнәре белән урамнарыбыз, мәйданнарыбыз аталсын. Татарларның асыл батырларына багышланган хәтер китабын булдыру зарур, – диде Каюм хәзрәт һәм милләт юлында йөреп азмы-күпме өлеш кертүчеләрнең, бүген инде бакыйлыкка күчкәннәрнең исемнәрен атады.

Бу исемлеккә хәтер чарасы барышында Рәфис Кашапов тагын башка исемнәр өстәде. «Төрле шәһәрләрдән шалтыратып торалар, үз каһарманнарын атауны сорыйлар», – диде ул. Милләт юлында йөргән, шуннан бакыйлыкка күчкәннәргә 30 май көнне Юныс Камалетдиновның да кушылуын тагын бер сызлану белән әйтеп киттеләр.

Чарада рәислек иткән Рәфис Кашапов беренче сүзне Чаллы милли хәрәкәтендә озак еллар катнашкан Дамир Шәйхразиевка бирде.

– Безне экстремистлар диделәр, балаларыбызга яулык бәйләп йөрмәскә куштылар. Кыскасы, ни булдыралар, шуны эшлиләр. Бу күренеш бездә нык каршылык тудыра. Шулай да түзәбез, тышка чыгармыйбыз. Мондый әшәкелек, кимсетүләр барыбер ташып чыгачак. Дин әһелләрен бер-берсенә каршы кую бара. Халкыбызның рухы көчле. Заманында без көрәшсәк, хәзер яшьләребезнең артуы да куанычлы. Көч алар кулында, – диде Дамир әфәнде.

Түбән Кама ТИҮе рәистәше Илдар Сәйфуллин:

– Милләтчеләрне искә алуны оештыручыларга Аллаһның рәхмәте яусын. Безнең бүген йөрәкләр уртак тибә. 90нчы елларда Чаллы, Түбән Кама дәррәү күтәрелде. Сезнең Зиннур Әһлиуллин бик йөрәкле егет. Бик күп кеше зыян күрде. Зур басымга карамыйча, Түбән Кама милли хәрәкәте бердәм булып калды. Ләкин татар милләтчеләре ахыргача бердәм була алмады. Татарстан дигән кораб дөрес юлдан тайпылды, капитанын алыштырып булмады. Читкә борылган корабны хәзер урыс империясе батуга алып бара.

«Азатлык» яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин:

– Милли хәрәкәттә йөргән һәр кеше безнең өчен энҗе таш, кадерле. Без дәүләтчелегебезне торгызу юлына баскан кешеләр. Без күп түгел, ләкин милләтне алга әйдибез. Бүген исемнәре телгә алынган шәхесләр бәйсезлекне күрмәде. Аларның балалары, оныклары мөстәкыйль Татарстанны күрер, дип ышанам. Киләчәктә бәйсезлек өчен көрәшүче һәр кешенең исеме махсус диварларга язылыр. Империя безне җиңә алмас. Илебездә бары Татарстан әләме генә җилфердәвенә өметләнәм. Юныс абый Камалетдинов бүгенге хәтер көнендә бакыйлыкка күчте. Аның урыны җәннәттә булыр, дип уйлыйм. Безнең кебек яшьләр булганда азатлык өчен көрәшүчеләр истә, хәтердә булыр.

Чарада шулай ук «Азатлык» берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Илмир Салих, язучы Рәшит Бәшәр, язучы Кадыйр Сибгатуллинның хатыны Фәния ханым, язучы Рахмай Хисматулланың кызы Айсылу ханым һәм башкалар чыгыш ясады.

Чараны оештыручы Рәфис Кашапов «урам җыеннарында, ачлык мәйданнарында катнашкан, инде арабыздан киткән милләттәшләребезгә хәер-догаларыбыз барып ирешсен иде. Кемнедер оныттыгыз, дигән үпкәләүләр булмасын өчен, менә шушындый хәтер чарасы һәр елны һәр шәһәрдә узсын, – дигән теләген җиткерде.

Комментарии