- 04.06.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №21 (1 июнь)
- Рубрика: Архив
Татарстанның Арча районы һәм Мари Иле Республикасының Бәрәңге районы укучылары инде күп еллар тыгыз элемтәдә торалар. Ел саен 19 май, Пионер туган көнне, алар очрашып, дуслык учагы яндыралар. Иң беренче тапкыр әлеге вакыйга Арча районында уза. Һәм инде 18 ел дәвам итә. Дуслык учагын бер елны Арчада яндырсалар, икенче елны ул Бәрәңгедә үтә. Быел бу истәлекле вакыйгада миңа да катнашу бәхете елмайды.
Менә, ниһаять, Арча районының 100 сәләтле укучысы, автобусларга утырып, Мари Иле республикасына юл тоттык. 19нчы май иртәсе шулай башланып китте. Безне Бәрәңге районының Иләт мәктәбе укучылары бик җылы каршы алды. Аннан соң вакыйга узачак урынга юл тоттык.
Бәйрәм Бәрәңге районының һәм туризмның 80 еллыгына багышланган тантаналы линейка белән башланып китте һәм укучылар әзерләгән концерт белән дәвам итте. Бәрәңге укучылары марича да, татарча да, урысча да бик матур итеп биеделәр, җырладылар, алардан арчалылар да бер дә калышмады. Шунысы сөендерә: Мари Иле Республикасында яшәп тә, милләттәшләребез, бигрәк тә яшь буын, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне онытмыйлар, саф татарча сөйләшәләр.
Күтәренке кәеф белән туристик уеннар башланып китте. Бәрәңге һәм Арча районы укучыларын командаларга бүлделәр. Мари Иле укучылары белән бер командада, бердәм булып уеннарда катнашу безне тагын да дуслаштырды, берләштерде. Шулай ук мин аларның белемле, тапкыр, җитез булуларына һәм шул чаклы туризм белән кызыксынуларына сокландым. 10 төрле контроль пункт аша барлык сынауларны да бердәм генә үттек. Ныграк дуслаштык, берләштек.
Ниһаять, дулкынландырган мизгел дә килеп җитте. Учак тирәсенә җыелып, 18нче тапкыр Дуслык учагын кабыздык. Ул безнең күңелләрне ялкынландырып, дәртләндереп, дөрләп янды. Җыр, бию, яңа дусларыбыз белән истәлеккә фотога төшү – күңелләрне тагын да күтәреп җибәрде. Ләкин күз ачып йомганчы, бүгенге көн узып та китте, яңа дусларыбыз белән саубуллашып, төрлебез төрле якка юл тоттык.
Дуслык учагы. Иң беренче чиратта пионер традицияләрен саклау, тәҗрибә уртаклашу, милләтара дуслыкны ныгыту, аралашу, шулай ук күңел ачу өчен бик кирәкле чара. Мине мари халкының кунакчыллыгы, ягымлылыгы, гадилекләре таң калдырды.
Безнең дуслыгыбыз озак еллар саклансын иде!
Энҗе СӨЛӘЙМАНОВА,
Арча районы Курса Почмак мәктәбе 10 сыйныф укучысы.
Комментарии