Җырчы Равил Галиев карга боткасы пешерешкән

Җырчы Равил Галиев карга боткасы пешерешкән

Бәләкәй чакта «куян күчтәнәче»ннән дә тәмлерәк булган бер әйбер бар иде – карга боткасы. Ул ботканы әфсен укып та пешермәгәннәрдер, югыйсә, ә тәмлелеге буенча тиңнәр юк. Карга боткасын пешерү татар халкында элеккегедән килгән матур бер йола. Тарихын беләсездер дә инде: борынгы заманнарда, әле мәҗүсилек чорларында ук кешеләр язны карганың канат очларында килә дип уйлаган. Шуңа күрә кар эреп, беренче гөрләвекләр ага башлауга, «карга боткасы» бәйрәме үткәрелгән. Балалар йорттан-йортка кереп, ярмалар, сөт, май, йомырка җыйган, шигырьләр дә сөйләргә онытмаганнар. Авылның берәр калкуырак урынына менеп, (бөтен авылда да тау юк бит инде!) учак якканнар, зур казан асып, шунда ботка пешергәннәр. Ботка пешкән арада төрле уеннар уйналган. Ә сый әзер булгач, иң беренче «тәлинкәсе» мул уңыш булуын теләп – җиргә, икенчесе, тереклене сакласын өчен – суга, өченчесе – кояшлы көннәр күп булуны, яңгырлар вакытында явуны теләп, күккә бирелгән. Дүртенче тәлинкәсе инде – каргаларга. Шуннан калганы – ботка ашарга җыелган халыкка.

Шәһәр кешесе буларак, карга боткасы турында бөтенләй оныткан идем инде – җырчы Равил Галиев исемә төшерде. Үзенең «Instagram»ына ул табада кызган тәбикмәкләр фонында төшерелгән видеосын кертте. «Хәерле иртә, дускайларым! Менә без карга боткасына әзерләнәбез әле. Монда өч табада тәбикмәк пешә, монда әле камыр дөнья, шуңа күрә эш каты», – дип сөйләнә үзе. Карга боткасыннан соң, җырчы белән бу хакта әңгәмә кордык.

– Бу чараны Чаллы шәһәренең «Эврика» мәдәният үзәге оештырды. Минем хәләл җефетем – Ландыш Галиева анда директор, үзем дә шунда эшлим. Бу мәдәният үзәге милли йолаларны саклау һәм пропагандалау буенча зур эш алып бара. Төрле кичке уеннар, бәйрәмнәр оештырабыз, карга боткасы да – шуларның берсе. Чаллыда шәхси хуҗалыклардан торган Мәләкәс Аръягы (Замелекесье) дигән микрорайон бар. Шунда уздырырга карар кылдык. Сабантуйда бүләк җыю дигән әйбер бар бит, нәкъ шундый формада бер көн элек гармуннар уйнап, Мәләкәс аръягындагы өйләрнең капкаларын шакып кереп, җырлар җырлый-җырлый бүләкләр җыеп йөрдек:

Без сезгә диеп килдек,

Баш иеп, сәлам бирдек.

Бәйрәмгә кирәк күкәй,

Чыгар тиз(е)рәк түтәй.

Оның булса, он да бир!

Пешерербез без чумар.

Май кирәк, ярма кирәк,

Чыгар, апа, тиз(е)рәк!

Карга боткасы дигәч, аңлашыла инде, беренче чиратта ботка пешерү күз уңында тотыла, шуңа күрә, йомырка гына түгел, бүләккә төрле ярмалар да бирделәр. Кызганыч, һава торышы бик әйбәт булмады, яңгыр яуды, бәлки шуңа күрә халык та без теләгәнчә күп килмәде. Ләкин беренче чиратта балаларны, яшь буынны җәлеп итәргә тырышабыз – йолаларны саклап калу алар кулында бит. Балалар байтак килгән иде. Алар бу йоланың барлыгын күрделәр, белделәр, бу аларга бик ошады дип уйлыйм.

Тәбикмәкләрнең камырын үзегез ясадыгызмы?

– Юк, аны тулысынча хатыным пешерде. Мин яхшы теләкләр генә теләп торучы идем. Тәбикмәкләрне өйдән-өйгә кереп җыйган йомыркаларның бер ишеннән ясадык, аннан соң күмерле самавыр куеп, шунда чәй кайнатып, килгән кунакларны сыйладык.

Равил абый, сез кечкенә вакытта карга боткасы пешерә идегезме?

– Мин үзем Азнакай районыннан. Безнең авылда һәрвакыт беренче майда балалар җыелышып урман аланына чыга иде. Әмма бездә ул карга боткасы яисә ниндидер исем белән аталмады. Чәй кайнатабыз, учакка күмеп, бәрәңге пешерәбез… Футбол уйнаган арада каен суы җыела, аннан аны эчә идек. Ә хәләл җефетемнең туган ягы Актаныш районында карга боткасы дип аталган йола булган. Балалар өйдән-өйгә кереп, йомырка, ярмалар җыйган, теләкләр әйтешкәннәр, соңыннан ботка пешереп ашаганнар.

Әңгәмәдәш – Айгөл ЗАКИРОВА

КАРГА БОТКАСЫ

Бала чактан хәтеремә сеңгән,

Язгы бәйрәм – Карга боткасы.

Су буенда, урман-кырда кунып,

Бәйрәм итте авыл баласы.

Әзерлекне башлый идек кыштан,

Макулатура илттек акчага.

Һәр тиенен көн дә санап барып,

Мактаныша идек үзара.

Бернәрсә дә калмый иде бездән,

Сөяк, иске кием, кәгазьләр.

Иң кыйммәте була торган иде,

Әтиләрдән калган шешәләр.

Әле ул шешәне бөтен җирдән,

Табып булмый иде һич кенә.

«Ярый әле әти эчә!» – диеп,

Без сөенә идек әз генә.

Берәр атна кала дулкынланып,

Бара идек уртыч кибеткә.

Безнең өчен иң зур бәхет иде,

Ия булу прәннек-кәнфиткә.

Консервалар күпләп ала идек,

Иң тәмлесе – «Завтрак туриста».

Берәр чит абзыйга акча биреп,

Папирос та алдык шул чакта.

Тизрәк үсү өчен кача-поса,

Бакчаларда аны пыскыттык.

Зурлар күрсә әгәр, һич уйламый,

Лапас эчләренә ыргыттык.

Ул вакытта шушы шаярудан,

Күпме чыкты микән янгыннар?!

Ярты авыл шулай янып бетте,

Кыйбат иде безнең шуклыклар.

Ашлар куеп, һәм дә чәй кайнатып,

Ашый идек бергә әйбәтләп.

Төрле уен уйнап, тәмам арып,

Кайта идек өйгә әлсерәп

Барысын да сөйләр өчен сезгә,

Вакыт җитмәс ахры дусларым.

Ул чакларга кайтып булмый хәзер,

Бик сагынам карга боткасын.

Рәзиф Дәүләт-Бикбаулы

Комментарии