Феофан эшне тиз тота

Феофан эшне тиз тота

Татарстан митрополиты итеп Феофанның куелуына әле бер ел да юк, әмма аның активлыгы шаккаттыра. Казан Кирмәнендәге элек Урыс чиркәвенә караган биналарны үзләренә кайтарырга җыенуы гына ни тора. Әмма Феофанның иң зур казанышы – Казан изге ана иконасы соборын торгызу эшен тиз тотуы.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге чиркәүне торгызу турындагы карарны имзалавыннан соң, күпләр моның тормышка ашуына шикләнеп карады. Булса да, әлеге эшкә керешкәнче еллар узар, дип уйлады. Тик карар ноябрьдә генә чыгуга карамастан, инде карлар эреп бетүгә Казан Кирмәне төбендә үк төзелешкә әзерлек тә башланды. 21нче июльгә бинага нигез ташын салу көтелә. Православ риваятькә караганда, икона 1579нчы елның 21нче июлендә табылган, имеш.

Феофан нигез ташы салуны да зур бер дөньякүләм чарага әйләндермәкче. Ул көнне Казанга зур кунак буларак Русия патриархы Кирилл чакырылган. Моңа кадәр Урыс православ чиркәве хуҗасы Татарстанга килергә җөрьәт итмәгән иде әле. Шулай ук ул көннәрдә төрле чит илләрдән һәм Русия төбәкләреннән Урыс православ чиркәве вәкилләре дә көтелә – 19-20нче июльдә Казан изге ана иконасы торгызылуга багышлап зур халыкара конференция узачак.

Журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Тәлгать Барый Феофан килгәнче Татарстан бик тыныч яшәде, дип саный:

«Анастасий атакай, Русиядә чиркәү көчәйгәнгә карамастан, беркемгә дә басым ясарга тырышмый иде. Монысы килде дә кинәт кенә көтелмәгән гамәлләр кыла башлады. Бу махсус кушылгандыр. Заманында миссионерлар, чукындыру конторасы, Ильминскийлар булган. Шуңа кайту барадыр инде.

Феофан үзенә күрә православ-креативщиктыр. Аңа кушасы да юк. Мәктәпләргә православ дине дәресләре кертергә кирәк дип бертуктаусыз тәкрарлый. Әмма мин карап-карап торам да, урыслар үзе дә дингә бирелгән халык түгел. Битараф карыйлар.

Үзебезнең җитәкчеләр дә куштан бит инде. Тыныч кына яшәп яткан урысларга икона кайтарып бирделәр. Хәзер православлар елына ике тапкыр Казан урамында икона күтәреп йөри. Бу Татарстанга кирәкме?

Безнекеләр, икона кайтартып, урыслар Казанга көтүләре белән йөри башлар, паломниклар килерләр, Татарстанга табыш керер, дигән булдылар. Икона карыйбыз дип бернинди паломниклар агылмый. Поплары тырыша инде. Елына ике тапкыр бөтен машина йөрешләрен туктатып шул иконаны күтәреп йөри. Бу, бер яктан, Татарстанга басым ясау өчен Мәскәүнең үҗәтлеге булса, икенче яктан – безнең җитәкчелекнең ахмаклыгы», – ди Тәлгать Барый.

Ландыш ХАРРАСОВА

Балаларны да сугышка әзерлиләр

Җиңү бәйрәменә әзерләнүче Русия балаларны хәрби-патриотик рухта тәрбияләүдә яңа үрләргә күтәрелә. Шул ук вакытта 9нчы Май кайбер эшмәкәрләргә акча эшләп калу мөмкинлеге бирә.

Бу көннәрдә күп кенә тегү ательелары балалар өчен Икенче дөнья сугышындагы совет хәрбиләре киемнәрен тегү белән мәшгуль. Алар андый заказларның шактый күп булуын әйтәләр.

Уфаның 74нче балалар бакчасы да бәләкәчләрне хәрби киемгә кечкенәдән үк өйрәтергә булган. Сигез төркемнең берсендә балаларны татар теленә өйрәтү өчен тәрбиячеләр күп көч сала, милли бәйрәмнәр дә оештыралар. Әмма ни өчендер анда сугыш, кораллар темасына да өйрәтүне, Русия һәм совет армиясен зурлауны да кирәк тапканнар. Район күләмендә узган «Бәллүр микрофон» бәйгесенә әлеге балалар бакчасы милли һәм хәрби киемнәрдән килгән иде, чыгышларында бу ике тема үрелеп барды.

Изображение удалено.

Хәрби киемнәрне бакча яшендәге балаларга гына түгел, яңа туган сабыйлар өчен дә ясый башлаганнар. Мәскәүдәге бер ширкәт аларны кибетләр аша да, почта белән дә бар илгә тарата. Бәясе – 950 сум. Ә зуррак балаларга дигән комплектлар Интернетта, җитештерүчесенә карап, 2–3,5 мең сумнан башлап сатыла. Хәрби киемнәр еш кына утлы кораллар белән бергә күрсәтелә. Димәк, аларына да ихтыяҗ тиздән артырга охшый.

Балаларны хәрбидән киендерү белән бергә акрынлап Ватан өчен җан бирергә әзерләү эшенә дә керешәләр. «Патриотлык» агитаторлары күптән түгел шундый социаль видео чыгарды. Әмма Интернетта ризасызлык дулкыны күтәрелгәч, алар бу видеоны кеше күзеннән яшереп куйды. Видеода хәрби киемдәге бала Икенче дөнья сугышында ватан өчен үз-үзен аямыйча тырышкан һәм һәлак булган малайны уйный. «Ә үлү куркыныч түгелме?» – дигән шомлы сорауга ул: «Анысы һич мөһим түгел, иң мөһиме – без җиңдек», –дип җавап бирә.

Дөньяга әле генә аяк басучы, берни күрергә һәм аңларга өлгермәгән балаларны шулай итеп тәрбияләү эшнең кая таба барганын чамалаучы һәм балаларның сугыш утына керүен теләмәүчеләрдә, билгеле инде, ризасызлык уята.

Наиф АКМАЛ, Сөләйман НИЗАМОВ

Корал тотып уйнаган нарасыйлар үскәч кем булыр?

Германиядә 8нче майда (Европада нацистлардан азат ителү көне) каберләргә чәчәкләр куялар, һәлак булганнарны искә алалар. Көнчыгыш Европа илләрендә сугышта ятып калган совет гаскәрләре каберләре һәм һәйкәлләр күп, алар барысы да яхшы каралган. Берлин халкы мәшһүр Трептов паркына бара. Анда 65 ел элек Берлинны алганда һәлак булган совет хәрбиенә зур һәйкәл тора.

Бу көнне яңа төшерелгән документаль фильмнар һәм классик әсәрләр күрсәтелә. «Ничек итеп милләтебез шундый коточкыч идеология корбаны булды», «фашизм дигән афәт башка кабатланмасын өчен тагын нишләргә», «мөмкин булганның барысын да эшлибезме», дигән сораулар аеруча кискен куела. Минемчә, иң мөһиме болар. Парад та, тасмалар да, күлмәк тә, пилоткалар да түгел.

Кулымда балалар уенчыклары каталогы. Аны атна саен почта тартмасына куеп китәләр. Җәйгә әзерләнгән уенчык кибете батуттыр, велосипедтыр, самокаттыр – шуның ише әйберләр сата. Төсләре, формалары күп төрле. «Лего», агач һәм тимер конструкторлар, кечкенә өй, чатыр, комлык һәм аның өчен уенчыклар. Йөзләгән машина, йөк машиналары һәм экскаваторлар. Балалар өчен бакчада печән чабу җайланмалары, машина өчен гаражлар. Берничә йөз уенчык арасында уенчык корал эзлим. Күпмедер утыргач мишеньлы ук ату уенчыгы (дартс), су сиптергеч һәм «Йолдызлар сугышы» фильмыннан утлы кылыч таптым. Ә менә танклар да, һөҗүм очкычлары да, хәрбиләр сыннары да тапмадым. Юк, Германиядә уенчык корал сату тыелмаган. Уенчык җитештерүчеләр һәм ата-аналар үз теләкләре белән мондый әйберләрне ясамый һәм сатып алмый. Танклар, мылтыклар һәм уенчык гранаталар кешеләр үлгән чын сугышларны хәтерләтә, дип санала.

Балалар үзләре дә милитарист уенчыкларга бик кызыкмый. Дөнья кадәр кызыграк әйбер булганда нәрсәгә алар? Робот ясап була. Алты яшьлекләр арасында археолог булып уйнау модада икән. Кибеттә уенчык динозавр сөякләре сатыла. Аларны төрле җирләргә күмеп куеп, кире казып алып, җыеп, динозаврларны өйрәнеп була. Ирем 13 яшендә чып-чын машина ясаган. Әнисеннән батарей сорап алган да, такта кагып арба ясаган, руль куйган. Якында гына мәктәпкә йөргән булачак ирем букчасын һәм китапларын шул машинага төяп йөрткән. Машинаның бер генә кимчелеге булган – тормозын ясый алмаган. Шуңа күрә мәктәпкә килеп җиткәндәрәк үзе сикереп төшәргә, батарейны тиз генә сүндерергә тиеш булган. Ирем үскәч инженер булган, тагын кем булсын?

Германиядә генә малайлар шундый икән дип уйламагыз. Психологлар ир балаларның уенчык коралга булган кызыксынуын табигый дип саный, әмма монда барысы да гаилә һәм җәмгыятьтән тора. Әти кеше коралга соклана икән – улы да корал яратачак. Балалар корал тоткан кеше хөрмәт һәм горурлыкка лаек икән дип күрә икән – алар да шундый булырга теләячәк. Бала яшенә күрә пират, индеец, хәрби булып уйный да, рухи һәм интеллектуаль үсешен дәвам итеп, башка әйберләр белән кызыксына башлый.

Германиядә кызлар һәм малайлар да үскәч археологлар, физиклар, химиклар, инженерлар булыр. Алда аларны тыныч тормыш көтә. Кайчандыр совет гаскәрләре дә шундый тыныч тормыш өчен сугышкан. Болай дәвам итсә, Русиядә балаларны нәрсә көтә?

Светлана НИБЕРЛЯЙН, журналист, Германия

Рафис Кашаповка татарча хат язуны тыймакчылар

Коми республикасының 31нче колониясендә утыручы Рафис Кашапов БТИҮгә, җәмәгать эшлеклеләренә, хокук яклаучыларга, адвокатларга мөрәҗәгать юллады. Анда әлеге колониядә татар теленең кысылуы, татарча белүче тәрҗемәче кирәклеге әйтелә.

«Мин төрмә хезмәткәреннән кисәтү алдым. Бу кисәтү телдән әйтелде. Татарстанга татар телендә хатлар язарга тиеш түгелмен икән. Төрмә хезмәткәре моны төрмәдә тәрҗемәче тотарга акча юклыгы белән аңлатты. Моны мин түбәнсетү буларак кабул иттем. Татарлар Русиядә сан ягыннан икенче урында. Күп миллионлы татар үз хезмәте белән миллиардлаган сумнарда Русия казнасын баета. Русиянең төп халкы булган татар инде бернинди ихтирамга да лаек түгелме?

Русиядә Путин президент булган чорда гына да 2200ләп татар мәктәбе, гимназияләре, күпсанлы милли матбугат ябылды. Моның өстенә төрмәләрдә дә татар хокуклары кысыла икән. Без – татарлар, кол түгел. Кайда гына булсак та, ана телебездә сөйләшергә, язарга хокукыбыз бар!» – диелә Рафис Кашаповның төрле тарафларга җибәрелгән мөрәҗәгатендә.

Шулай ук Кашапов Русиянең Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) башлыгы Геннадий Корниенкодан, Коми республикасы җитәкчеләреннән тиз арада тәрҗемәче мәсьәләсен хәл итүне дә сорый. «Русия – БМО әгъзасы. Шуңа барлык төп халыкларның милли мәнфәгатьләрен, хокукларын якларга тиеш», – диелә мөрәҗәгатьтә.

Әлбәттә, әлеге мөрәҗәгать урыс телендә язылган. Ул берничә данәдә. Аны язучы Рафис Кашапов берсе барып җитмәсә, икенчесе барып җитәр, дип фикер йөрткәндер. Татарча язган булса, гомумән, барып җитмәсен дә яхшы чамалагандыр. Коми якларындагы төрмәдән менә шундый хат-мөрәҗәгать килде.

Шушы көннәрдә Рафис әфәнденең адвокаты Руслан Гарифуллин Коми прокуратурасына тоткынның мәнфәгатьләрен, хокукларын яклап шикаять юллады. Анда Рафис Кашапов кулга алынып тикшерү изоляторына ябылганнан соң, хокук яклаучылар шушы вазгыятькә анализ ясап, аны намус тоткыны итеп белдерүләре әйтелә. Шул ук вакытта Руслан Гарифуллин сүзләренә караганда, Коми республикасы УФСИН оператив бүлекләре Рафис Кашаповның татар халкы мәнфәгатьләрен яклаучы, Татарстанның мөстәкыйль булып мәдәни-икътисади үсеше өчен көрәшүен дә белә. Шикаятьтә язылганча, Кашаповны Комига озату «социаль һәм гаилә элемтәләрен өзү өчен эшләнә».

«Ухтада, 19нчы колониядә, ай ярым эчендә дүрт тапкыр штраф изоляторга ябыла. Төрмә хакимияте Кашаповка карата ниндидер шелтәләр, кисәтүләр белдерүе хакында әйтә. Шуның нәтиҗәсендә штраф изоляторга озатканнар икән. Ә чынбарлыкта әлеге шелтә-кисәтүләр төрмә хакимияте инструкцияләренә, боерык-карарларына, күрсәтмәләренә бәйледер. Ә Конституция буенча «ирекне һәм хокукны чикләү» бары федераль канун басылып чыкканнан соң гына гамәлгә керә (55нче маддә)», диелә адвокат шикаятендә.

Руслан Гарифуллин Ухта төрмәсендә чагында Рафис Кашаповка «Ты – террорист», «Вы – татары виновны в аварии на Чернобыльской АЭС», дигән белдерүләрне дә игътибарсыз калдырмый, прокурор тикшерүләрен таләп итә. Шулай ук адвокат Кашаповны торган җиреннән еракка – Коми республикасына җибәрүнең канунлымы-юкмы икәненә дә ачыклык кертергә сорый. «Тикшерүләр барышында тоткынлыкта булган Рафис Кашаповның үзеннән дә аңлатмалар алуыгызны сорыйбыз», – ди Руслан Гарифуллин.

Русиянең Җәзаларны үтәтү кодексында (91нче маддәнең икенче өлеше) болай диелгән: «Хөкем ителгәннәрнең хатлары төрмә хакимияте цензурасы аша үтә. Цензура өч эш көненнән артык дәвам итмәскә тиеш. Хатлар чит телдә язылса, җиде эш көненнән артмаска тиеш». «Агора» адвокатлар берләшмәсе җитәкчесе Павел Чиков сүзләренә караганда, төрмә җитәкчелегенең Кашаповка татарча хат язуны тыюы шушы канунны бозу була.

Гафиулла ГАЗИЗ

КФУда татарны өйрәнү кафедрасы калачак

Казан федераль университетында киләчәктә татарны өйрәнүче (татар тарихы), археология, этнография галимнәре бер кафедрага берләшеп эшләячәк. Бу хакта КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры Рамил Хәйретдинов белдерде. «Татар халкы тарихын өйрәнүче тарихчыларны гына түгел, ә археологларны, этник тарихны өйрәнүче этнологларны берләштерү – бу безнең тырышлыгыбыз», – ди ул.

Хәйретдинов яңа кафедрада 20-25ләп галим тупланачагын һәм моңа кадәр эшләгән бер генә белгечнең дә кыскартылмаячагын әйтә. Татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасында җиде галим эшли иде.

Бүгенгә кадәр татарны өйрәнү һәм тюркология кафедрасы, археология һәм этнология кафедрасы аерым эшләп килде. Алар университетның төрле структур өлешләренә (югары мәктәпләренә) карады.

Яңа кафедраның исеме әлегә тәгаенләнмәгән. Аны башта яңа оешкан кафедра галимнәре, ә аннан соң университетның зур гыйльми советы тикшереп расларга тиеш. Шулай да Хәйретдинов яңа кафедраның исемендә йә «татарны өйрәнү», йә «татар халкының тарихы» дигән сүзләр һичшиксез булачак, дип әйтә.

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты директоры сүзләренчә, мондый кафедралар Чуашстан, Башкортстан, Удмуртия дәүләт университетында эшләп килә инде. Аларда археология, этнология, төбәк тарихы бер кафедрага берләшкән. «Без тикшерелгән юлдан барабыз. Безнең максат бөтен белгечләрне дә бер кафедра канаты астына туплау», – ди ул.

Мәгълүмат чараларында татарны өйрәнү кафедрасы көнчыгышны өйрәнү һәм африканистика кафедрасының бер юнәлеше булачак икән дип, зур шау-шу туган иде. Хәбәр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка кадәр барып җитте. 29нчы апрель көнне ул университет җитәкчесе Илшат Гафуровны тәнкыйтьләп: «Мондый мәктәп әһәмияткә ия һәм динебезгә, тарихыбызга, телебезгә сак булу кирәк», – дип белдерде.

Хәйретдинов бу шау-шуның тууына нык гаҗәпләнә:

«Үзгәрешләрне тикшерү коллектив белән безнең институтның гыйльми советы утырышында булды. Көнчыгышны өйрәнүгә татарны өйрәнүчеләрне дә, африканистиканы да кушалар дигән дәлилләр каян килеп чыккандыр, белмим. Бу ягы бик гаҗәп. Африканистика һәм көнчыгышны өйрәнү кафедралары алар беренче чиратта телләрне өйрәнүче кафедралар. Анда төрле телләрне өйрәнәләр. Татарны өйрәнүгә фарсы, гарәп һәм башка телләрне өйрәнүнең нинди катнашы бар?» – ди Хәйретдинов.

Университетта татарга караган бөтен кафедраларны бергә туплап, аерым бер Татарика институты булдыру мөмкинме? Бүген татарны өйрәнүче фәннәр кайсы кая сибелгән. Татар теле, әдәбияты, сәнгате Толстой исемендәге институтка (элекке Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты нигезендә төзелгән); татар журналистикасы Социаль-фәлсәфә фәннәре һәм гаммәви коммуникацияләр институтына карый һәм башкалар.

«Моның өчен утырырга, максатларны билгеләргә һәм республикага, татар диаспораларына, гомумән алганда, татарга менә шуның кадәр белгечләр кирәк дип исәпләп күрсәтергә туры киләчәк. Мин үзем менеджер буларак, аны тормышка ашыруның реаль адымнарын күрәм. Моның бернинди кыенлыгы да юк, теләк кенә кирәк. Сүз һуманитар белгечләр әзерләү турында гына бармаска тиеш. Без бу очракта һуманитар өлкәдә милли элита гына әзерләргә тиеш түгел. Әгәр бу мәсьәлә күтәрелә икән, ул очракта киң итеп, төрле өлкәләргә белгечләр әзерләү куелырга тиеш. Әгәр бу максат куела икән, ул төптән уйланырга, бөтен яклап тикшерелергә, исәпләнергә һәм милли мәгарифнең уртак системасы булдырылырга тиеш. Әмма бүген милли мәгарифнең мондый системасы республикаларның берсендә дә юк. Бездә (Русиядә) югары белемнең уртак системасы гына бар. Бу – бүгенге чынбарлык. Республикаларга белгечләр әзерләү өчен бүгенгә булганы белән максималь эшләү кирәк», – ди Хәйретдинов.

Соңгы вакытта Татарстанның үзенең бөтен өлкәләргә дә белгечләр әзерли торган милли университетын булдыру идеясе яңадан күтәрелде. Аны Тукай бүләгенә намзәтләр дә хуплап чыкты. Ә февраль аенда халыкара ана теле көне уңаеннан үткәрелгән чарада татар җәмәгатьчелеге моның өчен махсус эшче төркем төзеде.

Наил АЛАН

Комментарии