- 04.05.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №17 (30 апрель)
- Рубрика: Архив
Галимҗан ХАНОВ, юридик фирма җитәкчесе:
90нчы елларда Казан дәүләт университетының юридик факультетына, читтән торып уку бүлегенә укырга кердем дә, Балык Бистәсенә кайтып, районның «Октябрь юлы» газетасына корреспондент булып эшкә урнаштым. Берникадәр вакыттан соң ул газета «Авыл офыклары» булып чыга башлады. Әлбәттә, беренче эш хакына, өс-башны «сипләргә» туры килде. Ишле гаиләдә үскән авыл баласы өчен бу әлбәттә, бик мөһим мәсьәлә иде.
Ярты ел чамасы эшләгәч беренче гонорарымны алганым истә. Җыелып килгәч, шактый зур сумма чыкты ул. Гомумән, журналистикада эшләү миңа тормыш мәктәбе өчен бик файдалы булды.

Комментарии