Чын җырчылар бәхилләшкәндә дә җырлап китә…

Чын җырчылар бәхилләшкәндә дә җырлап китә…

27нче март көнне төнге өчтә татар халкы тагын бер зур югалту кичерде. 71 яшендә халкыбызның кадерле шагыйре Роберт ага Миңнуллин вафат булды. Ул соңгы елларда яман шеш белән көрәште.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948нче елның 1нче августында Башкортстанның Илеш районында туган. Казан дәүләт университетында укыган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасының баш мөхәррире булды. 1995-2014нче елларда Татарстан Дәүләт Советы депутаты иде.

Роберт Миңнуллин дәүләт эшеннән китсә дә, халык күзеннән югалмады: Инстаграмда бик актив булды, шигырьләрен язып кертте, көн вакыйгаларына карата фикерен белдереп килде. Аның һәр язмасы диярлек бер үк сүз белән башлана иде: «Хәерле иртә газиз замандашларым – инстадашларым! Иң изге теләкләрем сезгә! Сау-сәламәт булыйк!»

Соңгы арада гел Сөн буен сагынуы турында язды. Соңгы язмаларыннан берсе булган 16нчы март көнне керткән фотосы астында да Сөнне телгә алган иде әле ул. Тамырлары кубарылган өянке агачы фотосын кертеп, астына язган иде: «Сөн буе өянкесе! …Шулай, агачлар да, дуслар да көтмәгәндә генә авалар да китәләр шул! Сизми дә каласың».

Роберт ага әнисен сагынуы турында да еш телгә ала иде. Газиз әнисенә багышлап язган, йөрәкләргә үтеп керерлек шигыре белән әле 9нчы март көнне генә уртаклашкан иде:

«И, әнкәем, син әле дә

Кайтканымны көтәр идең,

Кайтып керсәм чал башымнан

Сыйпап-сыйпап китәр идең.

Идең… идең…»

Роберт аганың Инстаграмдагы сәхифәсен хәзер кызы Таңсылу ханым алып бара. Ул әтисе белән бәйле истәлекләрне яза.

«Берәр видео ясап бир әле, кызым, бүген куяр идем!», – дия иде миңа әти мәрхүмкәем. Мин үзем видео ясыйм, үзем елыйм, шигырьләрен, җырларын тыңлаган саен күңел тула иде. Хәзер инде тула гына түгел, өзгәләнә…».

« – Әйдә, әти, берәр видео төшерик әле, күптән күренгәнең юк «подписчикларыңа»?!

– Кыяфәт әллә ни түгел бит әле, чәч тә бик матур түгел (инде кәефсезрәк чагы иде).

– Бер дигән әле, әти. Бөтен кеше мондый кыяфәттә булсын иде әле, чәчләреңне генә әзрәк тараштыр да.

– Тагын бу шакмаклы күлмәгеңне киясеңмени әти?!

– Шакмаклы күлмәк килешә ич миңа, – диде мыек астыннан елмаеп кына.

06.12.2019.

Килешмәгән кая инде, Әти мәрхүмкәем, килешмәгән кая…»

…Роберт аганың якты истәлегенә замандашлары язган фикерләр дә күп булды. Бу фикерләрнең кайберләре белән гәҗитебездә уртаклашабыз.

Рәмис ЛАТЫЙПОВ, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе баш мөхәррире:

– Нинди матур көнне ташлап киттең безне, Роберт абый! Ник алай иттең инде? Яз иртәсе, кояш, зәңгәр күк… Ә син киттең дә бардың…

Роберт абый Миңнуллин дип йөри идем мин аны. Балачактагы кебек. Үзенә дә шулай дип әйтә идем. Ничәмә-ничә буын аның шигырьләрендә тәрбияләнеп үскән. Аның җыр булмаган шигырьләре дә җыр булып тора иде. Аның шигырьләре үзенә бер төрле үрелеп бара иде. «Җәй дә, кыш та туннан ул, шундый булып туган ул. Тугач нишләсен инде? Шулай яшәсен инде». «Безнең якка да карана вирус. Юк, безнең якка карама, вирус». Ул чын халык шагыйре иде. Аның бернинди исеме булмаса да, ул халык шагыйре булачак иде. Ул теләсә кайда – урамда, театрда, кибеттә очратсаң да бертөрле мыек астыннан гына елмаеп, җан дусты кебек сөйләшеп китә. Сөйләшә дә, аннары сузып кына, «шулааай» дип куя. Клара апа да үзе шикелле үк ачык чырайлы һәм шат чын татар хатыны. Әллә нинди якын дустын күргән кебек сөйләшә. «Минем ишеләр була, синең ишеләр була», – дип язды ул. Юк шул. Синең ишеләр юк, Роберт абый. Юк һәм юк.

Өлкән буын киткәндә без «татарның асылы булган кешеләр китә» дип еш әйтәбез. Дөрес, һәркемнең китүе кызганыч, татарга күп өлеш керткән кешеләр китә. Әмма дөнья шулай яралган — кемдер китә, кемдер килә. Киткәннәр урынына яңа буын килә. Дөрес, беркем дә беркемне алыштыра алмый, һәм яңа талантларыбыз юк, дип әйтеп булмый. Әмма мин хәзер уйлап карыйм – Роберт Миңнуллин кебек халыкчан шагыйрь бармы соң? Яше дә, карты да белгән, яратып укыган? Көн саен диярлек көнүзәк темага шигырь язып безне уяткан? Туры һәм читләтеп әйткән мәгънәдә уяткан?

Ул бит соңгы елларда бар темага да язды. Дәүләт биргән «халык шагыйре» исемле шагыйрьләр Мәскәү кушкан күрсәтмәләрне яклап тавыш биргәндә дә ул телне яклап ялкынлы шигырьләр язды, яшьләр куркып ятканда да Альберт Разинны яклап чыкты. Ашыгып-ашыгып язды ул аны, баннерын бергә ясаган идек… Яше дә дип әйтәм – аның Инстаграмында 45 мең укучы иде. Бик күпләрнең иртәсе аның шигырьләрен укып башлана иде. Ә бармы соң яшь буыннан шундый шагыйрь? Юк бит, юк… Роберт абый Миңнуллин безгә кунакка килгәч, татарның киләчәге турында шөбһәле фаразлар әйткән иде. Шулар искә төшә дә, тәннәр чемердәп китә…

Роберт абыйның миңа үпкәләгән чагы да булды. Ул Дәүләт Советында рәис урынбасары булган чак. Татарстан кануннарын Мәскәүгә яраклаштырып йөри. Мин «Эфир»да эшлим, комментарий кирәк. Дәүләт Советында беркемне дә таба алмыйм – барысы баш тарта. Бинага кердем, ул чакта астан шалтыратасы гына иде. Шалтыраттым Роберт абыйга. «Мин «Эфир»дан», – дим. Кер, ди. Җиңел генә ризалашты дип аптырап, кереп киттем оператор белән. Кергән идем, күзе шар булды Роберт абыйның. Ул мин «Эфир»дан дигәнне «Шыгырдан» дип ишеткән икән, Чувашия татарлары килгән, дип куанып керткән. Алдык инде комментарий. Ул теләмичә генә җавап бирде. Моның өчен аңа сүз булгандыр инде… Әмма без ул вакытта баррикадаларның төрле ягында — миңа комментарий кирәк, ә ул дәүләт хезмәтендә…

Аннары дуслаштык барыбер. Мин аның белән шигырьләре турында сөйләшә идем. Ничек язылган, ни өчен шундый чагыштыру. «Без биш бала үстек әнкәй белән»е, үзебез дә биш бала булганга, бигрәк тә якын булды. Ул да шуны гел искә ала иде. Ә минем иң яратканы – «Беләм, гомер буйларына миңа дога укырлар, әнкәй кебек өянкеләр, әткәй кебек тупыллар». Ник әнине өянке белән чагыштырасыз, дип сораганым бар. Ул аңлатып та бирде – әниләр өянке кебек басынкы, әни чәчләре кебек өянкеләр дә, ә тупыл ул мәгърур, яфраклары да шома, шәп инде!

Дәүләт Советы зур булса да, ике халык шагыйре башы бер казанга сыймый. Роберт абый Миңнуллин депутатлыктан китеп барды. Үзе өчен авыр булгандырмы, белмим, әмма, минемчә, бу аның һәм халык өчен зур казаныш булды. Аның икенче сулышы ачылды, ул яңа заманның чын халык шагыйре булып танылды. Тулы бер редакцияләр штатта кеше тотып, еллар буена да ирешә алмаган казанышка иреште – инстаграмда 45 мең укучы җыйды. «Инсташигырьләрен» китап итеп тә чыгарам дип әйтә иде әле. Өлгермәде…

Роберт абыйның 80 яшьлек юбилеен да күрербез дип өметләнә идем мин. Дөрес, 70 яшьлеге ошап бетмәде – сәхнәгә чыгып бер тапкыр шигырь дә укымады ул анда, сценарий шундый сәеррәк иде. Кичә үзенә дә ошамаган иде булса кирәк, антрактта шулайрак әйтте. 80 яшьлеген үзенә ошаганча, матур итеп каршыларга язсын дип уйлаган идем эчемнән. Әйтмәдем инде үзенә, әйбәт кичә дидем. Күңелен төшерәсем килмәде.

Җомга иртәсендә бу дөньядан китеп баруы аның татар милләтенә керткән бик зур өлеше өчен Аллаһның бер бүләге булгандыр, бәлки. Урыны җәннәт түрләрендә булсын! Бу дөньяда татарлар һәм башка халыклар укыган һәр шигыре дә аңа дога булып барсын иде. «Мәңге шулай йөрер иде кебек Роберт Миңнуллин», – дип язалар. Кемгә ничектер, Роберт абый да ташлап китәр инде безне бервакыт, дигән уй бик борчый иде. Әмма никтер әле генә түгел…

Татар теленә һөҗүм барган елда Илфак Шиһапов белән Хәния Фәрхи ташлап киткәч, авыр кичергән идек. Дөнья шушындый шомлы, шөбһәле, авыр чакларда әллә нинди оста сүзләр табып, томан арасыннан елмайган Кояш кебек Роберт абый Миңнуллин бар иде. Хәзер менә ул да юк… Шундый авыр вакытта ул китеп барды. Җырлары калды. Ул тәрбияләгән ничә буын татарлар калды. Ничекләр генә түзәрбез моңнарың түгелгәндә дип язган иде ул Хәния турында. Үзе турында итеп кабул итәм бу юлларны хәзер. Ничекләр генә түзәрбез, Роберт абый?

Марат КӘБИРОВ, язучы:

Ә мин туган авылымда.

Мин шул Сөн буйларында…

Синсез Сөн буйларында мин,

Син генә уйларымда.

Сине уйлап күз яшьләрем

Сөнеңә тама инде…

Сөнне синнән көнли идем,

Үземә кала инде…

Сөн бит синең йөрәгеңдә,

Йөрәгең тибешендә.

Миңа гына кала инде

Сөнең дә, Илешең дә.

Мин синсез сыңар канат бит.

Сыңарлар сыңар инде.

Син беләсең сынмасымны –

Чыдар да, сызар инде.

Синле чакта да күңелләр

Гел телем-телем иде,

Синең белән газапларга

Түзүләр җиңел иде.

Кемнәр нәрсә дисәләр дә,

Син минем туганымдыр.

Миндә балкый торган моңнар

Ул синнән туган моңдыр.

Без икебез бер моң идек,

Моңнар өзелер инде.

Ул сиңа сизелмәс инде

Миңа сизелер инде.

Сөнеңне үбеп җибәрәм,

Абыем, өлкән дустым.

Бу минем соңгы үбүем,

Бу минем соңгы дулкын…

Рәфидә НИГЪМӘТҖАНОВА, КФУ студенты:

– Мин ул көнне бүгенгедәй, менә хәзергедәй яхшы хәтерлим. 2018нче ел. Тәүге тапкыр үзлегемнән зур бәйгедә катнашуым. «Глаголица» конкурсы минем дөньяма танылган татар шагыйрьләрен, язучыларын ачты. Алар белән якыннан таныштырып кына калмады, бергәләп иҗат та иттерде. Шуларның берсендә Роберт ага Миңнуллин да килде. «Жюри әгъзалары мондый зур шәхесләр булгач, мин төшеп калам инде», – дип уйландым шул чакта. Бигрәк тә минем әсәрне анализлый башлагач, үземне түбән күрдем, фикеремне әйтергә кыенсындым. Ә ул мыек астыннан гына елмаеп, киңәшләрен бирде, үзе турында сөйләде. Күзгә-күз карашып танышуыбыз, беренче автограф алуым шул көндә булгандыр.

Нәтиҗәләр ясау бәйрәмендә мин махсус күлмәктән килдем. Атна буе кофта, чалбардан йөргән Рәфидәне кызыл күлмәктән иптәшләре генә түгел, хәтта Роберт ага да сизеп алды. Бәллүр ябалакны алырга чыккач, кулымны кысып әйткән сүзе һаман колакта: «Син бүген бигрәк матур, Рәфидә. Танымадым да».

Эреп кенә түгел, коелып төштем. Ул, шаярып кына, ябалакны кулында уйнатты. Сәхнәдә чакта да күп-күп киңәшләрен әйтте. Кайтуга ук аның канатлы фикерләрен язып куйган дәфтәрем китап киштәмдә сакланса, Роберт аганың шигырьләре, әйткән сүзләре, ихлас елмаюы – барысы-барысы да күңелдән китмәс. Онытылмас. Тыныч йокла, татар шагыйре…

***

«Безнең гәҗит» тә укучылары исеменнән мәрхүмнең якыннарының, халкыбызның зур кайгысын уртаклаша. Урының җәннәттә булсын, Роберт абый! Син мәңге халкыңның йөрәгендә яшәрсең…

Күрдем…

Роберт Миңнуллинның 12нче мартта – инстаграмына иң соңгы элгән шигыре

Мин тауларны бик күп күрдем,

Күрдем бик биекләрен.

Таулар күрсәм, ни өчендер

Җилкенә йөрәкләрем

Кайсын үзем эзләп бардым,

Очрады каршыма да…

Кайсына җәяүләп мендем,

Кайсына машинада.

Күрдем мин Балкан тауларын,

Хәтта Альп тауларын.

Мин ул Альп тауларының

Чирәмендә аунадым.

Араратларын да күрдем,

Күрдем Ирәндеген дә.

Ул тауларның горур сыны

Күз алдымда бүген дә.

Күрдем мин Каф тауларын да,

Күрдем Алатавын да.

Белмим, күрә алырмынмы

Ул тауларны тагын да…

Тартып торса да күңелне

Чит җирләрнең тау-ташы,

Минем өчен иң биек тау –

Сөн буеның тау башы.

Айгөл ЗАКИРОВА әзерләде

Комментарии