Халиков ник китте, аның урынына кем килер?

3нче апрель көнне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков вазифасыннан китте, аның «Татэнерго» ширкәте җитәкчесе итеп билгеләнүе мәгълүм булды. Әлегә хөкүмәт башлыгы вазифаларын Премьер-министрның беренче урынбасары Алексей Песошин башкарачак.

Халиковның китүе республикадагы вазгыятьнең катлаулы чорына туры килде. «Татфондбанк» һәм «Интехбанк» кризисы сәбәпле акчаларын ала алмаган мөштәриләр протест чаралары уздыра. Урта һәм кече бизнес вәкилләре дә бу банклар аша эш иткән. Фатирлы булабыз дип, акчаларын төзелә башлаган йортка кертеп алданган кешеләр дә, «Платон» системасы аша акча җыюга каршы машина йөртүчеләр дә митингларга чыга. Федераль үзәк 2017нче елда дәүләт программалары аша Татарстанга акча бирми. Мәскәүгә җибәрәсе салым да артты.

Сәяси күзәтүче, «Звезда Поволжья» газететасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль үзәк басымына каршы торыр өчен, Халиковны урыныннан алды һәм Премьер-министр итеп үзенә бик тугрылыклы түрәне куячак, дигән фикердә.

«Мәскәү «Татфондбанк»ны тернәкләндерү өчен Миңнехановка акча бирмәде. Бу – сәяси карар иде. Әлеге хәл Миңнехановны шикләндергән булырга тиеш. Миңнеханов Премьер-министр итеп федераль һөҗүмгә каршы торырдай үзенә тугрылыклы һәм саклану тәэмин итәрдәй түрәне куяр дип уйлыйм», – ди Әхмәтов. Аның фикеренчә, Халиков йомшак җитәкче түгел, әмма инициативасыз һәм билгеле бер кысалардан чыкмый, өстәвенә, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев даирәсеннән.

«Хәзер мин җитәкчеләрнең кем даирәсеннән булуы бик зур роль уйный дип уйлыйм. Федераль үзәк басымы артканга, хәзер Шәймиев тә, Миңнеханов та бер көймәдә. Искә төшерик әле, Миңнеханов төбәкләрдән салымны арттыруга ризасызлык белдергән иде. Бу сәясәт көчәячәк һәм Миңнехановка басым артыр дип уйлыйм. Ул икътисадка аек акыл белән карый. Аңа чыгымнарның бик зур булуы да, йөзләрчә миллиард сумнарның билгесезлеккә китүе дә, акылга сыймаслык коррупция схемалары да ошамый. Ул федераль үзәктән басым тагын да көчәя барганда каршы тору өчен үз тирәсен ныгыта. Хәзер төрле фаразлар бар. Кемнәрдер, Чаллы мэры Наил Мәһдиев хөкүмәт белән җитәкчелек итәчәк, кемдер, Миңнехановка бик якын кеше булачак, дип әйтә», – ди Әхмәтов.

«Ауропалы Татарстан» сәяси блогы җитәкчесе Артур Хаҗиев, ачуы чыккан халык теләгенә ияреп, аерым бер кешенең, ягъни Халиковның, иманын укыту – Татарстан хакимиятенең ялгышы, дигән фикердә.

«Премьер-министр вазифасыннан китәргә тиеш түгел иде, аның бурычы – банклар белән бәйле проблемаларны хәл итү. Хакимият, күрәсең, ризасызлык белдергән халыкның ачуын киметер өчен, Халиковны корбан итәргә булган. Менә, гаепле бер кеше бар, ул кәнәфиеннән колак какты, иманын укыттык, дип халык алдында аклану дөрес түгел. Халиковның премьерлыктан китүе – республика хакимияте карары. Минемчә, монда федераль үзәкнең кулы уйнамаган. Мәскәүнең кайбер даирәләре Татарстанда банк кризисын тудыру, аны күпертүдә катнашы бардыр дип чамалыйм. Бу Татарстанны көчсезләндерә, халыкның республикага, аның җитәкчеләренә ышанычын киметә алачагын алар яхшы аңлый», – ди Хаҗиев.

Галим Ильяс Илалетдинов Илдар Халиков уңай вакытта китеп котылды дип саный. «Халиков – акыллы кеше, ләкин ул Миңнеханов күләгәсендә калды. Аңа активрак булу мөмкинлеге бирмәгәннәр, күрәсең. Вазгыять хәзер тагын да начаррак һәм сүз бары тик банклар ябылуы турында гына түгел, ә Татарстанда һәм хәтта Русиядә тагын да җитдирәк проблемалар турында бара. Аңлы кеше буларак, Халиков дәүләт хезмәтенең үзенә бернинди файда китермәячәген аңлагандыр. Минемчә, Илдар Халиков яңа эш урынын көздән үк эзли башлаган. Ул «Татфондбанк»та кризис дәрәҗәсен белгән һәм моның ничек тәмамланасын да чамалаган. Шулай да, күрәсең, банкның лицензиясен алганчы көтәргә мәҗбүр булган. Хәзер банк кризисыннан зыян күрүчеләр белән Миңнеханов арасында арадашчы юк булып чыга. Премьер вазифасыннан китте, банк мөштәриләре моны таләп иткән дә иде. Хәзер Халиковның максаты башка – «Татфондбанк» мәсьәләсеннән мөмкин кадәр ерагаю һәм, алга таба шымытыр белән калмас өчен, чын капитал булдыруга ирешү», – дип сөйләде галим.

* * * *

Илдар Халиков 2010нчы елның 22нче апреленнән 2017нче елның 3нче апреленә кадәр Премьер-министр булып эшләде. Аңа кадәр Чаллы шәһәре мэры иде.

Наил АЛАН,

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Петербургтагы шартлаудан соң, Казан метросында иминлек чаралары көчәйтелә

Санкт-Петербургтагы шартлаудан соң, Казан метро станцияләрендә иминлек чаралары арттырылган. «Азатлык» хәбәрчесе Казандагы «Горки» метро станциясеннән хәбәр итүенчә, тикшермичә бер генә пассажирны да кертмиләр.

«Метроэлектротранс» оешмасы җитәкчесе Әсфән Галәвов «Реальное время» газетасына хәбәр иткәнчә, контроль тагын да артачак. «Метрога керү урыннарына өстәмә кешеләр куйдык, аларга һәр пассажирны диярлек тикшерергә кушылды», – дигән Галәвов.

3нче апрельдә сәгать 14.40та Санкт-Петербург метросының «Печән мәйданы» һәм «Технология институты» станцияләре арасында шартлау булды. «Восстание мәйданы» станциясендә тагын бер шартлаткыч табылуы хакында хәбәр ителде.

Русия сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова хәбәр иткәнчә, кимендә 14 кеше һәлак булган. Җәрәхәтләнүчеләр саны 50гә якын. Шартлау Русия Президенты Владимир Путин Петербургта булган көнне оештырылды.

Татарстанның Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге вәкиле Ренат Вәлиуллин «Азатлык»ка әйтүенчә, хәзер һәлак булучылар һәм яраланучылар арасында татарларның булу-булмавын ачыклау бара.

Тикшерү комитеты «теракт» маддәсе нигезендә җинаять эше ачты. «РЕН-ТВ» телеканалы һәм башка мәгълүмат чаралары террор кылуда шикләнелүченең фотосын чыгарды. Әлеге фотодагы кеше башына түбәтәй кигән. Күп кенә мөселманнар социаль челтәрләрдә моңа карата канәгатьсезлеген белдерә башлады. «Әлбәттә, сакаллы һәм түбәтәйле булырга тиеш», – дип яза Марат Моратов исемле берәү. «Протест чараларыннан игътибарны читләштерү өчен, протестлар шартлау белән тәмамланды», – дип яза Хәмзә Черноморченко.

Соңрак «Азатлык» сайтында яңа мәгълүмат барлыкка килде. Үзен фотода таныган Андрей (Ильяс) Никитин исемле кеше, полиция бүлегенә барып, терактка катнашы булмавын әйткән. «Мин барлык сорауларга да бәйнә-бәйнә җавап бирдем. Мине аңладылар. Шуннан мин Мәскәүгә очтым», – дигән Никитин IslamNews мәгълүмат агентлыгына.

«Хәрби хезмәттә тамак туймый, «бабайлык» та бар»

Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин, язын республикадан ким дигәндә 4 мең егет хәрби хезмәткә чакырылачак, дип белдерде. 31нче мартта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуы яшьләрне хәрби хезмәткә үгетләүгә охшаган иде, армиядә барысы да яхшы, дигән рухта үтте ул. Армиядән кайтканнар югары уку йортларына ташлама белән керә ала диелде.

Быелгы яздан «Әниеңә шалтырат» дигән федераль проект эшли башлаячак, дип тә белдерде хәрби комиссариат вәкилләре. Армиягә алынганнарга банк карталары да биреләчәк, аңа һәр ай саен 2000 сум, ятимнәргә 3000 сум салынып торылачак икән.

Чынлыкта бүген армиядә хәлләр ничек соң? «Азатлык» узган елның декабрендә генә хәрби хезмәттән кайткан Азат Хөснетдинов белән элемтәгә керде. Ул хәзер Казан тикшеренү техник университетының юридик бүлегендә читтән торып укый.

Азат тумышы белән Балык Бистәсе районы, Кече Әшнәк авылыннан. Ул хәрби хезмәткә чакырылгач та, бер ай Тольяттида укуда булган, аннан соң Түбән Камада 5561нче хәрби бүлектә хезмәт иткән.

– Хәрби хезмәткә килеп эләгү белән, үзеңә карата нинди мөнәсәбәт сиздең?

– Укыганда мөнәсәбәт әйбәт иде, беркем дә кыерсытмады. Алданрак килеп хезмәт иткәннәр бөтенесе булышты, якты чырай күрсәтте.

– Ә Түбән Камада ничегрәк?

– Анда күбесе Татарстаннан, татарлар да күп иде. Шунда ук дуслаштык. Кыерсытучы булмады.

– «Бабайлык» бармы?

– Юк дип әйтеп булмый. Күп нәрсә үзеңнән тора. Хәрби хезмәткә килгәч тә үзеңне ничек күрсәтәсең бит. Артык мактанып та йөреп булмый, куркырга да ярамый.

– Йомшаграк холыклы егетләргә ниндирәк мөнәсәбәт?

– Төрлечә: идән дә юдырталар аларга, башкасы да бар. Безнең аларны кызганып, яклап чыккан вакытлар да булды.

– Офицерлар солдатлар арасындагы хәлләрне беләме?

– Белә. Ул яктан каты куелган. Армиядә кыерсытулар күп булганга, хәзер бөтен әйберне дә тикшереп торалар.

– Ризык ягы ничегрәк?

– Тольяттида тамак туймады. Анда безне өч тапкыр ашаттылар. Сигездә – иртәнге аш, икедә – төшке аш, кичен сигездә кичке аш була иде. Иртәнге сигез белән ике арасында вакыт күп бит, әнә шул вакытта безнең бик каты ашыйсы килә иде.

Тольяттидан Түбән Камага кайткач, шәһәрдә кизүгә (ДПС) чыга идек, анда качып кына кибетләргә кереп ашый идек.

– Ашарга сезгә нәрсә бирелә иде?

– Иртән күпчелек очракта ботка иде. Төшке ашка – ике төрле ризык, кичкә – бәрәңге, ә күбесенчә кәбестә пешерәләр иде. Аны бигос дип әйтә иделәр. Анда ит бөтенләй юк диярлек. Кечкенә генә ике кисәк эләксә эләгә, эләкмәсә – юк. Башкаларга ничектер, ә миңа ашату ошамый иде.

– Арагызда мөселманнар да булгандыр, ит нинди иде?

– Дуңгыз ите дә була, әмма күпчелек очракта сыер ите иде. Пешерүче солдаттан сораштыра идек, ул сыер ите дип әйтә иде. Мин үзем дә сыер итен дуңгызныкыннан аерам.

Тольяттида Дагстаннан килгән мөселманнар да бар иде, алар намаз да укыды. Намаз укучылар командирлардан сорый иде һәм аларга каршы килмәделәр. Алар сыер итен генә ашады, сосискалар ашамадылар.

– Син, Түбән Камада булганда туймый идек, кибеткә чыгып булса да ризык ала идек, дидең. Акча каян алдыгыз соң?

– Бөтен егетләрнең дә банк карточкалары бар иде. Әти-әниләр акча күчерә иделәр.

– Айга күпме акча китә иде?

– Атнасына дүрт тапкыр шәһәргә чыга идек һәм көненә якынча 200 сумга ашый идек. Кайвакыт, качырып кына, үзебез белән хәрби бүлеккә дә алып кердек. Тотсалар, ризыкны алып кала иделәр.

– Әти-әниләр, туганнар белән элемтәгә керү мөмкинлеге ничек иде?

– Телефонны качырып кына йөрттек. Туганнар белән сөйләшергә ярамый иде. Көн саен кесәләрне тикшереп тормадылар үзе. Өч-дүрт айдан соң, әниләр белән көн саен сөйләшеп тордык дисәң дә була. Мин өч-дүрт тапкыр авылга да кайтып килдем. Офицерлар белән дус идем.

«АЧ СОЛДАТЛАР ЮК»

Татарстан хәрби комиссариатының хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы Дмитрий Гурылев армиядәгеләрнең тамаклары туймауга карата: «Юкны сөйләмәгез, без хәзер XXI гасырда яшибез, ач солдатлар юк», – дип белдерде. Аның сүзләренчә, дуңгыз ите проблемасы Русия армиясендә тулысынча хәл ителгән. «Хәзер армиядә швед өстәле (ризыкны үзең сайлап алу мөмкинлеге) рәвешендә туклану оештырылган. Ким дигәндә ике ризык тәкъдим ителә. Әгәр дуңгыз ите тәкъдим ителә икән, аның белән бергә тавык, йә булмаса сыер ите дә бирелә. Күпчелек хәрби бүлекләрдә сайлап алу мөмкинлеге бар. Мин боларны уйлап чыгарылган проблемалар дип саныйм», – ди Гурылев.

Хәрби хезмәткә чакыру бүлеге башлыгы хәрби хезмәтне «ал да гөл» итеп күрсәтергә омтыла. Аның сүзләренчә, Татарстанның муниципаль берәмлекләре белән хезмәттәшлек иткән бүлекләрдә проблемалар бөтенләй юк. «Әгәр ниндидер җитешсезлекләр билгеле булса, хакимият вәкилләре ул урыннарга бара һәм сәбәпләрен ачыклый. Соңгы ике-өч ел эчендә җитешсезлекләр турында бөтенләй ишетелгәне юк», – ди Гурылев.

* * * *

Шул ук вакытта Русия армиясендә хәрби хезмәткә чакырылганнарның үлү очраклары әледән-әле булып тора. Әле 12нче мартта гына Пермь өлкәсенең Октябрь районы, Бикбай авылында Денис Хәмидуллинны җирләделәр. Туганнары фикеренчә, армиядә Денистан акча таләп иткәннәр һәм шул сәбәпле ул үзенә кул салган, йә булмаса аны көч кулланып үтергәннәр. Бу хәлне тикшерү бара.

Наил АЛАН,

Римма ӘБДРӘШИТОВА

Комментарии