Ялгышма, Тәфкил бабай

«Безнең гәҗит»нең 21 август (2013) санында Мамадыштан Тәфкил Нургалимовның «Русиягә «бабайлар» кирәк!» дигән язмасы дөнья күргән иде. Тәфкил бабай, мин үзем дә, сездән соңрак булса да, Владивостокта хезмәт иттем. Сез язганча товарнякта түгел, пассажир поездында ай буе бардык. Бетләмәсеннәр дип, Улан-Удэ шәһәрендә мунча керттеләр. Ул чорларда солдатлар 3, моряклар 4 ел хезмәт итә иде. Ә сез мактап язган бабайлыктан мин генә түгел, бик күп ата-аналар да куркып, газиз улларын армиягә җибәрергә атлыгып тормый, йөзәр мең сум акчаларын кызганмыйча, ничек тә балаларын калдыру хәстәрен күрәләр. Аларның армиядән исән-сау кайтуларына нинди гарантия бар? Сез язгансыз, элек тә бар иде бабайлык, дип. Ай-һай, СССР заманында булды микән мондый хикмәтләр? Ул вакытларда барлык мөселманнар да аралашып торды, русларга үзләрен иркенләп тотарга мөмкинлек бирми идек. Хәтта Балтыйк буеннан килгән руслар белән дә артык аралашмый идек. Хәзер рус яшьләре Мәскәүдә «Россия бары руслар өчен» дигән плакатлар күтәреп йөри. Армия хәлләре дә шуннан ким түгел. Рус солдатлары, мин өстен халык, тәртип урнаштырам, дип, оныгыңны кол хәлендә тота. Катырак язылган булса, гафу үтенәм. Фикерегезнең дөрес түгеллеген аңлагансыздыр.

Хәйдәр САБИТОВ.

Әлмәт районы Түбән Мактама бистәсе

Ялгышма, Тәфкил бабай, 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии