Аракы урынына тимераяк

Аракы урынына тимераяк

Кукмараның Аш-Буҗи һәм тагын биш авылында аракы сату тыелган. Сала кешеләре җыеннар уздырып, шундый карар кылган. Бер ел дәвамында Аш-Буҗида хәмер сатылмый. Аның урынына тимераяклар белән сату итәләр.

Авылда 200 хуҗалык исәпләнә, бер башлангыч мәктәп, мәчетләре бар. Мәктәптә 50 бала белем ала, өлкәннәре күрше Зур Сәрдеккә укырга йөри. Дүрт шәхси кибет эшли.

Кибет хуҗалары авыл халкының җыенда кабул иткән карарын хуплаган. Аларның берничәсе моңа кадәр болай да хәмер сатмаган. Имам Мансур Тимеров, татар авылы өчен бу гадәти күренеш булырга тиеш, ди.

– Авылдашларым – диндар. Мәчет һәрвакыт ачык, йозак эленми, биш тапкыр намазны да ирләр гыйбадәтханәгә килеп укый. Җомга намазына да 100дән артык кеше җыела. Без бар мәсьәләләрне дә мәчеткә җыелып хәл итәргә күнектек. Җомга вәгазеннән, намазыннан соң ирләр белән калып, авылда ниләр эшләргә кирәклеген сөйләшәбез. Аракы саткан кибетләр намазлы авылның йөзен пычрата, дидек, кибет хуҗалары да үзебезнең кешеләр, икенче көнне үк киштәләрдән хәмер юк булды.

Сабан туе бәйрәмнәрен дә аек баш белән каршы алабыз. Гадәттә, Сабан туена төрле кеше килә, сатучының да төрлесе бар, ләкин безнекеләр кизүдә тора, андыйларны кертми, кергән икән, тиз генә кире озата.

Күрше авыл кешесе кибет ачып, аракы сатарга тели дигән сүз булу белән ирләр җыелышып, кибет хуҗасына монда бу эшне башкарырга ярамавын аңлатты. Ул да хәмер кертмәде, «хәләл ризыклар гына сатачакмын» дип вәгъдә иткәч, аңа «яшел ут» булды.

Бездә тырыш һәм ихлас кешеләр яши. Мәчетне дә кемдер килеп салмады, бай якташларны көтеп ятмадык, үз акчабызга күтәрдек, – дип сөйләде авыл имамы Мансур Тимеров.

Авыл халкының төп эше – кәсеп итү. Күбесе орлык суган сата, итек баса, терлек асрый. Һәр хуҗалыкта диярлек җиңел машина һәм трактор.

– Авыл халкының аракы эчеп вакыт уздырырга теләге дә, мөмкинлеге дә юк. Җир җимертеп эшли дә, күңел дә ача белә. Җәен эш күп, берсе дә кул кушырып утырмый. Хезмәт белән көн уза, ә кышларын вакыт файдага булсын өчен, без авылда мәчет янында шугалак ясадык. Хоккейны малайлар да, өлкәннәр дә ярата. Берничә төркем барлыкка килде, үзара ярышалар. Хоккейны үлеп яраталар, яше-картының үз кәшәкәсе, тимераяклары бар, – ди авыл башлыгы Миңнифарт Фәттахов.

Аш-Буҗи авылы сәүдә нокталарында хәмер тыелгач, аның урынына кибет киштәләрендә хоккей уенчылары кирәк-яраклары барлыкка килгән. Авылда спорт киемнәре, тимераяклар сатып алырга мөмкин.

Римма БИКМӨХӘММӘТОВА.

Кызыл диңгезнең кай җире артык?

Радия апа Вәлиева белән без Һургаданың Шератон урамында очраштык. Радия ападан: «Ял итү күңелегезгә хуш киләме», дип сорарга да өлгермәдем, ул: «Русиядә булмастай хәл, һич көтмәгән җирдә, кибеттә Коръән бүләк иттеләр бит», – дип сүз башлады.

Радия апаны оныгы Роберт белән бергә кызы Гөлнара Һургадага алып килгән. Кызыл диңгездә ул беренче тапкыр. Радия апа элекке елларда балалары белән Кара диңгез буйларына йөргән. Русиядәге ял белән Мисырдагысын чагыштырып та булмый, җир белән күк арасы, дип әйтә ул.

– Кара диңгез бик пычрак. Бәяләр дә күпкә кыйммәт. Кешеләргә хезмәт күрсәтү дә түбән дәрәҗәдә. Гарәп дөньясында инкыйлаблар булып тору, кешеләрне урлаганнар икән дип сөйләүләр бераз шикләндерә. Әмма без бит әллә кайларга чыгып йөрмибез. Шулай да Русиядәге ял белән чагыштырганда монда күңелгә күпкә тынычрак. Русиядә хулиганлык, наркомания һәм алкоголизм бик көчле. Кайсы шәһәргә генә карама, бездә тәртипсезлек ярылып ята, – ди Вәлиева.

Чаллыдан Һургадага ял итәргә килгән Сиринә, Гөлсинә һәм Мөгаллимә Сочи шәһәрендә Олимпия уеннары узса, бәлки, Кара диңгез курортларында да хәлләр яхшыга үзгәрер дип өметләнә. Алар барысы да эшмәкәрләр, Мәскәүдән товар алып кайтып, аны Чаллыда саталар. Кызыл диңгезгә беренче тапкыр гына килмиләр инде. Элгәре Төркиягә йөреп алганнар.x

Чаллыдан ялга килгән ханымнар

– Монда бик тыныч, кешеләре бик михербанлы, әйбәт ашаталар, суы да, һавасы да әйбәт, – ди алар.

– Гарәп дөньясы, берьяктан караганда, алай ук тыныч түгел бит.

– Без монда килгәч, каршы алучыдан: «Сездә сугыш барамыни?» дип сорадык. Ул: «Бездә сугыш түгел, ә демонстрацияләр генә бара», дип әйтте.

– Монда андый хәлләр юк инде ул. Булса да Каһирәдә генә.

– Бөтенесе дә Кара диңгезгә бару кыйммәт дип әйтә. Сәбәбе нәрсәдә соң?

– Беренчедән бөтен җиләк-җимеш кайдандыр китерелгән. Икенчедән, юл да бик кыйммәткә чыга.

Хәзер чит илләрдә ял итү отышлырак. Барыбер шуның кадәр үк акчага рәхәтләнеп ял итеп кайтасың, арзанракка да чыга әле.
Русия җитәкчелеге соңгы вакытта төрле программалар кабул итеп халыкны үз илендәге ял урыннарына җәлеп итәргә тырыша, ә кешеләр барыбер читкә карый. Элеке елларда татарстанлылар Төркияне үз иткән булса, хәзер Мисырга йөри. Тайланд һәм Доминикан Республикасына да бара башлаганнар. «Ни өчен Русиядә ял итәргә теләмисез?» дигән сорауга барысы да ялның сыйфатына караганда бәясе кыйммәтрәк булуын һәм иминлек мәсьәләсенең күңелгә тынычлык бирмәвен әйтә.

Казан һава аланы сүзчесе Регина Йосыпова әйтүенчә, узган ел Казан аша 11 мең 734 кеше Кызыл диңгез буена ялга киткән булса, быел өч ай эчендә генә дә Мисырга баручылар саны 21 меңгә якынлашкан.

Наил АЛАН.

Миңнеханов полицияне якламады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хокук саклау оешмаларында канун бозулар булуын кызганыч дип таныды.

Кызганыч, комиссия ачкан дәлилләр безнең бу мәсьәләгә игътибарыбыз кимүен күрсәтте. Күрәсең, 90нчы елларда без оешкан җинаятьчелеккә каршы көрәшкән вакытта эчке эшләр хезмәткәрләрендә ни кылсаң да ярый дигән хис барлыкка килгән, – диде Миңнеханов.

Татарстан Президенты бу хакта Русия баш прокуроры урынбасары Сергей Зайцев үткәргән киңәшмәдә әйтте. 12 мартта Казанның «Дальний» полиция бүлегендәге полиция хезмәткәрләренең вәхшилеге дөньяга таралгач, һәм ул хәлдән соң элегрәк кылынган канун бозулар берсе артыннан берсе ачыла барганда, бу Миңнехановның беренче рәсми белдерүе булды.

Русия баш прокуратурасы вәкилләре, Татарстанда полиция хезмәткәрләренең канун бозулары билгеле булгач, республиканың төрле районнарында тикшерүләр үткәрде һәм шулай ук зыян күрүчеләр белән очрашты.

– Бу залда республика Президенты утыруы Татарстанда бөтен хокук саклау оешмалары җаваплылыгын һәм проблеманың кискен булуын тагын бер тапкыр күрсәтеп тора, – диде Зайцев.

Миңнеханов үз чиратында хокук саклау оешмаларында эшләүче хезмәткәрләргә таләпчәнлекне арттырырга кирәклеген әйтте һәм тәртип урнаштырганда республика җитәкчелегеннән бар яклап та ярдәм вәгъдә итте.

Татарстан тәртип саклаучыларын тикшерү нәтиҗәсендә 66 җинаять эше тикшерелмәве ачыкланган. 65 кеше үзләренә карата көч куллануга зарланган.

Бу хакта да Казан вәкилләре катнашында Русия баш прокуратурасында узган киңәшмәдә бәян ителде. Фаш ителгән җинаятьләргә бәйле яңа тикшерүләр башланды. Тиешле тикшерүләр алып бармаган өчен прокуратураның 11 вәкиле гаепле дип табылды.

Тикшерү Казанның «Дальний» полиция бүлегендә газаплаулар нәтиҗәсендә Сергей Назаров үлеменнән соң башланды. Бу бүлек таратылды. Анда эшләгән биш хезмәткәргә гаепләү белдерелде.

Наил АЛАН.

Мөслимә киеме: кем-кемне уздыра?

Татарстан белән Чечня арасында Ислам өлкәсендә көндәшлек артканнан-арта бара. Ул инде мөселман киеменә дә кагыла башлады дияргә була. Бу көннәрдә Татарстанда чираттагы мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесенә әзерләнгәндә, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйровның хатыны зурлап мөслимәләр өчен «Чечня хатын-кызы» коллекциясен тәкъдим итте.

Кадыйрова җитәкләгән Firdaws мода йорты әле 2009 елда гына оешса да, инде мөслимәләр көндәлек һәм төрле бәйрәм чараларына кия торган 70тән артык коллекцияне күрсәтә алган. Тиздән алар Согуд Гарәбстанына да бармакчы.

​Шул ук вакытта Татарстан инде берничә ел мөселман киемнәре өлкәсендә бәйгеләр уздырып килсә дә, әлегә кайдадыр читкә чыгып «Татарстан хатын-кызы» яки «Татар хатын-кызы» дигән коллекцияләрне күрсәтә алганы юк.

Гәрчә бәйгене оештыручыларның берсе, Татарстан мөслимәләр берлеге рәисе Наилә Җиһаншина әйтүенчә, бүген моңа әзер модельерлар да бар. Ләкин андый чараларны оештыру өчен беренче чиратта хөкүмәт ярдәме кирәк.

«Без моңа инде биш ел омтылабыз. Чит илгә чыгу өчен әзер коллекцияләребез бар», – ди ул.

КАЗАН МӨСЕЛМАН КИЕМЕ ДИЗАЙНЕРЛАРЫН ҖЫЯ

Татарстанда бу бәйгегә карашлар да бик төрле. Мөселманнар арасында аны хуплап бетермәүчеләр дә шактый. Җиһаншина әйтүенчә, бу көндәшлек белән дә бәйле, чөнки кайбер дизайнерлар ихтыяҗны сизеп, татар мөселман киемнәре булдырабыз дип, Исламга туры килмәгән үтә күренмәле, сыланып торган, кыска киемнәр җитештереп, мөселман киеме исеменә тап төшерәләр.

​Быел бәйгене ике тапкыр оештырырга булганнар. 6 апрельдә Казанның Кәрим Тинчурин театрында үтәчәк чара Русия күләмендә узса, сентябрьдә халыкара дәрәҗәдә оештырылачак.

– Безнең бар максат – татар костюмын популярлаштыру. Бүген урамга калфак киеп чыккан кешегә артистка карагандай карыйлар. Элек бит хатын-кызларыбыз калфакны да яулык белән берләштерә алган, аларның шәлләре дә булган. Башны ябып йөрү гадәти күренеш саналган, – ди Җиһаншина.

Ул Татарстанда ясалган киемнәрне Иранда да бик яратып кабул итүләрен әйтте.

– Алар үз мәдәниятен саклап калган халык, шуңа да карамастан безнең киемнәргә бик сокландылар, – ди Наилә ханым.

Иранның дүрт дизайнеры көз көне Казанда узачак бәйгегә дә килергә җыена. Моннан тыш, Төркиядән мөселман киемнәрен тегүче ширкәт вәкилләре булачак. Алар мастер-класслар да уздырырга тәкъдим иткән. Шулай ук Берләшкән Гарәп Әмирлегеннән, Индонезия, Марокко, Согуд Гарәбстаны дизайнерлары белән чарада катнашу турында сөйләшүләр бара.

МӨСЛИМӘЛӘР КОРЫЛТАЙГА ӘЗЕРЛӘНӘ

Татарстан мөслимәләр берлеге Европа илләре белән дә элемтәләрне арттырмакчы.

​​– Дизайнерлар белән танышырга дип Франциягә барырга җыенабыз. Бәлки, алар белән уртак проектлар да булдырырбыз, – ди Җиһаншина.

Русия күләмендә узачак мөселман киемнәре дизайнерлары бәйгесендә исә Казаннан тыш, Петербург, Мәскәү, Самара шәһәрләреннән вәкилләр катнашачак. Бәлки, киләчәктә Төньяк Кавказ дизайнерлары белән дә элемтәгә кереп, аларны да катнаштыру каралыр. 2-3 апрельдә Пятигорск шәһәрендә мөселман яшьләрен тәрбияләү форумына баргач, Наилә ханым әлеге мәсьәлә хакында да сөйләшмәкче.

26 апрельдә Русия мөфтиләр шурасы Мәскәүдә Бөтенрусия мөселман хатын-кызлар корылтаен уздырачак. Ул инкыйлабтан соң тарихта беренче тапкыр үтәчәк.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии