- 04.03.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №09 (28 февраль)
- Рубрика: Архив
21нче февраль – Халыкара туган тел көне. Ул ЮНЕСКО карары нигезендә, 2001нче елдан билгеләп үтелә. Хәзерге көндә дөнья халыклары алты меңнән артыграк телдә сөйләшә. Җир йөзендәге һәркем өчен иң якын, иң газиз тел – ана теле. Шуның өчен дә без аны читләрдән җил-яңгыр тидертми сакларга тиешбез. Бүгенге сәхифәбезнең кунаклары – гомерләрен тел дәрьясы белән бәйләгән ике егет – Онур Ташөрән белән Батырхан Әгъзәмов. Әйдәгез, иң әүвәл үзләре белән танышыйк.
– Минем исемем Онур, Истанбулда туып-үстем. Миңа хәзер 26 яшь. Чанкала университетының «Япон теле мәгарифе» бүлеген тәмамлаганнан соң, Мәрмәрә университетындагы Тюркология институтының төрек теле бүлегенә магистратурага кердем. Буш вакытларымда төрки дөньяны өйрәнәм. Озак вакытлар япон каллиграфиясе белән шөгыльләндем. Милли хисләр әтием йогынтысында үсә башлады дисәм, дөресрәк булыр. Ул миңа бәләкәй чагымнан бирле туган нигезебез турында сөйләде. Аны тыңлавы да кызык иде. Кызганыч, әтием дүрт ел элек вафат булды
– Мин – Батырхан. Тыва республикасының Кызыл каласында туып-үстем. Әтием Игорь – Алтай татары, әнием Сания Башкортстанның Кушнаренко төбәгеннән. Алар бу якларга сугыштан соң, әти-әниләренә ияреп килгәннәр. Кызылда яшәгәндә, тыва һәм урыс телләрен өйрәндем. Башлангыч сыйныфта – тывача, алга таба урысча укыдык. Туган телемә Миңзифа әбием белән әнием өйрәтеп үстерде. Мәктәптә укыганда казахча сөйләшергә дә өйрәндем. Якутча да беләм. Әтием белән эшкә йөргәндә өйрәнгән идем. Мәктәпне тәмамлагач, тамырларым Казанга тартты. Казан федераль университетының тарих факультетына укырга кердем. Хәзер икенче курста.
– Без сезне күп телләр өйрәнгән милләттәшләребез дип беләбез. Егетләр, хәзергә барлыгы ничә тел өйрәнергә өлгердегез?
Онур: Мин татар егете булсам да, ана телем итеп төрек телен исәплим. Гадел булыйм – минем телем төрекчә ачылды. Үземнең татар икәнемне аңлый башлаганчы, төрекчә сөйләштем. Аннары төрки телләрне өйрәнә башладым. Әлбәттә, иң элек үземнең газиз татар телемне. Башка телләр арасында иң яратып сөйләшкәнем – сөекле телем – татар теле. Туган телем аша халкыбызның тарихына, мәдәниятенә юл ярдым. Хәзер менә инглиз һәм япон телләрен дә беләм. Бүген иркенләп барлыгы биш телдә аралаша алам. Әле бу соңгы чик түгел дип уйлыйм.
Батырхан: Кызылда яшәгәндә, ана телем – татар теленнән кала, тыва, урыс, казах һәм якутча, ягъни дүрт телдә сөйләшергә өйрәндем. Казан университетында инглиз һәм төрек телләрен үзләштерәм. Татар егетенә хәзерге заманда үзеңнең барлыгыңны раслау өчен, бу ике телне өйрәнми мөмкин түгел. Тырышырга, «Мин булдырам», дип яшәргә кирәк.
– Сезне күп телләр өйрәнүгә нәрсә этәрде? Бу уңышларыгыздан соң рухи дөньягыз ничек үзгәрде?
Онур: Хәзер Төркиядә яшәүчеләр, сөйләшерлек кенә булса да, инглизчә белә. Мин урта мәктәптә укыганда, инглиз теленнән имтихан бирә алмадым. Бу уңышсызлыгым йөрәккә шундый көчле курку салды. Күңелдә йөргән телләр өйрәнү хыялыма киртә корды, дисәң дә була. Төркия белән Англия футбол командалары очрашуын карарга ярата идем. Имтиханны бирә алмагач, инглизләрне күрә алмас дәрәҗәгә җиттем. Әмма өйрәнү теләге барысыннан көчлерәк иде. Минем наданлыгымда инглизләрнең ни гаебе бар соң, дип уйладым. Үземне кулга алдым да бар вакытымны шушы телне өйрәнүгә багышладым. Ә төрки телләрне өйрәнергә керешүем дәүләт телевидениесеннән «Нәүрүз» программасын каравым белән бәйле. Телевизордан Русиядә яшәүче төрки халыкларның мәдәниятенә багышланган тапшырулар бара иде. Ни хакында сүз барганлыгын беләм, әмма кайбер сүзләрне ачык кына аңлап бетерә алмыйм. Шушы мизгел төрки телләрне өйрәнергә вакыт җиткәнлеген төшендерде. Күп телләр белү дөньяга яңача караш тудыра, төрле халыкларның яшәеше белән таныштыра. Белемеңне арттыра.
Батырхан: Телләр өйрәнә башлавыма тыва халкы белән яшәвем этәрде. Тывалылар безнең кебек төрки халык. Татар теленә охшаш уртак сүзләр дә күп. Дусларыңның телен белү синең үзеңә дә хөрмәт хисе уята бит әле ул. Тывалылар бик самими, ышанычларын бер яуласаң, дуслыкка гомер буе тугрылык саклый торган милләт. Кызылда минем барлык дусларым тыва егетләре, тыва кызлары иде. Әти-әниләребезгә дә сөйләми торган яшерен эч серләребез күп иде безнең. Хәтта без – ислам, тывалылар будда динен тотсалар да. Алай гынамы! Бездән үрнәк алып, тыва һәм татар апалары бер-берсенә кунакка йөрешәләр иде.
– Онур, татар балаларында синдәгедәй милли хисләрне ничек уятып җибәрергә? Төркия дәүләтендә телләргә мөнәсәбәт нинди?
Онур: Беренчедән, бу эш гаиләдән башланганда гына кыенлыкны җиңеп чыгарга була. Һәр ата-анага баласын иң элек үз йортында үз милли тойгылары белән йогынты ясарга, үз милли мәдәнияты белән тәрбияләргә кирәк. Икенчедән, бала һичьюгы башлангыч белемне туган телдә алырга тиеш.
Татар баласына телне һәм әдәбиятны өйрәнү өчен атнасына ике дәрес кенә җитмәячәк. Минемчә, бу өлкәдә татар халкының бер кимчелеге бар – оялу. Оялмаска, телне белүең белән мактанырга, туган телдә сөйләшү мохитын киңәйтергә кирәк. Метрода, урамда, мәчеттә, мәктәптә, ресторанда, кибеттә, сәүдә үзәгендә, спортта, кинода һәм теләсә кайда сөйләшергә була. Туган телне өйдә генә бикләп тотсаң, ул үсештән туктый. Төрек телендә дә дөньякүләм проблема – инглиз теле нигезендә глобальләшү тәэсире сизелә. Моңа каршы тору өчен бездә ел саен төрле кыйтгаларда яшәүче төрки дөньяга кагылышлы күп чаралар үткәрелә.
– Тел ул аралашу да, холык та, тәрбия чарасы да, җирсү дә, язмыш та. Адәм баласын дөнья буйлап йөртүче дә тел…
Онур: Тел – халыкның күңел көзгесе дә. Мәсәлән, төркиләрдә хатын-кыз белән ир-ат гомер-гомергә тигез саналган. Шуңа күрә алар бер-берсенә гел «син», «ул» дип дәшкән. Ә Ауропа телләрендә җенесенә, яшенә күрә кешене ике яисә өчкә аерганнар. Японнарда, гомумән, дисциплина көчле. Алар бик кечкенә җирдә һәм ишле яши. Шунлыктан аларда тәртип бозучыларга, сүгенүчеләр карата катылык күрсәтелгән. Япон телендә хәтта сүгенү сүзе дә юк диләр. Шушы мисаллардагы кебек, телне өйрәнгәч, халыкның үзен дә белә, аңлый башлыйсың.
Батырхан: Әйе, һәр халыкның телендә аның тарихы, ачы язмышы чагыла. Халкыбызның «Кара урман» җырындагы:
«Карагынадай урман, еллар ябык,
Дус-иш кирәк дөнья көтәргә», – дигән юлларга гына игътибар итик әле. «Еллар ябык», – диелгән анда. Нигә ябык соң ул, ачлыктан интеккәнгәме? Юуук, елларның ишек кебек бикле булуы турында сүз бара монда. Милләтләр колониячел төрмәгә ябылган. Мондый шартларда дөнья көтәр өчен дус-иш кирәк. Бу җырда халкыбызга алга таба илдә яшәргә рәт калмавына ымлау сизелә. Шушы гади генә татар җырына гап-гади тел белән язмышыбыз турында нинди көчле мәгълүмат салынган.
– Милләттәшләребез арасында катнаш никахлар елдан-ел арта бара. Аның нигезендә нинди сәбәп ята дип уйлыйсыз? Мәхәббәтме? Яшьтән әти-әни бирергә тиешле милли тәрбия җитмәүме? Милли мохитның тарлыгымы? Бу хәл тора-бара туган телебездән бөтенләй ваз кичүгә китермәсме?
Онур: Хәзерге глобаль дөньяда яшьләр арасында башка төрле, «маргинал» булып күренү бик популяр (Маргиналлар дип халкы, нәселдәшләре, туганнары арасында үзе яшәгән җәмгыять белән элемтәләрен, ягъни динен, телен, мәдәниятын җуйган бәндәләргә әйтәләр). Шуңа да егет, арзанлы шаккаттыру чире белән мавыгып, үз милләттәше белән гаилә корудан баш тарта һәм башка милләт кызына өйләнә. Аңа шулай кызыграк тоела. Нәселенең киләчәге турында ул уйлап та карамый. Бу, әлбәттә, үз милләтеңне, нәсел-ыруыңны хөрмәт итмәү, хәтта киләчәгеңне күзалламаган сай акыллылык билгесе. Яшьләр әлеге бәлагә юлыкмасын өчен, әти-әнинең дөрес юнәлеш бирүе сорала. Телдән ваз кичү, бер яктан, милләтеңне сату саналса, икенче яктан, бик зур наданлык ул. Кеше ата-баба мирасы язмышы турында уйламаса да, дөнья төрлелеге өчен әһәмияте зур булган үз мирасыннан ваз кичеп, урман киегенә әйләнергә тиеш түгел. Тел югалу – меңнәрчә еллык тарихи белемнең һәм хатирәләрнең үлеп бетүе дигән сүз ул.
Батырхан: Балаларга милли тәрбия җитми. Ата-ана күбрәк дөнья куу белән мәшгуль. Балаларына: «Кайчан безгә татар егетен яки татар кызын алып кайтып күрсәтәсең инде», – дип әйтсәләр икән алар ичмаса. Юк бит. Йортка башка милләт баласын алып кайткач, терсәкләрен тешлиселәре килә, әмма соң була инде. Катнаш никахлар арасында аерылышучылар да күп. Тывада катнаш никахлар юк дәрәҗәсендә. Без, читтә яшәсәк тә, тарихи ватанны, татар дөньясын сагынып, җирсеп яшибез.
– «Нәрсә бирә соң ул татар теле? Аның белән хәзер ерак китә алмыйсың. Түрә дә, эшкуар да, сәясәтче дә башка телдә сөйләшә», – дигән сүзләр ишетергә туры килә. Буыннан-буынга тапшырылып килгән әманәткә хыянәт түгелме соң бу?
Батырхан: Мин Тывада үскәнгә күрә, татар телен, бәлки, Татарстанда үскән милләттәшләрем кебек йөгерек белми дә торганмындыр. Аның каравы, рус, тыва телләрендә үз милләт вәкилләрен «сатып җибәрәм». Әмма әйтергә теләгән сүзем башка – татар теле сиңа түрә яки коррупционер булу өчен генә кирәкме? Узган ел корбан гаетен Казандагы «Казан нуры» мәчетендә каршы алдым. Хәзрәт вәгазьне урыс телендә укыды. Әмма бәяненең бер урынында, әти-әниләр турында сөйли башлагач, ул безгә, яшьләргә, татарча эндәште. «Үзләренә иң авыр минутларда да алар, балаларын аякка бастыру өчен, соңгы ризыкларын авызларыннан өзеп, сезгә биргәннәр, аларга итагатьле булыгыз», – диде. Хәзрәтнең башка акыллы фикерләре түгел, әниләр турында туган телдә әйткән шушы сүзләре йөрәгемә уелып калды. Туган
телнең дога кебек яңгыравына мин шаккаттым шунда. Менә нинди тылсымлы көч яшеренгән туган телгә.
Онур: Ана теленнән аңлы рәвештә йөз чөергәннәр әллә кем булалмый, тел белән бергә ата-анасын, әби-бабасын кимсетә. Туган телдә сөйләшү кемгә комачаулый, йә? Кайберәүләр, өстенә баса-изә, и тырышалар инде үз телләреннән бизәргә. Аны кимсетү, дәрәҗәсен төшерү – чынлап та әманәткә хыянәт. Мин, шәхсән, хәтта Татарстанда яшәгән урыс халкына да татар телен белү мәслихәт дип уйлыйм. Бу – якын күршеләреңә, хезмәттәшләреңә, ниһаять, ватандашларыңа ихтирам билгесе.
– Сез, егетләр, дөньяның биш телендә укый, яза беләсез, аралашасыз. Әле болары да соңгы чик түгел, дисез. Күп телләр белергә теләгәннәргә нинди теләкләрегез бар?
Онур: Яшьләр өчен күп телләр белү бәхет ачкычын кулыңда йөртү белән бер. Шундый заман килде: хәзер тел белгәннәргә чит илләргә барып яшәү, эшләү, үзен тану-таныту мөмкинлеге зур. Менә үзем төрки телләрне белгәч кенә, төрки дөньяны таный башладым дип әйтә алам. 1400 елдан бирле үзен-үзе саклаган туган телемнең сафлыгын тою күңелдә горурлык хисе уятты. Русиядә яшәүче милләттәшләрем кимендә 3 тел белергә тиешләр дип саныйм. Ана теле белән ул үз халкының йөзенә бага. Урыс теле ярдәмендә Русия халыклары белән аралаша. Инглиз телен белсә, бөтен дөнья аның кулында була.
Батырхан: Телләр өйрәнү һөнәр өйрәнү белән бер. Шагыйрь Мөдәррис Әгъләмов: «Еракка китеп кара», – дип язган иде. Татарга еракка китеп карау сәгате сукты. Моның өчен күп телләр белү фарыз. Аның нигезе – ана телең. Һәр теләгегез туган телдә теләнсен. Бәхет ачкычын кулыгыздан ычкындырмагыз, милләттәшләр.
Ирек НИГЪМӘТИ,
Казан шәһәре

Комментарии