Ипотека процентларының «тезгенләнгән» чагы

Ипотека процентларының «тезгенләнгән» чагы

Банкларның бер-бер артлы ябылуына, финанс базарындагы даими «тирбәлешләр»гә һәм ил икътисадының тотрыксыз булуына карамастан, булган акчаңны торак алуга тоту иң отышлы инвестиция булып кала бирә.

Белгечләр әйтүенчә, банклар белән килеп чыккан вазгыятькә карап кына ипотека алучылар кимемәгән. Һәм алар киләчәктә тагын да артыр әле. Ник дигәндә, күпләрнең торак алу өчен 2-3 миллион сум акча җыю хәлләреннән килми. Шуңа күрә ипотека алырга мәҗбүрләр дә инде. Өстәвенә, әлегә дәүләт тә ипотека процентларын мөмкин кадәр «тезгенләп» тотарга тырыша.

Икътисад системасында шундый хәлләр булып торганда, бары тик ышанычлы, еллар дәвамында сыналган оешмалар белән генә эшләргә кирәклеге аңлашыла, әлбәттә. «Унистрой» төзелеш компаниясе – шундыйлардан. Белешмә өчен: 2016нчы елда «Унистрой» барлыгы 128 квадрат метр торакны кулланылышка тапшырган. Һәм бу күп кенә башка оешмалар ябылырга яки йортларны кулланылышка тапшыруны тоткарларга мәҗбүр булган вакытта. Хәзерге вакытта да компания өр-яңа торак комплексларда йортлар өлгертеп килә: Ершов урамында – «Арт-Сити», Мамадыш трактында – «Весна», Даурия урамында – «Журавли», Казаннан 10 минут ераклыкта гына – «Царево Village».

«Унистрой» оешмасы даими рәвештә төрле акцияләр уздырып тора. Менә чираттагысы: бары тик 10нчы мартка кадәр генә шушы комплексларда яңа фатир алу өчен ВТБ24 банкы 8,3 процентлы ипотека бирә! Коммерцияле банклар белән эшли торган башка төзелеш оешмалары 11,5-12 һәм аннан да югарырак процентлар тәкъдим иткәндә бу. Ә 10нчы марттан соң ипотека процентларының артуы көтелә: ВТБ24тә – 9,4, «Сбербанк»та – 9,5, «АбсолютБанк»та 10,5 процент булачак.

Шулай ук беренчел кертемсез генә дә ипотека алырга мөмкин. Мондый очракта процентлар югарырак була инде. Мәсәлән, «РоссельхозБанк» 11,9 процент белән 30 елга кадәр ипотека тәкъдим итә. Ана капиталын беренчел кертем итеп керткән очракта, ВТБ24 – 9,4, «АбсолютБанк» 10,5 процент белән ипотека бирә.

Ипотека алу вариантыннан баш тартып, башка юлларын эзләүчеләр дә юк түгел. Андыйлар өчен «Унистрой»да «Торак мөмкинлекләре» дип аталган туплам кооперативы бар. Күзең төшкән торакның ярты бәясен син, ә икенче яртысын кооператив түли. Аннан син, ун елга бүлеп, шул сумманы кооперативка кайтарасың гына. Бернинди процентларсыз! Белгечләр исәпләп караган: беренчел кертем һәм түләү вакыты бер төрле булган очракта да, кооператив әгъзасының фатир өчен айлык түләве ипотека өчен түләүче кешенекеннән 20 процентка азрак килеп чыккан.

Торак-туплам кооперативы яки ипотека турында тулырак мәгълүматны «Унистрой» төзелеш оешмасы белән эшләүче «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына шалтыратып белешергә була. Элемтә өчен телефоннар: (843) 253-15-85, 8-965-588-38-96, 8-965-591-74-30. Оешма шулай ук фатирын сатарга яки яңаны алырга теләүчеләргә дә ярдәм күрсәтә. Аларның практикасында шундый очрак та булган: ике ел буе фатирын сата алмый тилмергән бер кеше «МЕРСИН-КОНСАЛТИНГ» оешмасына мөрәҗәгать иткән, алар исә бер атна дигәндә фатирны сатып алучы тапканнар да.

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Реклама хокукында

Комментарии