Матурланган Болгар урысларның да күзен кызыктыра

Болгар элек православ шәһәре булган, дигән дәгъвалар артканнан-арта. Инде чуашлар гына түгел, хәтта Болгар чорында булмаган урыслар да анда үз ата-бабалары яшәгәнен белдерә. «Болгар – православ шәһәр. Болгарлар килгәнче, IV-VII гасырда анда этник славяннар яшәгән», – дип яза бер интернет сәхифә.

Тарих институты мөдире, тыюлыкны төзекләндерү белән шөгыльләнүче «Яңарыш» фондының экспертлар шурасына кергән Рафаил Хәкимов Болгар Батуханның башкаласы булганлыгын әйтә. «Болгарда православиегә кагылышлы берни дә юк. Булган чиркәүләр Русия империясе чорында гына салынган», – ди ул.

Бу өлкәгә кагылышлы фәнни эш язган тарихчы Искәндәр Измайлов Болгарда борынгы вакытта славян телле халыклар яшәгән һәм шул славяннарны урыслар белән бәйләү тырышлыклары булуын әйтә. «Әмма славяннарга шул ук чехлар да керә. Аларның урыска ни катнашы бар? Монда бәлкем славян телендә сөйләшкән кешеләр яшәгәндер дә, әмма бу әле алар урыс дигәнне аңлатмый. Чуашларга килгәндә, аларның шулай ук юкны бар итеп күрсәтү тырышлыклары күренә. Алар XVIII гасырга кадәр мәҗүси булган һәм алар мөселман Болгары мирасына берничек тә бәйле түгел. Болгар туристик үзәккә әйләнү сәбәпле, бөтенесе үзенеке итмәкче. Үзләрендә булдырыр урынга, алар әзерне генә алырга тели», – ди ул.

Бу көннәрдә тарихи тыюлыктан тугыз чакрымлап ераклыкта гына Ржавец авылында Казаклар бистәсе төзеп яталар. Тарихчы Нурулла Гариф Шәһри Болгар тирәсендә Казаклар бистәсе коруны бүгенге Русия җитәкчелеге алып барган сәясәт белән бер төендә дип белдерә.

«Казакларны туплау эше кебек алымнар бигрәк тә мөселманнар яшәгән төбәктә алып барыла. Икътисади авырлык чагында эшләп ашау, көндәшлек заманы килә. Казаклар бистәсе үз көнен ничек күрер? Алар татарның тибрәлгән бишеге Болгар төбәгендә үзләрен ничек тотар, нинди сәясәт алып барыр?» – ди галим.

Наил АЛАН,

Ландыш ХАРРАСОВА.

Кырымда Мәскәү кушкан радиоларны гына тыңлаячаклар

Мәскәүдәге комиссия Кырым һәм Акъярда радио ешлыкларны бүлде. Әле узган атналарда гына 10 еллыгын бәйрәм итеп, тыңлаучылар үтенече белән бөтен Кырымда трансляцияне арттыруга өмет иткән «Мәйдан» радиосы ешлык бүлү бәйгесендә катнаштырылмады. Ешлыктан колак каккан радиолар арасында Ленур Ислямовның (АТR телевидениесе, «Мәйдан» радиосы, «15 минут» интернет сәхифәсе һәм балалар өчен «Лале» иярчен ТВ каналы кергән медиа холдинг хуҗасы. – Ред.) «Лидер» радиосы да бар.

15 ел сөйләгән «Лидер» урынын 2014нче елның июнендә генә теркәлгән әлегә билгесез «РосКрымМедиа Продакшн» алган. Шулай ук күп еллар эшләгән «Транс-М» радиосы ешлыгын «Россия сегодня» каналының Кырымдагы вәкилчелеге «Медиапрофиль Крым» алган.

20 еллап Украина кануннары нигезендә эшләгән Кырым мәгълүмат чараларына 2015нче елның 1нче апреленә кадәр Русия кануннары нигезендә теркәлергә кушылды. Әмма Роскомнадзор декабрь аенда ешлыклар бүлүне 25нче февральгә билгеләде.

Бердәнбер кырымтатар радиосы «Мәйдан» әлегә үз ешлыгында калган. Радиостанция Русия кануннары буенча теркәлү өчен барлык документларын Мәскәүгә җибәргән, әлегә җавап алмаган. Хакимиятләр бәйгегә кертелмәүнең сәбәбе теркәлмәү дип аңлата. «Мәйдан»ның баш мөхәррире Асан Хәйретдинов эшнең моның белән генә тәмамланмаячагына борчыла.

Бу көннәрдә Русиянең элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм мәгълүмат чаралары эшен күзәтүче федераль оешма Роскомнадзор QHA «Кырым Хәбәр Агентлыгын» теркәүдән баш тартты. Моңа ризасызлык белдереп язган хатка Мәскәүдән җавап 12нче мартка кадәр килергә тиеш. «Мәйдан» радиосының язмышы исә теркәлү вакыты тәмамланганчы кыл өстендә булачак.

«Кырым» Дәүләт телерадиоширкәтендә кырымтатарча атнасына кырыгар минутлы ике тапшыру бар. Тапшыруның бер өлеше әдәбиятка, икенчесе музыкага багышлана.

Кырымның радио киңлегенә Казаннан «Тәртип» радиосы да керергә теләде, әмма аларга ешлык бирелмәде. Бу атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанда татар телле радиога ешлык бирүне сорап, шәхсән Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать итәчәген белдерде.

Алсу КОРМАШ.

Дебальцеводагы сугышчы Бозаулык татары булып чыкты

Украинаның Дебальцево районында төшерелгән һәм интернетка 17нче февральдә чыккан видеода 55-60 яшьлек бер абзый украин хәрбиләре белән сөйләшүләргә баруын һәм аларны бирелергә үгетләвен сөйләгән иде. Аның әйтүенчә, янәсе, украин хәрбиләре тыныч кешеләрне коймага чәнечкеле чыбыклар белән бәйләп алар артына сыена.

Бу видео интернетта бик җанлы фикер алышулар, зур җәнҗал чыгарды. Үзләрен Луганск халык республикасы дип игълан иткән сугышчылар төркеме җитәкчелеге исеменнән украин хәрбиләре белән сөйләшүләр уздырган бу абзыйны күпләр Русия генералы Александр Ленцовка охшаткан иде. Баксаң, ул Оренбур өлкәсенең Бозаулык шәһәрендә бик зур бурычка батып чарасыз хәлгә калган 52 яшьлек татар агае Наил Нуруллин икән. Моны «Новая газета» журналисты Ирек Мортазин газета укучылары ярдәмендә ачыклаган.

Видеодагы кешенең Наил Нуруллин булуын әлеге видеода да, элегрәк төшерелгән фотоларда да ачык күренүче җөй эзе дә раслый. Элекке полковник Нуруллинның йөзендәге ул җөй эзе Әфган сугышындагы яраны теккәннән соң калган.

Наил Нуруллин 1983нче елда Алматыда КГБның чик саклау югары училищесын тәмамлый, Әфган сугышында катнаша, берничә орден һәм дистәләрчә медаль ала.

Хәрби хезмәттән киткәннән соң ул Оренбур өлкәсендә кечкенә бер төзелеш-монтаж ширкәте оештырып җибәрә.

Ике ел чамасы элек аның тормышында бик күңелсез хәлләр башлана. Башта хатыны үлеп, ике баласы гына кала. Бераздан Нуруллины ышанычлы кешесе буларак теркәп банк кредиты алган дусты да үлеп китә. Шуннан соң банк мәрхүмнең 3,7 миллион сум бурычын Нуруллиннан таләп итә башлый. Өстәвенә Нуруллиның төзелеш ширкәтен яллаучы да башкарылган эш өчен акча түли алмый.

Авыр хәлгә калган Нуруллин 2014нче елның 3нче июлендә Одноклассникида һәм Facebookта өметсезлек мөрәҗәгате яза. Анда мондый юллар да бар: «Әфганстанда мин исән калдым һәм бу «чүплеккә» эләккәнче намусымны да пычратмадым. Миңа бәяләп бетергесез ярдәм күрсәткән кешеләргә бурычны кайтара алмау сәбәпле, яңадан-яңа бурычларга кереп, колакка кадәр бурычка батканда намус турында нинди сүз була алсын ди. Абруй һәм намусның ни икәнен белмәгән кешеләрдән үз акчамны ала алмавым сәбәпле, бурычны да кайтара алмыйм. Акчаларны цивилизацияле юл белән кайтарып булмый. Тагын җинаятьчел схемалар кулланырга кирәк, ә аларны куллану мөмкин түгел, чөнки моңарчы цивилизацияле ысул белән куелган таләпләрем өчен миңа каршы полициягә язылган шикаятьләр инде берәү генә түгел. Кайчак чарасызлыктан маңгаема пуля җибәрәсе килә…»

Әмма дусларына нинди генә мөрәҗәгатьләр белән чыкмасын, ветеран бурычлар кабаласыннан котыла алмый һәм 13нче октябрьдә социаль челтәрләрдә яңа хат яза. Анысында мондый юллар бар: «Кайберәүләр миңа яза: «Нык бул, шыңшыма, бирешмә!» Шыңшымыйм, улыйм мин! Чарасызлыктан улыйм! Өч миллион түләтеләсе кеше нишләргә тиеш. Үлгән дустымның мин түләргә тиеш акчага алынган фатирда яшәүче исән улын барып ботарларгамы? Мәхкәмәдә мәрхүм иренең миңа акча түләгәнме, юкмы икәне турында берни белмәвен сөйләүче, һәм, гомумән, ире өчен җавап бирмәвен әйтүче тол хатынны үтерергәме? Ай саен мин 100 мең түләргә тиеш икән, алга таба ничек яшәргә соң? Әллә чүплектәге сукбайлар янына күченергәме? Нәрсә, бу акчаны мин кабакта туздырганмы, кәрт уйнап оттырганмы, Канарга очканмы?.. Дөрес, асылынасы гына калды, әмма хәрбиләр йә үз-үзләрен атып үтерә, яки сугышта һәлак була».

Шулай итеп, Русия җитәкчелегенең илдә һәм дөньяда алып барган сәясәте нәтиҗәсендә шундый аяныч хәлгә калган чираттагы татар абзые Наил Нуруллинның эзенә төшкән Ирек Мортазин, күрәсең, ул Донбасска «сугышта һәлак булу» өчен киткәндер дигән нәтиҗә ясый.

Путинның хыялы булган зур урыс дөньясы һәм Новороссия өчен сугышларда моңарчы инде шактый татар кешесенең гомере өзелде. Ул урыс дөньясы өчен сугышта татарлар гына түгел, башкорт агайлары да катнаша.

Наиф АКМАЛ.

Балаларга корал тоттыру патриотизммы?

Санкт-Петербургтагы 69нчы балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көне алдыннан узган чарада сабыйларга корал макетлары таратканнар. Башта бу чараны хуплаган тәрбиячеләр һәм ата-аналар, корал тоткан балаларының рәсемнәре социаль челтәрләрдә таралып, ачу һәм нәфрәт тулы сүзләр җыя башлагач, моңа кискен ризасызлык белдергән.

Баласы шушы төркемгә йөргән әтиләрнең берсе – 31 яшьлек майор Виталий Стаценко – «Красная звезда» исемле хәрби-патриотик оешманың әгъзасе. Корал макетларын да шул оешмадан алып килгән. Шау-шу купкач, ул «ВКонтакте» челтәрендәге «бит»ен япты, балалар рәсемнәрен бетерде. «Азатлык»ның Петербургтагы хәбәрчесе оешма җитәкчесе урынбасары Юрий Дореженский белән генә сөйләшә алды.

– Без балаларны кешегә атарга, корал кулланырга өйрәтмибез. Моңа алар гаскәрдә өйрәнерләр. Әмма без үзебез корал тотып, балаларга шул корал белән ирешелгән җиңүләр, танылган каһарманнар турында сөйлибез. Патриотизмны сүздә генә аңлатып булмый бит инде.

– Бакчага йөрүче балаларга корал күрсәтү иртәрәк түгелме?

– Бакчада без каһарманлык турында түгел, хәрбиләр, 23нче февраль бәйрәме турында сөйләдек. Балаларга бик кызык иде. Бүгенге көндә мәктәпләрдә балалардан 15нче февраль – нинди көн дип сорасаң, яртысы белә микән? Аның каравы Гашыйклар көне турында барысы да белә!

– Алайса бакчада туган шау-шуны дөрес түгел дип саныйсызмы?

– Дөрес түгел. Сугышта катнашкан бабамны бик хәтерләмәсәм дә, аның турында күп ишеткәнгә, мин инде балачактан ук хәрби булачагымны белә идем. Балачакта «сугыш-сугыш» уйный идек – начармыни? Үз илебезнең чын патриотларын үстерергә кирәк, юкса әнә якын чит илләрдәге кебек булачак.

Балалар бакчасы мөдире Маргарита Иванованы район хакимиятенә сөйләшүгә чакырганнар. Район мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Левская: «Корал күргәзмәсе ата-аналар белән килештерелеп оештырылган. Балаларының фотолары дөньяга тарала башлагач, алар бик рәнҗегән. Журналистлар булмаса, без бу хакта белми дә калыр идек», – дигән.

Алсу КОРМАШ.

Миңнехановның күрсәтмәсе ничек үтәлде?

Татарстанда министрлыкларның, комитетларның 2014нче ел йомгакларына багышланган коллегияләрендә әле моңа кадәр булмаган хәл күзәтелде, барысында да диярлек бер генә булса да татарча чыгыш яңгырады.

Министрлыкларның матбугат хезмәтләре вәкилләре «Азатлык»ка әйтүенчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановтан, бер генә чыгыш булса да татарча яңгырарга тиеш, дигән күрсәтмә булган. Күпләр татарча сөйләүчеләрне авыл-районнардан һәм күрше оешмалардан чакырган. Коллегияләрдә бары тик бер министр һәм бер министр урынбасары гына татарча сөйләгән.

Инвестицияле үсеш агентлыгының коллегиясендә «Иннополис» директоры Игорь Носов татарча сөйли башлагач, залда утырганнар – гаҗәпләнеп, ә Рөстәм Миңнеханов «шатлыгыннан куанып» утырды, дип язып чыкты мәгълүмат чаралары. Носовның читтән инвестицияләр җәлеп итүгә багышланган чыгышын синхрон рәвештә русчага тәрҗемә итеп бардылар.

«Татмедиа» коллегиясе вакытында Татарстанда 1143 мәгълүмат чарасы, шул исәптән татар телендә 161 газета һәм 52 журнал бар дип белдерелсә дә, татар телендә чыгыш ясаучы булмады.

Наил АЛАН.

Комментарии