- 04.02.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №4 (2 февраль)
- Рубрика: Архив
Театр артистыннан интервью алырга яратам мин. Ул әңгәмә, гадәттә, бөтенләй башкача, җанлы килеп чыга. Спектакль караган кебек тын да алмыйча, уйланган сорауларны онытып утырасың. Ә әңгәмәдәш яңа роль башкаргандай кулларын болгый-болгый, тәэсирләнеп сөйли. Аны бүлдерү дә гөнаһ булыр төсле. Үзенә каратып утырта алуыннан да артистның сәләтен чамаларга була.
Менә Буа дәүләт театрында эшләүче Әминә апа Шәрәфетдинова белән 15 минут эчендә дуслашып бетәргә өлгердем. Шундый гади, эчкерсез, мөлаем ул. Гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән дә баш-аягы белән театр дөньясына чумган. Хәзер Әминә апа Буа театрында төп рольләрне башкара.
– Театрга кинәт килеп кердем дию бик үк дөрес булмас. Гомерем буе сәхнәдән төшмәдем мин. Үземне белгәннән бирле тамашачы алдына чыгарга атлыгып тора идем. Аннары Раил Садриев белән эшли башладык, бер ел буе балалар бакчасы белән театр арасында йөрдем. Ахыр чиктә сәхнә өстенлек алды, Буа театрын сайладым. Хәзер Түбән Наратбаш авылыннан көн саен йөреп эшлим.
– Яшәү рәвешен 180 градуска үзгәртеп, айлар буена гастрольгә чыгып китүегезне ирегез ничек кабул итте?
– Монда эшкә килгәнче, өйдә утырып сөйләштек. Ирем: “Үзең уйла, мин каршы түгел”, – диде. Хатын-кызның бәхете – ирдән, ирнеке дә хатын-кыздан. Аллага шөкер, Рафаилым – бик әйбәт кеше, иремнән уңдым. Ял итмәгән илебез калмады – Германия, Тунис, Кипр, Мисыр, Голландия… Бөтен җирне күрсәтте ул миңа. Чит илдә рәхәт, өйдә әйбәт. Кызыбыз Рания дә әтисенә охшаган. Бухгалтер булып эшли, сәхнәне үз итми. Туйга барсак та: “Әни, тагын тост әйтәсе була бит инде”, – дип кыенсына. Үзем аның ишене уйлап та тормыйм. Бер туйда тамаданың алып баруы ошамагач, янына барып: “Акча алган өстенә, шулай туй алып баралармыни?!” – дидем дә бәйрәмне үз кулыма алдым.
– Сез бу өлкәдә махсус белем алмаган кеше. Димәк, танылуыгыз – фәкать сәләтегез һәм тырышлыгыгыз нәтиҗәсе. Зур сәхнәгә беренче мәртәбә басуыгыз һәм хәзер уйнавыгыз арасында нинди аерма?
– Баштарак рольләрне эчке тоемлау белән генә башкара идек. Сәхнәгә чыккач, “Болай басарга ярый микән?” – дип икеләнеп торган чаклар да булды. Хәзер театрыбызга популяр артистлар килеп, мастер-класслар үткәреп китә. Ничек егылырга, җырлаганда ничек дөрес сулыш алырга – һәммәсен өйрәтәләр. Әлбәттә, остарабыз. Бер рольне берничә тапкыр башкарганнан соң, аңа яңа хәрәкәтләр, сүзләр өстәлә. Сәхнәгә чыгар алдыннан күңелне биләүче дулкынлану гына юкка чыкмый. Өстәл өстендә һаман шул ук тынычландыру үләннәре тора. Менә рольнең сүзләрен ятлау белән проблема юк. Режиссер 2-3 тапкыр укыгач, бөтенесе истә кала. Репетиция вакытында ук кулга текстны тотып чыкмыйбыз инде.
– Әминә апа, тиздән олы юбилеегыз – 55 яшегезне билгеләп үтәргә җыенасыз икән. Редакциябез исеменнән чын күңелдән котлыйбыз! Алга таба да тамашачыгызны яңа рольләр белән куандырырга язсын.
– Күп нәрсә коллективтан тора. Хәзерге яшьләрне сүгүчеләргә исем китә. Безнең театрдагылар шундый тәртипле! Кулыма сумкамны да тоттырмыйлар, репетициягә килгән саен: “Әминә апа, кайтырга машинаң бармы?” – дип сорамыйча калганнары юк. Бөтенебез җыелып бетмичә, ашарга да утырмыйбыз, бик дуслар без. Һәр нәрсәне күз уңында тотучы кеше – режиссерыбыз Раил Садриев. Гастрольгә китсәк тә: “Тордыгызмы, яттыгызмы, ашадыгызмы?” – дип, хәлебезне белеп тора. Берничә атна элек бер районга гастрольгә барганда, зур бөкегә эләктек. Дөресрәге, кар күп яву аркасында юлны япканнар. Чистартылганын көтүчеләр чакрымнарга сузылган, беркемне үткәрмиләр. Моны Раилгә хәбәр иткәч, минуты белән проблемабызны хәл итте. Безне шундук җибәрделәр дә спектакльгә өлгердек. Режиссерыбыз барысын да оештыра, без әзергә генә барабыз.
– Артист тормышы тагын кайсы ягы белән тотып тора?
– Күз алдыңа китер… Син шыгрым тулы, 800 кешелек залга чыгасың. Ә андагы халык тын да алмыйча: “Бу нәрсә әйтер?” – дип көтеп утыра. Ул рәхәтлекне әйтеп бетерә торган түгел, искитмәле ул! Шул сәхнәдән ничек баш тартып булсын, ди! Халык таный, урамда күрсәләр дә, уйнаган геройларыбыз исеме белән эндәшәләр. Яраталар. Сәхнәгә менеп, чәчәккә генә күмеп калмыйлар, шәл, чәйнек, бәйләнгән оекбашка кадәр бүләк итүчеләр бар. Кайбер районнарның кунакчыллыгына шаккатып кайттык. Уфалылар мәш килде, Самараның Гали авылында безне ашатырга чират тордылар. Әлмәт белән Нурлатның һәр авылында бәлеш белән сыйладылар. Ничек шуларга рәхмәт әйтмисең инде менә!
ü Буа театры режиссеры Раил Садриев:
– Әминә Шәрәфетдиновада халыкчанлык ярылып ята, ул – профессиональ үзешчән. Анда – зирәклек, табигыйлек, эчке сиземләү. Геройлары да самимилеген саклап кала ала, чөнки ул үз-үзенә ышанып уйный. Башка төбәкләргә баргач: “Теге апа килдеме?” – дип баштан аны сорыйлар. Әминә апа театрга кирәк, аның перспективасы ачыла гына әле.
Лилия ЗАҺИДУЛЛИНА
Комментарии