Мөдәррис Галимҗанов, Казанны яклаучыларга һәйкәл куймаганы өчен, Татарстан хөкүмәтен судка бирде

Мөдәррис Галимҗанов, Казанны яклаучыларга һәйкәл куймаганы өчен, Татарстан хөкүмәтен судка бирде

26нчы ноябрь көнне Казанның Вахитов районы мәхкәмәсендә пенсионер, милли хәрәкәт активисты Мөдәррис Галимҗановның Татарстан хөкүмәтенә каршы шикаяте нигезендә утырыш узды. Галимҗанов 1999нчы елның 26нчы февралендә расланган 93нче карарны тормышка ашыруны таләп итә. Татарстан хөкүмәтенең әлеге карарында 1552нче елда Казанны яклап шәһит киткәннәргә һәйкәл кую турында сүз бара.

Мәхкәмәгә Мөдәррис Галимҗанов белән бергә Татар иҗтимагый үзәгенең дистәләгән активисты да килгән иде. Галимҗановның яклаучылары буларак катнашучы Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев белән үзәк вәкиле Галишан Нуриәхмәт мәхкәмә утырышын кичектерүне, киләсе утырышка Татарстан Министрлар кабинетыннан, Казан шәһәре башкарма комитетыннан һәм Татарстан Мәдәният министрлыгыннан да вәкилләр килүен таләп итте.

Галишан Нуриәхмәт мәхкәмәгә тәкъдим иткән документлар арасында «Казан Кирмәне» музей-тыюлыгы җитәкчесе, ул вакытта республиканың мәдәният министры булып эшләгән Зилә Вәлиеваның 2002нче елда һәйкәлнең әзер булуы турындагы белдерүе дә бар иде. «Һәйкәл өчен Испаниядән алсу гранит таш кайтарылды, аннан һәйкәл ясалды, диделәр. Җәмәгатьчелеккә ул һәйкәлне күрсәтсеннәр. Ул таш кайда?» – диде Галишан Нуриәхмәт шул хатны биреп.

Ул шулай ук бу темага бик күп мәкаләләр басылуы хакында әйтте. Мәхкәмәгә 2018нче елда «Ватаным Татарстан» газетасында басылган «Мәсхәрә!» дигән мәкаләне тәкъдим итте.

Мәхкәмә утырышы алдан билгеле булса да, утырышка шикаять бирүчеләр генә килгән булып чыкты. Хөкемдар Евгения Зыбунова бу эшне карау өчен Татарстан Министрлар кабинетына, Казан шәһәре башкарма комитетына һәм Мәдәният министрлыгына чакырулар җибәрәчәген әйтте һәм киләсе утырышны 16нчы декабрьгә билгеләде.

2012нче елда Марат Мөлеков исемендәге Татар иҗтимагый үзәгенең ул чактагы рәисе Юныс Камалетдинов, милли хәрәкәт активисты Мөдәррис Галимҗанов 1999нчы елның 26нчы февралендә Татарстан Министрлар кабинетын үзләренең 93нче карарын үтәмәгән өчен, ягъни Казанны саклап шәһит китүчеләргә һәйкәл кую фәрманын тормышка ашырмауда гаепләп, мәхкәмәгә шикаять иткән иде инде. Әмма Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе дәгъва белдерүчеләрнең гаризасын канәгатьләндермәде. Мәхкәмә, Татарстан хөкүмәтенең һәйкәл турындагы карары республиканың «Ватаным Татарстан», «Республика Татарстан» газеталарында басылып чыкмаганга күрә, гамәлгә керә алмаган, дигән карар чыгарды.

Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе чыгарган ул карарны Юныс Камалетдинов белән Мөдәррис Галимҗанов Татарстанның Югары мәхкәмәсенә шикаять итте. Әмма хөкемдарларның Казан шәһәре башкарма комитетының сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Р. Әхмәтов кул куйган һәм 2011нче елның 26нчы декабрендә Мөдәррис Галимҗанов исеменә җибәрелгән хатындагы «һәйкәл урнаштырылачак» дигән сүзләргә дә, 2011нче елның 10нчы февралендә Татарстан мәдәният министрының ул чактагы урынбасары Ирада Әюпова кул куйган 640-221нче номерлы хатта Испаниядән һәйкәлнең төп элементы – 1600 сантиметр диаметрлы гранит шарның сатып алынуы һәм Татарстанга кайтарылуы турында белдерүенә дә исе китми. Татарстан Югары мәхкәмәсе Вахитов районы хөкемдарлары чыгарган карарны гамәлдә калдырды.

Ирада Әюпова Татарстан мәдәният министры итеп билгеләнгәч, «Азатлык»ның: «1552нче елда Казанны саклап шәһит китүчеләр истәлегенә республика башкаласында һәйкәл урнаштыру мөмкинлеген карыйсызмы?» дигән соравына: «Миңа берсе дә һәйкәл эскизы белән килмәде, рәсми рәвештә мөрәҗәгать итмәде. Бернинди конкурс та игълан ителмәде, бәйге уздырылмады», – дип җавап биргән иде.

Татарстан түрәләре аннексияләнгән Кырым хөкүмәтенә керергә омтыла

Кырым хөкүмәтендә министрлар вазифалары өчен оештырылган бәйгедә Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре дә катнаша.

Кырымның Мәскәү тарафыннан билгеләнгән башлыгы Сергей Аксенов оештырган әлеге бәйгедә катнашкан кандидатлар 18нче ноябрьдә сынау узды. Сынау узучылар белән Аксенов шәхсән сөйләшкәч, карар кабул ителәчәк, диелде. Бу очрашу 28нче ноябрьдә узган, ләкин нәтиҗәләр әлегә хәбәр ителми.

Бәйгедә барлыгы 117 кандидат катнаша, шуларның 89ы – Кырымнан, калганнары – Русия төбәкләреннән. Исемлектә Татарстан һәм Башкортстан вәкилләре дә бар.

Татарстан Президенты аппаратының эксперт департаменты башлыгы урынбасары, махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Рамил Шәмсетдинов – Кырымның милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры урынына, ә Татарстанның хисап пулаты аудиторы Азат Вәлиев икътисади үсеш министры урынына дәгъва итә. Икесе дә рейтингта әлегә икенче урында бара.

Исемлектә шулай ук Казандагы «Эфир» телерадиокомпаниясенең «Город» тапшыруын алып баручы Лира Сәхапова (курорт һәм туризм министры урынына дәгъва итә), Лениногорск шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Ринат Ялаков та бар.

Кырым хөкүмәтендә эшләргә теләк белдерүчеләр арасында шулай ук Башкортстаннан бүлек мөдире Гүзәл Исәнгулова (мәгариф, фән һәм яшьләр министры урынына дәгъва итә), Свердлау өлкәсенең дәүләт милке идарәсе хезмәткәре Айдар Имамов, Краснодар краеннан Альберт Бәдгетдинов бар.

Үз төбәкләрендә болай да яхшы урыннарда утыручы бу түрәләрне Кырымга килеп эшләргә нәрсә этәргәне билгесез.

Октябрь аенда Кырым хөкүмәте делегациясе, тәҗрибә туплау өчен, эш сәфәре белән Татарстанга барып кайтты. Очрашулар барышында тарафлар төбәк-ара хезмәттәшлекне үстерү, дәүләт һәм муниципаль идарә өлкәсендә үзара тәҗрибә алышу һәм башка актуаль мәсьәләләр хакында сөйләште.

Татарстан түрәләренең, аеруча президент аппараты вәкиленең Кырымда министр вазифасына дәгъва итүе шул сәфәрнең бер нәтиҗәсе була ала. Бер яктан Кырымга Русия шартларында эшләү тәҗрибәсе булган кадрлар кирәк булса, икенче яктан Татарстан андый кадрларны үзеннән җибәреп, Кырымдагы хәлләрне билгеле бер дәрәҗәдә үз игътибарында тота ала.

2014нче елда Кырымда ачылган Башкортстан вәкиллеге инде күптән ябылган булса, Татарстанның Кырымдагы вәкиллеге үз эшен дәвам итә, гәрчә Кырым хөкүмәте белән Татарстан вәкиллеге арасында җанлы бер хезмәттәшлек булуы, аның Татарстанга ниндидер файда китергәне күренми.

Татарстанның Кырымга карата 2014нче елда арта барган игътибары, президент Рөстәм Миңнехановның ул вакытта әле тыелмаган Кырымтатар Мәҗлесе белән очрашулары, Мәскәү кушуы буенча Татарстанның Бакчасарай районына куратор булып билгеләнүе ике арада элемтәләрне ныгыта башлаган кебек тоелган иде. Ләкин Татарстанның кырымтатарларга күбрәк игътибар бирүе Аксенов планнарына кермәгән булса кирәк. Алга таба бу хезмәттәшлек сүрелә барды.

Аксенов күбрәк Чечня моделенә игътибар итә башлады, анда берничә сәфәр ясады, Рамзан Кадыров белән дуслашты. Татарстан исә ул вакытта күбрәк Кырым Дәүләт Шурасы рәисе урынбасары Ремзи Ильясов белән элемтәдә тору, Бакчасарай районына ярдәм итү белән чикләнергә мәҗбүр булды. Бу чордагы хезмәттәшлек Татарстан Җәмәгать пулаты вәкилләренең Кырымга сәфәре, «Йолдызлык» фестивален Кырымда үткәрү, Казанның Тимирязов исемендәге университетының Кырымнан килгән студентларны укыту дәрәҗәсенә калды.

Шул чорда ук, оешкан рәвештәме, очраклымы, Татарстаннан кайбер кадрлар Кырымдагы вазифаларга урнаша башлады.

Татарстанның Яшел Үзән шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары булып эшләгән Ренат Җаппаров Керич шәһәре башлыгы урынбасары вазифасына билгеләнде. Казанның элекке баш архитекторы, Мәскәүдән чакыртылып алынган Эрнст Мәүлетов Акмәчет шәһәре архитекторы, Аксеновның киңәшчесе итеп билгеләнгән булса да, ел ярым эчендә вазифасыннан алынды, хәтта фотосы «Мәсхәрә тактасы»на эленде. Мәүлетов мәхкәмәдә үзен аклады, ләкин вазифадан үз теләге белән китү турында гариза язып, Мәскәүгә кайтырга мәҗбүр булды. 2014-2015нче елларда Аксенов хөкүмәтендә вице-премьер булган Русия тарафлы Рөстәм Тимергалиевны да, мәхкәмә карары чыкмыйча, акча урлауда гаепләп, вазифасыннан алдылар. Бу куылулар артында Аксенов торганы сер түгел.

Гомумән, Аксеновның хакимияттәге биш елы төрле җәнҗаллар, вице-премьер, министрлар, шәһәр башлыкларын утыртулар, вазифадан алулар, коррупциядә гаепләүләр белән билгеләнде. Кырымдагы аек башлы белгечләр хәзер бу вазифаларга барудан баш тарта. Кырымның үз кадрлар потенциалы таралып бетте. Икенче яктан, Кырым хөкүмәтендә югары вазифаларда эшләүчеләр Украинаның санкцияләр исемлегенә эләгә. Дөнья санкцияләре салынган Кырымга Мәскәү һәм Русия төбәкләреннән килергә ашкынучылар бик күренми.

Бу күзлектән караганда, Татарстаннан, Русиянең башка төбәкләреннән Кырымдагы министр кәнәфиләренә утырырга теләүчеләрнең киләчәктә нинди урындык-эскәмияләргә эләгәчәкләрен фаразлавы авыр.

Түбән Кама мөхтәсибе шәһәрдә төзелүче яңа мәчетнең манаралы булачагын белдерде

2нче декабрьдә Түбән Камада яңа мәчет нигезенә субай кага башлауга багышланган тантанада шәһәр мөхтәсибе Салих Ибраһимов мәчетнең айлы манарасы булачагын белдерде. Тантанага җыелган кешеләр бу хәбәрне алкышлап каршылады.

Салих Ибраһимов «Азатлык»ка белдерүенчә, 400дән күбрәк кеше сыйдырышлы бу мәчет нигезенә барлыгы 320ләп субай кирәк, инде җитмешләп субайга акча җыелган. «Мәчет архитектурасын аңламаучылар, тегеләй кирәк, болай кирәк, диючеләр күп. Проект бик гади. Экономияне күздә тотып, шундый проект эшләттек. Мәчет мәшәкатьләрен үзебез генә беләбез. Шәһәребезнең Үзәк мәчете дүрт манаралы. Шул дүрт манара кимендә өч мәчет бәясе тора», – диде мөхтәсиб. Аның әйтүенчә, яңа мәчет 2022нче елның маенда ачылыр дип көтелә.

Әлеге мәчет проектын «Форум» архитектура-проектлау остаханәсендә эшләгәннәр. Мәчетнең манарасыз, айсыз булуы турында ишеткән шәһәр җәмәгатьчелеге моңа ризасызлык белдергән иде.

Төзелешне башлау тантанасында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин да катнашып, сүзен әйтәчәк, диелсә дә, Камил хәзрәт чарада күренмәде. Әйтүләренчә, ул тантанада катнашу өчен Түбән Камага килгән, әмма Үзәк мәчеттә булган чакта аңа Казаннан шалтыратканнар һәм ул ашыгыч рәвештә китеп барган.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии