Мәскәү яңа корбаннар сорый

Мәскәү яңа корбаннар сорый

белән арасында тиз йөрешле поезд өчен тимер юл салыначагын ишеткәнсездер инде. Шундый ук поезд Мәскәү белән Петербург арасында йөри дә башлады. Аның тизлеге сәгатенә 220 чакрымга кадәр җитә. Ә Казанга йөрисе поездның тизлеге тагын да зуррак булачак, 350 чакрымга кадәр җитәчәк, имеш. Димәк, без тиздән башкаласына 11,5 сәгать эчендә түгел, ә, күп дигәндә, 3,5 сәгать эчендә барып җитә алачакбыз. Татарстанның икенче очындагы Азнакайга кунакка баруга караганда, Мәскәүне әйләнеп кайту җиңелрәк булачак. Бу проектка сез ничек карыйсыз? Ул сезне куандырамы? Гомумән, ул нәрсә өчен кирәк? Аның файдалы яклары күбрәкме, әллә зыянымы?

ДЕПУТАТ – ПРОВОКАТОРМЫ?

Якшәмбе иртәсендә, Саба районы турындагы чираттагы мәкаләмне язып утырган мәлдә, Яшел Үзән районының Октябрь бистәсеннән шалтыраттылар. Коммунистлар партиясе лидерлары белән очрашуга чакырулары икән. Федераль дәрәҗәдәге мәсьәләне күтәрәселәр, имеш. Журналистлар да күпләп киләчәк, ди. Сәясәт турында язудан күпме генә качарга тырышсам да, һаман артымнан эзәрлекләп йөри бит, каһәр.

Без килеп җиткәндә, Октябрь бистәсенең мәдәният йорты алдында халык гөж килә иде инде. Бер почмакта имзалар җыялар, икенчесендә газета тараталар, өченче якта халык Татарстан коммунистлары лидеры, депутат Хафиз Миргалимовны урап алган да үз проблемалары хакында сөйли… Халыкны бирегә җыйган төп проблема – тиздән төзеләчәк тимер юл. Аларның йортлары шушы төзелеш җиренә туры килгәнгә, алар йортсыз калачак. Әйе, менә шулай: төзелеш вакыты җиткәч, бульдозер килә дә ул йортларны эттерә, чөнки алар федераль программага комачаулый.

Тышта май ае түгел, өстән кар явып торуга да карамастан, мәдәният йортын ачмаганнар. Депутат кеше халык белән, әнә шулай, урам уртасында очрашырга тиеш икән. Соңыннан, шушы очрашуны оештыручыларның берсе миңа афишалар тактасында эленеп торган игъланны күрсәтте. Анда болай дип язылган иде: «Тиз йөрешле магистраль төзелүгә бәйле рәвештә барлыкка килгән дөрес булмаган мәгълүмат артканга, сезгә хәбәр итәбез: бу проект әле финансланмаган. Төзелеш вакыты һәм аның маршруты ачыкланмаган. Провокаторларның чыгышларына һәм белдерүләренә игътибар итмәскә чакырабыз. Бөтен сорауларыгызга Октябрь авыл җирлеге башкарма комитетында җавап таба аласыз». Провокатор дигәне кем була инде? Шушы нисбәттән халык зарын тыңларга килгән Хафиз Миргалимовмы?

БЕЗНЕКЕЛӘР ҺӘРЧАК БЕРЕНЧЕ

Октябрьск бакчачылар җәмгыятенең инициатив төркем әгъзасы Сергей Гаврилов шушы проектның картасын халык алдына чыгарып салды.

– Путинга әле быелның май аенда Мәскәү-Казан арасында тизйөрешле магистраль салырга тәкъдим иттеләр, соңрак исә, аны Екатеринбургка кадәр дип билгеләделәр. Аның өчен өр-яңа юл төзелә һәм аларның резервация зонасы бар. Ул 500 метр чамасы, – дип сөйли башлады ул. – Татарстан җитәкчеләре 30нчы июльдә бу мәсьәлә буенча халык тыңлаулары үткәрделәр. Элеккеге проект Аккош күле, -Чулман тыюлыгы һәм Раифа аша уза иде. Әлбәттә, аңа экологлар каршы чыкты. Төгәлрәге, бу тыңлаулар вакытында әлеге проектның нәкъ менә тирә-якка йогынтысы хакында сөйләштеләр дә. Шул чакта әлеге проект барлыкка килде һәм аны шунда ук расладылар һәм тәкъдим ителгән (рекомендованный) вариант дип атадылар. Проект Минтранс сайтында эленде. Әгәр ул тормышка ашса, Яшел Үзән районында – 1602 участок, Казанда 1940 участок җимерелергә тиеш, – диде Сергей Гаврилов.

Ирексездән, Сочи Олимпиадасына әзерләнгәндә, халыкның йортларын җимерү очраклары күзалдыннан узды. Әгәр кызыксынсагыз, интернеттан эзләп табып, бу җимерүләрнең видеоларын карый аласыз. Халык артык зур ризасызлык тудырмасын һәм күләмле массаларга әйләнмәсен өчен, аларга бу хакта алдан ук әйтмиләр. Йортларын җимерүне һәм тартып алуны да «өстәгеләр» эшләмәде (бу эш Кремльдәгеләргә кирәк булса да), ә ул җирле хакимияткә тапшырылды. Ягъни Краснодар өлкәсе җитәкчелеге үз халкын үзе урамнарга куып чыгарып, аларның йортына бульдозер кертте. Шул видеолардагы җиргә ятып елаган хатыннарны, йортларын җимергәндә әрнеп кычкыручы ирләрне искә төшерәм дә, авыр булып китә. Шушы 3 меңнән артык йорт хуҗалары да шул хәлгә калырлар кебек. Чөнки ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Ринат улы Сафин сөйләвен ишетсәң… чәчләр үрә тора!

Татарстаннан Федераль үзәккә инде тәкъдим ясалган. Безнекеләр, иң беренчеләрдән булып, шушы федераль магистральне салу өчен, законга һәм норматив-хокукый актларга үзгәреш кертергә тәкъдим иткән. Юкса, бу төзелеш Русиянең 6 субъекты аша уза һәм… безнекеләр – тәкъдимнәр кертүдә беренче. Нинди үзгәрешме? Шул Сочидагы кебек инде.

Хәзерге закон буенча, әгәр кемне дә булса йортсыз калдырасы булсалар, аңа 1 ел алдан хәбәр итәргә тиешләр. Безнекеләр исә, шушы вакытны кыскартып, 3 айга калдыруны сораган. Җирләрне тартып алу һәм йортларны җимерү эшләрен башкару да җирле хакимияткә каласы, ди. Шулай ук төзелеш буласы җирләр бернинди сатулашуларсыз һәм аукционсыз, ул җирдә торган кешегә ниндидер яшәү урыны бирмичә дә тартып алынасы икән. Шулай итсәләр, төзелеш тиз һәм тоткарлыксыз барасы, имеш.

Хөрмәтле министр Ленар Сафинның нинди коттеджда яшәгәнен күргәнем юк, ләкин бу ситуацияне үз яссылыгына күчереп карамаганын аңладым. Әйдәгез, аны шушы кешеләр хәленә күчереп карыйк. Әйтик, бүген минем кесәдә 1200 сум акча бар һәм мин, үземә яраклы законнар чыгара алам (юкса, закон халык мәнфәгатен кайгыртып чыгарылырга тиеш, аны бит без сайлап куйган депутатлар чыгара), ди. Беренче эш итеп мин Ленар Сафинның коттеджына бәреп керәм, авызына шушы 1200 сум акчаны кыстырып куям да, артына тибеп чыгарам. Акча бирдемме – бирдем, сүз әйтә аламы – юк, чөнки акчасы авызында. 1200 сумга кайсы вокзалда урындык арендалап яши ала – шунда яшәсен! Менә шулай мыскыл итәләр безнең халыкны.

«МИН МОНДА ҮСТЕМ – МОНДА ҮЛӘМ»

Сергей Гаврилов та, башка инициаторлар да бу проектка каршы түгел үзе – прогресска каршы барырга ярамый. Аңа беркем дә каршы түгел. Ләкин халык бу тимер юлның башка җирдән узуын, аларның яшәгән йортларына тимәүләрен генә сорый.

«Медик–3» бакчачылык җәмгыяте әгъзасы Андрей Скворцов шушы төзелеш хакында сөйләшергә дип, Русия Дәүләт Думасы депутаты Юрий Афонин белән очрашуга барган.

– Ул миңа болай диде: «Сез түләүле балыкчылык турында закон кертергә теләүләрен хәтерлисезме? Шул чакта 5 мең кеше урамга чыкты. Әгәр бу проектка халык аз-азлап түгел, әнә шулай күпләп күтәрелсә, сезне ишетерләр», – диде. Ә болай… безне беркем ишетмәячәк. Сез афишалар тактасында язылганны күрдегезме? Әле ул проект расланмаган, финансланмаган дигән. Әгәр расланса һәм финансланса, инде соң булачак. Бу провокация түгел, ә булган мәгълүматны халыкка җиткерергә тырышу. Аннары безнең гамәлләр җинаять кодексы белән каралачак. Шуңа да 7нче декабрьдә, 12:00 сәгатьтә, Юдинода урнашкан Тимер юлчылар мәдәният йорты каршына, шушы мәсьәләгә бәйле митингка күбрәк кеше килсә, күпкә яхшырак булыр иде, – ди ул.

Бер машина янында, Путинга хат язу өчен, халыктан имзалар җыела иде. Елена Николай кызы Габитова белән дә шунда таныштым.

– Мин монда туып-үскән кеше, – дип сөйли Елена. – Йортым резервация зонасында урнашкан. Әлегә безнең белән сөйләшкән, ситуацияне аңлаткан кеше юк. Без бу проектның мондый булуын теләмибез. Аның бит башка вариантлары да бар. Безне, ягъни шул рәвешле йортларын корбан итәчәк кешеләрне инде кемдер санап куйган. 4500ләп участок, 20 меңләп кеше эләгә икән бу резервация зонасына.

Мин үзем КАИда эшлим. Бюджет урынында эшләүчеләрнең сүз әйтергә тиеш түгеллеген беләсез. Ләкин мин бүген ниндидер басымнан да курыкмыйм, чөнки бирегә чарасызлыктан чыктым. Мин үз йортымны саклап калырга телим. ТР Хөкүмәте бөтен халык мәнфәгатен якларга тиеш булган кебек, мин дә үземнең, баламның, иремнең хокукларын якларга дип урамга чыктым. Монда җир бик кыйммәт. Бигрәк тә Идел буена якын урыннар бик кыйммәт йөри. Безгә алмашка ни тәкъдим итәрләр, нәрсә булып бетәр, уйларга да куркам. Минем моннан китәсем килми, – ди Елена.

Ольга Венедиктова да – инициатив төркем әгъзасы.

– Ольга, сезнең йортлар өчен күпме акча тәкъдим итәчәкләр? Гомумән, сез нәрсәгә ризалашыр идегез? – дип сорыйм аннан.

– Без бу хәлләр турында 3-4 атна элек белдек. Тимер юлчылар килеп, тамгалар салып, баганалар утырта башлады. Алардан ишеттек тә, кызыксына башладык. Берни дә тәкъдим итмиләр безгә. Бары тик җир өчен генә түлиләр һәм анысы да кадастр бәясеннән дип ишеттек. Алар дача участокларының сутыен 30-50 мең сумнан алмакчылар. Акчаңны кесәңә тык та – китеп бар. Ә бүген аларның бәясе – 200 мең сумнан да ким тормый. Ә синең кайда яшәвең аларны кызыксындырмый. Хөкүмәт бит халыкны тыңламый, ишетергә теләми.

КПРФ партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов та аптырашта.

– Мине бу мәсьәлә буенча сөйләшергә чакырдылар. Минем киңәшне, карашны, төзелешкә мөнәсәбәтне белергә теләделәр. Бу тимер юл кирәк дип уйлыйм, чөнки ул безнең алга китешне күрсәтә, ләкин халыкның тормышын да карарга кирәк. Ни өчен ул юлны башка яктан уздыруны карамаганнар икән? Халыкны мондый билгесез хәлгә калдыру дөрес түгел. Администрация вәкилләре килсен, үз сүзен әйтсен иде. Кемдә ничек, ләкин бит администрациядә мәгълүмат бар. Биредә яшәүче һәркемнең сарыф ителгән акчалары, тораклары бар монда. Җиргә, йортка кем бәя бирә, аларны кая күчерәләр? Бу хәлгә ачыклык кертергә кирәк, – ди Хафиз Миргалимов.

ӘЗРӘК САНЫЙ БЕЛӘМ

Әлеге тимер юл төзелешенең бәясе 928 миллиард сум дип бәяләнгән. Ләкин бездә беркайчан да ниндидер федераль проектка алдан аталган сумманың җиткәне юк, әле төзелеш барышында бу сумма артачак, әлбәттә. Гомумән, 928 млрд дигән сан – карап торышка ук бик кызык. Ул үзенең төгәл булмавы, ниндидер 8ле санына тәмамлануы белән игътибарны җәлеп итә. Әйтик, нигә әле ул 930 млрд түгел?! Шулай да без әлегә шушы суммадан чыгып бераз гына фикер йөртеп карыйк.

Мәскәү-Казан арасы – 800 чакрым. Вак-төякләп санап тормаганда, 1 чакрым юл өчен 1 млрд сум акча каралган дигән сүз. (Теге артык калган 128 млрд сумны вокзаллар төзүгә тоталар дип, анысын санап тормыйк.) 1 метр тимер юл салу – 1 млн сум торамы?! Тикшереп карагыз, чөнки мин үзем үк математик белемемдә шикләнә башладым.

Бу төзелеш Футбол буенча дөнья чемпионатына – 2018нче елга кадәр бетәргә тиеш икән. Ул поездда йөрү бәясе дә халык кесәсенә сукмаячак, имеш, 800 сумлык билетларга куаначакбыз. Җитмәсә, ул, күп дигәндә, бер дистә ел эчендә үз-үзен аклаячак һәм керемгә эшли башлаячак, ди.

Мин үзем экономист түгел, гуманитар фәннәр укыган журналист кына. Шулай да саннарны күргәнем бар һәм советлар чорыннан калган сан тактасында куша-ала беләм. Төгәл саннар белән түгел, ә кара акыл белән исәпләп карыйк. Мәскәү-Петербург арасында йөри торган Сапсан поездына 538 кеше сыя. 538*800=430400 Бер якка шул ук Сапсан көненә 7 рейс ясый, икенче якка да җидене. 430400*14=6 025 600 Бу бер көнгә алынган керем күләме. 928 млрд÷6 млн÷365 көн=422 ел. Шулай итеп, бу поездның төзелеш бәясе капланып, акча эшли башлаганчы, 422 ел узарга тиеш булып чыга. Кыскасы, әгәр безне Явыз Иван яулап алгач та бу юлларны төзи башлаган булса, бүген ул акча эшли башлар иде.

Әле юлларны төзәтеп, карап тоту өчен дә күпме акча кирәк бит. Безнең климат шартларында бигрәк тә.

Тагын акча санау ягыннан карыйк… Хәзерге вакытта Мәскәү белән Петербург арасы – 670 чакрым һәм аларның тизйөрешле поездына бер якка билет 3200 сум тора. Очкычта Мәскәүдән Питерга барып кайту үзе – 4500 сум. Димәк, Казанның 800 чакрымына ул 800 сум булачагы бик шикле.

Аннары, Казан белән Мәскәү арасында күпме кеше поездда йөри? Бүген махсус шалтыратып белештем, иртәгә китәсе поездга әле билетлар бар икән. Кыскасы, аны әллә ни алдан алып куймыйлар, димәк, ихтыяҗ андый ук зур түгел. Шулай ук Русиядә халык таралып урнашкан. Тыгыз урнашкан булса һәм әлеге поездлар тулы йөриячәгенә гарантия булса, әлбәттә, аның керемле булачагына ышаныр идек – ләкин юк! АКШта да бу юлларны төзиселәр иде, ләкин халык тыгыз урнашкан булмаганга, аны салмаячакларын әйттеләр. Ә бездә ул яктан хәлләр тагын да мөшкелрәк. Димәк, бу әйбер бөтенләй кирәкме соң?

Бу поезд юлларын төзүне мин үзем бөтенләй аңламыйм. Әгәр тимер юлларыбыз идеаль хәлдә булса һәм инде алга таба үсү кирәк икән, рәхим итеп төзесеннәр. Ләкин бит иске поездлар, салкын электричкаларны үсеш дип атап булмый. Бәйрәм көннәрендә түгел, ә атна ахырында Кукмарага электричка белән кайтырга туры килсә, ике сәгатькә каз роленә керәсең – бер аякта басып кайтасың. Сабантуй вакытларына туры килсәң, анда бөтенләй сыймыйсың. Ярый да безнең якта Универсиада узды һәм яңа электричкалар пәйда булды. Ләкин искеләре дә йөреп тора. Әле күптән түгел генә шул иске электричкада Кукмарага кайтырга туры килде, шуннан соң ике атна чирләп яттым. Ә җир өстеннән юл чыгу корылмалары булмаганга, шул юлларда күпме кеше үлә? Әллә кая читкә китмичә, үзебезнең республиканы карыйк. Компрессорлар тукталышында куркынычсыз юл булдыру өчен, күпме шауларга, ничә кешене җирләргә туры килде. Кыскасы, башта менә шул якны карыйсы иде, минемчә. Аннары… ул тизйөрешле поездның хәерче авылларны җилдереп узуы кызыктыр да шул. Кыйшаеп беткән йортларны, илнең хәерчелеген күз күреп бетерергә дә өлгерми.

КЕМГӘ – КИРӘК, КЕМГӘ – ЮК?

Бу проектка экологларның да каршы чыгуы октябрь аенда ук билгеле булды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы июль аенда булган халык тыңлауларын җәмәгатьчелек фикеренә чыгарганнан соң, «Русия Гринписы» активистлары министрлыкка мөрәҗәгать иткән, чөнки алар үз фикерләренең һәм проектка каршы сүз әйтүләренең протоколда урын алмавын күргән. Әгәр министрлык протоколны күчереп язмаса, прокуратурага барырга вәгъдә иткәннәр.

Дөрес эшлиләр дә. Бу проект тормышка ашкан очракта, бик күп урыннарда ландшафтны бөтенләй үзгәртергә туры киләчәк. Әйтик, юл өстенә туры килүче сазлыкларны, күлләрне киптерергә, урманнарны кисәргә, шул урманда яшәгән хайваннарның тынычлыгын бозып, күчеп китәргә яки бөтенләй үлемгә дучар итәргә, йортларны җимереп, халыкны урамга куып чыгарырга…

Займище халкы исә, үзләрен халык тыңлауларына бөтенләй чакырып тормауга ачуланган. Юкса, бу төзелеш турыдан-туры аларга кагылачак бит. Гомумән, Кызыл тау, Юдино, Займище, Октябрьск, 774нче чакрым… Болар барысы да тиздән төзелеш корбаны хәленә калмагае. Аңлашыла ки, аларга бу проект бөтенләй кирәк түгел.

Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов бу поездларның очкычларга конкуренция тудырачагы хакында әйткән иде. Әйе, үзем дә бу хакта ишеткәч, иң беренче шуны уйладым. Ләкин җитәкче кеше иң беренче чиратта үз халкы турында уйларга тиеш иде дип уйлыйм.

Әгәр үзем шул җитәкчелек урынында булсам, Казаннан ерак булмаган, уты-газы узмаган җиргә, коммуникация уздырып, йортлар салып, халыкка, яшәү өчен альтернатив вариант тәкъдим итәр идем. Аларга ситуацияне аңлатып, уртак тел табарга тырышыр идем. Юк бит, бездә менә шулай тавыш-гауга, бунт аша гына алга барып була. Бу җитәкчеләр авыз ерып: «Халык – сарык һәм бернинди хокуксыз мал», дип әйтә кебек.

Дөрес, безгә әллә ни файдасы булмаса да, Мәскәү өчен бу юл бик кирәк. Колониаль дәүләттә, үз колонияләреңне берләштереп тотар өчен, анда тиз генә барып җитү, элемтә булдыру өчен, әлеге поезд мөһим. Алайса Мәскәүдән бигрәк читтә яшибез бит. Шулай ук Мәскәүгә чит илләр алдында мактану өчен дә аның булуы файдалы. Бездә акча мулдан, шуңа күрә халык тыгыз булмаса да, без аны төзибез, диләр күрәсең.

Әйе, Русиянең артык акчасы күп. Шуңа күрә ул аны бөтенләй керем бирмәслек өлкәләргә сарыф итә дә. Аның каравы башка илләр алдында мактану өчен җай эзли. Тимер юлның акча бирмәячәк тармак булуын аңладык инде – аның каравы, мактанып була. Универсиадалар, Олимпиадалар ясалма патриотик рух тәрбияләп, тагын шул чит илләр алдында мактану өчен мөһим. Бер яктан – шул объектларны төзегәндә халыкка эш тә бирелә, икенче яктан – урларга да җай чыга. Тик алар күрсәткән патриотик рух дигәне генә кәнфит кәгазенә төрелгән әче борыч кебек шул. Бер яктан халык матур шоу карый һәм… түләнмәгән торак хезмәте хакы, юллардагы штрафлары, тартып алынган йорты… аркасында эчендә ачу кайный. Тиздән бу әчелек тышка чыгачак, күрегез дә торыгыз!

Русиянең артык акчасы күп дигәч тә, ул аны гел чыгымга гына тотмый билгеле. АЭСлар төзи башлау («БГ», 27 ноябрь, 2013), ТЭЦ, ГЭСларның киңәйтелүе дә күздә тотыла. Бүген җир шарында иң кыйммәтле әйбер – энергия һәм, киләчәктә, Русия әнә шул энергияне сатып, акча эшләргә ниятли булса кирәк. Безгә исә аның радиактив калдыклары астында яшәү генә насыйп булачак. Мин бу теманы тагын бик күп яктан әйләндереп карый алыр идем, ләкин туйдырды бу сәясәт. Кайсы проектны гына алсаң да, корбаннар барәбәренә тормышка ашырылучы, үз халкын кысуга корылган сәясәт күңелемне болгата. Якшәмбе Юдинода булачак митингка да барырга ниятләп торам. Үз йортым шул резервация зонасына эләгә дип түгел, ә күңел халәтем шундагы халыкныкы белән аваздаш булганга.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Яшел Үзән-Октябрьск-Казан.

  Мәскәү яңа корбаннар сорый, 5.0 out of 5 based on 8 ratings

Комментарии