«Мин эстраданың ала каргасы!»

«Мин эстраданың ала каргасы!»

Татар эстрадасына үзенең гаять зур өлешен керткән Әлфия Хәбибуллинаның иҗат эшчәнлегенә 25 ел тулып бара. Чирек гасыр барышында нинди генә кызык хәлләргә очрамаган, әллә нинди караңгы авылларны да нуры белән яктыртып, ихлас, яңгыравыклы тавышы белән концерт-тамашаларның йөзек кашы булган Әлфия апаның үзе белән очраштым. Көләч, шаян нәфис сүз остасы белән әңгәмә кору үзенә күрә бер ләззәт ул!

– Әлфия апа, эстрадада ике дистәдән артык ел хезмәт куясыз. Иҗат чишмәгезнең башы кая барып тоташа?

– Мин мәктәпне тәмамлагач, театр училищесына, курчак театры бүлегенә укырга кердем. Кечкенәдән үк эстрада белән янып яшәдем, ләкин укуны тәмамлагач, миңа Әлмәт театрына юллама бирделәр. Уку йорты күршесендә генә булган филармониягә тартылуым, мине филармониядә Марат Таҗетдинов ачкан «Җыр һәм мәрхәмәтлелек» фондына алып килде. Ике айдан соң Искәндәр Биктаһиров төркеменә урнаштым. Иҗади тормышым гөрләп китте.

– Тамашачы концертка җырчыны барлап килә. Сәхнәгә җырчы чыккач, алып баручы бер читтә кала, кимсетелгән кебек була, дип уйламыйсызмы?

– Юк, алай түгел ул. Алып баручы, киресенчә, бик әһәмиятле роль уйный! Зал аны ничек кабул итә, аудиторияне ул ничек кыздыра, бер караштан ук «тотып ала» икән, җырчыга да шул караш төшә.

– Остазыгыз итеп кемне саныйсыз?

– Алар күп! Шулай да укытучыларым Гөлсем Исәнгулова, Илдус Зиннуров, Эльмира Хамматова, иҗат серләренең бөтен нечкәлекләренә төшендергән Флера Сөләйманова һәм Айрат Арсланов.

– Сәхнәне чын мәгънәсендә бизәү һәм халыкка ниндидер бер яңалык алып килү өчен ни кулланасыз?

– Мин эстрадада ала карга. Халыкка яраклашам, исемемне чыгарам, дип мәзәкләр сөйләгәнем булмады. Мин һәрвакыт язучыларның әсәрләрен сәхнәләштерәм. Татар әдәбиятында халыкның күңел кылларына тәэсир итәрлек әсәрләр күпме бит?! Хәзер халык китап укымый, шуңа да сәхнәдә каләм ияләренең әсәрләрен башкаруым бер яктан яңалык булса, икенче яктан минем эшчәнлек – әдипләребезнең иҗатын пропагандалау. Тиздән иҗатыма мәсәлләр кертеп җибәрергә исәбем бар. Лириканы беркайчан да сәхнәдән төшермәдем һәм төшермәячәкмен. Бу минем кредо.

Гадәттә, халык концертларга ял итәргә килә. Юморны читкәрәк этеп, лирика, әдәби әсәрләр куллануны тамашачы ничек кабул итә?

– Сәхнәгә халыкка ошар өчен генә түгел, аны тәрбияләү өчен дә чыгабыз бит. Лириканы, гадәттә, юмор белән аралаштырып кулланам. Минем юмор – сарказмга кайтып калмыйча, әлбәттә, беренче чиратта үз-үзеңнән көлү. Ләкин шуны әйтә алам, лириканы халык сагынган…

– Иҗат эшчәнлегендә иң хәтердә калган ел? Нигә?

– Әлбәттә, беренче елым. Анда без, Казанга кайтып та кермичә, Республикабызның төрле төбәкләренә, 78 концертка чыгып киттек. Төркемгә килеп кергәч тә сәхнәнең чынлыкта ни икәненә төшендем. Мине ике «чоңгыл»га берьюлы ташладылар. 22 яшьлек кыз булган башым белән, төркемдә, бер үк вакытта, бригадир һәм алып баручы рольләрен башкардым, тәҗрибә тупладым. Миңа бу эшләрне ышанып тапшырган өчен Искәндәр Биктаһировка рәхмәтлемен.

– Кайсы йолдызлар белән эшләү авыррак? Танылган – танылып килүче? Хатын-кыз – ир-ат?

– Мин һәр җырчыны шәхес буларак кабул итәм. Җырчы һәм артист буларак кабул итмим. Ул җырчы түгел, ул минем дустым. Алай аеру дөрес тә түгел, минемчә.

– Театр юлыннан китмәвегезгә үкенмисезме?

– Юк, мин ирек яратам. Төрле авылларда, шәһәрләрдә йөрү минем күңелгә хуш килә. Минем күңелем театрның тар кысаларына сыймас иде.

– Сезнең иҗат бүгенге динамик тормышның заманча кысаларына сыешамы?

– Әлбәттә! Минем иҗат җырлар белән беррәттән әдәби номерлар, лирика һ.б. белән үрелеп бара. Үземне заман белән бергә атлыйм дип саныйм.

– Уңышның сере нәрсәдә дип уйлыйсыз?

– Эштә. Бик күп укырга һәм эшләргә кирәк. Уңыш – ул 99% уңышсызлык. Нәфис сүз һәм җыр сөючеләрне 8 декабрьдә Казанның Ленин исемендәге мәдәният йортында эстрада йолдызлары концертында көтәм!

Алсу НУРГАТИНА.

КФУ студенты.

  «Мин эстраданың ала каргасы!», 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии