- 03.12.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №48 (4 декабрь)
- Рубрика: Архив
Соңгы 6-7 елда, «экстремист» һәм «экстремизм» дигән сүзләрне көнгә әллә ничә тапкыр ишетергә туры килә. Экстремизм турындагы закон, Дәүләт Думасы тарафыннан, 2002нче елның 27 июнендә кабул ителә һәм соңрак аңа берничә төзәтмә кертелә.
Экстремист дигәндә, күп кешенең алдына, битен сакал-мыек баскан, чапан-чалма йә түбәтәй кигән, әлбәттә инде ислам динен тоткан ир-егет килеп баса. Бу стереотипны безнең аңыбызда мәгълүмат чаралары инде бик күптәннән, тырышып, «аппетит» белән урнаштырды. Әлбәттә инде газета-журналлар һәм телеканаллар эшчәнлегенә дәүләт җитәкчелеге дә басым ясамады түгел. Гомумән, әгәр телевизордан көнгә әллә ничә тапкыр, ай дәвамында бер үк балык башын чәйниләр икән, моның дәүләт заказы булуы көн кебек ачык.
Законга кире кайтсак, аның беренче маддәсендә, экстремизм нәрсә ул дигән сорауга җавап бирелә. Әгәр ул маддәне игътибар белән укысагыз, урамда барган һәр кешене, хәтта мәктәптә, парта артында утыручы 2нче сыйныф баласын да экстремист дип атарга һәм җинаять җаваплылыгына тартырга була.
Законда, кешенең милләте, рассасы, социаль катламы, теле, тоткан диненә бәйле рәвештә, аның хокукларын һәм ихтыяҗларын кысу тыела диелгән. Бу Русия Федерациясенең бөтен гражданнарына да кагыла. Тик закон тулысынча үтәләме соң?! Әлбәттә юк! «Русия – урыслар өчен!» дигән шигарьне исегезгә төшерегез әле. Бу җөмлә аркасында күпме-тавыш гауга купты, күпме сүз сөйләнде. Әлеге дә баягы, урыс милләтеннән булганнар, Төньяк Кавказ, якын чит илләрдән һәм Азия дәүләтләреннән килгәннәрнең бакчасына таш ату максаты белән әйтелгән иде ул шигарь. Ә бит ул мигрантлар арасында РФ гражданлыгы алган кешеләр дә аз түгел. Димәк, алар да шул Конституция законнары буенча яши һәм РФ гражданины хокукларына ия була түгелме?
Автобуста барганда яки базар тирәсендә йөргәндә, урысларның «Понаехали тут!» дип, нәфрәт белән кычкырып, талашуларын еш ишетергә туры килә. Безнең урыслар, татарлар, яхшы тормыш эзләп, Үзбәкстан, Казахстан якларына чыгып киткәннәр. Аларны анда колач җәеп каршы алмасалар да, безнең ватандашларыбызны болай мәсхәрләмәгәннәрдер, мөгаен.
Үзем Мәскәү базары тирәсеннән еш узып йөрим. Базар көннәрендә, иртә таңнан, зур-зур арбаларга товар төяп ташыйлар. Җәй айларында ул эшчеләр кояш белән бергә тора һәм кичке 10-11гә кадәр сату итә. Безнең урыс халкының яки татар, чуаш, мари, удмурт милләтеннән булган кешенең базарда шулай җигелеп эшләгәнен күргәнегез бармы? Минем юк! Ә төзелеш объектларында кемнәр эшли? Әлбәттә, чит илдән килгән мигрантлар! Сәбәбе бик гади: безнең халык хәзер ак күлмәк киеп, биек үкчәдә «чак-чок» басып кына, кесә тутырып акча алу турында гына хыяллана. Ә җиң сызганып эшләргә теләгән кеше юк. Икътисадта «зәңгәр якалылар» дигән термин бар. Ул нәкъ менә шул офисларда гына, җылыда утырып, тир түкми генә уч тутырып акча алучыларга карата уйлап табылган. Безнең илдә эте дә, бете дә тырыша-тырмаша югары белем ала. Әмма эшче куллар җитми. Тиздән, авылларда 4-5 колхозчы да бетсә, ипи белән шикәр чөгендеребезне дә Төньяк Кавказдан килеп үстермәсәләр ярый инде.
Мигрантлар белән бәйле гаугалы вакыйгалар, низаглар турында сөйли-яза китсәң, шактыйга җыелыр иде. Менә инде ни заман Мәскәү өлкәсенең Бирюлевосында булган җинаять турында сөйлиләр. Мин җинаятьчене якламыйм. Һәлак булган егетнең әти-әнисенә, туганнарына да Ходай сабырлык бирсен. Ә җинаятьчегә килгәндә, эчке эшләр органнары хезмәткәрләре аны бик тиз эзләп таптылар һәм тикшерү эшләре, суд булмаган килеш, Орхан Зейналовка үтерүче ярлыгы тагып та куйдылар. Шуннан китте эшләр… Бирюлевода бәрелешләр башланды, мигрантлар эшли торган яшелчәләр базасын ябарга дигән карар чыгардылар. Интернетка кереп, форумнарны карасаң, чәчләр үрә торырлык! Азия, Кавказдан килгән кешеләргә карата шуның кадәр нәфрәт тулы сүзләр язып тутырганнар. Бу милләтара низаг китереп чыгару, башка милләттән булган кешене гаепләү түгелмени?!
Интернетта эзләнеп утырдым. Бирюлевада узган ел 6 кеше үтерү теркәлгән, ә 2011нче елда исә − 3. Бу теркәлгән җинаятьләр генә, билгеле. Чөнки әлеге дә баягы журналистлар материалларын укысак, Мәскәү өлкәсенең бу өлешендә атна саен унлап кеше үтерелә икән. Чагыштыру өчен, Нью-Йоркның төрле милләт яши торган өлешендә атна буе бер генә дә кеше үтерү очрагы да булмаган. Әлеге фактлар безнең илдә милләтара низагларның көчле булуын түгел, ә полиция хезмәткәрләренең булдыксызлыгын гына күрсәтә, минемчә. Моңа кадәр булган җинаятьләргә күз йомып килделәр-килделәр дә, югарыдагыларга тавыш чыгару кирәк булгач, бер җинаятьне күпертеп, ничә кешенең башына җитә яздылар. Бу кемгә кирәк иде? Әлбәттә, өстә утыручыларга. Чөнки әле күптән түгел генә Мәскәү мэрын яңадан «сайлап» куйдылар. Хәзер кешеләр акыллырак була башлады, сәясәт, илдәге вакыйгалар белән кызыксына, сайлауларның дөрес булуын таләп итә. Ә җитәкчеләр, үз чиратында, халык сәяси вакыйгаларда катнашмасын, сәясәткә тыкшынмасын өчен, әледән-әле бәрелешләр, халык шаукымнары «оештырып» тора. Дәүләт Думасында исә законнарны пичәтләп кенә торалар. Тик үзләре үк үтәмиләр генә…
Лилия ЛОКМАНОВА.
Дәүләт үзе экстремист түгелме?,
Комментарии