Кайгы килеп басты өстебезгә…

Кайгы килеп басты өстебезгә…

Аяз көнне яшен суккандай иртән иртүк шалтыраган телефон үзәк өзгеч хәбәр китерде: Рамил китте. Булмас, һич тә алай булырга тиеш түгел иде дип кабатлыйм, кычкырасы килә. Рамил, Рамил Хасбиуллович, адвокат Рамил Вәлеев… Ул минем укучым, минем хезмәттәшем, ә соңгы вакытта минем укытучым да иде. Авырганын белә идем, куркыныч зәхмәт аңа моннан 2 атна чамасы элек кагылды. Шифаханәгә керми булмас, дип шалтыратты. Мин аңа хәлеңне бетереп телефоннан сөйләшмә, смста хәлеңне 1 сүз белән генә әйт, ярдәм кирәк булса, бу турыда да яз, дидем. Зобәйдә Нургалеевна, бар да әйбәт дигән хәбәрен алдым, өченче тапкыр «сопротивляюсь» диде, хәле катлаулана ахыры, дип пошындым, кислород аппаратыннан да 2 тапкыр шалтыратты. Мин аңа көчеңне сакла, тазарасың, табиблар да шулай дип әйтә, без барыбыз да теләкләр телибез, дидем. Җомга көн инде ул телефонын алмады, язуларны да укымады… Хатыны Суфия, кичә Рамилне ИВЛга күчерделәр, диде. Иртәнге сәгать 3тә ул безнең арада юк иде инде…

Рамил белән безнең яшь аермабыз 20 еллап, ул миңа бала гына, шулай да мин аны адвокат буларак та, кеше буларак та бик хөрмәт иттем. Аның белән горурланып яшәдем. Адвокатурага килгән беренче елларда ул миннән күп нәрсәләр өйрәнсә, соңгы елларда ул үз эшендә мине узып китте. Әле көлеп үзенә әйтә идем: «Мин хәзер сине клиентларга тәкъдим иткәндә, әкияттәге Балда кебек, минем энекәш белән эшләп карагыз әле», – дип көләм дия идем.

Рамил дә, мин дә бары тик җинаять эшләре белән генә эшли идек. Һәр икебезнең эшен утырып анализлыйбыз, киңәшәбез, баш ватабыз. Аның профессиональ үсешен бик яхшы күрә идем. Син минем укучымнан укытучыма әйләнеп барасың, дия идем. Кызганыч пандемия афәте безне очрашып сөйләшүләрдән мәхрүм итте. Шулай да ул миңа һәрдаим булышып торды. Без изоляциядә ятканда да ярдәмен тоеп яшәдек. Урамда араны 5әр м калдырабыз да, сөйләшә башлыйбыз. Соңгы очрашуда ул миңа яңа редакциядәге кодекслар китереп калдырды. Урамда суык иде, озаклап сөйләшеп тора алмадык. Үзеңне сакла энем, дидем. Саклыйм инде Зөбәйдә Нургалиевна, эшләмичә дә булмый, әмма тикшерү органнарында халык та, андагы хезмәткәрләр дә битлек киюнең нәрсә икәнен дә белмиләр, диде. Куркыныч инде, куркыныч эшләве, диде.

Әй сез, перчатька-битлек киюне түбәнлеккә төшү, дип санаган бәндәләр, Рамилнең авырып китүендә сезнең дә гаеп булгандыр. Кайчан акылга килерсез икәнсез? Сездәйләрдән кеше гомере турында уйлауны өмет итеп булмый, бәлкем, үзегезне саклау турында уйларсыз. Рамилгә бары 52 яшь кенә иде бит. Хатыны Суфияга чын ир, балаларына чын ата, оныгына яраткан бабасы, әти-әнисенә чын ул, туганнарына чын абый иде ул Рамил.

Безнең адвокатлар арасында көчле, намуслы, кешелекле адвокатлар бик күп, дип әйтмәс идем мин. 50 елга якын гомеремне адвокатурага багышлаган кеше буларак, минем мондый бәя бирергә хакым бардыр, дип уйлыйм. Рамил мин хөрмәт итә торган сирәк адвокатларның берсе иде.

Рамилнең бакыйлыкка күчүе гаиләсе, якыннары, дуслары өчен генә түгел Татарстан адвокатурасы өчен дә зур югалту. Рамилдәй асыл ирләр дөньяга сирәк килә, һәм ни өчендер тиз генә китеп тә баралар. Хуш энем, Рамил! Урының оҗмахта булсын! Синең әти-әниеңә, хатының Суфияга, сез икәү тәрбияләп үстергән акыллы, сөйкемле, тәрбияле 3 балагызга, туганнарыңа, һәм сине яратып хөрмәт иткән хезмәттәшләреңә Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен.

Рамил кебек вакытсыз китүчеләр азрак булсын өчен, сез кешеләр, саклагыз үзегезне. Аллаһы Тәгалә сакланганны гына саклармын дигән…

Зөбәйдә ЯХИНА,

Татарстанның атказанган юристы

РS. Рамил белән без таныш идек. Аның ярдәменә таянырга туры килгәне дә бар. Шул вакытта ук, кара, нинди намуслы кеше бар икән адвокатлар арасында, дип нәтиҗә ясаган идем. Кызганыч, гомере кыска булды.

Афәт көннән-көн тамыр җәя. Көн тудымы, фронт сызыгында яшибезмени – көн дә югалту… Әле шушы юлларны язып утырганда тагын бер хәбәр: 2нче ноябрь кичендә күренекле журналист, «Юлдаш» газетасын нәшер итүче Ранис Газизов коронавирус авыруыннан вафат булган. Аңа нибары 61 яшь иде. Ул газета гына түгел, күп кенә календарь, дога китаплары бастыручы буларак та билгеле.

Мәрхүмнәрнең якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Бу дөньяда белеп кылган, белми кылган гөнаһларын Аллаһы Тәгалә Үзе кичерсен.

Кайгы уртаклашып, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии