- 03.11.2015
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2015, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Архив
Сталин чорында тормышның ямьле булганын күрсәтү Русиядә виртуаль дөньяда гына түгел, чынбарлыкта да дәүләт сәясәтенә әйләнде. Интернетта «37не искә алырга ярдәм итик» дигән кампания бара. 1995нче елда Пермьдагы элекке лагерь нигезендә ачылган «Пермь-36» исемле ГУЛАГ музеенда да үзгәрешләр бар.
Узган елга кадәр музейны шундый ук исемдәге хөкүмәттән бәйсез оешма эшләтә иде. 2014нче елда Пермь крае мәдәният министрлыгы музейны үз контроленә алды. Музейны чит илләрдән акча алып ятуда гаепләп, «чит ил агенты» итеп теркәү турында сүз чыкты. Җитәкчесе Татьяна Курсина «агент» итеп теркәлүдән баш тарткач, 400 мең сум штрафка тартылды.
Август аенда Русия Премьер-министры Дмитрий Медведев «Сәяси репрессия корбаннарының истәлеген мәңгеләштерү турында дәүләт концепциясе»н имзалады. Аны президент каршындагы кеше хокуклары шурасы дүрт ел язган. Концепциядә каралган эшләрнең беренчесе – һәйкәл. 2016нчы елда Мәскәүдә ГУЛАГ корбаннарына багышланган «Матәм дивары» куелачак.
Яңа һәйкәлләр кую шаукымы бөтен ил буйлап җәелгәндә, чын тарихны яшерү сәясәте дә дәвам итә. Август ахырында «Пермь-36» музеенда Русия һәм Германия музейларында һәм архивларында тоталитаризм турында нинди мәгълүматлар сакланганын өйрәнгән яшьләр булып киткән. Бу сәфәрне аларга «Петербур диалогы» дип аталган форум һәм Германиянең Фридрих Эберт исемендәге фонды оештырырга ярдәм иткән. Кайткач Ab Imperio исемле халыкара фәнни журналда менә мондый мәкалә чыкты: «Күргәзмәдә сәяси репрессия корбаннары музеена килешмәгән әйберләр бар иде. Музей турында сөйләгәндә, төп басым золым корбаннарына түгел, ә җәза органнары эшенең нәтиҗәле булуына ясалды. ГУЛАГның сәнәгатьне үстерү һәм фашизмны җиңүдәге уңай роле турында сөйләнде. «ГУЛАГ» сүзе экскурсиядә телгә алынмады диярлек. Илдә ул елларда террор барганын тегендә-монда очраган аерым дәлилләрдән генә күреп була. Экскурсия уздыручылар сөйләвендә фактлар белән уйдырма үрелеп барды. Болар барысы да террорны искә алу урынының җитди түгеллеген күрсәтергә тырышу кебек булды».
Шул ук төркемдә Югары икътисад мәктәбенең коммуникация, медиа һәм дизайн факультеты мөгаллиме Егор Исаев та булган. «2014нче елның декабреннән бирле тугыз ай эчендә яңа күргәзмәләр ачылган, кайберләре ябылган. Мисал өчен, сәяси тоткыннар утырган «спецлагерь»га безне кертмәделәр. «Аяусыз хезмәт» күргәзмәсе ачылган. Бөтен музей «Родина зовет!», «Спасибо деду за победу!» кебек язулар белән тулган. Санитар бүлеккә багышланган күргәзмә ачылган. Каяндыр шкафлар китерелгән, өстәлләргә ак җәймәләр җәелгән. Болар берсе дә ул заманнарда монда булган әйберләр түгел, бу урынның рухы югалган. Әмма иң куркынычы – шул «Аяусыз хезмәт» исемле күргәзмә. Көчләп эшләтүгә дан җырлау. Фотоларда каракүл шапка кигән хатын-кызлар, ирләр балык тота. Бу – лагерьларга бер катнашы булмаган мәгълүмат, Советлар берлеге тарихының бөтенләй башка сәхифәсе. Анда килүчеләрнең игътибарын башка юнәлешкә җибәрү теләге күзәтелә», – диде «Азатлык»ның рус редакциясенә Егор Исаев.
«Пермь-36» музеенда экскурсияләрне алып баручылар арасында тарихчылар юк. Элек тоткыннар авыр шартларда яшәгән, дип сөйләгән булсалар, соңгы араларда «тоткыннар үзләре гаепле булган» дигән мәгълүматләр чыга
Музейда җәй көне элекке тоткын Виктор Пестов булып киткән. Пермьдәге иҗтимагый оешмалар тырышлыгы белән узган «Пилорама» фестивале вакытында тарихи чынбарлык һәм хәзерге сәясәткә багышланган чаралар узган иде. Шул фестивальгә Екатеринбургтан килгән Пестов «Пермь-36» музеена барып андагы хаталар турында әйткән иде. «Идәндә итекләр тора. Баракларда өр-яңа йон юрганнар. Җылы, рәхәт өйне хәтерләтә башлаган. Дөрес түгел бит бу, коточкыч», – диде Пестов.
Сәяси диссидент Владимир Буковский, хокук яклаучы Сергей Ковалев, украин шагыйре Василь Стус тотылган камераларга кертмиләр, димәк, экскурсия вакытында сәяси тоткыннар темасы бөтенләй күтәрелми. Сөйләүче бары тик «сәяси тоткыннар үз характерларын күрсәтер өчен һәм юктан бар ясар өчен кеше хокуклары мәсьәләсен күтәрә иде», ди.
«Пермь-36» музее язмышына, тарихи чынбарлыкны оныттыру тырышлыгына өстәп, җирле түрәләрнең акчага туя алмавы да йогынты ясый. 2012нче елда музейга елына бюджеттан 400 миллион сум бүленәчәк, диелгән булган. Музейга «виртуаль башлык» ясап биргәннәр. Аны башына кигән кеше элекке тоткын белән бер карцерда «утыра», камера буйлап «йөри». Бу проектка күп акча тотылган. Музей җитәкчелеге аның кирәклеген генә аңламый. Чын карцерны, ул чактагы чын шартларны күрү белән «виртуаль башлыкны» чагыштырып булмый, ди алар.
Алсу КОРМАШ.
«Электрон Татарстан» дип шапырынырга иртәрәк әле
Татарстанда коммуналь хезмәтләр һәм ЮХИДИ штрафларын түләү, Камал театры спектакленә билет сатып алу өчен хөкүмәт порталының «Электрон Татарстан» дип аталган бите актив кулланыла. Аның ярдәмендә «Халык контроле»нә фәлән район үзәгендә балалар мәйданчыгында таганнарны ватканнар яки Җиңү паркын ачканда Вәли Стәпәнович татарча элмә такталар ясатмаган дип тә язып була. Азмы-күпме дәрәҗәдә гамәлдә ул.
Әмма, республикада «Электрон Татарстан» ярдәме белән беркайда да чират юк, дип күкрәк кагарга иртәрәк әле. Мәсәлән, больница интернетка куелган куелуын, аны эшкә җигү ташка үлчим. Монда сүз интернеттагы челтәр турында бөтенләй бармый, ә гап-гади Word программасы да эшләми икән бит!
Бер көнне күзләремә сөрмә тартып, муеныма бик матур җете төсле яулыгымны бәйләп, иң тәмле хушбуйларымны сибеп хастаханәгә киттем. Шулай көтелмәгәндә генә чирләп киттем, эш кешесе булгач, «больничный» ачарга кирәк иде. Тиз генә эшне бетерермен дә, кайтып авармын дидем. Ауды ди, көтеп тор!
Мин 16нчы больницада теркәлгән. Килдем. Сабан туемыни, килеп керүгә үк халык гөж килә. Тыныч кына мин дә чиратка килеп бастым, матур гына басып торам, әмма чират алга бармый. Халык арасында дулкынлану сизелә. Алдагыраклар үтә күренмәле тәрәзәгә елышкан. Чиратта балалы хатыннар да, таякка таянган уфтанып басып торган әби-бабайлар, шыбыр тиргә баткан дәү гәүдәле ханымнар, ачулы йөзле абыйлар һәм тагын әллә кемнәр бар. Унбишләп кеше торабыз. Иртән кеше күп булыр дип мин соңрак бардым. Тәрәзәнең теге ягында ниндидер авазлар ишетелә. Сизәм, бу кешеләргә ошамый, сәбәбен генә аңламыйм. Тәрәзә аша ике як та кычкырыша.
Баксаң, теркәлү бүлмәсендә эш тукталган – компьютерлары эшләми, шул сәбәпле халыкны терки алмыйлар икән. Моңа кадәр теркәлгәннәр дә аннан табибка керү өчен талон да, медицина карталарын ала алмыйлар.
– Мы не можем вас записать, чо кричишь-то, чо кричишь-то?
– Да б…ть скока можно уже стоять? Записывай!
– Да не могу я, компьютер завис…
Бәй, миңа, бәлки, монда басып тору да кирәкмидер, «больничный»ны башка җирдән алырга кирәктер, дип титаклап чираттан чыгып алга таба ике метр киткән идем бу ялгыш хәрәкәтем больницадагы «Болотный мәйданын» чыгырыннан чыгарды.
«Ну куда лезешь без очереди?!», «Молодежь совсем обнаглела!» «Встань в конец очереди!». Бә-ә-әй, мәйтәм, мин монда гына тордым бит, дим, Күрмәдек, диләр. Ничек шулай алдап була, шаккатам?! Һәм барысы да ачулы, фронтның ике ягы да бер-берсенә нәфрәт белән карап тора. Путинның рейтингын күтәрүчеләрнең 89 процентының бер өлешен шушы кешеләр тәшкил итә икән, алар бит илдәге авырлыкны кимендә шат йөз һәм сабырлык белән кабул итәргә тиеш ләбаса.
Авыруларны да аңлап була: кешеләр фәлән көнне белгечкә күренер өчен талон алырга килә икән, языла һәм кире кайтып китә. Әмма алар моңа кадәр электрон хөкүмәт аша яки хастаханә сәхифәсе аша теркәлә икән. Интернет аша бер теркәлгәч, тагын ни өчен баласын өстерәп, авыру килеш хастаханәгә килергә соң?!
Менә бу юлы да, компьютер эшләмәгәч, алар яңадан килергә тиеш булып чыга. Интернет тормышны җиңеләйтер өчен уйлап чыгарылган, өйдән чыкмыйча, эштән аерылмыйча шалт итеп кирәген башкарыр өчен җайланган ул. Әмма бездә интернетның максатын санга сукмыйлар булып чыга түгелме? Барыбер килеп теркәләсе.
Иң кызыгы – 16нчы больницада барып чыкмагач, күрше 13нче больницага киттем. Анда «мәйдан» юк иде, ипле генә мөгамәлә булды, әмма ни хикмәт, документ бирәм дигәндә генә могҗизаи очрак – монда да, ләгънәт, компьютер эштән чыкты. Сукрана-сукрана аны яңадан эшләтеп җибәрделәр. Беренче тапкыр гына түгел бит, күнегелгән!
Балалар больницаларында да шул ук хәл, дип зарланучылар күп. Балалар поликлиникасындагы белгечләргә электрон чират белән кертәләр. Әмма бәхетлеләр чиратына эләгер өчен ике атна алдан төнге 12дә интернетка кереп язылырга кирәк. Шул очракта гына теләгән вакытка язылырга мөмкин. Иртәнге бишләргә инде чират тулган була, дип сөйлиләр. Дөрес, электрон хөкүмәтне уйлап табучылар изге нияттә булган, әмма, ул гамәлдә һәм узган гасырдагы кебек каләм белән кәгазь кулланмыйбыз, дип шапырыну иртәрәк әле.
Римма ӘБДРӘШИТОВА.
Кырым мөфтие турында ялган тарату кырымтатарларны бүлгәләүгә китерә
Кырым мөфтиятенең матбугат үзәге 29нчы октябрьдә «Кырымтатар зыялылары мөфти белән очрашты» дигән мәгълүмат таратты. Хәбәрдә «очрашу вакытында мәдрәсәләрдә укыту, Зынҗырлы мәдрәсәнең 500 еллыгына багышланган конференция, зур мәчет төзелеше хакында сүз барды, әнисе вафат булу сәбәпле мөфтинең кайгысын уртаклаштылар» диелә.
Әмма бу хәбәрдә бары бер генә дөреслек бар, җеназада була алмаган бер төркем кырымтатарлар мөфти Әмирали Аблаевның кайгысын уртаклашты. Тик хәбәрдә язылганча «очрашу вакытында мәдрәсәләрдә укыту, Зынҗырлы мәдрәсәнең 500 еллыгына багышланган конференция, зур мәчет төзелеше» хакында сүз булмады.
Матбугат үзәгенең очрашуның төп мәгънәсен бозып күрсәтүе мөфтияткә дә, мөфтигә дә файдага түгелдер. Моның сәбәбе нәрсәдә икән?
Кырымда булган үзгәрешләр нәтиҗәсендә хакимиятләрнең кырымтатарлар белән мөнәсәбәтләрне яхшырту өчен төрле ысуллар кулланырга мохтаҗ булуы сизелеп тора. Беренче чиратта кырымтатарлар арасыннан билгеле дәрәҗәдә танылган, кырымтатарларга сүзен үткәрә алырлык кешеләр игътибар үзәгенә алына. Мондый кешеләрнең берсе – һичшиксез, Кырым мөфтие. Һәм мөфтият Кырымның Мәскәүдән куелган хакимиятләре белән көннән-көн тыгыз элемтәдә эш итә.
Тик бу эш дини мәсьәләләр белән генә чикләнми. Хакимияттә утырган кырымтатар сәясәтчеләренә багланган өмет үзен көтелгән дәрәҗәдә акламаганнан соң, мөфтигә игътибарны арттыра башладылар. Ә инде мөфти белән кырымтатар зыялылары да очраша дигән хәбәрләр аңлашылмаган сәяси уенның нәтиҗәсе дип фаразларга да мөмкин.
Ләкин мөфтине хупламаган кырымтатарлар үз фикерендә кала икән, аларның мөфти һәм мөфти тарафдарлары, ягъни шул ук зыялылар белән мөнәсәбәтләре тагын да начарая ала. Болай булса, хәбәрдә язылган «кырымтатар зыялылары» да көтелмәгәндә кемгәдер инде оппонент булып калганнарын сизми дә калалар. Мөфтинең дәрәҗәсенә дә бу тискәре йогынтыдан башка бер нәрсә дә китермәячәк. Дөрес булмаган мәгълүмат шундый нәтиҗәгә, ягъни бүлгәләнүнең тирәнләшүенә китерә ала. Кырымтатарларны шулай бүлгәләү кем өчендер төп максат түгелме икән соң?

Комментарии