Котлыйбыз!

Котлыйбыз!

Казанда Бөтендөнья татар конгрессының «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә уздырылган «Татар рухы һәм каләм» V Бөтенрусия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенә йомгак ясалды. Анда бөтен ил буенча журналистлар «Татар халкының тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту», «Үрнәк татар гаиләләре», «Балалар өчен иң яхшы журналистик материал», «Көрәш татар милли спорт төрен популярлаштыру», «Милли тарихи ядкарьләр», «Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген яктырту» номинацияләрендә көч сынашты. Жюри белдергәнчә, көчле эшләр шактый булса да, бәйгенең финалына иң-иңнәр генә узды. Җиңүчеләр арасында хезмәттәшебез дә бар! Фәнзилә Мостафина «Татар халкының тормыш-көнкүреш, гореф-гадәтләрен һәм йола-бәйрәмнәрен яктырту» номинациясендә югары бәягә лаек дип табылды. Аны бу уңышы белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Каләменең карасы бетмәсен, милләтебезнең рухын чагылдырган язмалары белән укучыларны сөендереп торсын, дигән теләктә калабыз!

«БГ» редакциясе коллективы.

Котлыйбыз!, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии