- 03.10.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №40 (4 октябрь)
- Рубрика: Архив
Туган телне белү – аның саклануы түгел әле ул. Балалар бакчасында татар теле аралашуда берөзлексез булырга тиеш. Моның өчен кичекмәстән хәлиткеч чаралар күрергә кирәк.
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов «Татар-информ» агентлыгы белән әңгәмә вакытында: «Оныклар балалар бакчасына йөри башлый – бер айдан урысча сөйләшергә керешә. Хәтта безгә килгәннән соң да өйдә русча сөйләшергә маташалар. Андый вакытта мин аларга, урысча сүз әйтсәләр, эндәшмәскә тырышам. Кабат татарча сүз әйткәнчегә кадәр аның соравына эндәшми торам. Менә без гаиләдә мәсьәләне ничек куябыз, аннан бик күпкә бәйле», дип әйткән иде.
Оныкларын урыслаштырган бакчаны, дәүләт сәясәтен тәнкыйть утына тотасы урында министр Әхмәтов үз мисалында татар гаиләсен гаепле итеп калдыра булып чыга. Гәрчә, дәүләт чиновнигы буларак, ул төп җаваплылык хакимият өстендә булуын аңларга тиеш, югыйсә. Көнозын бакчада урыс телендә аралашкан баланы аннары татарча сөйләтеп кара син!
Массакүләм мохит урыс телендә генә булган хәзерге чорда үзләре бала үстермәгән бакча мөдирләре дә министр кебек «телне гаиләдә саклагыз» дигән сүзне бертуктаусыз тукый. Мондый «педагогика»ның нәтиҗәсен күреп торабыз – шәһәрләрдә үскән татар балалары министр Марат Әхмәтов оныклары кебек өйдә дә, бакчада да урысча гына сөйләшә.
Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин әле 5 ел элек Дәүләт шурасы сессиясендә ясаган чыгышында татар балалар бакчасына урнашкан оныгының бер ай эчендә татарчасын онытып урысчага күчүе турында бәян иткән иде. Аның тел төбендә: «Халык кына түгел, хәтта язучылар да телне гаиләдә саклый алмый», дигән сүз ята.
Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгына җитәкче итеп Энгель Фәттахов билгеләнгәч, бакчаларның татар төркемнәренә игътибар артты, әлбәттә. Мисал өчен, узган ел кызым Илдинә йөргән бакчада тәрбиячеләрне татарча методик ярдәмлекләр белән тәэмин иттеләр. Балаларның татарча белү-белмәвен тикшереп йөрүләрен дә белеп торабыз. Тик әлеге тикшерүләрдән соң бернәрсә дә үзгәрми. Тикшерүчеләр аерым баланың татар телен белүен күрә, ә менә балаларның үзара нинди телдә аралашуына бөтенләй игътибар итми. Ә ул – урыс телендә. Димәк, мохит – урысча булып кала-бирә. Теле татарча ачылган бала мондый мохиткә килеп эләккәч, Роберт Миңнуллин оныгы кебек бер ай эчендә туган теленнән ваз кичә. Шулай итеп, дәүләт җитәкчеләренең дә, татар зыялыларының да һәм гади татар кешеләренең дә нәниләре һаман урыслаша бара.
Шуны аңларга кирәк: телне белү – аның саклануы түгел әле ул. Балалар бакчасында татар теле аралашуда берөзлексез булырга тиеш! Моның өчен кичекмәстән хәлиткеч чаралар күрергә кирәк. Мәсәлән, балаларны тәрбиячегә татарча гына мөрәҗәгать иттерүгә ирешергә, барлык белем-тәрбияне татар телендә алып барырга. Башлангыч чорда бакчаларда даими рәвештә татар теле көннәре уздырырга, ягъни һәр атнаның бер көнендә балаларны үзара татарча гына аралашырга «мәҗбүр итәргә». Бу, әлбәттә, төрле мавыктыргыч диалоглы уеннар аша эшләнергә тиеш.
Шундый чаралар ай саен арттырылып килеп, атнаның биш көнендә дә уздырылса, бакчаны тәмамлаучы һәр татар баласы туган телендә аралашыр иде. Һәм, әлбәттә, андый бала мәктәптә дә татарча белем алырга әзерлекле булачак.
Казан белән Чаллының берәр бакчасын исәпкә алмаганда, хәзерге вакытта республика шәһәрләрендә милли мохитле татар бакчалары һәм татар төркемнәре юк. Кызым Илдинә йөргән Чаллы шәһәренең 56нчы бакчасындагы татар төркемендә дә балалар үзара урысча гына аралаша. Татарча бар әйткәннәре: бакчага кергәч: «Исәнмесез», чыгар алдыннан – «Өйгә кайтырга ярыймы?» Шушыларны да истә тотып, уку-тәрбия елы башында ук алда әйтеп узган тәкъдимнәрне 56нчы бакча мөдире Резидә Әкрәмовага җиткердем. Аның белән балаларны татарча аралашуга кайтару турында килештек. Мәсьәләнең әһәмиятенә төшенде бугай. Көн саен берничә татарча мультфильм күрсәтүдән башларга дип сүз кузгаткач кына бакча мөдире: «Балаларның күзләре бозылыр бит», – дип әйтеп куйды.
Хәзерге вакытта көн дәвамында татарча мультфильмнар күрсәтүче телеканал юк. Шул сәбәпле, гаиләдә татар баласы күпчелек вакытын урысча мультфильмнар карап уздыра. Алар арасында әйләнә-тирәне өйрәтүчеләре дә байтак. Ягъни балаларыбыз тел байлыгын татарча үстерәсе урында, урысча белем алып, туган телләрен җуя. Шул сәбәпле, күп кенә татар балалары, бакчага килгәнче үк, ана телендә түгел, ә «телевизор» телендә сөйләшә башлый. Шуңа күрә татар баласы бакчада булса да даими рәвештә татар телендә мультфильм карасын иде.
56нчы бакча мөдире белән безнең сөйләшүдән соң, аның минем турында: «баласы белән урысча сөйләшеп торганын күрдем», дип ялган таратуы килеп иреште. Ямьсез күренеш, әлбәттә. Ләкин күңелне тынычландырганы шул: 14нче сентябрьдә узган ата-аналар җыелышында 56нчы бакчада бу уку-тәрбия елында татар телендә ике түгәрәк эшләячәге, татар төркемнәренә ныклы игътибар булачагы турында белдерелде.
Аннан бер ай алда Чаллы шәһәре башлыгы Наил Мәһдиев Бөтендөнья татар конгрессының VI корылтаенда катнашучылар белән эшлекле һәм нәтиҗәле киңәшмә уздырган иде. Быел шәһәребездә мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов катнашында узган укытучыларның август конференциясендә дә башка еллардан аермалы буларак милли мәгарифкә аерым игътибар бирелде. Бу җыеннарның дәвамы буларак шәһәр бакчаларының барлык татар төркемнәрендә татарча аралашуга ирешү максат итеп куелырга тиеш.
Тәлгать Әхмәдишин
Чаллы шәһәре
Татар халкы тарихи фаҗига чорына кереп бара
Татар халкы көчле икътисад һәм армиягә нигезләнгән мәдәнияткә һәм телгә таянып яшәргә мәҗбүр. Ә көчле армия һәм икътисад хәзер ят халыкның кулында. Моны элитабыз, гади татар кешесе дә аңлый. Турыдан-туры маңгайга-маңгай көрәшү – реаль эш түгел. Ярты миллион татарны Казан урамнарына митингка җыю да рәсми элитабызның кулыннан килмәс һәм ул моны теләми дә, чөнки элитабызның идеалы – дөнья артыннан куу. Ул халыкны шундый идеалларга өйрәтә.
Менә шуңа күрә, татар милләте күз алдында үз тарихи фаҗигасен кичерә, инкыйразга бара. Бу – бездә чын милли элита юк дигән сүз. Ә көтүчесез калган көтү белән теләсә нәрсә эшләп була. Менә федерал үзәк теләсә нәрсә эшли дә инде. Мәсәлән, күрәсез, тел өлкәсендә ничек кыланалар.
Ә халыкны идеаллаштырырга кирәкми. Менә соңгы сугышта алман халкы гаепле түгел иде, әшәке Гитлер гына гаепле иде дигән тезис белән мин килешмим. Алман халкы да уңышлы сугышлардан үз файдасын көткән.
Зыялыларыбызга идеология, мәгълүмат өлкәсендә активрак эшләргә кирәк. Үзебезнең дә, халкыбызның да тормышын суыткыч белән генә чикләмәскә иде.
Көн кадагында хәзер татар теле мәсьәләсе тора. Тиз арада Дөнья татар конгрессының гадәттән тыш утырышын үткәреп, анда бу мәсьәләне хәл итәр өчен бөтен милли иҗтимагый һәм иҗади оешмаларга мөрәҗәгать белән чыгарга кирәк иде. Аннары бөтен бу оешмалар зур залда җыелышып татар халкының фаҗигасен туктатыр өчен кирәкле чаралар тәкъдим итәргә тиеш. Татар конгрессы өчен «икс вакыты» килеп җитте. Сабантуйлар уздыру белән генә чикләнеп булмас, ахрысы. Телне югалтсак, милли мәдәниятебезне дә югалтабыз, ә аннары милләт үзе дә юкка чыгачак.
Рафаэль Мөхәммәтдинов
галим, Казан шәһәре
Рәсемдә автор
Наталья Зубаревич: «Вазгыять катлаулы. Татарстан активларын саклап калырга кирәк»
Русия федерациясенең федерализм принциплары сүздә генә кала. Төбәкләрнең мөстәкыйльлеге, активлары өчен көрәш кыенлашканнан кыенлаша. Татарстанга да басым арта. Әлегә республиканың Татнефть, ТАНЕКО, Казаньоргсинтез һәм табыш китерә торган башка эре ширкәтләре бар. Әмма майлы калҗа кызыктыра. Республика җитәкчелеге активлар өчен көрәшәчәкме? Бу вазгыятьтә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов нишләргә тиеш? Узган атнада Казанда булып киткән белгеч Наталья Зубаревич белән сөйләштек.
– Наталья Васильевна, Татарстанда бер елга якын банк кризисы дәвам итә. Моның сәбәпләре нидә?
– Бу Татарстан проблемасы түгел. Бөтен гаепне Татарстаннан эзләргә кирәкми. Әллә гел Татарстанда гына банклар бөлгенлеккә төшәме? «Югра», «Открытие», «Бин Банк» – берсенең дә Татарстанга кагылышы юк, әмма алар да ярык тагарак артында калды. Бу – Русиядәге хосусый банкларның гомуми кризисы. «Ак Барс» банкка да бу кагылырмы – әйтә алмыйм. Яшәп карыйк, күз күрер. Хосусый банкларга Русиянең әлеге икътисади шартларында яшәү, акча эшләү авыр.
Русиядә үз банклары булган төбәкләр аз. Татарстан, Төмән өлкәсе, Ханты-Манси автоном округы, көчле төбәкләр буларак, үз банк системаларын булдырып эш итте. Башкалар инде күптән колак какты. Аларга федераль банклар кереп «кунаклады». Икътисади һәм банк кризисы төбәкләрдәге сакланып калган соңгы банкларга да «Ясин» чыгара, аларны үтереп бара.
– Ничек уйлыйсыз, Татарстанның икътисади моделе башка төбәкләргә дә туры киләме?
– Татарстан фәкыйрь төбәк түгел, аның күләмле салым нигезе бар. Бу – беренчесе. Икенчедән, озак еллар дәвамында Татарстан федераль бюджет белән мөнәсәбәттә аерым өстенлекләргә ия булды. Бүген болар юк, бетте. Моңа кадәр меңъеллык, универсиада кебек проектлар федераль акча хисабына уздырылды. Өченчедән, Татарстан – үзенең нефть чыгаручы ширкәтен саклап калган соңгы төбәк.
«Татнефть» Татарстан милеге булып сакланып калды, салымнарны Татарстанга түли. Бу яктан Татарстан уникаль. Башка төбәкләр үз нефть, газ ширкәтләреннән колак какты, аларны федераль компанияләр йотты. Татарстан – көндәшлеккә сәләтле төбәк. Миллионнан артык кеше яшәгән башкаласы Казан бар. Татарстан үзе акча таба. Республика озак еллар дәвамында федераль үзәк белән аерым мөнәсәбәттә булды. Бүген вазгыять үзгәрде. Алга таба ни булачагын күзәтербез.
– «Роснефть»нең аппетиты зур. Татнефтьне кулга алачакмы?
– Мин фаразлау белән шөгыльләнмим. Әмма практика шуны күрсәтә: төбәкнең ресурс чыганаклары бар икән, башка уенчылар, гадәттә, аларны үзләштерергә тырыша. Русиядә бандит капитализмы хөкем сөргәнен онытмыйк.
– Бу катлаулы шартларда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка нишләргә киңәш итәр идегез?
– Аңа әлеге вакытта бик авыр. Заманалар катлаулы. Керем нигезе тарая. Келәм астында көрәш, сугыш көчәя. Татарстанга акыллы сәясәт алып барырга туры киләчәк. Риск зур. Миңнеханов булдыра алырмы – белмим. Әмма заманалар авырлашты, анысы дөрес.
Керемнәр кими, бу шартларда милек өчен көрәш башлана. Татарстан хакимиятенә бик авыр булачак. Мәсьәләне гади генә хәл итү юллары юк. Татарстан белән Русия арасында сатулашу, килешү булачак. Русиядә сайлаулар көтелә, аңа әзерлек инде бара, сатулашуның булмавы мөмкин түгел.
– Русия төбәкләрендә тагын губернаторларны алмаштыру процессы башланды. Аның җиле Миңнехановка кагылырга мөмкинме?
– Кагылмас, дип өметләнәм. Татарстан – бер чигертү белән генә карар чыгарып, республика җитәкчелеген эшеннән алырга мөмкин булган төбәк түгел. Бу – Минтимер Шәймиевнең дә мирасы. Аңа рәхмәт әйтәсе.
– Татарстан аерым мөнәсәбәтләргә ия булды, дидегез. Русия шартнамәне имзаламавын аңлатты. Сез дә бу мәсьәләне күзәткәнсездер. Сезнең фикерегез нинди?
– Бу – тарихта кала торган эш форматы. Шартнамә – 1990нчы еллар «һәйкәле». Өметләнәсе юк. Халык алдында күрсәтерлек бер өстенлек кенә. Әмма ул буш, ни бирә ул? Башкача бу рәвешле эш итмәячәкләр. Хәзер салым керемнәрен якларга, сакларга кирәк. Ничек тә булса федераллар белән мөнәсәбәтләр корырга туры киләчәк. Әмма бу ачыктан-ачык эш итү булмас. Имеш, без бәйсез, безнең менә мондый символлар, килешүебез бар, дип утыру вакыты инде узган, поезд инде китте. Вазгыять үзгәрде. Активларны саклап калу – төп максат. Имеш, без суверенлы, дигән көрәшкә вакыт уздырасы түгел. Үтте, бетте, шуның белән вәссалләм.
– Шулай да, федерализм принциплары кайтуга ниндидер сәбәпләр бармы?
– Аның кайтуына бернинди дә нигез юк… Русиядә федерализм принциплары юк. Үзәкләштерү һәм үзәкләштерүдән читләшү генә бар. Федераль үзәк көчсезләнә икән, төбәкләр вәкаләтләрне үзенә тартып алырга тели. Федералим нигезендә килешү, компромисс эзләү, уртак фикергә килү принциплары ята. Русиядә компромис табу принциплары гамәлгә керсә, килешү, сөйләшүгә корылса, федерализм урнашачак. Әлеге вакытта көчлесе җиңә. Мин – хуҗа, син – буйсынучы нигезендәге идарә итү системасы булганда федерализм турында уйлау хыялга тиң.
– Бюджет федерализмы да, сәяси федерализм да юк, ә җирле элиталарга бераз урлашу мөмкинлеге бирә торган унитар дәүләт кенә калды, дип әйтә алабызмы?
– Һич тә килешмим. Төбәк элиталары бераз урлаша гына түгел, ә нәрсә дә булса эшли дә. Кайбер төбәкләрдә күп нәрсәләр эшләнә. Икенчедән, сәяси яктан бу һич тә федерация түгел, бюджет мөнәсәбәтләре ягыннан да бернинди федерация юк, әмма төбәк хакимиятләренә акчаны ничек тоту мәсьәләсендә беркадәр ирек бирелгән. Әлбәттә, бу акчаларның күпме булуына бәйле, баерак төбәкләрдә акча тоту төрлеләндерелә, ярлыларында алай ук түгел. Шулай да төбәк хакимиятләренең тәгаен идарә мәсьәләләрендә вәкаләтләре бар. Әмма гомумән алганда, илнең тулы дизайнында бернинди дә федераль мөнәсәбәтләр юк, монысы турында сезнең белән бәхәсләшә алмыйм.
– Кырымны асрау Русиягә күпмегә төшә?
– Тулысынча исәпләп чыгару мөмкин түгел. Әмма хәзер федераль бюджеттан иң зур трансфертлар Кырым белән Акъярга китә. Алар икесе бергә Чечняне дә, Дагыстанны да узып китә. Хәзер федераль бюджеттан Кырым белән Акъярны асрарга акча тоту артканнан арта бара. Өстәвенә инвестицияләр дә артты. Бу инвестицияләрнең 70-80 проценты төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан алына, беренче чиратта федераль бюджеттан һәм зур трансфертлар алучы субъектлар бюджетларыннан.
Кырым әле озак еллар буена зур дотацияләр алып торучы төбәк булачак. Кырымга инвестицияләр бюджеттан биреләчәк, ягъни бу башка төбәкләргә бирелергә мөмкин инвестицияләрне киметү хисабына башкарылачак.
– Төбәкләрдә хәлләр мөшкелләнә барганда Мәскәү урамнарына мәрмәр, гранит җәяләр. Мәскәүнең төбәкләрдәге акчаны суыруы шулай дәвам итәчәкме, әллә кризис мэр Сергей Собянинның аппетитын бераз басармы?
– Акчаны Собянин суырмый, ә салым түләү системасы шулай корылган ки, керем салымнарының иң зур өлеше нәкъ менә Мәскәүгә китә. 2017нче елның беренче яртысында Русиянең барлык төбәкләрендәге керем салымыннан җыелган барлык акчаның 28 проценты Мәскәү шәһәренә туры килгән. Шуңа күрә моның сәбәбе Собянин түгел, ә Русиядәге бюджет мөнәсәбәтләре системасы. Әлегә ул акча бик мулдан тотыла. Бюджетның 11 процентын шәһәрне яхшыртуга тоталар – бу феноменаль хәл. Тулаем Русиядә мондый яхшыртуга тотылган акчаларның 66 проценты, өчтән икесе Мәскәүгә туры килә – бу ниндидер фантастика. Шәһәрне яхшырту мәңге дәвам итә алмый, әмма аңа алмашка реновация процессы, йортларны алыштыру килә. Хәзерге бюджет системасы исәбенә Мәскәүдә шул кадәр ача тупланганда зур проектлар чорын тәмамлау мөмкин түгел, ул акчаларны туздырырга кирәк, туздырмасаң, башкача бүләчәкләр, тартып алачаклар. Русиядә хакимият шулай корылган.
– Сез узган атнада Казанда булдыгыз. Нинди үзгәрешләр күрдегез? Казан, Татарстанның нинди потенциалы бар?
– Соңгы тапкыр Казанда 3-4 ел элек булган идем. Шуннан соң узган чорда шәһәр яңарган, акча юкка тотылмаганы күренә. Төрле проектларны сәбәп итеп, федераль үзәктән акча алуга минем караш тискәре. Әмма Казан очрагында аның никадәр файдага булганы уч төбендәгедәй күренеп ята. Федераль үзәктән акчаны алу Казанның яңарышына уңай тәэсир иткәнен танырга мәҗбүрмен. Ул – заманча шәһәр, анда булу рәхәт, һәм яшәү дә, бәлки, уңайлыдыр. Шәһәрдә матур, ачык йөзле, адекват кешеләр бик күп.
Икетеллелек бар һәм ул бик матур күренә. Казан урамнарында, шул исәптән Бауманда татарча сөйләшүчеләр шактый. Кешеләр үзара татарча аралаша. Туристлар бар. Инглиз телендә аралашу колакка керә. Казанга килүчеләр күп, бу очкычларның тулы булуыннан да күренә. Яшәүчеләр саны миллионнан арткан мегаполисларның үзем төзегән рейтингы бар. Казан – ул исемлектә лидерларның берсе.
Татарстанның ничек үсүе Русиягә бәйле. Аны Русиядән аерым карап булмый. Русияне ни көтәчәген, нинди икътисади вазгыять булуын белми торып, берни әйтеп булмый. Аның үсеш динамикасын карарга, күзәтергә кирәк. Баш өстендә бер зур кирпеч ята икән, Татарстан никадәр тырышса да, ул ташны этеп төшереп, үзенчә яши башлый алмый.
Римма ӘБДРӘШИТОВА
Максим Шевченко: «Тел өчен көрәшмәсәгез, заводларыгызны да, нефть ширкәтләрегезне дә алачаклар»
Татарстан тел өчен көрәшмәсә, аның азагы республиканың икътисади милкен – заводларны, нефть ширкәтләрен алу белән тәмамланачак. Бу хакта танылган тележурналист, Русия Президенты каршындагы ватандашлык җәмгыятен үстерү һәм кеше хокуклары шурасы әгъзасы Максим Шевченко белдерде.
Ул бүгенге сәяси вазгыятьтә татарлар көрәшмәсә, Татарстан Идел елгасы һәм Зөя утравы белән утырып калачак дигән фикердә. Тележурналист Татарстан оештырган «Многоликая Россия» («Күпмилләтле Русия») дип аталган бәйге кысаларында каләм ияләре белән очрашты. Очрашуда катнашучылар аннан Татарстанда татар телен укыту мәсьәләсе турында да сорады.
– Минемчә, рейдерлык явы һәрвакыт теоретик мәсьәләдән башлана. Сезгә Русия Президенты барысын да әйтте бит. «Мин Питер урамында «пацаннар» белән үстем», – диде. Һәм ул бүген дә янәшәсендә «пацаннар»ны тота. Хәзер зур сәясәттә урам кануннарын гуманитар ярдәм, стратегик инициатива кебек сүзләр алыштырды. Чынлыкта дөнья «алып булганның барысын да ал» дигән принципка нигезләнгән. Федерализм өчен көрәшмәдегез, яулыктан йөрүче Мордовия укучыларының хокукын якламадыгыз, тел өчен көрәшмәсәгез – телегезне дә, заводларыгызны да, нефть ширкәтләрен дә алып бетерәчәкләр. Моның артында икътисади мәнфәгатьләр ята, – ди Шевченко.
Шевченко үзенең татар телен рус теле белән тигез дәрәҗәдә укыту яклы булуын да җиткерде. «Бу татар өчен генә түгел, рус халкы өчен дә мөһим мәсьәлә. Мин үзем татар телен белмәсәм дә, бу – демократия һәм федерализмны яклау дигән сүз. Татар халкы мәдәни тарихка гына түгел, дәүләтчелек тарихына да ия. Урда тарихы – татар тарихы. Бу бөек тарих. Тик моны мәктәпләрдә кайда укыталар?.. Сездә Куликово сугышы Җүчи Олысындагы эчке низаг кына диелгән. Миңа бу фикер бик ошады. Әмма аны алай калдырмаячаклар. Тарихны оттырып, телдән дә ваз кичәсез. Татар теле өчен көрәшәсез, ә Мәскәүдә татар теле курслары юк. Өйрәнер идем. Бәлки миңа татар кызын табаргадыр? Мин аерылган кеше», – ди тележурналист.
Максим Шевченко татарларга да мөрәҗәгать итеп, тел өчен көрәш булмаса, аяныч фаразлар да китерде. «Көрәшергә кирәк. Алайса Идел елгасы, Зөя утравы һәм матур табигать белән генә утырып калачаксыз», – ди ул.

Комментарии