«Ярый әле Казансуда балык бар!»

«Ярый әле Казансуда балык бар!»

Шәһәргә кунакка килгән авыл кешесенә краннан аккан суны кайнатып, чәй эчергәнегез булса, беләсездер: «Ничек эчәсез сез моны – хлорлы бит бу», – дип борын җыерырга тотына. Нишләтәсең инде, шәһәрнең суы тәмсез, һавасы пычрак, алай да яшибез.

Берничә көн элек Казан Кремле янындагы Казансу елгасы ярында бер абзыйны очраттым. Ул кояш баткан вакытта шәһәрнең нәкъ урта бер җирендә… балык тотып утыра иде. «Әстәгъфирулла, шикләнми микән шушы пычрактан тоткан балыкны ашарга?» – дип сорап куйды янымдагы танышым. Берничә ел элек кенә бу елгада коенырга яравы-ярамавы да икеле иде бит, шуңа күрә аның бу соравына гаҗәпләнмәдем дә. Шул ук мизгелдә бу сорауны балыкчы абыйның үзенә дә бирәсе килә башлады.

– Исәнмесез, балык чиртәме? – дим, танышымның җилкәсенә төртеп. Төртмәс идем – ерактан ук биргән сәламемне ишетмәде, әллә җил тавышы комачау итте… Мондый җилле көнне балык эләгүе бик шикле әле!

– Җүнләп берни тота алмадым. Кичке биштән бирле утырам, ике кап көнбагыш ашап бетердем, ә балык юк, – диде әңгәмәдәшем. – Мин Валерий Авдотьев булам, пенсионер. Инде алты ел буе балык тотам, мондый хәлнең булганы юк иде әле. Ичмасам чәнти кадәргесе генә булса да капмый бит! Төнге унга кадәр утырам да кайтып китәм. Әле куна калырмынмы дип килгән идем, калмыйм болай булгач. Суалчан сатып алган булдым, бер кирәкмәгәнгә…

Валерий әфәнде бирегә «эшсезлектән интегеп» килдем дип аңлата. Елга буена төшеп утырып, дулкыннар шавын тыңлау һәм кармак калкавычы артыннан күзәтү күңелен тынычландыра, шәһәр шау-шуыннан коткарып тора икән аны.

– Шәһәрнең нәкъ уртасында утырып, шау-шудан котыла аласызмы?

– Балык әйбәт эләккәндә, өстеңнән трактор белән чыксалар да, ишетмисең. Менә балык булмаганда…

Әңгәмәдәшемнең моңаеп калуын күреп, кәефен күңелле сораулар биреп күтәрергә булдым.

– Гадәттә, ничә килограмм балык эләгә? – дим елмаеп.

Казансуда балык начар эләкми икән тагын үзенә, «Һәр килгәнемдә 5-6 кило табан балыгы (карась) тотам», – ди. Начар түгел бит!

– Бу пычрак судан тотылган балыкны ашарга шикләнмисезме?

– Нәрсәсеннән шикләним – менә дигән тәмле балык. Ә хәзер кайда чиста җир бар соң ул? Кибеттән сатып алган балыкны бик чиста дип беләсеңме әллә?

Әңгәмәдәшем белән озак сөйләшеп тора алмадык, «Балык тотасым бар», – дип, киредән елгага таба борылып утыру җаен карады ул һәм әйтеп куйды: «Бу турыда газетага язганда өстәргә онытмагыз: ярый әле Казансуда балык бар, югыйсә пенсионерлар аның тәмен дә онытыр иде. Безнең пенсия белән балык ашарлык түгел…»

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии