Музей булдыру өчен 4 класс белем дә җитә

Музей булдыру өчен 4 класс белем дә җитә

Үзгә бер яктылык бөркеп торган кешеләр була. Алар үзләре фани дөньядан киткәннән соң да, яктылыгы кала. Хезмәтенең җимеше, эшенең нәтиҗәсе, халкына файдасы еллар буена сузыла. Тәтеш районы, Келәш авылында туып үскән Равия апа Садретдинова турында да шулай дип әйтергә мөмкин. 4 класс кына белеме булган бу апа гомере буе берәмтекләп тарих җыйган һәм үз нигезендә искиткеч бай музей оештырган.

Кызганыч, Равия апаның үзен күреп сөйләшеп булмады. Узган елның сентябрендә зурлап 80 яшьлеген билгеләп үткән Ак әби бу елның мартында дөньядан китеп барган. Ә кадерләп җыйган музее исән! Балалары, оныклары күз карасыдай саклап тота аны.

Без Келәшкә килгәндә Равия апа яшәгән йортның капкасы бикле иде. Бераздан Ульян шәһәреннән кызы Кадрия, улы Солтан кайтып төштеләр, шушы Келәш авылында яшәүче оныгы Алинә килеп җитте. Капка ачылды, ихатага җан керде. Ишегалды чиста, пөхтә. Бакча шау чәчәктә. «Барысы да әни калдырганча, әни яратканча», – ди Кадрия ханым Сәетова.

Төп йорт янәшәсендә кечерәк кенә икенче йорт тора. Анысы Равия апаның үз туган нигезе икән. «Әни өчен бик кадерле өй бу. Аның әнисе, минем әбекәй була инде, балаларын үзе генә тәрбияләгән. Шушы йортның бүрәнәләрен җилкәсенә салып, якындагы урманнан берәмтекләп үзе ташыган, шулай итеп йорт җиткезеп кергән. Аның вафатыннан соң, әни бу йортны да монда, килен булып төшкән нигезе янәшәсенә күчертте», – дип сөйли Кадрия ханым.

Хәзер бу йорт – музей. Сүзнең дөресен әйтергә кирәк, музей дигәч тә, мин монда Равия апаның элекке заманнан бирле кадерләп саклый торган бер-ике әйберсе саклана, дип уйлаган идем. Ә музей-йортның эченә аяк баскач, «аһ» итеп куйдым. Бу чын музей, бик бай музей икән ләбаса! Районнарда, шәһәрләрдә була торган «Туган якны өйрәнү музее»ның кечкенә кардәше!

Беренче экспонат – 1918нче елда ук салынган йорт үзе. Түр башында – иске карават, өстәл, чиккән сөлгеләр, япмалар, Равия апаның әнисе кигән күлмәк, борынгы сәгатьләр, мәктәп формасы… «Монда нәрсә бар», дип караганчы, «нәрсә юк икән», дип карау дөресрәк булыр бу музейда. Ә андыйны табуы кыен. Хәтта сугыштан әйләнеп кайткан догалык та бар: шырпы тартмасы зурлыгында гына, эченә догалар ябыштырылган. Тәтеш музее хезмәткәрләре бирегә килгәч, кайбер экспонатлар турында: «Карале, бездә бу әйбер юк, монысы да юк», – дип әйткәннәр. «Тик дәү әни кадерләп җыйган әйберләрне аларга биреп җибәрәсе килмәде», – ди Равия апаның оныгы Алинә.

Равия апаның музеенда булып, гаҗәпләнеп китүчеләр бер Тәтеш музее хезмәткәрләре генә түгел. Санкт-Петербургтан, Мәскәүдән, Магнитогорскидан, Карагандадан туристлар килеп киткән, «Культура», «НТВ+» телеканалларыннан күрсәткәннәр, якын-тирәдән килүчеләр турында әйтмим дә инде! «Безнең әнкәй 4 кенә класс укып калган. Әтисез дә үскәч, укуын дәвам итә алмаган. Әнкәй үзе кочегар булып эшләде. Әти белән бергә биш балага гомер бирделәр. Олы апабыз Дания хәзер Германиядә яши, мин, Солтан һәм төпчек энебез Сәгыйть – Ульянда, сеңелебез Рузалия – Келәштә», – дип сөйли Кадрия ханым. Сүзгә Алинә кушыла: «Без, 12 онык, кечкенә чакта гел монда, дәү әни янында булыр идек. Ду китереп уйныйсың, актармаган тишек калмый бит инде. Шунысы гаҗәп: дәү әни бу әйберләрен кайда саклады икән?! Без, балалар, күзеннән яшереп саклый белергә дә кирәк бит әле!»

Равия апа музейга дигән экспонатларны өй борынча җыйган, әйбернең кемнән алынганын язып куйган. Хәзер дә шулай тамгаланган килеш саклана алар. Музей гына булдырып калмый Равия апа Садретдинова, китаплар да чыгара. 4 китабы бар икән. Иң беренчесе – авыл тарихы. Урамда нинди йорт булган, кем яшәгән, нинди һөнәр белән шөгыльләнгән – барысын да бик вәземләп язып калдырган Равия апа. Әлеге китап хәзер кулдан-кулга йөреп укыла икән. Үзе язган шигырьләрен дә китап итеп бастырып чыгарган. Тагын бер җыентыкта дару үләннәре, халык медицинасы турында белгәннәрен туплаган.

Равия апаның яшәгән йорты да курчак өе кебек: җыйнак, пөхтә, һаман да хуҗабикәсенең җылысын саклый. Соңгы вакытта гына иренең сугышта катнашканлыгын дәлилләгән, ветеран хатыны дип фатир биргәннәр аңа. Тик ул авылдагы шушы өен, үз куллары белән булдырган музеен ташлап китә алмаган.

«Элегрәк, әнинең музей дип тырышуын аңламыйча, төртеп төшерәбез бу иске өеңне дия идек. Безнең бакча артында гына зур чокыр анда. Тик соңыннан тынычландырдык инде: «Әни, үзең үлгәч тә музееңны саклап тотачакбыз», – дидек. Шуңа күрә әнкәй тыныч күңел белән киткәндер. Моны җимерергә, әйберләрен тузгытырга кулыбыз күтәрелми. Әлегә дөнья мәшәкате баса, өлгереп булмый, тик вакыт булгач, әнкәй җыйган бөтен мәгълүмат белән танышып, үзе язган китапларын да әйбәтләп укып чыгасыбыз килә. Бик сагындыра әнкәй! Гел шунда бакчада гына йөри, менә-менә балкып килеп керер кебек», – дип күз яшьләрен сөртә Кадрия ханым.

18нче сентябрьдә Равия апага 81 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан балалары, оныклары җыелып, музей-йортта Корбан ашы уздырган. Бу язма да Равия апаның рухына дога булып барып ирешсен иде!

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Тәтеш – Казан

Музей булдыру өчен 4 класс белем дә җитә, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии