- 03.10.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №38, (26 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Ул әле студент кына. Аңа бары тик 20 яшь. Ләкин шулай булуына да карамастан, инде танылырга да өлгерде. Бик кыска вакыт эчендә аның Татар радиосы дулкыннарында, хит-парадларда яңгыраучы “Түп-түгәрәк дөньябыз” җыры күпләрнең яраткан композициясенә әйләнде. Сүзем яшь җырчы Айгөл Рәхимова турында.
– Айгөл, нәселегездә, гаиләгездә җыр-моңга гашыйк кешеләр бармы? Бу сәләт сиңа кайдан килгән дип уйлыйсың?
– Әнием медицина өлкәсендә эшләсә дә, матур итеп җырлый. Түбән Кама шәһәрендә үткәрелгән үзешчән концертларда бик теләп катнаша иде. Хәзер бу шөгылен ташлады билгеле. Шулай булгач, бу сәләт миңа әниемнән күчкән.
– Кайчаннан бирле җырлыйсың?
– Балачактан, үземне белә башлаганнан бирле җырлыйм. Туган шәһәрем Түбән Каманың 4 музыка мәктәбен, вокал һәм фортопиано классын тәмамладым. Бүгенге көндә Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 3 нче курсында белем алам.
– Зур сәхнәгә аяк басканчы бик күп урау юллар үтәргә туры килгәндер. Беренче уңышларыңа кайчан ирештең?
– Россиянең иң сәләтле балалары энциклопедиясенә кертелдем. Ике ел элек Әлмәт шәһәрендә үткәрелгән “Страна поющего соловья-2010” конкурсында 2 нче урын алдым. Һәр елны “Созвездие-Йолдызлык” конкурсында катнашам, 3 ел рәттән беренче урыннарда барам. 2012 елның апрель аенда компаниясенең продюсерлык үзәге белән эшли башлаганнан бирле, алар оештырган барлык концертларда да чыгыш ясыйм.
– Ирешкән уңышларында кемнәр ярдәм итте?
– Әнием, укытучыларым һәм әлбәттә “Барс-Рекордс” компаниясе. Башкалага килеп, зур сәхнәдә җырлый башлавым белән мин әлеге компаниягә рәхмәтле. Алар бүген иҗатыма үсәр өчен барлык мөмкинлекләрне дә тудыра. Студент кына булсам да, мөмкинлек булганда, гастрольләргә дә чыгарга вакыт табам. Профессионаллар белән эшли башлагач, югары белемнең “кыйммәтен” ныграк аңлый башладым. Бүген сәхнәдә үз урыныңны табар өчен зур тырышлык һәм белемле булу кирәк. “Барс-Рекордс” компаниясе белән эшләү – минем өчен зур бәхет.
– Буш вакытыңда ниләр белән шөгыльләнәсең?
– Хәзер концертлар сезоны старт алды. Бик тырышып, мәш килеп 4 октябрь көнне Пирамидада узачак “Музыкаль десант» ка әзерләнәбез. Бу сезонны ачучы беренче масштаблы чара булачак. Мин аны зур дулкынлану белән көтәм, чөнки мондый чарада тәүге тапкыр катнашам. Десанттан соң “Көлке терапия”гә әзерләнә башлыйбыз. Шуңа күрә, буш вакытым белән әлләни мактана алмыйм.
– Сиңа танылу алып килгән “Түп-түгәрәк дөньябыз” җыры турында бер-ике сүз әйтеп кит әле?
– Әлеге җырны К.Шафикова сүзләренә М. Шәймарданов иҗат иткән.Аны миңа продюсерым тәкъдим итте. Тыңлап карау бедән, кабул иттем. Сүз уңаеннан, әлеге җырны сораучы, аңа тавыш бирүче тамашачыларга зур рәхмәтемне җиткерәм.
– Якын киләчәктә иҗатыңда нинди яңалыклар көтелә?
– Бүген миңа компания тарафыннан тәкъдим ителгән берничә композия бар. Шулар өстендә эшлим. Якын арада аларны яздырырга планлаштырам.
– Берәр җырыңа клип төшерергә исәп юкмы?
– Хылда бар инде, әлбәттә. Алла боерса, озак көтәргә туры килмәс дип уйлыйм.
– Җыр, сәхнә синең өчен нәрсә ул?
– Җырлау – минем өчен бик теләп башкара торган шөгыль. Ул минем күңел халәтем. Яңа җырларым тамашачы күңеленә барып ирешкәч, күңелдә әйтеп бетергесез рәхәтлек хисе тойдым, хыялымның чынга ашканын сиздем. Сәхнә – минем өчен бәхет!
– Син ниндирәк кеше?
– Үземне тиктормас кеше дияр идем. Миңа һәрвакыт нидер эшләргә, уйлап табарга кирәк. Бер урында утыру минем өчен түгел.
Сиринә Мөхәммәтҗанова,
КФУ студенты
“Бу сәләт миңа әниемнән күчкән” ,

Комментарии