Язучы Вахит Имамовның мәхкәмә эше кичектерелде

Язучы Вахит Имамовның мәхкәмә эше кичектерелде

Язучы Вахит Имамовның «Яшерелгән тарих» китабына бәйле мәхкәмә утырышында бу эшне Мәскәүдә комплекслы мәхкәмә экспертизасы уздырылганчыга кадәр кичектерергә карар ителде.

2нче сентябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсендә язучы Вахит Имамовның 1991нче елда басылган XVI–XVIII гасырларда татарларның азатлык өчен көрәшен тасвирлаган «Яшерелгән тарих» китабын тикшерүче ябык мәхкәмә утырышы үтте.

Татарстан Югары мәхкәмәсенең президиум залында үткән утырышка Имамов һәм аның адвокаты Нәгыевтан башка беркем дә кертелмәде.

Бер сәгатькә якын барган утырыштан соң Вахит Имамов «Азатлык»ка, бүгенге мәхкәмә утырышында гаепләүче һәм гаепләнүче якларның фикерләрен сорадылар, без китапка карата уздырылган экспертиза нәтиҗәләреннән канәгать булмавыбызны әйттек, диде.

«Мине милләтара ызгыш китереп чыгаруда гаепләмәкче булалар. Китабымның чыгуына 25 ел үткән. Бу китап сәбәпле халык арасында беркайда да, бернинди дә ызгыш чыкканы булмады. Хәтта урысларның да бу китапка каршы бернинди мәкалә язганы юк. Мин үземне дә, үз китабымны да гаепле саный алмыйм», дип белдерде Имамов.

Имамовның адвокаты Руслан Нәгыев «Азатлык»ка бүгенге мәхкәмә утырышыннан чыккан карардан канәгать булуларын әйтте.

«Без мәхкәмәгә моңа кадәр уздырылган экспертизаның җитәрлек булмавын җиткердек. Мәхкәмә безнең таләпне канәгатьләндерде. Хәзер яңадан комплекслы мәхкәмә экспертизасы уздырылачак», диде ул.

Язучы Вахит Имамовның 1991нче елда басылган «Яшерелгән тарих» («Запрятанная история татар») китабы барлыгы 12 телдә нәшер ителгән.

Китапның урысча варианты 1994нче елда «Камаз» нәшриятында басылган. Китапны экстремистик әдәбият дип тануны Решитский фамилияле кеше сораган.

Татарстан Югары мәхкәмәсе Илһам Шакиров фатирын аның ярдәмчесенә калдырырга карар итте

3нче сентябрьдә Татарстан Югары мәхкәмәсе халык җырчысы Илһам Шакировның туганнары һәм җырчыны чирек гасыр дәвамында караган Илһам Хаҗиев арасында чыккан тарткалаш белән бәйле эшне карады. Хөкемдар элегрәк Казанның Вахитов районы чыгарган мәхкәмә карарын үзгәрешсез калдырды. Фатир Хаҗиевта кала.

Шулай да канун нигезендә җиңелгән якның апелляциядән соң кассация шикаяте тапшыру хокукы бар. Моннан тыш, Русия Югары мәхкәмәсенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Илһам Шакиров вафат булып өч көн узгач, аның бертуган апасы – 1929нчы елгы Зәйнәп Гәрәева Казанның Вахитов районы мәхкәмәсенә дәгъва тапшырган иде. Урысча начар белгән, көчкә йөрүче 90 яшьлек әби исеменнән вәкил буларак улы Вакыйф Гәрәев чыгыш ясады. Алар җырчының Казандагы Каюм Насыйри урамы, 44нче йорттагы 78 квадрат метрлы фатирына дәгъва итте. Әлеге фатирда Илһам Шакиров бакыйлыкка күчте.

2018нче елның 11нче маенда җырчының бу фатиры гомерлек рента килешүе нигезендә аның ярдәмчесе Илһам Хаҗиевка күчерелгән иде. Килешү нигезендә җырчыны тәрбияләгән зат рента түләүче буларак бара. Документ буенча, ул Илһам Шакировны тәрбияләп торырга мәҗбүр һәм авыру вафат булганнан соң, күчемсез милек Хаҗиевка күчәргә тиеш. Гәрәева исә, мәрхүмнең бердәнбер турыдан-туры варисы буларак, энесенең фатирына аның гына хакы бар, дип җиткерә. Мәхкәмә утырышларында Вакыйф Гәрәев үзе бер сүз дә әйтмәде, ике адвокат кына эшләде. Гәрәев вәкилләре рента килешүе дөрес төзелмәгән, чөнки Илһам Шакиров акчага мохтаҗ түгел, аның кесәсенә ай саен 74 мең сум кереп барган, ни өчен абыйлары сау-сәламәт чакта ук үзен караган кешегә фатирны мирас итеп калдырмый, нишләп Хаҗиев рәсми рәвештә үзен «опекун» дип рәсмиләштермәгән, кебек аргументлар китерде. Шулай да Вахитов районы суды бәхәсле фатирны Хаҗиевта калдырырга дигән карар чыгарды.

Гәрәевлар 8нче августта бу карарга риза булмыйча, Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять тапшырганнар иде. Инде әйтелгәнчә, Югары мәхкәмә район судының карарын үзгәрешсез калдырды.

Җырчылар нигә татар мәктәбен сайлый

Русиядә 1 сентябрь – Белем көне. «Азатлык» сәнгать әһелләреннән балаларын кайда укытулары, мәктәпне ничек сайлаулары турында сорашты.

Җырчылар Алсу һәм Азат ФАЗЛЫЕВЛАРның улы Аяз Казанның 149нчы лицеенда белем ала, быел ул 4нче сыйныфка бара. Алар икенче улларын да бирегә китерергә ниятли. Мәктәп ерак булса да, җырчылар балаларының татар мәктәбендә укуыннан канәгать.

«Билгеле, мәктәпкә барганчы без кешеләрдән сораштык, киңәшләштек. Дусларның балалары шушы лицейда укый. Алар канәгать булгач, без дә шунда бирергә булдык. Улыбыз мәктәпкә сөенеп йөри, без дә шат.

Сыйныф укытучысы да, барлык мөгаллимнәр дә ошый. Биредә татар җанлы педагоглар эшли. Ни өчен татар мәктәбенә бирдекме? Балаларыбызның татар телле булып үсүен телибез. Өйдә тулысынча туган телдә аралашабыз, әмма урамдагы мохит урыс телле. Ике татар баласы очраша икән, шунда ук урысчага күчә. Ниндидер бер чир бугай ул. Урысчаны ишетеп бик тиз оталар. Ә туган телне саклап калу өчен тырышлык салу кирәк. Бу очракта безгә татар мәктәбе ярдәм итә. Мәктәптә татарча мохит, балалар бер-берен танып, аралашып үсә.

Безнең дә башка мәктәпләрне сайларга мөмкинлек булды, өйгә якынраклары да бар иде. Бу лицей ерак, баланы машинада, җәмәгать транспортында йөртергә туры килә. Әмма безгә кыен түгел, шәһәрнең бер очыннан икенче очына илткән кешеләрне дә беләм. Афәрин аларга! Андыйлар – үрнәк, аларга карап, бездән дә телнең үсешенә өлеш керсен дип татарныкында укытабыз. Бәлки без дә башкаларга уңай мисал булырбыз. Андыйлар инде бар. Кече улыбызны да шушында бирәчәкбез», ди Алсу.

Гүзәл Уразова да кызына мәктәпне тел факторына карап сайлаган. Ул шулай ук Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге «Яңарыш» фонды төзи башлаган полилингваль мәктәпнең ачылуын көтүе турында да әйтте.

«Мәктәпне үзебезгә якынрак, яхшы булсын дип сайладык. Анда татар теле булырга тиеш дип санадык. Кызым Камиләгә мәктәп сайлаганда тел факторы мөһим роль уйнады. Анда татар, рус һәм инглиз телләре булырга тиеш иде. Икенчедән, якынрак булсын дип эзләдек. Өченчедән, сыйныфтагы балалар санына игътибар иттек, ул шулай ук белемнең сыйфатына тәэсир итә. Сыйныфта 20 бала булса, бик яхшы. Миңа калса, Казанда мәктәп сайлау мөмкинлеге бик киң, ләкин һәрбер әти-әни үзенә ничек җайлы – шуны сайлыйдыр дип уйлыйм. Беренчедән инде, йөртергә уңайлы булырга тиеш», диде Гүзәл.

Җырчы Илсөя БӘДРЕТДИНОВА һәм мәрхүм Илфак Шиһаповның улы Нариман быел 10нчы сыйныфка бара.

«Баламны урыс мәктәбендә укытуымны күз алдына да китерә алмыйм. Ничек инде ул, татар буларак, баланы урыс мәктәбендә укыту? Башта 17нче татар гимназиясендә укыды, аннары, күченгәч, мәктәпне алмаштырдык. Хәзер Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге татар гимназиясендә белем эсти. Икесе дә татар белем учаклары. Баламның татар мохитендә, үз милләт кешеләре белән дуслашып, кайнашып үсүен теләдек. Нариманның бүлмәсендә берничә түбәтәе тора, ул аларны алмаш-тилмәш яратып кия. Мәктәп кызлары да калфактан була. Урыс мәктәбендә укыган булса, бәлки, кимсенер иде.

Аралашу, белем алу татар телендә барганга сөенәм. Кайчак Нариман мин белмәгән әдәби сүзтезмәләр белән сөйләп китсә, күңелем тула. Безнең ата-аналарның WhatsApp төркемендә ник берсе урысча сөйләшеп китсен!

Урыс мәктәбен белмим, чагыштыра алмыйм, әмма татар мәктәбендә ата-ананың күңеле тыныч. Укытучылар балаларга әни кебек карый. Үз баласыдай саклый. Балалар төп белем алудан тыш өстәмә һөнәрләргә өйрәнә», дип шатлана Илсөя.

Ландыш НИГЪМӘТҖАНОВА фикеренчә, Татарстанда яшибез икән, кеше татарча сөйләшә белергә тиеш. Татарга исә ипилек-тозлык кына түгел, әдәби телне дә белү кирәк, ә телнең нәфис нечкәлекләренә бары тик мәктәптә генә өйрәнеп була, ди ул. Өч балаларының өлкәне Әнвәр быел Казанның 149нчы татар лицеена укырга бара.

«Мәктәпне сайлаганда безнең өчен татар булуы мөһим иде. Өебезгә якын да булсын дип теләдек. 149нчы лицейда педагоглар көчле дип ышандырдылар һәм ул чыннан да шулай булып чыкты. Әнвәр өстәмә төрек телен дә өйрәнә, инглиз теленә дә яхшы өйрәтәләр.

2017нче елда мәктәпләрдә татар телен кысу башлангач, бездә сәгатьләр саны кимемәде. Мәктәп мөдире дә, укытучылар да балаларга татар теленә мәхәббәтне, кызыксынуны арттырырга тырыша. Татар теле кирәкми, барыбер бетәчәк, ник татар мәктәбендә укытып азапланырга дигән фикерләрне ишеткәнем бар. Әмма безнең үз фикеребез бар. Кеше колагына да салмыйм, башкаларны күндерергә дә теләмим. Әмма балабызның татар мәктәбендә укуына сөенәм. Ләйлә кызым, Гомәр улымның да мәктәпкә барасы бар. Без гомумән аларны барлык фәннәрне дә татарча укыткан мәктәпкә бирәсебез килә», – ди Ландыш.

Җырчы Дилә НИГЪМӘТУЛЛИНАның кызы Сафинә быел Русия премьер-министры Дмитрий Медведев Казанга килгәч карап чыккан 186нчы «Перспектива» лицееның беренче сыйныфына бара. Бу – татар мәктәбе түгел. Җырчы фикеренчә, туган телне өйдә дә саклап була.

«Беренчедән, мәктәпнең бала үзе йөрерлек якын булуы мөһим минем өчен. Икенчедән, кимендә, татар теле дәресләре булсын дидем. Өченчедән, музыка, сәнгать мәктәбе кебек мәктәпләр шунда ук булса бик яхшы, әлбәттә. Тагын бер мөһим момент – укытучы. Таныш яисә тикшерелгән, кешеләр киңәш иткән укытучы.

Барлык миңа мөһим пунктлар «Перспектива»да бар. Ул татар уку йорты түгел, әмма татар теле дәресләре булачак. Туган телне өйдә саклыйбыз, Аллаһ боерса», ди Дилә.

«Татарлар» тапшыруын алып баручы Роза ӘДИЯТУЛЛИНАның кызы Алисә Казанның Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә белем ала. Улы Алихан шул гимназия каршындагы «Мәрҗән» балалар бакчасында тәрбияләнә.

«Мин башка мәктәпкә бирү турында уйламадым да. Үзем шушы гимназияне тәмамладым, ул миңа зур тормышка канатлар куйды. Әле сабыйлар туганчы ук ирем белән балаларыбызны шушы мәктәпкә йөртәчәкбез дигән теләк, хыял белән яшәдек.

Андагы барлык укытучыларны беләм, балаларга мөнәсәбәтне беләм, алар барысы да бала җанлы. Кешеләр кая бирик дип уйлана, баш вата. Татар мәктәбендә белем бирү дәрәҗәсе түбән дип уйлаучылар да бар. Әмма бу – ялгыш фикер. Минемчә, балага белемгә омтылыш орлыкларын ата-ана сала, өстәмә белем бирәме алар, нинди кыйммәтләр сеңдерә, бергәләп ниләр өйрәнәләр – болар барысы да мөһим. Җаваплылыкны укытучыга, мәктәпкә генә тагу дөрес түгел.

Безнең гимназияне тәмамлаганнарның күбесе балаларын да шунда китерә. Без ата-аналар бер-беребезне беләбез, кемнең нинди нәселдән булуын да чамалыйбыз, бер зур гаилә кебек яшибез. Безнең мәктәптә барысы да татарча, барысы да туган телдә сөйләшә һәм барысы да бер идея белән янып йөри. Татарчасы начаррак булганнар да телне үзләштерәм, дигән максат белән яши.

Балалар укытучыларга, тәрбиячеләргә Рөстәм абый яки Лилия апа дип өйдәгечә, туганнарча эндәшә. Бала өчен психологик яктан җиңел, без ата-аналар да тыныч. 2017нче елдан соң татар теле бетәр инде дигән кәефләр барлыкка килсә дә, балабызны бары тик шушы мәктәптә укытачакбыз. Киңәш сораучыларга, һичшиксез, баланы өйдәгечә мохит булган татар мәктәбендә укытыгыз дияр идем», – ди Әдиятуллина.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии