Республика җитәкчеләренә ачык хат

ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинга,

ТР Президенты Аппараты башлыгы Ә.Ә. Сәфәровка,

Бөтендөнья татар конгрессының

Чаллы шәһәр бүлеге башлыгы Г.С. Зариповка

Быел Чаллы шәһәренең 65нче мәхәлләсендә төзелгән 42нче яңа мәктәпкә оныгым Әдел Хисамиев укырга бара. Мәктәптә барлыгы 13 беренче сыйныф ачылган икән. Бу мәхәлләдә яшәүчеләрнең күбесе татар булуга карамастан, бер генә татар сыйныфы да оештырылмаган. Татар сыйныфын ачу ата-аналарга бөтенләй тәкъдим ителмәгән.

Безнең Чаллы шәһәр хакимиятенең татар телен саклауга битарафлык күрсәтүе шаккаттыргыч. Мәгариф идарәсендә «милли белгеч» Н.Г. Миначова нәрсә эшләп утыра?

Шәһәрнең 2нче татар гимназиясендә дә дүрт ел буена татарча белем алып килгән өч сыйныфның берсен генә барлык фәннәрдән дә татарча укыта торган итеп калдырганнар. Бу бөтен шәһәргә бердәнбер татар телендә белем бирүче уку йортында шундый хәл булып ята!

Тиз арада 42нче мәктәптә татар сыйныфларын оештыру өчен чаралар күрсәгез иде. Конституцион гаделлек өчен әлеге мәктәптә 13 беренче сыйныфның яртысы татар сыйныфы булырга тиеш дип саныйм.

Әделнең бабасы Рифат БӘДРЕТДИНОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии