Күзлекле булдым

Күзлекле булдым

Роза Әдиятуллина, «ТНВ» телеканалында алып баручы:

Беренче хезмәт хакымны Татарстан телевидениесенең балалар өчен чыккан «Тамчы» тапшыруына әзерләнгән сюжет өчен алдым. Миңа ул вакытта йә 14, йә 15 яшь булгандыр. Безнең телеканал «Мәскәү базары» янында урнашкан бит, үзем эшләп алган беренче акчаны кулга алгач базарга чыгып кояштан саклый торган күзлек алдым. Бәхетем эчемә сыймады, бу күзлекне горурланып киеп йөрдем дисәм ялгыш булмас. Икенче хезмәт хакым күбрәк булды, анда инде модалы кием алдым.

Комментарии