- 03.08.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №30 (3 август)
- Рубрика: Архив
Татарстанның үзендә атом электр станциясе булмаса да, аның тирә-ягында бу станцияләрнең саны артырга мөмкин. Республика иҗтимагый оешмалары чаң суга. Казанның Бауман урамында атом станцияләрен төзүгә каршы урам җыены үтте.
«Безнең республика чикләрендә атом станцияләре төзелмәсен!», «Бөртеклеләр нурландырылмасын!», «Депутатлар! Гамма-нурландыруга каршы канун кабул итегез!», «Татарстан чикләрендә атом афәте». Пикетта әнә шундый шигарьләр күтәрелде.
«Башкортстанда, Дмитровградта һәм Түбән Новгородта төзелеп килүче атом электр станцияләре бары тик ул төбәкләргә генә түгел, Татарстанга да, хәтта барлык Идел буе республикаларына да куркыныч тудыра.
Атом станцияләренең берсен дә тулысынча имин дип әйтеп булмый. Быел Япониядә булган хәлне генә дә искә төшерү җитә», – ди Татарстан атомга каршы җәмгыять җитәкчесе Альберт Гарәпов.
Аның сүзләренчә, мондый пикетлар белән халыкның үзаңын уятырга кирәк. Әмма халык әллә аңлап җиткерми бу куркынычны, әллә инде күз йома – битараф калучылар күпчелекне тәшкил итә, дип уфтана ул.
Татарстанның атомга каршы җәмгыяте тешле кануннар кабул ителсен өчен, үз таләпләрен Татарстан Дәүләт шурасына, Русия Дәүләт Думасына җибәргән. Думадан безнең таләпләр буенча тиешле тикшерү уздырырга, дигән җавап килде инде, ди ул.
Барабан тавышы астында үткән бүгенге пикетта, бер үк вакытта урамнан узып баручылардан имза җыю чарасы да оештырылды. Тамчыдан күл җыелган кебек, имзалар да 2 меңнән артып киткән инде. Аларга хәзер яңалары өстәлә.
Пикетта атом станцияләрен төзүне булдырмау белән бергә, ашлыкларны гамма-нурландыруны да тулысынча тыярга кирәк, дигән шигарьләр яңгырады.
Үлем өрәген формалаштырып күкрәгенә «РОСАТОМ» язулы кара кием кигән, кулына ясалма чалгы тоткан КФУның хокук факультеты укучысы Сергей Леонов Татарстан халкын ашлыкларны гамма-нурландыруга каршы чыгарга өндәде. «Мин безнең республикада ризыкларның гамма-нурландырылуына каршы. Ашлыкларны болай чистарту үзен 50 елдан соң бик яхшы сиздерәчәк», – ди ул.
Татар иҗтимагый үзәге дә әлеге пикетны оештыручылар сафында иде. Үзәкнең рәисе Галишан Нуриәхмәт, Русиянең атом электр станциясе төзүгә бернинди ихтыяҗы юк, аның башка табигый байлыклары да җитәрлек, дип белдерә.
«Бөтен дөньяда атом станцияләрен туктату турында сүз бара. Германияне генә алыйк. Табигатьтән бирелгән бернәрсәсе дә булмаган ил дә атом станцияләреннән баш тарта.
Бездә җитәкчеләр аңламый, аңларга да теләми. Русиянең атом калдыклары чүплегенә әйләнү ихтималы бар. Акылы булган кеше атом станцияләре коруны күптән туктатыр иде инде», – ди Галишан Нуриәхмәт.
«Татар иҗтимагый үзәгенең бер тәкъдиме бар: бу атом станцияләрен Мәскәү астында яисә Рублевка янында төзесеннәр. Әмма алар анда төземи шул, бездә төзергә тели», – ди Татар иҗтимагый үзәге рәисе урынбасары Фәрит Зәкиев.
Лаеклы ялдагы хәрби хезмәткәр Рифкать Еремиев исә, адәм баласы үз тормышына җавапсыз карый дип, хакимият алып барган сәясәтне тәнкыйтьләде. «Бу җавапсызлык безнең идеологиядән тора, беренче чиратта. Монда хаталар гына түгел, зур хыянәтләр дә күренә. Бу идеологияне алыштырмыйча торып, экология проблемасын чишә алмыйбыз», – дип саный Рифкать Еримеев.
Атом станцияләрен төзүгә каршылык күрсәткән Казандагы пикет, гомумән, тыныч үтте. Башка пикетлардан аермалы буларак, полиция хезмәткәрләре дә күренмәде. Шул исәптән, халык бу чарага кызыксыну күрсәтте, дип тә әйтеп булмый.
Райнур ШАКИР.

Комментарии