МАТУР ЯШӘҮ – ТИРӘН СЕР УЛ!

МАТУР ЯШӘҮ – ТИРӘН СЕР УЛ!

Мәхәббәт – яшәешнең аңлатып булмас гаҗәеп могҗизасы син. Легендалар булып буыннан-буынга күчкән мәхәббәт тарихларын, балладаларны, риваять-легендаларны укып кем мәхәббәтнең сихри көченә таң калмаган?! Аларның геройлары, күпчелек очракта, кавышмаган. Ә менә тормышта бергә озын гомер кичереп, олы мәхәббәтләрен еллар буе саклап кала алучылар сирәктер. Мәңге сүрелмәс кебек булган хисләр тормышның аяусыз сынаулары алдында төссезләнеп калучан бит…

Казан шәһәренең матур гына бер йортында Наилә апа һәм Ринат абый Ногмановлар белән күршеләр булып яшәрбез, дип уйламаган идем. Тормыш юлын Курчак театрында башлап, соңыннан административ эшкә күчеп, үзен оештыручы буларак та, җитәкче урыннарда да таныта алган Ринат абый Ногмановны белми идек әле. Ә Наилә апа телеэкраннар аша, без – кызлар өчен, матурлык өлгесе булып күңелгә кереп калган. Бик күп еллар диктор булып эшләгән Наилә Ногманованы танымаган, белмәгән, сокланмаган берәр кеше булды микән?! Аны әле дә ерактан танып, телевизордан сөйләгән матур апа дип, якын итеп сөйләшәләр. Урамда да аның янында игътибарсыз йөри алмыйсың, таныш булмаган кешеләр килеп эндәшә үзенә.

«Безнең гәҗит» газетасын беренче елларыннан ук алып укучылар хәтерлидер, аларның гаиләсе, Наилә апа турында, республикага бердәнбер татар телеканалындагы эшчәнлеге хакында 2003 елда «Мин, мөгаен, җир кешесе түгелмендер…» дигән язма басылып чыккан иде. Ә бүгенге әңгәмәбез аның нәкъ менә җир кешесе булуын исбатлау булыр. Кыскасы, бу матур гаиләнең үзләре генә белгән серләре турында. Тиздән бу парның кавышканына 50 ел була. Хәер, алай гына түгел икән. Чутсыз еллар берләштерә аларны…

Берничә ел элек матур бер кичәдә Ринат абый Наилә апага атап, «Озата барма» дигән җыр башкарды. Нинди моңлы икән тавышы! Никадәр наз, соклану, сүз белән әйтеп булмый торган рәхмәт хисләре бу моңда…

Шул хисләргә уралып, аларның иң тирән серләрен чишмәкче булам.

Беренче очрашкан көнегезне хәтерлисезме?

Ринат абый Ногманов. Хәтерләмәскә, 63 ел гына үткән бит әле аңа.Шәмәрдән ашлык кабул итү балалар бакчасында иде ул очрашу. Миңа –7 яшь, Наиләгә – 3. Без анда стенага одеял элеп куеп, өй ясап уйнаганбыз. Менә шуннан бирле төзибез дә, төзибез…

Наилә апа Ногманова. Мин ул кадәрлесен хәтерләмим, 3 кенә яшь иде бит әле (көлә). Ә менә кодачабыз Алсу Фазлыевна болай дип искә төшерде: «Икебез курчакларны тезеп куябыз да, аннан Ринат эшкә китә, имеш. Мин курчакларым белән өй җыештырам. Бераздан Ринат ишек шакый. «Бу кем кайтты микән? – дип курчаклардан сорыйм да, – ә-ә-ә, әтиләре кайткан… – дип әйтәм икән».

Р.Н. Без икебез дә – әтисез үскән балалар. Әти-әниле тормышның ничек булырга тиешлеген күзаллау булгандыр бу. Шушы сүзләр фәрештәләрнең «амин» дигән сәгатенә туры килеп, кулга-кул тотынышып, бер-беребезне тулыландырып, без һаман бергә.

Наилә апа, «Матур апа» үскәндә иркә кыз була алдымы икән?

Н.Н. Юк.Без әнигә ике кыз бала үстек. Иркәләнеп утырырга вакыт булмады. Әни тимер юлда эшли иде. Кулга тимер мунчалалар тотып, солярка белән рельсларның тоташкан урыннарын юа идек. Мин кияргә хыялланган яңа мәктәп формасын 8 класста гына алырга насыйп булды.

Ул елларда әтисез балаларга мәктәптә ярдәм бирелә иде. Бер елны миңа телогрейка белән кирза итек бирделәр. Итекләрен гарьләнеп алмый кайтып киттем. Укытучылар өйгә китереп биргәч, берничә тапкыр киеп аягымны авырттыргач, башка кимәдем.

Сеңлем белән дус, тату булып яшәгәнлектән, авырлыкны тоймадык. Дөресрәге, шулай булырга тиеш дип кабул иттек.

Ринат абый, өйләнешкәч тормышны көйләп җибәрү күп очракта ир ат-җилкәсенә төшә. Ул көннәрне искә алып нәрсә әйтә аласыз?

Р.Н. Без яшьли өйләнештек. Казыксыз җиргә бергә казык кактык, йорт салдык. Барын бергә эшләдек. Безне белгән кешеләр: «Сез әле һаман төзисезмени?» – дип сорыйлар.

Н.Н. Хәзерге көнебез, Аллаһыга шөкер. Казанга күченеп килгәч, 10 кв. метрлы бүлмәдә 5 кеше яшәгән көннәребез дә булды.

– Ринат абый, шундый чибәр хатын белән яшәве авыр булмадымы? Чибәрләрнең үз характеры, көйсезлеге, диләрме…

Р.Н. Наилә бервакытта да көйсез булмады. Байлык та таләп итмәде. Булганга канәгать була белде. Бизәнү, алтын әйберләрне, бүләк итеп, үзем алып кайта идем. Хәзер дә аңа алынасы әйберне үгетләп алдырам.

Ир баш, хатын – муен дигән мәкальгә ничек карыйсыз?

Р.Н. Барлык гаиләдә дә ул шулай булырга тиеш. Без ирләр бер ягын онытабыз, муен борылса гына, баш борыла.

Икебез дә мәктәп елларыннан ук лидерлар булдык, ләкин тормышта бер-беребезгә юл куя белдек. Авыр вакытларда курчак театры артисткасы Сара апа Вәлиуллинаның «Ачу – дошман, акыл – дус, ачуыңа акыл куш» дигән сүзләре безгә тормыш девизы булды.

Н.Н. Килешәм. Бер акыл иясенең бик матур сүзләре бар. Тәрҗемә итми генә кабул итегез. «Брак – это хрустальный дворец, а люди, живущие в нем не должны кидаться камнями».

Курчак театрындагы эшчәнлегегез турында берничә сүз…

Р.Н. Мәктәп елларыннан бирле бер генә хыялым бар иде – курчак театры артисты булу. 7нче классны тәмамлап, 15 яшь тә тулмаган килеш, Казанга килеп театр ишеген кактым. Үзенә күрә сынау үткәреп, мине өйрәнчек итеп эшкә алдылар. Ни гаҗәп, 1959 елда яңа спектакль өстендә эшләргә алынган баш режиссердан «Төп геройны мин уйныйм әле?» – дип сорарга батырлыгым җитте. Шуннан бирле миңа җырлы төп геройларны уйнарга туры килде.

Н.Н. Мин рус төркемендә эшләп калдым. «Аленький цветочек» спектаклендә Урман пәрие ролен уйнап, тавышымны өздем һәм больничныйга чыгарга туры килде. Шул вакытта телевидениедә дикторлар конкурсы игълан ителде. Аннан соңгы эшчәнлегем халык күз алдында булды.

– Балаларыгыз хакында «Алма агачыннан ерак төшми», дип әйтергә буламы?

(Икесе бергә) Була. Кызыбыз Ләйлә бик сабыр, тормышчан, уңган, ярдәмчел. Ә улыбыз Марат әйткән сүзендә нык торучан, башлаган эшен ярты юлда калдырмас, бераз хыялый. Үзенә һәм үзе белән эшләүчеләргә бик таләпчән. Без, әти-әниләр, балаларны башлы-күзле итәр алдыннан Аллаһы Тәгаләдән: «Үзләренә тәңгәл килә торган насыйп ярлар булса ярар иде», – дип сорыйбыз. Киявебез Шәйхенур да, киленебез Лариса да балаларыбызга тәңгәл парлар булды.

– Оныкларыгыз сезнең киңәшләргә колак саламы?

Р.Н. – Өч оныгыбыз: Минтимер, Артур, Инсаф, әтиләренең дәвамчылары буларак – безнең горурлыгыбыз. Олысы Минтимернең юрист дипломы алып йөргән көннәре. Барлык вузлар арасында үткәрелгән «Студенческая звезда-2011» ярышының җиңүчесе булды. Бу хакта мәгълүмат чаралары язып чыкты. Ул рэп яза, музыкасын иҗат итеп, үзе башкара да. Энесе Инсаф белән Яңа Савин районына багышланган клипларын БИМ радиотелевидение компаниясендә яңгыратып торалар.

Уртанчы оныгыбыз Артур Төзелеш академиясенең дүртенче курсын тәмамлап чыкты. Үз бизнесын корып йөри.

Инсафыбыз – оста фотосурәтче. Ул сюжетлы рәсемнәр төшерергә ярата. Шуңа хезмәтенә сораулар күп.

Гаилә ныклыгы иң беренче чиратта…

Р.Н. Хатын-кызга бәйләнгән. «Ирне ир иткән – дә хатын, чир иткән – дә хатын» дигән татар халык мәкале. Борынгы мәгарәләр чорыннан ук учакны сүндермичә саклаучы да хатын-кыз булган. Балаларга дөрес тәрбия бирүче – ана. Наилә 33 ел буена каенана белән яшәп, ана-кыз мөнәсәбәтләрендә гомер итеп, әнине олылап соңгы юлга озаткан кеше.

Н.Н. Гаилә ныклыгында мәхәббәтнең генә түгел, бер-береңә булган ихтирамның да өлеше зур. Яшьлек мәхәббәте олыгайгач башкача, үзгә була икән. Бәхет ул – бәхетсезлекнең гаиләңә кагылмый үтүе.

Сезнең өчен иң яхшы ял кайда?

Р.Н. Биектау районында 23 сутый җиребез бар. Шунда эшләп ләззәт алабыз. Ял итү бүлмәсе белән яңа мунча төзедек. Күршеләребез безне, бакчада эшләвебезне күзәтеп, «2 трактор» дип йөртә. Яшелчә, җиләк-җимешләрдән тыш, Наилә 2 меңгә якын чәчәк үстерә. Гладиолусларыбыз гына да 150дән артык.

Н.Н. Бу матурлыкка ирешү бездән генә дә тормый, Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән эшләребез гөрләп бара. Һәр аткан таңга куанып, һәр ачылган чәчәк белән сөйләшеп, яшәүнең ләззәтен тоеп, эшнең авырлыгын тоймыйбыз да.

– Бакчагыз искиткеч. Кемнәрне куандырасыз инде бу матурлык белән?

Н.Н. Аларны өзмәскә тырышабыз. Килгән кунакларга, күрше-күләннәргә, туган-тумачаларга гына бүләк итәбез. Аларның сокланулы карашларын тою, рәхмәтләрен ишетү рәхәтлек бирә.

– «Яшьлегемә кире кайтыр идем…» дип, үткәндәгеләр өчен үкенү хисләре туганы юкмы?

Икесе бергә: «Юк!»

Н.Н. Нәкъ шул юлны сайлап, шулай үткән булыр идек.

Ринат абый, сез намазга баскан кеше. Коръән укыганыгызны да беләбез…

Н.Р. Дин юлына һәр кеше үз юлы белән килә. Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, берлегенә ышану ул бездә сабый вакыттан ук. Бу – әбиләребезнең, әниләребезнең тәрбияседер.

Сез дә үпкәләшми калмыйсыздыр. Кайсыгыз беренче сүз куша?

Н.Н. Тормыш булгач, төрле вакытлар була. Авыр сүзләр ишеткәндә «Син аны кичерә күр. Ул аны кызулыгы белән генә әйткәндер, начарлык белән түгелдер», – дип Ходайга мөрәҗәгать итәм. Ярый әйттем, дип түгел, әйтмәгәнгә сөенә белергә кирәк.

Р.Н. Үпкәләшсәк,Наилә 5 минуттан килеп сүз куша инде. Мин үзем кызу канлы кеше. Шуны аңлап, Наилә дәшми кала. Бу: «Усал – җиңдем, акыллы – юл куйдым», – дигән сүз буладыр инде. Икебез дә хыялланырга яратабыз. Әле яшисе дә яшисе килә. Тормыш матур бит. Тормыш безне нык сынады. Без сыгылмадык, сынмадык. Күкрәкне авырлыкларга каршы куеп, һаман алга атлыйбыз

Бер-береңнән ял итеп торуның иң яхшы чарасы…

Н.Н. Андый нәрсәне мин, гомумән, аңламадым. Бер-беребезне ардырганбыз, дип исәпләмим.

Р.Н. Гел бергә булырга кирәк. Безнең әле бүгенгәчә сөйләшер сүзләребез күп, киңәшләшәсе әйберләребез җитәрлек. Алдагы тормышыбызны тагын да ямьлерәк итү өчен, көннәр буе гәпләшәбез.

– Сез тормышта һәр нәрсәгә ирешкәнсез. Ә нәрсә хыялда гына калды? Сер булмаса.

Н.Н. Һәрвакыт тормыштан канәгать булып яшәгәнгә, хыялларым тормышка ашты, дип исәплим.

Р.Н. Мин әнинең бердәнбер баласы идем, шуңа күрә, ишле гаилә турында хыялланган идем…

Ә хәзер икебезнең дә хыялларыбыз – туруннарыбызны (оныкларыбызның балаларын) күреп, аларны сөеп, балаларыбыз белән тигезлектә үстерешү бәхетенә ирешсәк иде.

– Амин, якты хыялларыгыз тормышка ашсын! Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Озак еллар сезнең матур гаиләгезгә сокланып яшәсәк иде!

Р.Н. Чын дуслар белән бергә!

– Һәм соңгысы. Һәр кешенең күңелендәген әйтеп биргән шигъри юллар була…

Н.Н. Фәнис Яруллинның бу шигъри юллары нәкъ безнең тормышны язган кебек.

Матур яшәү – тирән сер ул,

Без төшендек шушы сергә.

Бөтенесен тигез бүлдек –

Яндык бергә, көйдек бергә.

Гел янәшә бардык җирдә.

Иелә белдек, бөгелә белдек,

Бер тәкәббер гөл булмадык.

Мәхәббәткә тезләнсәк тә,

Горурлардан ким булмадык –

Яндык, ләкин көл булмадык.

Ачу чыкса, ярсу чыкса,

Вакытында тыела белдек.

«Ярый әйттем», диеп түгел,

Әйтмәгәнгә сөенә белдек.

Тыелалмасак көенә белдек.

Күңелләрнең матурлыгын

Гомер буе ача белдек.

Гел биеккә менмәсәк тә,

Түбәнлектән кача белдек,

Бер үк эзгә баса белдек.

Эшебез белән, хисебез белән

Бер-беребезне гел зурладык.

Ә үзебез һичбервакыт

Мәхәббәттән зур булмадык,

Мәхәббәттә кол булмадык.

Әңгәмәдәш Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА.

(«Пар алма» газетасыннан кыскартып алынды)

МАТУР ЯШӘҮ – ТИРӘН СЕР УЛ! , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии