- 03.07.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №26 (4 июль)
- Рубрика: Архив
Оренбургның «Евразия» хәйрия фонды әгъзалары Нью-Йоркта үткән «Book Expo America» китап ярминкәсендә Оренбург шәлен бәйләү кәсебен тәкъдим итте. Биредә альбомнардан тыш, мамык шәлләр дә күрсәтелде. Шулай ук ярминкәдә катнашучыларга 2,2 метр нәзек челтәр шәлне йөзек аша да үткәрделәр, энәләр, орчыклар, аялар, мамыкның үзен дә күрсәттеләр.
Сарыкташ районындагы Желтый авылының шәл бәйләүче татар хатын-кызларының осталыгы турында документаль фильм да каралды.
Ярминкәдән соң Брайтонның урыс телле сәүдә челтәренә Оренбургта басылган китаплар җибәрү һәм шулай ук АКШ университетлары китапханәләренә даими рәвештә китаплар сатып алу турында килешү дә төзелгән.
Әлеге вакыйгалар алдыннан Оренбургта мамык шәл музее да ачылды. Бу чара «Тарих орчыгы» исемле күргәзмәдән башланды. Әлеге күргәзмәдә төрле гасырларда бәйләнгән мамык шәлләр күрсәтелгән иде. Мәсәлән, данлыклы шәл бәйләүчеләр нәселеннән булган Римма Якупова музейга әбисенең әнисе – Хәмдия Шәфыйкованың 50 ел элек бәйләгән шәлен алып килгән. Әбисе әлеге шәлне, музей оешкач, музейга тапшырырсыз, дип васыять иткән булган.
xОренбур шәле мамыгыМузейда шәлләр генә түгел, ә бу матурлыкның ниләр ярдәмендә барлыкка килүе дә күрсәтелгән. Беренче карашка әлеге гади генә әйберләрдә – халык акылы. «Энәләрнең башына мәрҗәннәр тезелгән, бәйләгәндә алардан тавыш чыга, ә бу инде кичләрен йоклап китмәскә ярдәм итә, чөнки авылда көндез бәйләргә вакыт булмый», – дип сөйләде төрле халыкара бәйгеләр җиңүчесе Миңнур Ишмөхәммәтова.
Музей ачылу тантанасына документаль фильмда күрсәтелгән Желтый авылының иң оста шәл бәйләүчеләре дә чакырылган иде. «Бу музейның ачылуын без күп еллар көттек. Монда һәрберебезнең кул эше урнаштырылган», – дип горурланып сөйләде осталар.
«Моңа кадәр бу бинада аракы саткан сәүдә үзәге иде. Ә бит мамык шәлләр аракыдан яхшырак җылыта», – дип шаяртты шәл бәйләүчеләр.
Оренбург шәле турында җырларда да җырланган: «Оренбург шәле», «Шәл бәйләдем» җырлары күпләргә таныш. Соңгысы Әсәкәй районының «Чишмә» фольклор ансамбленең даими репертуарында.
Шәл бәйләү – хәзерге татар авыллары өчен яшәүнең төп матди чыганагы булып кала.
Фирүзә ӘБСӘЛӘМОВА.
Татарның көчле дәүләт тотканын белмиләр
+Гомәр Батыршин берничә ел элек Самарада «Болгар мирасы» исемле фонд оештырып җибәрде. Миллионлы Самараның Зубчаниновка бистәсендә мәчет салдырды. Болгар дәүләтенең көньяк чигенә туры килгән, болгарлар заманында таможня ноктасы булып хезмәт иткән җирдә стелла куйдырды. Биеклеге алты метр ярым. Һәйкәлнең башында – горур барс.
Инде «Булгарская цивилизация на Волге» исемле китапны да ул үз акчасына бастырды. Аны атаклы тарих галимнәре Гамирҗан Дәүләтшин һәм Фаяз Хуҗин язган. Китапның мөхәррире Фәрид Ширияздан дистәләгән тарихи чыганакларны эшкәртеп, гаҗәеп бай эчтәлекне, болгар чорына кагылган тарихи хронологияне туплый алган. Гади укучыга тарихи дөреслекне Фәрид Ширияздан «чәйнәп» биргән: ул китап гади тел, аңлаешлы җөмләләр белән язылган.
Урыс китапларында мәктәп баласына татарны вәхши образында китереп куялар. Татарны тамырсыз килмешәк итеп күрсәтәләр. Сабый күңеленә үз татарына каршы агу салалар. Шуңа күрә дә Гомәр әфәнде Батыршин бу китапларның кирәклеген милли үзаң булдыру мөһимлеге белән аңлата.
– Самарада яшәгән татарларга да «сез Монголиядән килгәннәр» дип әйтүчеләр бар. Татарның көчле дәүләткә ия булып яшәгәнен белмиләр һәм иң аянычы – белергә дә теләмәүчеләр бар. Татар –империяләр тоткан халык. Ул сәүдә юлларын ачып кына калмаган, бу юлларны саклауны да оештырган. Татарның чәчәк аткан дәүләте – ул Болгар дәүләте.
Болгар дәүләтеннән үрнәк алучылар исемлеген санап тормыйча, шуны әйтү дә җитәр дип саныйм. Урыс дәүләте күп нәрсәне татардан күчергән. Тикмәгә генә Болгар дәүләтен урыслар «Светочь Востока», «Золотой трон Востока», «Царство Разума» димәгәннәр бит.
Бүген төрле милләтләрне үзара тату яшәтергә өндиләр. Болгар җирлегендә төрле кавемнәр дустанә көн күргәннәр, – ди ул.
«Булгарская цивилизация на Волге» җыентыгы татар кешесендә горурлык уята, башка милләт вәкиленең күзен ача, дип исәпли.
Мең данә белән басылган китап инде таралып та беткән. Гомәр Батыршин өстәмә тираж турында уйлана.
Шамил БАҺАУТДИН.
Азатлык Радиосы
Казан – эшмәкәрлек өчен кулай шәһәр
Дөнья банкы һәм Халыкара финанс корпорациясе Русиянең 30лап шәһәрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү шартларын өйрәнгән һәм бу өлкәдә иң кулай шәһәрләр исемлегендә Казан бишенче урынны алган.
Казандагы шартлар мондый тикшеренүдә икенче мәртәбә өйрәнелсә дә, хисапта Уфа турында мәгълүматлар күренми.
Казан 2008 елда бизнес ачып җибәрү һәм милек теркәү өлкәләрендә яхшы нәтиҗәләргә ирешкән булса, яңа хисап уздырганда 20 яңа шәһәр өстәлүгә карамастан, ул хәзер дә бу күрсәткечләр белән алда бара.
xХисапка караганда, 2008 елда Казанда милек теркәү эшләре өчен кимендә 80 көн вакыт кирәк булса, 2011 елда теркәү вакыты 33 көнгә калган.
xРусиянең кәсепчелек башкаласы саналган Мәскәү иң соңгы 30нчы урынны алган. Ә менә беренче урынга һич көтелмәгәндә Сембер күтәрелгән. Икенче урында Мордовия башкаласы – Саранск. Төньяк Осетия башкаласы Владикавказ өченче урында.
Казан Дондагы Ростовтан соң бишенче булып килә. Бу урыннар дүрт өлкәдә эшчәнлекнең никадәр җиңел булуын бәяләү нәтиҗәләрен берләштереп билгеләнгән. Сембер һәрбер өлкәдә беренче унлыкта булса, Мәскәү һәрберсендә иң соңгы урыннарда.
xҺәр өлкәгә аерым тукталганда, Казан яңа кәсеп башлау җиңеллеге ягыннан хисапта тикшерелгән 30 шәһәр арасында – дүртенче урында, төзелеш рөхсәтләре алу җиңеллеге ягыннан – 14нче, электр челтәренә кушылу җиңеллеге ягыннан – 17нче һәм милек теркәү җиңеллеге ягыннан дүртенче урында. Бу эшләр өчен төрле рөхсәт алуның ничә көнгә сузылуына килгәндә, Казанда яңа кәсеп башлау рөхсәтләре өчен – 21 көн, төзелеш рөхсәтләренә – 223 көн, электр энергиясенә тоташуга – 186 көн, милек теркәүгә 33 көн вакыт кирәк.
xТөзелеш рөхсәтләре алу һәм коммуналь хезмәтләргә тоташу җиңеллеге ягыннан Мурманск беренче урынга чыккан. Мурманскида бу эшләр өчен барлыгы 16 мәҗбүри процедураны узарга кирәк. Иң соңгы 30 урындагы Мәскәүдә исә 47 мәҗбүри процедура каралган. Казанда, Мурманскидагы белән чагыштырганда, ике мәртәбә күбрәк, 32 процедураны узарга кирәк. xШул ук вакытта төзелеш рөхсәте алу түләүләре ягыннан Русиядә кәсепчеләргә шартлар башка күп кенә илләрдәге белән чагыштырганда күпкә яхшырак.
Күптән түгел абруйлы «Forbes» басмасы да Русия шәһәрләрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнү шартларын өйрәнеп, үз хисабын чыгарган иде. Үз эченә Казанны да, Уфаны да алган ул тикшеренүдә эшмәкәрләр шартлары башка кысаларга карап бәяләнде һәм анда Уфа икенче урынны алды, Казан сигезенче урында булды. «Forbes» эшмәкәрләр өчен иң кулай шәһәр дип Сочины атады.
Наиф АКМАЛ.
Сөeнгөл Чанышева: «Кытай мөселманга каршы»
17-21 июньдә Кырымда узган Халыкара ПЕН оешмасының Урал-Алтай төркеме конференциясендә Австралиядән апалы-сеңелле Суфия Вәлиева һәм Сөeнгөл Чанышева да катнашкан иде. Бу ике татар хатыны Көнчыгыш Төркестанның Өремче шәһәрендә туган. Бүген алар Австралиянең Аделаида шәһәрендә яши.
72 яшьлек Сөeнгөл Чанышева – ун ел Кытай төрмәсендә, сигез ел режимда, бер якка чыгып булмаган шартларда яшәгән, 2007 елда уйгыр ПЕН үзәген оештыручыларның берсе. Язучы буларак, ПЕН үзәкнең бөтен конгресс һәм конференцияләрендә катнаша. Ул ике китап авторы. Берсе – «Күз яшеннән дымланган туфрак» – уйгыр телендә басылып чыккан. Икенче китабы ата-бабалары, нәселләре хакында, «Манас буенда тоткынлык» (Көнчыгыш Төркестанда Манас елгасы бар) дип атала. Әтисе Салих Вәлинең тамырлары Апас районының Урта Балтай авылыннан, әнисе Фатыйма – Кукмара районының Арпаяз авылыннан. 750 битлек бу китап гарәп, латин, кириллица әлифбасында нәшер ителгән. Сөeнгөл апа әйтүенчә, ул бу китабын 15 елдан артык язган һәм үз гаиләсе язмышы үрнәгендә татарлар Көнчыгыш Төркестанга ничек килгән, нинди авыр гомер итүләрен тасвирлаган.
Сөенгөл апа – Кытай төрмәләрендә утырып чыккан кеше. Өремчедә медицина университетында укыганда яшерен оешмада катнашып, Кытай сәясәтенә ризасызлык белдергән, милли мәсьәләдә каршы чыкканнарның берсе булган. Ул вакытта аңа 20 яшь булган. Ул 1963 елда 23 яшьтә кулга алынган. Аның «Күз яшеннән дымланган туфрак» китабы шул хакта. Сөенгөл апа иреккә бары 1981 елда гына чыга.
Әйтүенчә, аңа Кытайга керү әле дә мөмкин түгел. Моны ул медицина институтын тәмамлар алдыннан мәктәпкә практикага баруы, Кытай хакимиятенең милли сәясәтенә каршы чыгуы, китапларында бу хакта язуы белән аңлата.
«Без ул вакытта бәйсезлек булмагач, кытайлар белән мәктәптә бергә ашарга, бергә ятарга, аларның гадәтләре буенча яшәргә мәҗбүр булачагыбызны аңлаган идек», – диде ул.
Моны ачыктан-ачык сөйләргә мөмкин булмау сәбәпле, без яшерен бер оешма корып, башка мәктәпләрдә бәйсезлек мәсьәләсен төшендереп, халыкны кузгата башладык, диде Сөенгөл апа. Ләкин аларның бу эшен кемдер хакимиятләргә җиткерә һәм дүрт кеше кулга алына. Сөенгөл апа алар арасында була.
«Өч ай караңгы төрмәдә, өч ел лагерьда утырып чыктым, ләкин мине иреккә түгел, колхозга җибәрделәр. Шул вакытта Кытайда инде мәдәни инкыйлаб башланды, мине режимга алдылар, өйгә дә кайта алмадым, сигез ел режимда булдым, авыр көннәр кичердем. Өремче тирәсендәге колхозларда эшләдем», – дип сөйләде Сөенгөл апа.
Аның сөйләвенчә, Көнчыгыш Төркестанда 1958 елда тагын бер татар кызы – Фаизә Янгалычева сәяси сәбәпләрдән кулга алынган булган һәм 70нче елларга кадәр төрмәдә утырган.
– Сөенгөл апа, Кытайның мондый сәясәтен ничек бәяләр идегез?
– Кытай мөселман халыкларын, хосусан, күпмиллионлы уйгырларны юк итү, аларның җирләрен үзенеке итү сәясәте алып бара. Кырым татарларын ничек итеп куып чыгарган булсалар, монда да шул сәясәт.
Уйгырлар үзләрен 30 миллион дип исәпли, хакимиятләр,15 миллион, ди. Хәзер Көнчыгыш Төркестанда тормыш әйбәтрәк, ләкин сәясәт тагын да катырак. Бер гаиләдә ике баладан артык булмаска тиеш дигән канун татарларга да кагыла. Артык бала туса, аны исемлеккә кертмиләр, төрле авырлыклар барлыкка килә.
– Биш меңгә якын татар күбрәк Өремче, Көлҗә шәһәрләрендә яши, аларның киләчәге бармы?
– Татарлар күбрәк уйгыр һәм башка мөселман халыклары белән гаилә кора. Чиста татар гаиләләре аз. Татарлар кытайлар белән кушылмый.
– Кытайларның татарларга мөнәсәбәтен ничек бәяләр идегез, дошманлык бармы?
– Бар. Казакъларны, уйгырларны, үзбәк, татарларны «Синҗан халкы» дип, бөтенебезне бер халык итеп, «бер себерке белен себерәләр».
– Кытай хакимиятләренең мөселман халыкларына мөнәсәбәте соңгы вакытта аз гына яхшы якка үзгәрсә дә, бу ике халыкның тату яшәячәге шикле. Моның киләчәге ничек булыр?
– Әйтүе авыр, ләкин яхшы булмас дип уйлыйм.
Дилявер ОСМАН.

Комментарии