- 03.06.2014
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2014, №22 (4 июнь)
- Рубрика: Архив
Чирмешән районының «Кара Чишмә» ҖЧҖ фермерлыгы районда кечкенәләрдән санала. 2010нчы елдагы корылык һәм ачлыкны да, узган ел районда кертелгән туберкулез буенча чикләүләрне дә исән-сау ерып чыккан ул. Шуларга өстәп, фермерлык белән хатын-кыз (!) идарә иткәнен дә әйтсәм, күпләрнең исе китәр, бәлки. Әмма… Бу фермерлыкта керемнәрнең соңгы тиененә кадәр ягулык, ашлама һәм бурыч түләүгә кереп бетеп бара, чөнки субсидияләрнең бер өлеше ни сәбәпледер хуҗалыкка килеп җитми. Биредә эшләү һәм хуҗалыкны чәчәк аттыру өчен район җитәкчелеге тарафыннан җитәрлек ярдәм күрсәтелми дигән шик туа, гәрчә Президентның авыл хуҗалыклары үсешенә юл ачылырга тиеш дигән сүзе булса да!
АКЧАЛАР КАЙДА?
«Кара Чишмә» ҖЧҖ фермерлыгында арендага алынган 1750 гектар җир һәм 300дән артык эре мөгезле терлек исәпләнә. Гөлсәрия Гыйльмеханова хуҗалыкны 2009нчы елның август аенда 13,5 миллион сумга сатып алган. Моңа кадәр Чаллыда чәшке һәм мутон туннар сату белән шөгыльләнгән сәүдәгәрнең Чирмешәнгә кайтуы юкка булмый.
– 2008нче елда дефолт сыман нәрсә булып алды. Сату бармады. Инде нишләргә? Чарасыз йөргән вакытта, Чирмешәндә чагыштырмача арзан бәягә колхоз фермалары сатыла икән, диделәр. Берничә йөз баш сыеры белән сатып алдым. Җирләрне арендага бирделәр. Пай җирләре өчен халыкка акча түләмәдем – үзләре дә сорамады. Теләгән кеше салам алып китте. Берсен дә кире бормадым. Халык белән миңа кадәр үк 49 елга килешү төзелгән булган. Җирләремнең 650 гектары – дәүләтнеке. Моңарчы ул җирләр өчен налог түләп тордым. Быел түләмим. Ике сәбәбе бар…
Беренче һәм иң төп сәбәп – Гөлсәрия Гыйльмеханова чәчкән басуларга «Нурлатнефть» нефть һәм газ табу идарәсе килеп, аны пыран-заран китерүе. 2012нче елда бирегә Гөлсәрия ханым тырышлыгы белән күпьеллык үлән чәчелгән булган. Үзем дә барып күрдем – басу уртасында техника белән йөреп, берничә юл ясаганнар, бик күп җирдә таш, балчык актарып чыгарганнар, бу урыннарда печәннең «п» хәрефе дә юк. Китергән зыян өчен «Нурлатнефть» тиешле акчасын күчергән анысы. 304 мең сумны районга биргән, диләр. Әмма алар Гөлсәрия апага гына барып җитмәгән. Нефть табучы идарә пешергән ботканың майлы өлешен район хакимиятендәгеләр ашаган булса, көйгән җирен басуда хезмәт түгүчегә калдырганнар.
– Хәзер «Нурлатнефть» башка участокларга да керде. Моның өчен тагын 245 мең сум акча күчерәбез, диделәр. Әмма анысы да хакимияттән ерак китмәде. Мин бит азрак акчасы булмасмы дип кенә аларга керергә рөхсәт иттем. Кайда ул акчалар? – ди Гөлсәрия ханым.
Икенче сәбәп – Гөлсәрия Гыйльмеханова чәчкән һәм эшкәрткән булуга да карамастан, район хакимиятенең дәүләт җирләрен хуҗалыктан тартып алырга теләве. Элек бу җирләр беркемгә кирәк булмаган – битум катламнарына бай булуын белгәч кенә, өстәгеләрнең исенә төшкән икән.
– Болар миңа, элек чәчкән дәүләт җирләре синеке булмаган, менә синеке, дип, җыен чокыр-чакырны бирмәкче. Анда бит чәчеп булмый! Җитмәсә, быел чәчүгә чыгар алдыннан районнан килеп, «сход граждан» җыйдылар. Башкарма комитет җитәкчесе Әкъдәс Шакиров: «Быел «Кара Чишмә» чәчә алмый. Пай җирләрегезне «Татагролизинг»ка бирегез. Без тагын килербез, уйлагыз», – ди. Ун көннән халык белән тагын очрашырга килделәр. Чирмешән районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альфред Гыйльманов: «Аның чәчәргә орлыгы юк, аның хәтта бухгалтеры да юк, ничек чәчә соң ул аны? Чәчеп чыга алмый ул. Җирләрегезне «Татагролизинг»ка бирегез. 409 гектарына шул оешма керер, калганын Гөлсәрия ханым «Татагролизинг»тан субарендага алыр», – ди. «Мин аренда өчен «Татагролизинг»ка да түлим, халыкка пай җирләре өчен дә түлим булып чыга. Аның кадәр акча юк миндә, егетләр, бирсәгез, җирләрне эшкәртергә шушы килеш бирәсез, бирмәсәгез, субарендага алыр мөмкинлегем юк минем», – дидем. Халык исә җирләрне барыбер миндә калдырды…
Альфред Гыйльманов «чәчә алмый, бухгалтеры да юк» дигән хуҗалык хәзерге вакытта, бер генә җирен дә буш калдырмыйча, 5 төрле үсемлек чәчеп чыккан! Кукуруз, арпа, бодай, печән һәм солы. Әмма район җитәкчелеге җирләрне «Татагролизинг»ка бирергә ниятләп йөргән булу сәбәпле, быел чәчү бераз соңга калган. Хәер, соң чәчүнең тагын бер ягы бар. Хуҗалыкларга республика һәм федерация бюджетыннан күчерелергә тиешле субсидияләрнең вакытында бирелмәве сәбәпче аңа.
– ТРның субсидиясе 342 мең сум иде. РФнеке 302 мең. 342 меңне тулаем күчереп бетерделәр. Ул акчага Менделеевскидан 28500 тонна ашлама кайтарттым. Менә документлары. РФдән бирелгән субсидиягә солярка алырга тиеш идем. Әмма 302 меңне район миңа бик озакка сузып, өлешләп кенә күчерде: башта 180 мең, аннан 50, аннан 39… Бөтен килеш күчеп беткәнен көтеп, вакытым әрәм узды. Чөнки үз акчама ала алмыйм мин ягулык – юк бит ул! Сөтне литрына 10 сумнан тапшырам, көнгә 4500 сум акча чыга. Әмма аның өчен акча күрмим – ХПП (икмәк кабул итү пункты. – А. З.) җитәкчесе, акчам юк, дип җавап бирә. Нефтьчеләр бирергә тиешле акчаны алып калдылар. Мин каян алырга тиеш? Аннан да акча юк, моннан да юк. Башка хуҗалыкларга бит бу акчаларны үз вакытында һәм тулаем күчергән булганнар! Гидромай да, дизель ягулыгы алырга да рәтем булмады – тегеннән-моннан җыеп, көч-хәл белән чәчеп чыктым җирләрне. Бер тиенсез…
Субсидия дигәннән, җирле бюджеттан хуҗалыкларга ашлама алу өчен субсидия каралган. Гөлсәрия апа сүзләренчә, аңа да 450 мең сум бирергә тиеш булганнар. Әмма ул бирелмәгән. Җирле бюджеттан булгач, район җитәкчелеге: «Бу безнең акча, бирәсебез килсә бирәбез, бирәсебез килмәсә юк», – дип фикер йөртә микән әллә, дигән шик туа.
Узган ел Чирмешән районы 29 млн сумлык тендер откан. Бу акча туберкулез табылган хуҗалыклардан тирес чыгарту өчен тотылырга тиеш булган. «Кара Чишмә»гә хлор, медикаментлар биргәннәр анысы. Әмма тирес чыгарту өчен техника җибәрелмәгән.
– Тендер откан кешенең кияве Кара Чишмәнеке. Ул миңа: «Апа, Кәминкәгә барып чыгарачаклар да, аннары сезгә килергә тиешләр», – диде. Кәминкәгә килделәр. Тиресен чыгардылар. Әмма глава техниканы Кади дигән авылга җибәртте. Аннан Үтәмешкә кертте дә, шуның белән вәссәлам. Монда килмәделәр. Хәзер тирес, тизәк чыкмау сәбәпле, сыерларны лагерьга төшерергә ярамый. Ә мин аларны ябуда яткырырга тиешме? Үзең трактор тап, диделәр.
«Кара Чишмә» хуҗалыгын алып бару өчен, Гөлсәрия ханым башка сыймаслык адымнарга барган. Опель вектра машинасыннан һәм хәтта Чаллыдагы коттеджыннан колак каккан. Акчасы – хуҗалыкның ул килгәнче җыелган бурычларын каплауга һәм тулы канлы эшчәнлек алып баруга киткән. Менә бу җитәкчене эшлисе килми дип әйтеп буламы? 2010нчы елгы корылык вакытында сыерларны ачтан үтермәс өчен, кыш көне кар астыннан салам җыеп йөргән кеше ул! Чирмешән җитәкчеләре бер колхозны саклап калу өчен шушының кадәр корбаннарга барыр идеме икән?
«УЖЫС!»
Мин кергәндә, район башлыгы Наил Зарипов «Бердәм Русия» фиркасенең райондагы бер вәкиле белән иде.
– Срочно, да? Мин совещаниене бүләм сезнең өчен, күрәсезме? – дип каршы алды башлык.
– Срочно. Мин дә сезне күрер өчен Казаннан 4 сәгать кайттым, аңа калса…
Исәнләшүебез әнә шулайрак булды.
– РФ субсидиясе «Кара Чишмә» хуҗалыгына ник бүлгәләп күчерелде? Башка хуҗалыкларга алай күчермәгәнсез бит.
– Недоразумение бу. Ялган.
– Җирле бюджеттан бу хуҗалыкка ник субсидия бирелмәде?
– Ул банкротлыкта, аның счётлары заблокирован. Ничек без аңа акча күчерә алыйк?
(Гөлсәрия апа исә «Кара Чишмә»нең банкрот оешма булмавын һәм счетларына да «йозак эленмәвен» әйтә. – А.З.)
– Район тендер откан булган. Ни өчен 7 чакрым ераклыктагы Кәминкә авылында тирес чыгартылган, «Кара Чишмә»гә килмәгәннәр?
– Кеше үзе чыгартырга тиеш тиресне.
– Башка хуҗалыкларныкын чыгартырга техника бирелгән бит, бу хуҗалык кына тизәктән үз көче белән арынырга тиешмени?
– Ужыс. Мин акланып утырыйм әллә монда хәзер?
– Сезне акча үзләштерүдә гаеплиләр. Әгәр бу уңайдан әйтәсе сүзегез булмаса, яхшы, мин чыгып китәм, алай булгач.
– Сез не настроены положительно! Нишләп моны эшләмәдегез, тегене эшләмәдегез, дип сорый беләсез. Берәрегез килеп сораса иде, ә нәрсәләр эшләдегез сез дип!
– Хәзер үзем сорыйм. Район җитәкчесе буларак, быел хуҗалыкларга, фермерларга ярдәм итү йөзеннән нәрсәләр эшләдегез?
Наил әфәнде күзләре белән бораулап тишәрдәй булып карады. Бераз шөлләп тә куйдым хәтта. Башлык янәшәсендә утырган «Бердәм Русия» фиркасе вәкиле кирәксә-кирәкмәсә дә әңгәмәгә кушылды, килеп туган киеренкелекне бетерәсе килгәндер инде:
– Сезнең Чирмешәнгә килгәнегез бар идеме моңа кадәр? Район үзәген карап китәсегез килмиме?
– Кирәкми ул аңа-а-а… – дип сузды башлык.
«Нурлатнефть»нең район хакимиятенә акча күчерү фактын Наил Зарипов кире какты. «Күчергән булсалар, акчасын бирер идем», – диде.
– «Нурлатнефть» белән хакимият арасында килешү төзелгәнме?
– Төзелгән булса соң, Гөлсәрия акчасы юк бит анда.
– Чыгымнарны һәм зыянны ул күтәргән, ә акчаны башка кеше аламыни?
– Ужыс, ужыс…
Күргәнегезчә, конкрет сораулар бирсәм дә, башлык авызыннан бер генә конкрет җавап та ала алмадым. Инде чыгып китәргә әзерләнеп утырганда, Наил Шамилевичның бүлмәсе ишекләре ачылып китте һәм аннан берәм-берәм Чирмешән районының авыл хуҗалыгын үстерүче җитәкчеләре агыла башлады.
ТАМАША
Алга таба җитәкчеләр миңа шактый кызыклы тамаша күрсәтте. Әгәр шушы сценарий буенча спектакль куйсалар, мөгаен, бу күренешне «Эш урыныңны югалтасың килмәсә…» дип атап булыр иде. Чөнки башлык «ә» дисә, калганнар «җә» дип кенә утырды.
Күз алдыгызга китерегез – башлыкның бүлмәсе, озын өстәл, шул өстәл артында Наил Зарипов үзе, Чирмешән районының авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альфред Гыйльманов, «Россельхозцентр»ның Чирмешәндәге филиалы җитәкчесе Фәнил Шәйхетдинов, районның ветеринар берләшмәсе җитәкчесе Таһир Гыйниятуллин, мин һәм тавыш-тынын чыгармый гына утыручы «Бердәм Русия» фиркасе әгъзасы. Наил Зарипов, ачуланган кыяфәт белән, кул астындагы җитәкчеләреннән сорау ала башлады:
– Люцерна сорап, миңа килдеме ул хатын?
– Юк.
– Рәхмәт, иптәшләр, рәхмәт, акладыгыз! Мин килгәнче, районда дистәләгән еллар буе туберкулездан арындыру эшләре алып барылмаган. Мин килгәч кенә башладым ул эшне. Шулаймы, юкмы.
– Шулай.
– Нишләп сез миңа кадәр Гөлсәриянең хуҗалыгын туберкулездан чистартмадыгыз? Җавап бирегез әле! – дип, өстәл төйгән булды глава. Тынлыкны кыюсыз гына ветберләшмә җитәкчесе бүлде:
– Финанс юк иде.
– Ә хәзер кайдан алдыгыз финанс?
– Сез табып бирдегез! Менә, Наил Шамилевич килгәнче, бер генә оздоровительный мероприятие дә уздырылмады. Аның тырышлыгы белән, 29 млн. акча алдык. Түлке аның тырышлыгы белән генә алынган бу акчалар!
Башлыкның йөзендә канәгатьләнү хисе ялтырап үтте.
– Так, дальше, – диде ул, җитдилеген сакларга тырышып. – Менә сез Гөлсәриягә җирегезне «Татагролизинг»ка бирәбез дигәнсез. Нинди хакыгыз бар иде алай дияргә?
Бу сорауга Фәнил Шәйхетдинов җавап бирде:
– Чөнки анда бухгалтер да, агроном да юк. Халыкка пай җирләре өчен дә акча күчермәгән ул.
– Нишләп люцерна өләшмәдегез Гөлсәриягә, иптәшләр?
– Анда бит туберкулез, ул хуҗалыкны ликвидировать итәргә кирәк, нишләп әле без аңа люцерна бирергә тиеш ди? Без мондый чаралар кабул итә алмыйбыз! – дип чәчрәп чыкты Фәнил әфәнде.
«Анда хәзер дә туберкулезмы?» – дип сорыйм, чөнки Гөлсәрия апаның әле май аенда гына сыерларында туберкулез табылмаган дигән белешмәне үз күзләрем белән күргән идем.
– Хәзер дә туберкулез.
– Районда туберкулезлы сыерлар тотасызмыни һаман да? – дим аптырап.
– Бу сорауга үзем җавап бирим әле! – сүзгә Таһир Гыйниятуллин кушылды.
Гыйниятуллин сүзләренчә, Гөлсәрия ханым хуҗалыгында туберкулез белән көрәш алып бармый һәм бу эшкә бармак аша карый (әмма мин алай ук димәс идем, чөнки «Кара Чишмә» фермаларының стеналарыннан хлор һәм башка төрле медикаментлар исе аңкып тора. – А. З.). Район откан тендерга ветберләшмә 20 тонна каустик сода, 30 тонна хлорлы известь, 20 тоннасы формалинланган булган, шуларның 10 тоннасы һәрбер хуҗалыкларга таратылган. Тиресне чыгарту өчен 12 млн сум бүленсә дә, тендерны былтыр декабрь уртасында гына откан булу сәбәпле, ел ахырына кадәр өч хуҗалыкның гына тиресен чыгарырга җитешкәннәр.
– Аның 7 млн 200 меңе быелга күчерелде. Хәзер бу акчаларга отказ килде. Әгәр шул акчаларны ала алсак, ул калган хуҗалыкларга да тирес чыгарту өчен бүленеп биреләчәк, – диде Гыйниятуллин.
БАШЛЫКНЫ ПРОВОКАЦИЯЛИЛӘР?
Түгәрәк өстәл ахырында Наил Зарипов әллә нинди сәер вакыйгалар турында сөйли башлады. Янәсе, аны провокацияләп йөрүче бер мин генә түгел, күптән түгел, имеш, «Татагролизинг» җитәкчесе белән чәй эчеп утырган вакытта, башлык бүлмәсенә, ишекләрне дөбер-шатыр китереп, бандит килеп кергән һәм, сорамый-нитми генә, өстәлдәге ризыкларны авызына тутыра башлаган. Үзе сүгенә, үзе кычкыра, үзе ашый икән! Үзе әйтмешли, «бер сукса, бәреп үтерердәй көчкә ия» башлык бу хәлләрне тыныч кына күзәтеп торган. Сугасы килсә дә, сукмаган, ә 15 минуттан министрлыкларның сайтларында һәм бөтен газеталарда аның кем беләндер сугышуы хакында мәгълүмат чыккан. «Сезнең гәҗиткә генә җибәрмәгәннәр», – дигән булды глава. Башлыкның ММЧлар ялган яза диясе килде бугай.
АКЧА КҮЧЕРЕЛГӘН
«Нурлатнефть» район хакимиятенә акча күчергәнме, ул акчалар ни өчен Гөлсәрия апага бирелмәгән – монысын ачыклап бетерергә кирәк иде. Газ һәм нефть табучы оешманың хезмәткәре Айдар (фамилиясен күпме сорасам да әйтмәде. – А. З.) Гөлсәрия ханым чәчкән булса да, җирләрнең дәүләтнеке булуын, һәм моның өчен акчаларның Чирмешәннең Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына күчерелүен әйтте. «Документлары булмаган җир өчен Гөлсәрия апага акча күчерә алмыйбыз», – дип аңлатты.
Башлык, «Нурлатнефть» районга акча күчермәде, дигән иде – бу сүзләр сафсата булып чыкты. Димәк, күчерелгән, әмма зыян күрүчегә аларны бирүне кирәк дип тапмаганнар. Иясез йортта яшәп, шул йорттагы әйберләреңне урласа, зыян китергәне өчен карак кемгә акча түләргә тиеш? Әлбәттә сиңа, чөнки ул синең милкеңне урлаган! Бу очракта да җирләр дәүләтнеке булса да, чәчелгән үләне – «Кара Чишмә»неке бит! Әгәр үлән өстен мыскыл итеп киткәнсез икән, монда Гөлсәрия ханымга бер тиен дә каралмаганмы? Нәрсә турында сөйлисез сез, җитәкчеләр?
Битум катламнары булмаса, иманым камил, ул җирләр кирәксез булыр һәм буш торыр иде. Акча кешенең күзен томалый, хәтта фермер хуҗалыкның хезмәтен юк итүне дә күрмиләр. Чирмешән башлыкларына бирәсе килгән бер соравым калган икән. Сездә авыл хуҗалыгын шулай үстерәләрме?
Айгөл ЗАКИРОВА.
Казан – Чирмешән – Казан.
Авыл хуҗалыгын шулай үстерәбезме?,

Комментарии